Көз кызында кунакта
материал (средняя группа)

Кашапова Айгуль Разифовна

Сценария

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koz_kyzynda_kunakta.docx25.97 КБ

Предварительный просмотр:

Көз кызында кунакта

( уртанчылар төркеме өчен)

Музыка астында балалар залгаүтәләр. Ярымтүгәрәккә  басалар.

Алып баручы:

Нинди матур көз килде,

Төрле төсләрне сипте.

Пумаласын тотып кулга,

Урман, басу, болыннарны

Яшел чирәмлек, кырларны

Яратып  сыйпап үтте.

1 бала.

Кошлар китте җылы якка,

Саубуллашып  җәй  белән.

Каен  яфраклары  ява.

Димәк,  җиргә  көз  килгән.

2 бала.

Көз килгән , көз. Күрегез

Миләш, балан  кызылдан.

Өрәңге  яфраклары да

Инде  җиргә  коелган.

3 бала.

Кояш  та  хәзер  икенче

Җәйге  кебек  җылытмый.

Яңгыры  явып  торса  да,

Болар  безне  куркытмый.

4 бала.  

Алтын  көзне  яратабыз,

Сагнып  көтеп  алабыз.

Көзге  байлык, көзге  икмәк,

Барсын  җыеп  алабыз.

5 бала.

Көз  айлары  бик  күңелле,

Рәхәтләнеп  уйныйбыз.

Матур  бәйрәмнәр  ясыйбыз.

Бергә-бергә  җырлыйбыз.

                     Җ Ы Р:

          6 бала.

Утренний рассвет играет

В серебристых облаках .

И туман заметно тает,

В ярких солнечных лучах.

7 бала.

Ветер озорник, ласкает

На деревьях их наряд

И срывая, устилает

Листьями осенний сад

8 Бала.

И летят, летят куда-то

 Птичьи стаи косяки,

Чтоб вернуться к нам обратно

 В наши теплые деньки.

9 бала.  

Деревья все осенним днем

 Красивые такие!

Давайте песенку споем

 Про листья золотые.

                     ПЕСНЯ  

Алып баручы:

Көз  турында  җырлыйбыз,

Көз  турында  сөйлибез.

Ләкин  үзен  күрмибез,

Ә  кайда  соң  Алтын  көз?

Балалар.   Алтын  көз,  Алтын  көз!

                   Без  сине   көтәбез!

Музыка  астында  АЛТЫН К Ө З керә.

Алтын көз. Мине сез  чакырдыгызмы? Исәнмесез, балалар, исәнмесез  кунаклар. Сезнең белән  очрашуны  мин  үзем  дә  сагынып  көттем.  Әйдәгез, мин сезне урманга  алып  барам. Анда  минем  дусларым – урман җәнлекләре ничек  яшиләр  икән,  аларны  күрербез. Ә урманга мин сезне менә шушы яфраклар  ярдәмендә  алып  барам. Алар безгә  юлны  күрсәтерләр.

Алтын көзнең  кәрзинендәге  яфракларны  балаларга  тараталар.

Я Ф Р А К Л А Р   Б Е Л Ә Н   Б И Ю.

Яфракларны  идәндә  калдырып  утыралар.

Алтын көз.  Менә  минем   урманым.  Ошыймы  сезгә?

Тәрбияче.Бик  ошый. Шулкадәр  матур  яфраклар.  Балалар,  әйдәгез, без  аларны  җыеп  үзебезнең  балалар  бакчасына  алып  кайтабыз.

У Е Н:“Яфраклар   җыю”

Тәрбияче. Менә  әйбәт  булды.  Без  бу  яфраклардан  букет  ясарбыз.

Алтын көз. Кая  минем  җәнлекләрем. Дусларым,  минем  янга  килегез.  Сезгә  балалар  белән  күчтәнәчләр   алып  килдек.

Тычкан, Керпе, Тиен, Куян, Аю,  Ике кошчык  чыгалар. Кәрзин уртада  тора. Һәрберсе  үзе  кирәкле  әйберне  алып  сөйли.

