“Юл йөрү кагыйдәләре иленә сәяхәт”
методическая разработка (подготовительная группа) по теме

Галимуллина Ландыш Маликовна

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен сценарии.

“Юл йөрү кагыйдәләре иленә сәяхәт”

Максат: юлда йөрү кагыйдәләрен  үзләштерү; юл билгеләрен танып әйтә белүләренә ,алда үтелгән материалны , конкрет алымнар белән курсәтеп бирә алуларына ирешү; игътибарлылык тәрбияләү, проблемалы ситуацияләрдә югалып калмаска өйрәтү; балаларның иҗади сәләтләрен, рольләрне башкару осталыкларын үстерү, матур сөйләм кунекмәләрен тәрбияләү, экологик тәрбия бирү.

Бер як стенага "Яшел урам, Яшел урман, Яшел ут " дип язылган.

Әби, бабай ян бакчада чәй эчә.

Онык кайта. -Хәерле көн, әбием! -Хәерле көн, бабаем!

Әби: Көннәр хәерле булсын, бәбкәем!

Бабай: Кая улым, гәзит бармыни?

Онык:”Хезмәт”, бабакай!

Бабай гәзит укый: -Я хода, тагы авария!

Әби:Кая, кая, ни булган?(укый): -Урман юлында бер машина пошины бәрдергән...

Кыз керә: Нәрсә булган дисез?

 Бабай:Бер поши машинага бәрелгән.

Онык:Эх, бу авария!?

 Кыз:Ничек котылырга моннан?Әйдә, Илфар , эзләп табыйк без аны, югалтыйк күз уңыннан.

Онык:Ярый, әби,без киттек!

Бабай:Хәерле юл, балакайлар! Имин йөрегез!

Әби:Акыллы йөрегез, бәбкәйләрем, юлда да акыл кирәк!

DTNJk4o40is

Көчле, ямьсез музыка яңгырый. Урам. Авария урамда йөри, туп тибә, үзенә урын таба алмый.

-Тәәк, нәрсә эшләргә? Кичә берәү генә булды, бүген бөтенләй юк! Ни генә кылырга соң? Светофор янына килә,әйләнеп йөри . Җепләрен өзгәләп, светофорны ала да, урман буена, агач төбенә ыргыта. Каршына балалар йөгереп чыга.

Онык:Менә бит ул кайда йөри!

Кыз:Авария,син бу юлы нәрсә җимерергә йөрисең?

Авария: И хөрмәтле балалар, минем сүзләремә колак салсагыз,сезгә һәрчак күңелле булыр.Сез гел юлда йөрегез, туплы уйнагыз, хоккей суксагыз да була, тәртипсез, акылсыз булыгыз, өлкәннәрнең сүзләрен бер дә тыңламагыз!

Кыз: Әле син кирегә сукалыйсыңмы? Хәзер мин сине (куып китә).

Онык:Күздән югал, Авария, йөрмә безнең якларда (куып китәләр).

Кыз: Авария дигән афәт урман ягына сызды бит. Әйдә без дә урманга барыйк, җәнлекләрне кисәтик!

Урман күренеше.

Куяннар керә.

Бүреләр керә.

Төлкеләр биюе

2ktONAFVCQ8

Таңсылу:Урманда бар да бар,

Бар анда агачлар, куаклар, үләннәр

Җәнлекләр һәм кошлар

Урманда бар да бар.

Миләүшә:Урманда бар да бар,

Тик юк анда кагыйдә.

Кагыйдәсез тормыш авыр

Хәер, сөйләп тормыйм әле

Үзләрен тыңлыйк, әйдә.

Саескан(очып керэ) :Игътибар! Игътибар! Игътибар! Игътибар! Җыелыгыз бирегә! Урманга балалар килә. Кагыйдә өйрәтергә.

Куян(агач артыннан чыга): Кагыйдә, нинди кагыйдә?

 Саескан: Игътибар, игътибар! Һәркайсыгыз ишетсен! Балалар өйрәтергә килә юл йөрү кагыйдәсен.

