“Әти, Әни һәм Мин- юл кагыйдәләрен беләбез” -бәйрәм- кичә
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Латипова Рузалия Руфатовна

Әти-әниләрнең юлларда хәвефсез йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен ачыклау, исләренә төшерү. Уенда катнашучыларны юлларда очрый торган киеренке хәлләрне чишәргә күнектерү. Әти-әниләр арасында бердәмлек хисе тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ti_ni_hm_min-_yul_kagyydlren_belbez.doc68 КБ

Предварительный просмотр:

“Әти, Әни һәм Мин- юл кагыйдәләрен беләбез”-бәйрәм кичә.

Максат: Әти-әниләрнең юлларда хәвефсез йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен ачыклау, исләренә төшерү. Юл билгеләре, транспорт төрләре турында белемнәрен камилләштерү. Уенда катнашучыларны юлларда очрый торган киеренке хәлләрне чишәргә күнектерү. Башваткычлар чишеп, конструктор белән төзеп, уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең  мөһимлеген әти-әниләргә  аңлату. Әти-әниләр арасында  дуслык, татулык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.

Методик алымнар: Сораулар, уеннар, киеренке хәлләрне чишү, слайдлар,  рәсемнәр карау, төзү, гомумиләштерү, башваткычлар чишү,табышмаклар өйрәнү.

Алдан эшләнгән эш: “Әти әниләргә юл йөрү кагыйдәләре буенча тәкъдимнәр” темасына информация элү;   сөйләшүләр уздыру; “Юл йөрү кагыйдәсе куркынычсызлыгын пропагандалау” темасына гаилә газеталары чыгару конкурсына катнашырга тәкъдим итү; Әти-әниләргә һәм баларага “Светофор ясарга һәм төсләрен өйрәнергә индивидуаль эшләр тәкъдим итү;  юл йөрү кагыйдәләре буенча балалар җырларының аудиоязмаларын туплау;   шигырьләр,табышмаклар туплау; “Юлларда сак булыйк!” темасына слайдлар төзү ; залны темага кагылышлы рәсемнәр,плакатлар белән бизәү; уеннар өчен атрибутлар(юл тамгалары рәсемнәре,ватманнар,фломастерлар,уенчыклар)

әзерләү)

Җиһазлау: Катнашучылыр, хөкемдарлар өчен өстәлләр, урындыклар, махсус транспорт төрләре, тыючы, кисәтүче, боеручы, хезмәт күрсәтүгә ишарә итүче юл билгеләре рәсеме,  слайдлар күрсәтү  өчен аппаратура һ.б.

 Бәйге барышы

А.б.:  Хәерле көн, кадерле әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүген  без бик мөһим очрашуга җыелдык.  Барыбызның да тормышы өчен кирәк булган мәсьәләләрне чишәрбез. Безгә гомер шундый бурыч белән бирелгән, без аны һәрвакыт сакларга тиеш. Гомер безгә җир шарында яшәү бәхете бирә. Ә кеше яшәү өчен һәрвакыт энергияле, эшкә яраклы  җитез, тапкыр, сәламәт булырга тиеш. Сау-сәламәт кеше гел юлда, гел хәрәкәттә. Димәк, хәрәкәттә булгач, безнең бүгенге очрашуыбыз да юл йөрү кагыйдәләренә кагыла.

А.б.:Хөрмәтле әти-әниләр “Әти, Әни һәм Мин- юл кагыйдәләрен беләбез” дип аталган очрашуыбызны   башлыйбыз.

         Ярышыбызда ике команда катнашыр. Ә хәзер, көчле алкышлар астында команда членнарын уртага чакырыйк.(командалар билгели)

         Безнең жюри членнары: балалар бакчасы мөдире Амирова А.И.,өлкән тәрбиячеНургалиева Л.Ә., ЮХИДИ фонды җитәкчесе Сәитова Р.З.

         Ярышыбызның беренче этабы “Әйдәгез, танышыйк!” дип атала. Командалар безне үзләре белән таныштырып китәрләр. Моның өчен 2 мин вакыт бирелә. Исем,девиз сайлыйсыз(темага кагылышлы)

Командалар әзерләнгәнче балалар әзерләгән җырны бүләк итәрбез.

Җыр: “Мин шофер”

1 нче команда:. “Тапкырлар” Командасы

Без тапкырлар

Янып торырлар.

