“Күңелемдәге сүнмәс кояшым - син ул әнием!”
материал (средняя, старшая, подготовительная группа)

Сафина Римма Мухаматназиповна

катнаш зурлар төркемендә әниләр көне бәйрәме

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Күңелемдәге сүнмәс кояшым - син ул әнием!”

(зурлар төркемендә әниләр көне бәйрәме)

1Алып баручы  Исэнмесез, хормэтле энилэребез. Кознен шушы бер конендэ без бирегэ юкка гына жыелмадык. Чонки Энилэр коне нэкъ менэ ноябрь аена туры килэ.

2Алып баручы : Кадерле энилэребез! Сезне бәйрәм уңаеннан кайнар котлыйбыз. Барыгызга да озын гомер, ныклы сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле көннәр телибез.

Үзе көз ае булса да,

Бүген көн шундый ямьле.

Чөнки әниләр көне бит,

Шуңадыр бик күңелле.

.....

1Алып баручы. Әйе, гаиләдә бала туу күпме куанычлар алып килә. Балалар барсы да  шушы сабый кебек дөньяга килгән. Әнилэр бик күп йокысыз төннәр уздырып, аларны үстерэ. Иртән иртүк торып “Тор, балам, бакчага барырга вакыт” дигән назлы сүзләр белэн уята..

2Алып баручы. Әнилэр хәстәрләп бакчага озата һәм шулай ук тәмле ашлар пешереп каршы ала. Кич белән чиста урын-җиргә йокларга яткыра. Ә үзе, эше бик күп булганга, бик соң ята, ә иртән, балам торганчы дип, кабат аякта була.

1Алып баручы. Буген балалар узлэренен ин кадерле,ин якын кешелэрен бэйрэм белэн котларга жыендылар. Эйдэгез эле аларны бирегэ чакырыйк.

.....

1 бала.Чиста итеп өйне җыям

Гөлләремә су сибәм.

Курчакларымны йоклатам,

Еласалар, юатам.

Менә ничек тырышам, әниемә булышам.

2 бала. Һәр кешегә әни кирәк,

Ә әнигә кем кирәк?

Әниләргә без кирәк,

Якты, аяз көн кирәк.

3 бала. Борчыйсым килми әнине

Елмаеп, көлеп торсын.

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен!

4 бала.Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

5 бала. Тырыш булырмын, әни,

Әйбәт булырмын, әни.

Сине мин бик яратам,

Күп итеп рәхмәт әйтәм.

6 бала.Без сине бик яратабыз,

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бүләк итеп үзеңә

Бер матур җыр җырлыйбыз.


......

7 бала. Ә әниләр, әниләр

Бүген бигрәк матурлар.

Бәйрәмгә киенгәннәр

Кунакка дип килгәннәр.

8.Әниләрнең бәйрәме ул

Безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлап – биеп күңел ачыйк

Бүген әниләр белән.

9 бала Әниләргә бүген безнең

Иң кадерле сүзебез.

Шат биюләр, матур җырлар, уеннарны

Сезгә дип әзерләдек,

Бүләк итеп үзебез.

1Алып баручы  Эни. Нинди зур сүз бу!

Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!

Әни - ул һава! (кулларны өскә күтәрү)

Әни - ул яктылык! (кулларны өскә күтәреп фонариклар ясау)

Әни - ул бәхет! (кулларны күкрәккә кую)

Әни - ул әкият! («Во!»дип баш бармакны күрсәтү)

Әни - ул елмаю! (елмаеп күрсәтү, көлү)

Әни - ул ярату! (әниләргә “воздушный поцелуй” җибәрү )

2Алып баручы Кадерле әниләр!

Хэр конегез сезгә бәхет,

Сәламәтлек китерсен,

Көнегез гел шат булсын,

Елның һәрбер көне сезгә

Әниләр көне булсын!

-Хөрмәтле әниләр, сез кергәндә үк үзегезгә чәчәкләр, яфраклар  сайлап алдыгыз. Менә хәзер ике төремгә бүленеп утырыгыз, бер команда Чәчәчкләр, икенче команда Яфраклар командасы булыр.  Менә бу урынга карагыз әле, монда сезнең портретларыгыз эленгән. Сезгә хәзер үзегезнең рәсемегезне танып алырга кирәк булыр. Кайсы командада ялгышлар әзрәк булыр икән.

Уен: “Портретыңны таны!”

Уен:«Угадай сказку»

1. Послушал лисьего совета: сидел на речке до рассвета.