Тычкан. Мин  үземә  шалкан  алам

                Мин  шалканны  яратам.

Керпе.  Алмалары  тәмлеләр,

              Ашый  аны  керпеләр.

Тиен. Ә без  шаян  тиеннәр,

          Яратабыз  гөмбәләр.

Куян. Кәбестә  дә  бик  тәмле,

           Кишерләр  алам  әле.

Аю. Бик күп  минем  дусларым,

        Шәп,  бал  белән  сыйлармын.

Кошлар. Без кечкенә  кошчыклар,

                 Бөртек- безнең  ризыклар.

                 Башаклардан  уабыз.

                 Кышка  җыеп  куябыз.

Тәрбияче. Бу  хәтле  уңган  җәнлекләрнең   берәр музыкаль  һөнәрен  дә  күрәсе  килә.

Алтын көз .  Дусларым,  нәрсә  эшлибез? Оркестр   күрсәтәбез, диләр.

О Р К Е С Т Р

Алтын көз. Менә  сез  минем  дусларым  белән  таныштыгыз  да. Мин  сезгә  дә  бер  уен  бүләк  итәм. Минем  кәрзинемдә  яулык  бар.  Ул  гади  генә  яулык  түгел,  ә  тылсымлы  яулык. Уйныйбызмы?  Түгәрәккә  чыгабыз. Башта  биеп  йөрибез. Аннан  чүгәләп  утырабыз да, күзләребезне каплыйбыз.

У Е Н:  “Тылсымлы  яулык”.

Балалар чүгәләп утыргач Алтын көз бер  баланы яулык  белән  каплый.  Балалар  кем  икәнен  белергә  тиешләр. Балалар  утырганда  Урманчы  кереп  утыра. “Йоклый”

Урман бабай. Хи-хи-хи.  Ха-ха-ха.

Тәрбияче. Балалар,  ишетәсезме?  Кем  шулай  көлә?

Алтын көз. Бу- минем  дустым,  Урман  егете. Ай,  шунлый  күңелле  егет. Йоклаганда  да  күңелле  төшләр  күреп  көлеп  ята  ул. Кая,  уятыйм  әле үзен.

Урман  егете  янына  килә

Алтын көз. Урман  егете  тор,  безгә  кунаклар  килде.

Урман  егете.(киерелеп) Исәнмесез,  кечкенә  бөтерчекләр.  Ой, шундый  көлдерде  мине.

Алтын көз.  Кем?

Урман  егете. Кем  булсын, Урман  егете.

Алтын көз. Соң  бит  инде  ул  син.

Урман  егете. Әйе, мин  шулай үземне  көлдерәм. Сезнең  дә  көләсегез  киләме?

Алтын көз. Әлбәттә.  Балалар,  киләме  көләсегез?

Урман  егете. Ярар,  бик  яхшы.  “Ашыйбыз,  ашамыйбыз” дигән уенны уйнатам.  Ашыйбыз  икән  “ням-ням-ням” дибез,  ашамасак, “фу-фу-фу”  дибез.  

Кетертәп  торган  күмәч (ням-ням-ням)

Итле  майлы  пәрәмәч (ням-ням-ням)

Искереп беткән  итек (фу-фу-фу)

Чигелгән  матур  читек (фу-фу-фу)

Кыстыбый  һәм  өчпочмак (ням-ням-ням)

Көрәк, тырма һәм сәнәк (фу-фу-фу)

Пирожкилар, алмалар (ням-ням-ням)

Комбайн. Тракторлар (фу-фу-фу)

Урман егете. Сез  бик  игътибарлы  балалар.  Молодцы!

Тәрбияче. Урман егете, син безнең күңелне чынлап  та күтәрдең, рәхмәт сиңа.

Урман  егете. Ә сез  гөмбә җыярга  яратасызмы?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Балалар, Урман егетенә без ничек тиз гөмбә җыйганыбызны күрсәтик  әле.

У Е Н:“ Гөмбә   җыю”

Тәрбияче  гөмбәле  кәрзинне  уртага куя. Шулвакыт  Төлке  керә.