Безнең девиз: Без ярышта “тапкырлар”

Янып, балкып торырлар.

Без тиз фикер йөртәбез

Дусларга да терәкләр.

2 нче команда: “Җитезләр” командасы

Без сизгерләр

Җилдәй җитезләр

Безнең девиз: Бу ярышларда җитезләр

Тик торырдай түгелләр

Йөгерербез, сикерербез

Җавапка да тапкыр без!

        

2 этап: “Тыңла. Уйла. Җавап бир” дип атала.

         (Һәр командага дүртәр сорау бирелә. Команда членнары киңәшләшеп җавап бирәләр. Җавап булмаган очракта башка команда членнары җавап биреп, командага очко җыя алалар.).

         Сораулар:

  1. Нәрсә ул юл? (Транспорт  хәрәкәт итә торган урын)
  2. Уткүзләр нигә кирәк? (Юллардагы хәрәкәтне көйләү өчен)
  3. Кемнәр алар пассажирлар? (Транспортка утырып йөрүчеләр)
  4. Җәяүле сукмагы кемнәр өчен? (Җәяүлеләр өчен)
  5. Нәрсә ул урам? (Юллар, парклар, өйләр, ишек аллары, кибетләр һ.б.)
  6. Тыючы билгеләр нинди формада була? (Түгәрәк формасында)
  7. Кисәтүче билгеләр нинди формада? (Өчпочмак формасында)
  8. Җәяүлеләр юл аша чыга торган җирне нигә “зебра” диләр? (Ул буй-буй сызыклы, зебра дигән хайванга охшаган)

3 нче этап

(Чиратлаштырып өч очрак күрсәтелә. Командалар бу киеренке хәлләрдән чыгу юлларын аңлаталар)

  1. Марат, Азат, Алсу олы юл кырыендагы мәйданчыкта туп белән уйныйлар. Ә Булат җәяүлеләр сукмагында сикергечтә сикерә. Марат тупны тибеп капкага кертергә уйлады. Ләкин туп капкага түгел, ә олы юлга таба тәгәрәп китте. Балалар Булатны да, юлдан килүче машинаны да күрмичә юлга туп артыннан ташландылар.

Сорау: Балалар уен мәйданчыгын  дөрес сайлаганнармы? Сезнең киңәшегез нинди?

 

  1. Матур язгы көндә Илдус белән Айдар мәктәптән чыктылар. Алар олы юл кырыендагы ЮХИДИ хезмәткәрен дә, юлдан килүче машинаны да күрмичә юлның каршы ягында торучы дус малайлары янына йөгерделәр.

Сорау: Малайлар юл аша чыгу кагыйдәләрен үтәделәрме? Сезнең киңәш.

  1. Алия белән Артур җәяүлеләр юл аша чыгу урыныннан юл аша чыгып, ярты юлда туктап калдылар. Ә алар артыннан Оркыя әби дә үзенең оныклары белән юл аша чыгарга җыенды.

    Сорау: Җәяүлеләр дөрес хәрәкәтләнәләрме? 

Алып баручы: Чынлап та юл кырларында уйнарга ярамаганны безнең балалар бик яхшы беләләр. Ә кагыйдәләрне бозып йөрүчеләр нинди хәлләргә юлыгулары турында алар хәзер җыр белән җавап бирерләр.

Җыр: “Мактанчык үрдәк”

4 нче этап Өй эшләре (Һәр команда алдан әзерләнгән призентацияләрен күрсәтә)

Сюрприз момент

(Ике тычкан шыпырт кына сумканы алып китәләр. Пәрдә артыннан башларын тыгып кычкыралар)

 

– Леопольд, чык тизрәк!

–Чык, тизрәк, куркак җан!

Леопольд. Ах, бу тычканнарны! Ах, мин сезне хәзер!  Минем сумкам кая?

(Пәрдә артыннан тычканнар чыгып, залны әйләнеп килеп, уртада туктыйлар. Сумкадан билгеләрне бушаталар. Боргалап та, ашап та карыйлар һәм кулларын селтәп, китәргә җыеналар.)

Леопольд. Менә сез кайда икән!

1нче тычкан: Гафу ит, безне, Леопольд!

2нче тычкан. Леопольдушка, гафу ит!