Рыбешки, правда, не поймал, лишь хвост, бедняга, потерял. («Волк и лиса».)

2. Мальчик в джунглях очутился и с волками подружился,

И с медведем, и с пантерой. Вырос сильным он и смелым. ' («Маугли».)

3. В какой русской народной сказке решаются проблемы жилья или, говоря умным взрослым языком, проблемы жилищно - коммунального хозяйства? («Теремок».)

4. В какой русской народной сказке брат не послушался сестру, один раз нарушил санитарно-гигиенические правила и жестоко за это поплатился? («Сестрица Аленушка и братец Иванушка».)

5. Свет мой, зеркальце, скажи, да всю правду доложи:

Я ль на свете всех милее, всех румяней и белее? («Сказка о мертвой царевне и о семи богатырях».)

6. Он к меду поднимался и умудрялся петь:

«Я тучка-тучка-тучка, а вовсе не медведь» («Вини - Пух и все-все-все».)

7. Как зовут мальчика, которому нужно было из льдинок сложить слово «вечность»? (Кай.)

8. Как зовут поэта в сказке А. Толстого «Золотой ключик, или Приключения Буратино»? (Пьеро.)

10 бала.Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез,

Рәхәт тә соң “әни” диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр.

......

Алып баручы:  Эни куллары – ин мэрхэмэтле hэм назлаучы куллар, алар барын да эшли алалар. Эни йорэге – ин тугрылыклы hэм сизгер йорэк. 5 яшьме? 50 яшьме – купме генэ булмасын – безгэ hэрвакыт  эни кирэк, анын иркэлэве, ягымлы карашы кирэк.


11 бала. Үзебез зурлап чакырдык

Кадерле әниләрне

Күрсеннәр әле бер, дидек

Безнең матур бәйрәмне.

12 бала Много мам на белом свете,
Всей душой их любят дети,
Только мама есть одна,
Всех дороже мне она.
Кто она? Отвечу я:
Это мамочка моя.

13 бала Бу дөньяда әниләр күп –

Минем әни бер генә.

Үзе уңган, үзе тырыш,

Бар эшкә дә өлгерә.

14 бала. Мамочку – маму надо любить,

                   Пол подметать и посуду помыть,

                   Утром и вечером поцеловать

                    И никогда её не обижать.

15 бала. Кемнең әнисе иң матуры?

Минем әни, әлбәттә.

Өйрәтә әни безне дә

Әйбәт, матур гадәткә.

    16 бала.       Мама, мама, словно фея

                        Ты красива и мила,

                        Ты всегда мне все подскажешь,

                        И всегда мне скажешь: «Да!»

Алып баручы:  Әниләрөчен уеннарны дәвам итәбез

Интеллектуаль сораулар:

  1.  Шалканны чәчәләрме? (юк, орлыкны)
  2.  Бер мичкәдә ике төрле сыеклык? (йомырка)
  3.  Нинди сорауга “әйе” дип җавап биреп булмый (йоклыйсынмы?)
  4.  Табышмак сүзен ничек укырга? (сулдан уңга)
  5.  Җансыз җанлыны уята (будильник)
  6.  Иң кирәктән - иң кирәк (саулык)
  7. Нәрсәне әзерләп була, ә ашап булмый? (дәрес)
  8.  Маленький он или большой, его надо хранить?(секрет)
  9. Сулга борылганда кайсы тәгәрмәч борылмый? (запас)
  10. В каком месяце люди меньше всего разговаривают? (в феврале)
  11. Бабайда бар, малайда юк; әбидә бар, кызда юк. (“б” хәрефе)
  12. Какая нота не подойдёт для компота? (соль)
  13. Кәҗәгә 6 яшь тулгач, нәрсә була? (7 нче китә)
  14. Каких камней нет в море? (сухих)
  15. Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? (икенче яртысына)
  16. Самый короткий месяц? (май)
  17. Чәйне кайсы кул белән болгатсаң кулайрак? (иң яхшысы – кашык белән болгату)
  18.  За чем мы едим? (за столом) 

Алып баручы: Хәзер сезнең белән “Без нәрсә яратабыз?” уенын уйнарбыз.Сезгә битләр бирәбез, сез анда үзегезнең нинди ризык яратуыгызны языгыз һәм балагызга нинди матурсүз белән эндәшүегезне. Ә без балаларның җаваплары белән чагыштырырбыз.

Уен: “Мин нәрсә яратам”

....