Куян:Нәрсәгә безгә билгеләр? Нигә безгә кагыйдә? Юкка вакыт уздырмагыз. Таралыйк моннан, әйдә! Карагыз әле, нәрсә бу?(кабып карый) тәме дә юк,(әйләндереп карый) төсе дә юк, исе дэ юк.

Саескан : Әй,кылый  куян,бу өч күзле шакмак, э-э-э(исенә төшергәндәй)бу бит светофор!

Куян(светофорны ала) Бүре абзый арттан куганда светофорның кызыл сары төсләренә карап тора алмыйм инде мин , зинһар гафу итәрсез!(ыргыта).

 Төлке (Миләүшә): ( йөренэ):Ә чыннан да кирәкме соң ул безгә юл йөрү кагыйдәсе? Безнең меңьяшәр урманыбызда болай да тәртип бит.

Белмәмеш керә. Артыннан милиция керә

Милиция: Исәнмесез, жәнлеккәйләр,

 Ялкынлы кайнар сәлам!

Сез Белмәмешне күрмәдегезме?

Әй, юньсез, монда качкан икән. Ник тәртип бозып йөрисең?

Белмәмеш: Кем тәртип бозган әле? Бөтен кеше өмәгә дигәч, мин дә түбән урамны җыештырырга төштем. Бу калайларны җыеп алырга күптән кызыгып йөри идем инде. Урамны ямьсезләп, юлны тарайтып кына торалар.

Милиция: Нишләтмәкче идең инде син боларны?

Белмәмеш:Э-э-э-э, ник,кыш көне чана шуармын да, тимергә сдавать итәм, акча була!

Милиция: Ай, Белмәмеш, Белмәмеш, бик нык ялгышасың бит син! Бу калай кисәкләре түгел, бу юл билгеләре. Юл билгеләре булмаса, машиналар дөрес хәрәкәт итә алмый бит, хәвеф-хәтәргә дә ерак түгел.

Урмандагы  җәнлекләр дә

Юл аша еш йөриләр.

 Юл йөрү кагыйдәләрен

Аңламыйлар, белмиләр.

Менэ шуны белмәгәнгә,

Поши бәлага тарган.

Сулдан килгән машинаны

Курмичә юлдан барган .

Ярый, әйдә, Белмәмеш, бу билгеләрне алыйк та урыннарына илтеп куйыйк. Юлда хәвеф-хәтәр була күрмәсен!

Белмәмеш: Ник, ярый инде алайса, әйдә, но барыбер бик аңлап бетермәдем әле мин бу билгеләрнең нәрсәгә кирәклеген, түбән урамга төшим дә юлдагы хәрәкәтне күзәтеп торыйм әле!

Милиция: Әйдә, тиз бул, безгә ашыгырга кирәк!

(Чыгып китәләр)

 Куян:Чәчәкләр –урман билгесе,

Билгеләр –юл тирәсе.

Бөтен-бөтен билгеләрне

Килә минем беләсе.

Уен  “Светофор”

Саескан:Карагыз әле сез юлга,

Карагыз, нинди хикмәт.

Юл билгеләре килә бит!

Тынлыйк аларны ипләп.

Юл билгесе тоткан , шундый ук накид кигән балалар керә. Алар белән Белмәмеш тә керә.

Белмәмеш: Балаларны күргәч, мин дә кире килдем әле. Минем дә бик тә беләсем килә юл  билгеләре турында.

Тәрбияче: Әйдә, рәхим ит, Белмәмеш! Балалар хәзер сезгә юл билгеләре турында  сөйләп китәрләр. Рәхим итегез,балалар!

Бу билгене күрми үтү мөмкин түгел һич кенә.

Кызыл , сары,яшел күзле ак өчпочмак ич менә!

Җемелдәтер өч күзен, әйтер өчен өч сүзен.                            Ф.Әдилә

Кызыл әйтер: "туктап кал!”,Сары әйтер:”Игътибар!”,

Яшел әйтер:”Юл ачык, карап кына атлап чык!”.