 

Леопольд. Дуслар, әйдәгез, дус яшик! Без бит сезнең белән шундый матур бәйрәмгә эләктек. Карагыз әле, сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме?

1нче тычкан. Беләбез, беләбез!

2нче тычкан: Нинди кагыйдәләр ди ул тагын?

Леопольд. Хәзер, хәзер, мин сезне сынап карыйм әле. Урам аркылы чыкканда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

1нче тычкан. Ничек инде, урамның икенче ягына карыйсың да, дүрт аяклап йөгереп чыгасың.

Леопольд. Балалар, тычкан дөрес әйттеме?

Балалар. Юк.

Леопольд. Ә ничек?

Балалар: Урамны аркылы чыкканда иң элек светофорга карарга кирәк. Светофор булмаса, зебралы урын эзлибез.

Леопольд. Хәзер 2нче тычканга сорау. Автобустан төштең дә, юлның икенче ягына чыгарга кирәк. Син нишлисең?

2нче тычкан: Тәгәрмәч астыннан чыгам! Тик, бик тиз йөгерергә кирәк.

Леопольд. Дөресме, балалар?

Балалар. Автобус киткәнен көтәргә, аннан соң, машина юклыгына ышангач кына чыгарга. Автобус кузгалырга ашыкмаса, арт ягыннан.

Леопольд (тычканнарга). Менә, күрдегезме, сез юл кагыйдәләрен белмисез. Ә юл билгеләренең нәрсә аңлатканын беләсезме?

1нче тычкан. Беләбез, беләбез, әле генә таныштык.

2нче тычкан. Тик алар бер дә тәмле түгел.

Леопольд. Алайса шулар арасыннан жәяүлеләрнең чыгу юлын аңлаткан билгене табып бирегез.

1нче тычкан (ашханә билгесен табып ала). Менә бу билге миңа бик тә ошады. Кашыгы да бар, чәнечкесе дә, тәлинкә белән сыры гына юк.

Леопольд. Эх, син! Балалар, табып бирегез әле жәяүлеләр юлы билгесен.

Бала: Зебра бит мин, юлда булсам,

Юлны чыгу ансат ла.

Юк, мин кыргый хайван түгел,

Ак сызыклар асфальтта.

Зебра шул мин, зебра шул мин,

Мине һәр бала белә.

Юл аркылы чыгу өчен

Минем яныма килә.

Леопольд. Дөрес! Ә менә тычкан әйткән чәнечкеле билге нәрсәне аңлата?

Балалар. Якында гына ашханә бар.

Леопольд (икенче тычканга). Ә, син, «Игътибар, балалар» дигән билгене тап.

2нче тычкан (ачуланып эзли). Игътибар, балалар! Игътибар, балалар. Булса иде ул, игътибар, тычканнар!

Леопольд. Балалар, булышыгыз әле бу билгене табарга.

Бала: Юл кагыйдәләрен һәрчак

Кирәк истә тотарга.

Юлны аркылы чыкканда

Кара уңга һәм сулга.

Күрсәң алдыңда машина,

Ашыгып басма юлга.

Бу билгене күрсәләр,

Шоферлар уйланалар.

Димәк, тиздән мәктәп бар.

Игътибарга балалар.

Бу билгегә карасаң,

Сөенеп тә куярсың.

Ярый әле машина

Алмаганнар әтиләр,

Велосипедта гына

Йөрергә кирәк диләр.

Юл билгеләре безгә

Бик күп нәрсә әйтәләр.

Кирәк чакта боералар,

Кирәк чакта кисәтәләр,

 

 Бу кагыйдәләрне үтәсәң

Уңышка ирешерсез

Эшегез гел уңай булыр

Исән-имин яшәрсез!

Тычканнар: безгә дә юл кагыйдәләрен өйрәнергә кирәк икән.

 (Тычканнар һәм Леопольд чыгып китәләр)

5 нчы тур

Уен: “Юл билгесен җый

А.б. Һәр командага да берничә конверт бирелә.Кайсы команда тизрәк һәм дөрес җыеп бетерә шул җиңүче була.

А.б. Булдырдыгыз, рәхмәт сезгә. Ә хәзер хөкемдарларны тыңлап китик.

