“Туган телем – иркә гөлем”.
материал

Сабирзянова Лейсан Миннехановна

Предварительный просмотр:

Сценарий:  “Туган телем – иркә гөлем”.

Халыкара телләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

 Максат: Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү. Башка милләтләргә карата хөрмәт тәрбияләү. Аларның телләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

 

Алдан әзерелек:

Балалар белән шигырьләр, уеннар, җырлар, мәкальләр өйрәнү. Кичә уздырыласы музыкаль залның бизәлешен әзерләү.

  

1 Алып баручы: Кадерле кунаклар, бүген без сезнең белән “Туган телем иркә-гөлем” дип исемләнгән кичәгә җыелдык. Шушы кичәдә ана телебезгә булган мәхәббәтезне җыр, бию, шигырь, уеннар аша белдерәбез. (Залга балалар “Туган тел” көе уйнаганда керәләр. Урындыкларга  утыралар)

Альмир:

Бакчабызда бүген бәйрәм,

Бәйрәмнең дә ниндие?!

Барыбыз да көтеп алган

Безнең Туган тел көне!

Адилә:

Без татарлар! Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет,

Яшибез без бу җирдә

Бар халыклар белән берләшеп!

Камилә:

Родной, любимый наш язык,
Нам без тебя не жить на свете,
О том, что ты очень велик,
Знают и взрослые, и дети!
 

 Диляра:

Народом дружно отмечаем,
Мы день родного языка,
И всех сегодня поздравляем,
Учить его должны всегда!

Алып баручы:  Әйе, балалар, без бүген бик зур бәйрәмгә, халыкара туган тел көненә җыелдык. Безнең туган телебез – нинди генә булмасын, татар, рус, чуаш телеме, туган тел -ул һәр милләт өчен бик газиз һәм кадерле.

 

Ведущий: В нашем детском саду стало доброй традицией проводить День родного языка, где воспитанники каждой национальности завораживают нас культурой своего народа, окутывают нас теплым воздухом дружбы. Ведь наша республика самая многонациональная в России.

 Динә:

Родной язык ценить нам нужно,
Ведь мы беречь его должны!
Учить язык давайте дружно,
Ведь это важно для страны!
Риназ:

Аяз булсын күгебез,

Якты кояш көлсен гел

Туган илем, туган җирем,

Тыныч,  имин  булсын гел,

Иделия:

Я в день родного языка
Желаю вам его хранить,
Могли, чтоб дети после нас
С землей родною говорить.
Самир:

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул – минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул – минем туган  телем.

Д.Радмир:

Пусть будет наша речь прекрасна,
Давайте грамотно писать
И мысли, и идеи ясно
Всегда друг другу выражать!
Саида:

Тел кешене дус итә,

Бер-берсенә беркетә.

Бел, дустым, син рус телен

Һәм онытма үз телең.

Рәнис:

Родной язык, родная речь,
Он с детства рядом с нами,
Он в нежном шепоте листвы,
В словах отца и мамы.

Ведущий: Танец – это особый вид искусства. Он отражает чувства, через танец мы познаем мир. А ещё танцы прекрасное лекарство от многих болезней, от хандры и скуки.

Алып баручы: Мәктәпкәчә әзерлек төркеме малайлары башкаруында бию.
Ведущий: В России русский язык является языком межнационального общения. Но есть ещё и язык международного общения – английский. В любой стране мира изучают и знают английский язык, куда бы вы не поехали в путешествие, английский язык ваш главный помощник. Но и в нашем саду дети охотно изучают английский язык. Послушаем стихотворение и на английском языке.

 Подг. группа: Адель, Диләрә, Адилә, Камилә, Ландыш.

Старш. группа: Расүл, Аяз.

Мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары башкаруында инглиз телендә җыр.  

Алып баручы: Балалар, 2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән  21 нче февральне  “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте. Бу бәйрәм әле 20 ел гына үткәрелә, шуңа да карамастан аның үз урыны бар һәм ул бик мөһим. Без туган телдә уйлыйбыз, эшлибез, сөйләшәбез.

 Зурлар төркеме балалары шигырь сөйлиләр.

1.Без – татарлар!

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

2. Без – татарлар!

Татар исемен без

Иң-иң озак йөрткән бер халык.

3. Без – татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья илләре.

4. Без –татарлар!

Батыр халык дигән

Зур даныбыз әле сүнмәде.

