Занятие “ҖЕН ФӘЛӘН дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул... ”
творческая работа учащихся по рисованию (старшая группа)

Г.Тукай шәхесенә һәм иҗатына мәхәббәт тәрбияләү. Балаларның сүзлек запасын баету. Балаларны шүрәле образы белән таныштыру, аның тышкы кыяфәтен күзаллауга ирешү. Балаларның кәефләрен күтәрү, коллективта дус тату эшләргә ирешү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zanyatie_gabdulla_tukay.docx58.72 КБ

Предварительный просмотр:

МБДОУ Апас гомуми усеш бирүче “Кояшкай” балалар бакчасы

“ҖЕН ФӘЛӘН

дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул... ”

(Г.Тукай)

(өлкәннәр  төркеме балалары өчен)

төзүче  Гайфуллина З.З.

Бурычлар:  

Г.Тукай шәхесенә һәм иҗатына мәхәббәт тэрбияләү. Балаларның сүзлек запасын баету. Балаларны шүрәле образы белән таныштыру, аның тышкы кыяфәтен кузаллауга ирешү. Балаларның кәефләрен күтәрү, коллективта дус тату эшлэргэ ирешү.

Материал:

Магнитофон тасмасында туган тел җыры. Шүрәле образлары белән урман рәсеме. Ак кәгазҗгә ясалган Шүрәле, Г.Тукай портреты, альбом бите кара булу, пумала, гади карандаш, клей.

Шөгыль барышы.

Балалар шөгыльгә кергәндә, магнитофоннан Г.Тукайның “Туган тел” җыры яңгырый. Балалар кушылып җырлыйлар. (Балалар ярым түгәрәк ясап утыралар).

-Балалар, без сезнең белән нинди җыр тыңладык?

-“Туган тел”

-Аны кем язган?

-Габдулла Тукай

        Эле укый белмәсәк тә

        Туган телне җырлыйбыз

        Бу Тукай абый бүләге

        Иң гүзәл бер җыр дибез.

        И туган тел, и матур тел!

Тәрбияче тактага Г.Тукайның портретын элә.

-Әйе, балалар, Г.Тукай бик күп шигырҗләр, әкиятләр язган, аның шигырҗләрен көйгә салып җырлаганнар. Ул – татар халкының сөекле шагыйре. Хәзер мин сезгә кыскача аның балачагы турында сөйлим.

        Габдулла бик яшьли ятим калган. Ул ач, алангач яшәгән, салкын тидереп бик иртә авырый башлаган. Ул кешеләрне, балаларны һәм тормышны яраткан. Күп шигырьләр, әкиятләр иҗат иткән.

        Без аның нинди әкиятләрен беләбез, әле?

  • “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык”
  • Ә кайсы шигырьләрен укыдык?
  • “Гали белән кәҗә”, “Бала белән күбәләк”, “Эш беткәч уйнарга ярый”.
  • Ул тагын бик күп шигырьләр язган, сез аларны үсә төшкәч белерсез әле

Ә мин сезгә хәзер Г.Тукайның бер әкияттән өзек укырмын, ә сез аны кайсы әкияттән булуын әйтерсез:

..... Бик матур бер айлы кичтә

Бу авылның бер егет.

Киткән урманга утынга

Ялгызы бер ат җигеп

Тиз барып җиткән егет

Эшкә тотынган баргач ук

Кисә башлаган утынны

Балта белән “тук” та “тук”

Җәйге төннең гадәтенчә,

Төн генә бераз салкын икән

Барча кош-корт йоклаган булганга

Урман тын икән

Шундый тын һавада безнең утынчы,

Алны-артны, уңны-сулны белмичә утын кисә.

Балтасы кулда, егет эштән бераз туктап тора;

Тукта чу! Ямьсез тавышлы

Әллә нәрсә кычкыра.

Сискәнеп безнең егет катып кала аяк үрә.

Аңламастан,  каршысында

Әллә нинди нәрсә бу!

Борыны кәп-кәкере бөгелгәндер

Тәмам кармак кеби,

Төз түгел куллар, аяклар да

Ботак кармак кеби.

Ялтырый,  ялт-йолт киләдер

Эчкә баткан күзләре

Кот очар, күрсәң әгәр төнлә

Түгел көндездә.

Яп-ялангач, нәп-нәзек,

Ләкин кеше төсле үзе,

Урта бармак буйлыгы бар

Маңгаенда мүгезе.

Кәкере түгелдер, моның бармаклары

Бик төз төзен,

Тик килешсез — һәрбере дә

ярты аршыннан озын....

  • Бу өзек нинди әкияттән,  балалар?
  • “Шүрәле” әкиятеннән.
  • Ә шулай кот очарлык итеп, нәрсә турында яза язучы?
  • Шүрәле турында
  • Без сезнең белән бүген шүрәле турында сөйләшербез.
  • Яле, әйтегез әле, сезнең кайсыгыз шүрәле күргәне бар, кайда?
  • Китапта, телевизорда.
  • Ул нинди?
  • Матур түгел, куркыныч, зур, кара төстә.
  • Әйе, балалар, Г.Тукай үзенең әкиятендә шүрәлене кот очарлык итеп сүрәтли, ул аны “караңгы урманнарда очратырга була ” – диеп яза. Шүрәле ул, балалар, бары тик әкияти образ, ә чынбарлыкта шүрәлеләр юк.
  • Ә шулай да әйдәгез без сезнең белән хыялланып алабыз. Шүрәле нинди булып күз алдына килә, шуны пумала белән һавага ясыйбыз. Физ.минут “Шүрәле”. Аннан рәсемгә төшерәбез. (Балаларның эшләре)
  • Нинди булды сезнең балалар шүрәлеләрегез?
  • Куркыныч, усал, зур, караңгы (уңышлы чыккан рәсемнәрне күрсәтәм, куркыныч итеп сөйлим).
  • Инзиләнең шүрәлесе нинди куркыныч булган, үзе мөгезле, ә күзләре ялтырап тора. Ай-ай мин куркам бу шүрәледән. Сездә куркасызмы балалар?