Төлке. Безнең  урманда  ни  өчен  шулай  бик  күңелле?

Урман  егете. Чөнки  бүген  безгә  балалар  килде. Аларны  Алтын көз чакырды.

Төлке. Аңлашыла, аңлашыла.  Балаларны  чакырган,  ә  мине юк.

Тәрбияче. Син  нәрсә  инде,Төлке.  Без  синең  килүеңә дә  бик  шат.

Алтын көз. Әйе, Төлке. Әйдә  син  дә  бәйрәмгә, безнең белән күңел ач.

Төлке. Ярар соң  алайса, мин күңел ачарга яратам. Балаларга бер фокус-мокус күрсәтәм. Барыгыз да күзләрегезне йомыгыз, өчкә кадәр санагыз.

Төлке  гөмбәле кәрзинне  агач төбе  артына  илтеп  куя. Үзе  бернәрсә  булмагандай,  шунда   утыра. Балалар  күзләрен  ачалар.

Тәрбияче. Менә  фокус-мокус... Балалар, безнең  гөмбәләребез  юкка  чыккан  бит.

Урман  егете. Ничә  тапкыр  әйттем  мин  Төлкегә  балаларны  алдарга  ярамый,  дип.  Яхшы  түгел.  Төлке,  гөмбәләрне  балаларга  бир.

Төлке. Нинди  гөмбәләр? Менә  миндә  бер  гөмбә  бар  инде.(кесәсеннән  чебен  гөмбәсе  чыгара) Менә!

Тәрбияче. Безгә  мондый  гөмбә  кирәк  түгел. Бу  бит  чебен  гөмбәсе, куркыныч  гөмбә.

Төлке.  Нишләп  куркыныч булсын. Шундый матур. Ә мин матурлыкны  бик  яратам.

МУХОМОРЛАР   БИЮЕ.

Тәрбияче. Әйе, Төлке,  бу  чебен  гөмбәләре  бик  матурлар.  Әмма  алар агулы  гөмбәләр. Аларны  ашарга  ярамый.   Ашасаң  агуланып  чирлисең.

Төлке. Ой, мин  бит  белмәдем. Әле  ярый  ашамадым. Рәхмәт  сезгә. Сез мине  баләдән коткардыгыз.(Кәрзинне  бирә). Сез  мине  гафу  итегез. Бүтән алай эшләмәм.

Тәрбияче. Балалар,  әйдәгәз  Төлке  һәм  урмандагы  дусларыбызга  бер җыр  бүләк  итәбез.

                                   Җ Ы Р.

Алтын көз.

Сезнең  белән  бик  күңелле.

Бәйрәмнәр  безнең  үтте.

Бүләк  итәм  балалар,

Сезгә  тәмле  алмалар.

Тәрбияче. Рәхмәт  сиңа. Алтын  Көз.

Алтын көз. Ә без  тагын  килербез.

Тәрбияче. Балалар, Әйдәгез, Алтын көзгә, Урман егетенә, Төлке дуска рәхмәтләребезне  әйтеп,  бакчабызга  кайтып  китик.

Персонажлар.  Сау булыгыз, балалар.

К И Т Ә Л Ә Р.

Тәрбияче  алмаларны  өләшә. Балалар  китәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

Дәу әнидэ кунакта

Этот материал мы исполҗзовали на родителҗком собрании...

Доктор Айболитта кунакта

Бу бәйрәм сценариясендә шигырьләр, ярышлар, уен күнегүләр белән аралаштырылып алып барыла . Кунакка Доктор Айболит килә....

"Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Татар халык иҗатына багышланган кичә, зурлар группасына йөрүче балалар белән уздырыла.Бүлмә җәйге аланга охшатып бизәлә.Тирә-якта куаклар,бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлл...

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

Көз кызында кунакта.

Көз кызында кунакта....

"Кар кызында кунакта" 2 кеч. төркемендә яңа ел сценариясе

2 кечкенәләр төркемендә "Кар кызында кунакта" яңа ел сценариясе...