Кызыл белән каелган ак өчпочмак эчендә

Әй йөгерә ике бала каядыр бар көченә.                            Илдан

Бу билгене , билгеле, шоферлар бик шәп белә-

Аеруча сак булыгыз, юлдан балалар килә!

Төп юлны күрсәтеп тора

Сары ромбиклы билге.                                          Алия

Куяннар да өйрәнсеннәр

Сез дә белегез инде.

Машиналар тыз-быз чаба –

Кайсы бара, кайсы кайта.

Ике яклы хәрәкәтне

Шушы билге аңлата.                            Инсаф

Ныклап уйла алдын-артын,

Үткәр машинаның барын.

Бу билгене  күрү белән

Күпкә артсын игътибарың.

Ак, кара тасмалар буйлап җәяүле горур атлый.

Чөнки белә: шушы билге гомерен уяу саклый.

Әлеге билге кисәтә шофёрларны бу хакта:                         Ирек

-Игътибарлы булыгыз,- ди,-Җәяүле үткән чакта!

Велосипед – транспортның бик тә уңайлы төре.

Педалеңне әйләндер дә теләсә кайда йөре.                 Искәндәр

Болай уйлап ялгышма, алай гына түгел ул

Зәңгәр түгәрәк эчендә ак велосипед торса-

Шушы булыр синең юл!

Машина да тәгәрмәчле, тәгәрмәчле сәпид тә.

Шулай уйлап балалар (йөрисе килгәч бик тә)

Олы юлга чыгалар да җилдерәләр сәпидтә.                    Миләүшә

Бу билгене күрсәләр, борылсыннар кирегә.

Ярамый шул бу урында велосипедта йөрергә.

Кагыйдәне үтәмәсәң, мөмкин бәла күрергә.

Шоферларны куркыта

Машинаны сагайта.                                    Нәргизә

Кызуланып, ашыгып

“Кирпеч”кә керә күрмә!

Бу билге шоферларга

Болай дип әйтә бит ул.

Тукта! Әнә ерактан                                   Рамазан

Бер поезд килә тизләп.

Шлагбаумнан чыкканда

Бик зур түземлек кирәк!

Бу урында җәяүле

Сабыр гына көтә автобус

Җәяү йөреп арыган                               Айнур

Утырып кайтырмын дигән. 

Бензиның бетсә әгәр

Ерак китә алмассың.

Бу билге сиңа күрсәтер               Илфар

Алда заправка барын.

Бу  билгене  күргәч  тә

Сөенә  авырулар                                 Азат

Димәк якында  гына –

 Ярдәм күрсәтүчеләр.

Юллар да картаялар шул, кайчакта авырыйлар.

Аннан дәвалый аларны  юлчы апа- абыйлар.            Алинә

Дәвалый башлаган юлга куела шушы билге.     

Билгеле, бу билгене дә белү  бик кирәк инде.

Юллар  туры гына бармый

Борыла уңга-сулга.

Борылышлар көтсә алда,                        Гөлия

Һич тә аптырап калма.

Озак тормас килеп чыгар

Шушы билгеләр юлга.

Олы юлда бик күп алар

Мондый тамга-билгеләр.

Ерактан ук күренәләр,

Һәммәсе белсен диләр                                           Камилә

Аларның изге уйлары

Аларның изге эше.

Безне белсен, онытмасын,

Бәлаләргә юлыкмасын,

Исән-имин булсын диләр

Юлга чыккан һәр кеше.

Белмәмеш: Балалар бик белемлеләр,

Тыңладык без һәрберсен.

Өйрәнергә сүз бирәбез,

Юл йөрү кагыйдәсен.

Милиция: (жәнлекләргә) Билгеләрне белегез,

Менә алар ниндиләр!

Күрсәтүче, кисәтүче

 Һәм тыючы билгеләр.

Куян : Өйрәнергә сүз бирәбез, Юл йөрү кагыйдәсен.

Тәрбияче: Ә бу светофорны без үзебез белән алырбыз (светофорны барып ала). Ансызурамда йөрү бик читен. Светофор безне кечкенәдән үк юлда йөрергә өйрәтә .

Светофор керә.

Светофор мин – таныйсыздыр,

Сез мине беләсездер.