 Ведущий: Ежегодно с 2000 года 21 февраля отмечается международный день родного языка. Этот праздник ещё очень молодой. Ему всего лишь 20 лет. Мы считаем, что этот праздник очень важный и нужный. Без языка не существовал бы мир. Как рыба не может жить без воды, так человек не может существовать без языка. На языке мы думаем, общаемся, творим.

Алып баручы:  Балалар, әйдәгез әле без сезнең белән “Куш кулым” дип  аталган  уенны  уйнап  алабыз.

 Алып баручы: Ә хәзер туган телебез турында шигырьләр тыңлап китик:

Ландыш:

Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин Туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне

Әйтәм мин туган телдә.

Динә: 

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

Адель:

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.

 

Ведущий: А сейчас друзья послушаем стихотворения на русском  языке.

 С.Адель:  

Сегодня важный день родного языка,
Он дорог всем, и взрослому, и детям!
Поздравить рады каждого мы знатока,
Нет лучше родной речи на всём свете!
Сирина:

Цените, уважайте, берегите нашу речь!
Читайте больше, слушайте друг друга!
Давайте будем наш язык беречь!
Родной язык — нет лучше в мире друга!
Нугманова Диля:

Сегодня День родного языка,
А потому хочу я вам сказать:
Чтоб жизнь была прекрасна и легка,
Родной язык любой обязан знать!
Полякова Зарина:

Желаю, чтоб язык наш процветал
И с каждым годом только развивался,
Чтоб он повсюду правильно звучал
И новыми словами пополнялся!
Ведущий: А давайте поиграем в переводчиков.

 Игра: «Переводчики»

Вспомним, какие слова вы знаете на татарском языке. Как будет по-татарски:  мама, дедушка, собака, молоко, хлеб, яблоко – уртанчылар төркеме

красный, каша, капуста, чистый – зурлар төркеме

брюки, треугольник, медведь, мышка, волк – мәктәпкәчә әзерлек төркеме

(Ответы детей).

Риана:

Должны тебя мы все любить,
Всегда достойно выражаться,
Как бриллиант, язык хранить
И красотою восхищаться!
Зарина: 

Не забывать, и вечно помнить,
И правила все повторять,
Язык родной нам очень важен,
Должны его мы уважать!
 Алып баручы:  Диләрә башкаруында “Татар теле минем – туган телем” җыры.

1 Алып баручы: Шуның белән, хөрмәтле балалар һәм кунаклар, безнең халыкара туган тел көненә багышланган кичәбез ахырына якынлашты, сезгә исәнлек-саулык теләп без сезнең белән саубуллашабыз.

2 Ведущий: На этом наш музыкальный вечер посвященный дню родного языка подошел к концу, мы с вами прощаемся, до новых встреч.

Ведущий: 

Действительно, все языки прекрасны, каждый язык красивый. Не забывайте, любите свой родной язык, берегите его, гордитесь им!

Алып баручы:  Халкыбыз   элек–электән  тапкыр, зирәк булган. Тел турында  мәкальләр,  әйтемнәр  уйлап чыгарган.  Хәзер без шуларның кайберсен  исебезгә төшерик.

1б. Иң татлы тел – туган тел.

2б. Теле барның юлы бар.

3б. Телләр белгән – илләр белгән.

4б. Туган телем – иркә гөлем

(Мәкальне алып баручы башлап җибәрә, балалар дәвам итә).

Ведущий: С рождения ребенок слышит звуки родного языка. Мать поет колыбельные, бабушка рассказывает сказки. В каждом языке есть свои пословицы и поговорки:

1р. Слово – не воробей: вылетит – не поймаешь.

2р. Книги не говорят, а правду сказывают.

3р. Кто не работает, тот не ест.

4р.Терпенье и труд все перетрут.

 

1 Алып баручы: Балалар, бу мәкальләрдәге хикмәтле сүзләр безнең йөрәгебездә саклансын.

Бөек  Тукаебыз  шигыренә язылган “Туган тел” җырын бергәләп җырлап китик.

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле-туган телем -бәйрәм кичәсе

Кичәнең максаты:  туган як, татар теле,татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү....

Татар теле – туган телем

Разработка утренника для разновозрастной группы...

"Тукай телем - Туган телем"

Сценарий праздника...

"Туган телем бөек анам теле"

Кичә барышы:Алып баручы:  Бу дөньяга аваз салгач та, иң беренче ишеткән көйләр, җаннарны иркәләп, ягымлы моңы белән изрәткән бишек җырлары... Еллар, гасырлар узса да, сабый күңеленә бер шифалы та...

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

Туган телем-анам теле

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Халыкара телләр көненә багышлап үткәрелгән кичә...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...