(тагын 2-3 баланың рәсеменә анализ ясыйм).

Уен: “Картадан шүрәле эзләү”.

  • Ә монда килеп чыкмаслармы микән соң ул шүрәлеләр?

Мин хәзер тагын да курка башладым.

  • Сездә ме балалар?

Әйдәгез без ул шүрәлеләрне буяу белән буяп куябыз, аннары алар безне куркытмаслар. (Балалар шүрәле ясаган кәгазьне карага буыйлар).

  • Ә шулайда куркыта, әле бу шүрәлеләр барыбер карап торалар төсле. Әйдәгез аларны йомшак кәгазьгә әйләндерәбез һәм кечкенә кисәкләргә турыйбыз. Безнең күз алдында андый куркыныч әйберләр тормасын. (Балалар кәгазьне кечкенә кисәкләргә турыйлар).

Ясадык без кәгазьгә

Шүрәленең би-ик явызын

Озын-ын иттердек мөгезен,

Зур иттердек авызын....

Шуннан соң ул безгә таба

Карап тора башлады

Курыктык та шүрәледән без

Тизрәк яртып ташладык.

Юкса нишли дип торабыз

Безне тешли дип торабыз

Шүрәлене усал итеп

Ясамабыз моннан соң

Шүрәлеләр ямьсез булса да,

Усал, явыз булмасын!

Без ясаган шүрәлеләр гел

Әйбәт кенә булырлар

Тыйнак кына утырырлар,

Елмаешып торырлар.

Безгә килгәч рәсемнәрне

Дусларыбыз күрерләр

Ошамый калмас аларга

Елмаючы шүрәлеләр.

“Шүрәле” (җырлы, биюле уен уйнала).

Р.Курамшин көе, Н.Сафина сүзләре.

Менә уйнап күңел ачып ял итеп алдык.

Шүрәле урманнары

Заманның узганнары

Кара урманнар, җир-аланың

Ямь-яшел юрганнары.

Без сезнең белән замана балалары әйдәгез әле үзебезгә истәлеккә матур, ягымлы, елмаючы шүрәле ябыштырып куябыз. Ул безгә карап гел елмаеп, колеп, безгә шатлык, бәхет теләп торсын. Безнең күңелләрдә шүрәлелр усал, куркыныч булып түгел, гел шулай ягымлы  булып калсыннар иде.(Зур ватман кәгазенә мозаик ябыштыру белән күмәк эш - шүрәле ясала. Шүрәле рәсеме алдан ясалган була, рәсем идәндә ябыштырыла).

(Балалар ясаганда укыла).

Һич сине куркытмасыннар,

Шүрәле, җен һәм убыр

Барчасы юк сүз аларның

Булганы юктыр гомер.

Җен фәлән дип сөйләшуләр

Искеләрдән калган ул

Сөйләве яхшы күңелле,

Шагыйрәнә ялган ул.

Һич өрәк албасты булган

Сахралар, кырлар да юк

Шүрәле асрап ята торган

Кара урман да юк.

Син әле үс һәм укы күп

Шунда аңларсың барын

Мәгърифәт нуры ачар,

Күп нәрсәләрнең ялганын.

                                Г.Тукай

Ясап бетергәннән соң шүрәле тактага эленә.

 

 \\apas-files\Perepis\мои рисунки\img6.jpg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспекты занятий Занятия по развитию речи Конспект итогового занятия по развитию речи «В гости к бабушке»

Конспекты занятийЗанятия по развитию речиКонспект итогового занятия по развитию речи        «В гости к бабушке»...

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Интегрированное комплексное занятие в первой младшей группе "Путешествие в сказку" Интегрированное комплексное занятие в первой младшей группе "Путешествие в сказку" Интегрированное комплексное занятие в первой младшей группе "Путешествие в сказку"

Цель: Напомнить детям содержание знакомой сказки, побуждать их к проговариванию и повторению вслед за воспитателем отдельных слов и фраз, воспитывать любовь к художественной литературе.Задачи:·...

Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий

Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Планирование занятий педагога - психолога. Планирование занятий для родительского клуба или адаптационной группы. Формат занятий Я + мама.

Планирование занятий для родительского клуба или адаптационной группы. Формат занятий Я + мама.ДатаNТема и  Название встречиЦельСодержаниеМатериал и оборудованиесентябрь1Консультация для родителе...

Занятие для детей младшего дошкольного возраста: «Путешествие Колобка по стране геометрических фигур» Опубликовано 18 апреля 2016 - 19:36 пользователем admin занятия детский сад математика, занятия по математике в детском саду, занятие в детском саду гео

Занятие для детей младшего дошкольного возраста: «Путешествие Колобка по стране геометрических фигур»  Цель:формировать у дошкольников умение находить различия и общие признаки г...