(Хөкемдарлар нәтиҗә ясыйлар)

Алып баручы: Юл билгеләре безгә юлда тәртип саклау өчен кирәк. Ә менә Светофорның безгә нинди сүзе бар икән? (3 бала светофор төсендәге киемнәрдән)

Светофор ул безнең төс

Өчебез дә бертуган

Юлдан дөрес йөргәндә

Йөзебез якты һаман.

   Иң кырысы-мин кызыл төс

 Син һәрчак миңа кара:

Каршыңда кызыл янса

Ашыгып алга барма.

Юлны тыныч чыгу өчен

Минем киңәшне тыңла

Көт! Күрерсең: сары янар

Өч төснең уртасында.

Артыңнан ук мин-яшел төс

Янармын синең алда

Эйтермен: каршылыклар юк,

Курыкмый алга атла!

Урамда сак булыгыз

Кагыйдәләр белегез

Ашыкмагыз беркайчан да

Бәлагә юлыкмагыз.

7 нче бирем.

Уен: “Минем өйдән балалар бакчасына кадәр юлны мин ничек үтәм”

Әтиләр баласын иңсәсенә утыртып каршыларына очраган юл билгеләрен әйтә әйтә баралар. 

Алып баручы: Ә хәзер безнең балалар Ш. Галиевның

"Без  бакча  балалары" шигырен сөйләп китәр.

                   Без  үткәндә  апалар,

                   Абыйлар  да  карыйлар,

                   Елмаешып  калалар,

                   Безне  бар  да  таныйлар.

                                  Урам  аша  чыкканда

                                  Безгә  яшел  ут  яна,

                                  Милиционер  абый  да

                                  Басып  честь  биреп  кала.

                    Кая  таба  барсак  та,

                    Җибәрәләр  үткәреп–

                    Киләбез  без  тезелеп,

                    Кызыл  флаг  күтәреп!

6 тур“Су транспортларын ата”

А.б.  Ә хәзер командалар чиратлап су транспортларын атыйлар.Кайсы команда туктап кала шул җиңелгән була.

(Бәйгедә катнашучылар җавап бирәләр)

7 нче тур.

“Кызыклы автомульти”

  1. Әкияттәге Емелья исемле малай нәрсәгә утырып йөри?(мичкә)
  2. Леопольдның ике тәгәрмәчле яраткан транспорты?(вилосипед)
  3. Түбәдә яшәүче Карлсон маторын нәрсә белән майлаган?(варенье)
  4. Почтальен Печкинга дядя Федорның әти-әниләре нинди бүләк биргәннәр?(вилосипед).
  5. Хоттапыч бабай нәрсә белән очкан?(ковер самолет)
  6. “Золушка” әкиятендәге кабакны фея нәрсәгә әйләндерә(каретага)
  7. “Снежная королева” әкиятендәге Кай нәрсәгә утырып йөри?(чанага)
  8. Убырлы карчыкның транспорты?( себерке)

  Бию “Юл билгеләре”

А.б. Хөрмәтле әти-әниләр,килгән кунаклар! Менә без бүген сезнең белән тормышыбыз өчен бик кирәкле мәсьәләләрне чиштек. Без бүген алган белемнәребезне тормышта кулланып, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсәк иде. Һәркемгә хәерле юллар телим.

         Очраштык без бүген, баш ваттык,

         Аралаштык, көлдек, сөйләштек.

         Өй мәшәкатләрен читкә куеп,

         Имин йөрү өчен көрәштек.

         Бердәмлек, дуслык, татулык –

         Безнең өчен кирәк һәммәсе.

         Күкләр аяз булсын,

         Илләр тыныч булсын,

         Әнә шулар тормыш мәгънәсе.

Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юлда йөрү кагыйдәләре

Балаларны юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштыру...

Конкурс совместно с родителями "Сез юл кагыйдәләрен беләсезме?"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре, әби-бабалары белән үткәрелгән бәйге....

“Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Мероприятие с родителями по ПДД...

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган кичә

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган кичә...

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча КВН

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча КВН...

Тема: “ Исән-имин йөрим дисәң, Бел син юл кагыйдәсен!”)

Юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәлэренеңөйрәтү буенча күңел ачу иртәсеплан-конспекты.(Зурлар төркеме).Тема: “ Исән-имин йөрим дисәң,Бел син юл кагыйдәсен!”( Яки Шүрәле маҗаралары)...

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...