Светофорсыз юлда авыр,

Сез моны сизгәнсездер.

Машина узганын көтми,

Йөгермэ син тизерәк.

Моны белү һәркемгә дә,

Кайда йөрсә дә кирәк

Һәлакәтләр булмасын дип,

Телидер һәрбер йөрәк.

Шуна күрә йөргәндә,

Бик сак булырга кирәк.

Барлык балаларда арткы планга чыгып тезеләләр.

Белмәмеш: ЮХИДИгә керәм үскәч,

 Куям эшкә бар көчем.

Балалар да, җәнлекләр дә

Тапталмасыннар өчен.

Авария:(агач артыннан килеп чыга) Балалар, җәнлекләр, мин үз гаебемне таныдым, үзгәрергә сүз бирәм.

Юл чатында дуслаштым мин,

Горур светофор белән .

 Аның барлык сигналларын

Тыңларга кирәк, беләм.

Тәрбияче: Ярый, үз гаебеңне таный белгәч, без сине гафу итәбез. Моннан ары юлда аварияләр булмасын, юллар имн булсын!

Куян: Әти –әни –әби – бабай,

 Кыз һәм малай –һәммәсе.

Бердәй белсен һәм өйрәнсен,

 Юл йөрү кагыйдәсен.

Авария:Юлдагы хәвеф-хәтәрләр

Хәтта төшкә кермәсен.

Дуслар, ныклап өйрәник,

Юл йөрү кагыйдәсен.

Гел-гел уңсын юлыгыз

Бәла-каза булмасын!                                 Таңсылу

Өйрәнегез ныгытып

Юл йөрү әлифбасын!

Һәркем белсен кагыйдәне

Машина йөртүче дә.                            Инсаф

Җәяүле дә, очучы да

Велосипед йөртүче дә.

Юлларда  ничек йөрергә

Өйрәтә апа безне.                                        Камилә

 Юлда да акыл кирәк дип,

Өйрәтә һәммәбезне.

 Безне генэ тугел,

Әти-әниләрне дә жыеп,                            Илдан

 Өйрәтә көн дә беразлап,

Юл йөрү кагыйдәсен.

Юл кагыйдәсен белмәүче

Гел юлларда йөрмәсен.

Әгәр  дә йөрисе килсә                        Нәргизә

Кагыйдәсен өйрәнсен.

Юлларыгыз гел уң булсын

Борчылмаслар аналар

Билге-кагыйдәләр үтәп

Йөри белсә балалар.

Очрамасын каршылыклар

Һич сезнең юлыгызда.                           Азат

Тик яшел ут янып торсын

Һәрвакыт алдыгызда.

Тәрбияче:

Кайда гына йөрсәгез дә

Игътибарлы булыгыз!

Кагыйдәләрне үтәгез

Имин булсын юлыгыз!”

"Светофор” жыры башкарыла . Жыр беткәч, балалар көйгә атлап, зебра юл аша чыгып, залдан чыгалар. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yul_yoru_kagyydlre_ilen_syaht.docx459.25 КБ

Предварительный просмотр:

Галимуллина Ландыш Маликовна,

Яңгул балалар бакчасынын музыка җитәкчесе.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юлда йөрү кагыйдәләре

Балаларны юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштыру...

Конкурс совместно с родителями "Сез юл кагыйдәләрен беләсезме?"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре, әби-бабалары белән үткәрелгән бәйге....

“Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Мероприятие с родителями по ПДД...

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган кичә

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган кичә...

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча КВН

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча КВН...

Тема: “ Исән-имин йөрим дисәң, Бел син юл кагыйдәсен!”)

Юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәлэренеңөйрәтү буенча күңел ачу иртәсеплан-конспекты.(Зурлар төркеме).Тема: “ Исән-имин йөрим дисәң,Бел син юл кагыйдәсен!”( Яки Шүрәле маҗаралары)...

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күрсәтмә эшчәнлек. Тема: “Юлда булсаң бул өлгер-юл кагыйдәләрен нык бел”.

Максат: 1. Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.2. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга. юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.3. Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөн...