Икенче кечкенәләр төркемендә “Әниләр бәйрәме”
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Бадертдинова Резеда Раисовна

Икенче кечкенәләр төркемендә “Әниләр бәйрәме”

Скачать:


Предварительный просмотр:

Муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

“Гомумүстерешле 49 нчы балалар бакчасы”

Икенче кечкенәләр төркемендә “Әниләр бәйрәме”

                                             

                                          Тәрбияче: Бадертдинова Р.Р.

                                  49нчы балалар бакчасы

Түбән Кама шәһәре

2017 нче ел

Балалар музыка астында залга керә.

А.Б: Хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар, хезмәттәшләр! Менә без көтеп алган Яз килде. Яз-безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч,дәрт,омтылыш,ышанычлар алып килә торган вакыт.Яз сулышы гаиләләрегезгә муллык алып килсен, күңелләрегезгә сабырлык , барчагызга саулык китерсен. Өстәлләргез ямьле,аш-суларыгыз тәмле,бәйрәмегез мөбарәк булсын.                                                                                                                           Безнең балаларыбыз да Яз килүгә бик шат. Алар башкаруында матур җыр тыңлап үтегез.

 “Яз җитә” җыры башкарыла

А.Б: Яз килгәч, безнең матур,ямьле бәйрәмебез 8 нче Март –Әниләр бәйрәме килеп җитте. Сезне барыгызны да әниләр бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә уңышлар, гаилә байлыгы, күңел тынычлыгы телибез. Балаларыгыз сезне гел сөендереп кенә торсын! Балаларның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын! Бәйрәмне башлап җибәрәбез!

Алып баручы:

  • Какие мы нарядные,

Какие мы опрятные

И как не радоваться нам

Балалар: Сегодня праздник наших мам.

1 бала. Әнием минем матур.

             Күзләре якты,көләч.

             Шундый күңелле була

             Ул өйгә кайтып кергәч.

                 Бүген җил дә йомшак исә,

                 Кояш та назлы көлә.

                 Бүген җиргә иң-иң якты

                 Матур бер бәйрәм килә.

2 бала   День весенний,

              Не морозный.

              И мимозный-

              Это мамин день!

                      День просорный,

                       Не капризный,

                       День подарочный,

                       Сюрпризный-

                       Это мамин день!

3 бала. Бүген бездә зур бәйрәм

             Һәр кеше дә сөенгән.

             Чөнки безгә кунакка

             Безнең әниләр килгән.

                 Котлап бүген барчагызны

                 Әниләр көне белән.

                 Бәйрәмебез дәвам итә

                 Иң матур бер җыр белән.

 Җыр: “Әнигә бүләк”

4 бала:  Птички за окном поют,

          Ручейки и там, и тут.

          Маму крепко я люблю

          С 8- Марта говорю.

                Я букетик соберу,

                И мамуле подарю.

                С праздником, родная,

                Ты одна такая.

 5 бала:                 В день веселый,солнечный

                             Маму поздравляем мы,

                             Жизни долгой, радостной

                             От души желаем мы.

                        Слушай нашу песенку

                        Мамочка любимая.

                        Будь всегда здоровая,

                        Будь всегда счастливая.

6 бала: С днем 8 –Марта

             Поздравляю маму.

             Будь самой красивой

             Исчастливой самой

                 С 8- Марта поздравляю

                 Мамочку свою.

                 Больше всех на свете

                Я тебя люблю.

Песня:  «Мы запели песенку»

7 бала: Бик күңелле, бик рәхәт

             Безнең әниләр булгач.

             Әниләргә булышырбыз

             Үсеп  зур кеше булгач.

                    Әниләребез бәйрәме

                    Күңелле олы бәйрәм.

                    Нур өстенә нурлар иңсен,

                    Биеп алыйк  бергәләп.

Күмәк бию башкарыла.

А.Б: Балалар, без әниләребезне  ничек яратканны, куллар  белән күрсәтик әле.

-  Әни! Ул-һава( руки вверх)

-  Әни! Ул- яктылык.( показываем фонарики)

-  Әни!Ул—бәхет.(Руки в груди)

- Әни! Ул- елмаю. (улыбаемся)

-Әни! Ул- ярату. (воздушный поцелуй)

Балалар утыралар.

А.Б. Ә хәзер мин түргә Эльвина һәм аның әнисен чакырам . Эльвина әнисен яратканын матур сүзләр белән әйтеп күрсәтер.

   

“Матур сүз әйтү” уены.

А.Б: Балалар безнең яраткан әбиләребезне дә котлап үтик әле.

8 бала. Өйгә кайтсам, өй балкыган

             Өйгә нур иңгән.

             Ерак җирне якын итеп,

             Әбием килгән.

 9 бала   Әби утыртты гөлләр

                Алар үсә зур булып.

                Утыралар ямь биреп

                Бөтен өебез тулып.

                       Мин аларга су сибәм

                       Яки иртән, якичен

                       Әбиемә булышам,

                       Эше азайсын өчен.            

10 бала. Помогаю бабушке

             Я уже большой.

             Улыбнулась бабушка-

             И стала молодой.

                  Бабушка любимая

                  Самая красивая.

                  Руки золотые,

                  Глазки молодые.

11 бала.  Бәлки, минем әбине

                Сез дә белә торгансыз?

                Әбиемне “әби” дип

                 Әйтүе дә уңайсыз.

                          Минем әби япь-яшь әле

                          Минем әби чип-чибәр.

                        Әбиемне күргән кешеләр

                       “Кызлар кебек син”, -диләр.

Җыр:  “Бабушка моя”

Уен Әбиләр белән: “Йомгак чорнау”

2 бала алга чыга:

-Я поздравитҗ маму

С праздником хочу.

Сделаю длч мамы

Все, что захочу.

     Уберу свой столик

     Вымыю игрушки.

     Постелю кроватку

     Куклолке подружке.

-Вместе с куклой

Испечем печенье.

Хоть из пластилина

Но ведь угощенье.

     Наш подарок маме

     Мы на стол поставим.

     Вместе с куклой Ниной

     Мамочку поздравим.

Җыр: “Әй курчагым” ( 4 кыз башкаруында)

Әниләр белән уен: Бәби төрү. Ике әни чыга. Бәбине төреп бетергәч, бишек җыры җырлату.

А.Б:  Безнең әниләребезне котлап балаларыбыз шигырьләр өйрәнделәр. Хәзе сезгә аларны сөйләп үтәрләр.

Шигырьләр:

  • Хасанов Амир,
  • Карабанова Яна,
  • Ахметов Артур,
  • Сатдарова Амелия,
  • Идиатова Амина.

А.Б: Ә хәзер кадерле әниләребезгә рәхмәт сүзебезне матур бию аша җиткерәбез.

Бию кулъяулыклар белән.

А.Б: Безнең яраткан әтиләребез дә килгәннәр. Аларның да күптән түгел бәйрәмнәре булып үтте. Әйдәгез аларны котлап матур җыоыбызны бүләк итик.

Җыр: “Мин әтине яратам”

А.Б. Чәчәкләрдән җем- җем итеп

         Якты нурлар бөркелә.

        Бүген безнең әниләргә

        Рәхмәт әйтәсе килә.

Тәрбияче:

-Кадерләп үстергән өчен, РӘХМӘТ( балалар әйтә)

-Назлы карашлары өчен, .......

-Пешергән ашлаоры өчен, ......

- Йөрәк җылысы өчен, ......

- Барысы, барысы өчен,

Рәхмәт сезгә Әниләр! ( барыбыз бергә)

А.Б: Кадерле Әниләр! Без сезне бик яратабыз.  Рәхмәт сезгә.Сезнең кояш кебек гел балкып торуыгызны телибез.

 Җыр: “Һәрвакыт булсын Кояш”

А.Б. Ә хәзер мин сүзне әниләргә бирәм.

        - Татар халык биюе.(Айзиләнең әнисе)

         -Җыр. (С. Диляраның әнисе)

А.Б. Тәмамлау сүзләре.

       

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Икенче кечкенәләр төркемендә ял вакыты

Тема:Кышкы прогулка.Максат:хәрәкәтләнү активлыгын камилләштерү, төркем белән тәрбияче кушкан якка барабелү күнекмәләрен ныгыту; шигырьләр, табышмаклар, җырлар аша  табигатьнең матурлыгын кү...

Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү.

 Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия.  Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,песи-мыраубикә,әтәч-кикрикүк,...

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

Конспект занятия "Икенче кечкенәләр төркемендә белем бирү эше".

Максат: Балаларның  камка турындагы белемнәрен тирәнәйтү.Камканы тышкы кыяфәте буенча тану,  исемен атау, табигатьәге әһәмиятен җиткерү.Бурычлар: -тәрбияләү :бөҗәкләргә карата сакчыллык, ихт...

«Куянкайның, туган көне» Ачык ишекләр көненә әзерләнгән икенче кечкенәләр төркемендә гади математик күзаллау формалаштыру эшчәнлеге.

Максат:1) Балаларның санау күнекмәсен үстерү; бер-күп төшенчәрен ныгыту; зур һәм кечкенә төшенчәләре турында мәгълүмат бирү, предметларның зур һәм кечкенәнен аера белергә өйрәтү.2) Уйлау-фикерләү сәлә...

Икенче кечкенәләр төркемендә белем бирү эшчәнлеге "Көзге урманнга сәяхәт"

     Икенче кечкенәләр төркемендә белем бирү эшчәнлеге “Көзге урманга сәяхәт”Максат:.  Табигатьтәге  матурлыкны күрә һәм аңлый белергә өйрәтү.Тәрбия бурычы:...

Икенче кечкенәләр төркемендә турыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен шөгыльнең конспекты

Икенче кечкенәләр төркемендәтурыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен  шөгыльнең конспекты                         ...