Алып баручы:     Ты только не болей

Склонилась ночью мама над кроваткой

И тихо шепчет Крошечке своей:

«Ты только не болей, мой Зайчик сладкий,

Прошу тебя, ты только не болей…»

Когда болезнь к ребёнку подступает,

Рыдает материнская душа.

И мама до утра не засыпает,

К щеке прижав ладошку малыша…

Когда блестят глаза не от веселья,

Когда температурит сын иль дочь,

То сердце мамы плачет от бессилия,

Пытаясь все болезни превозмочь…

Укутав нежно Счастье в одеяло,

Прижав своё Сокровище к груди,

Она без перерыва повторяла:

«Уйди, болезнь, от сына прочь уйди!»

И ни одно лекарство так не лечит,

Как мамина забота и тепло…

Любовь – ребёнка счастьем обеспечит,

Отгонит все недуги, беды, зло…

Для матери важней всего на свете

Здоровье, счастье собственных детей.

И точно так же маму любят дети,

Взрослее став, заботятся о ней…

Прошли года… В кровати мать больная,

Ей шепчут двое взрослых сыновей:

«Ты только не болей, моя родная,

Прошу тебя, ты только не болей…»

Алып баручы:  Ә Безнең балалар әниләренә нинди матур сүзләр әйтерәр микән? Әйдәгез, аларны тыңлыйк.

(Презентация)

16 бала.    Мы вас очень, очень любим!

                     Будем добрыми расти,

                     И всегда стараться будем

                     Хорошо себя вести.

17 бала. Кая барсаң, күз алдында,

               Һәрчак күңелдә яши.

               Ул- минем  иң якын кеше.

               Ул, белегез,

               Минем әни.

18 бала Әнием, кадерлем!

             Син энҗе бөртегем!

                  Син хөрмә җимешем,

               Син йөрәк тибешем.

19 бала. Күрәсезме, бүген кояш

               Ничек назлы елмая?

               Әниемнең бәйрәмен

                Ул да бит көтеп ала.

20 бала. Йөрәгемнең иң түрендә

               Иң кадерлем – әнием.

                Яхшылыкта, матурлыкта

                Үрнәк миңа әнием.

.....

Алып баручы: Әйе, җир йөзендә иң әйбәт, иң ягымлы, иң кадерле кешеләребезнең берсе – ул безнең әниләребез. Безне гел кайгыртып торучы, кечкенә генә шатлыгыбызны да зур итеп күрә белүче - әни. Без әниләребезне яратырга, хөрмәт итәргә, аларга һәрвакыт булышырга тиешбез!

Уен: “Сүзсез сәхнә” дип атала. Жирәбә буенча бирелгән ромашка таҗларын алып сүзсез генә бер-берегезгә шунда язылганны аңлатасы.

  •  Газда кулың пеште.
  • Балаңа дәрес каратасың.
  •  Сөйгәнеңне эштән каршы алу.
  •  Кунакка әзерләнәсең.
  •  Елаган баланы юату.
  •  Эшкә соңга калу.

Алып баручы: Хәзер уйналачак уенда балалар әниләрен ашатачак, кечкенә чакта әниләр ашатса балаларны ,хәзер киресенчә. Әниләрнең күзләрен бәйлибез,ә балалар йогурт ашатачак.

 Уен: “Әнине ашат”

......

21.Зәңгәр күктә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын.

Әниләрнең нурлы йөзе.

Гел көлеп кенә торсын.

22.Иң кадерлем, син минем.

Мин сине яратып,

Иркәләп торырмын.

Мин сина тормышта

Таяныч булырмын.

23. Я поздравить мамочку

С праздником хочу.

Сделаю для мамы

Всё, что захочу.

24.Дөньяда иң матуры,

Иң уңган безнең әни.

Менә шуңа яныннан,

Бер дә китәсе килми.

25.Иң кадерле кешебез син,

Сөекле әниебез.

Син булганга без бәхетле,

Тыныч, рәхәт яшибез.


26.Әнием минем ягымлы,

Көлеп тора күзләре.

Авыр чакта ярдәм итә

Әниемнең сүзләре.

......

Алып баручы :Кадерле балалар, менә мин сезнең әниләрегезнең беркайчан да авырмауларын, һәрвакыт шат, көләч булуларын, гел елмаеп торуларын телим. Бервакытта да әниләрегезгә авыр сүз әйтмәгез, начар эшләр белән күңелләрен төшермәгез.

27.Минем энием матур

Олэшеп тора гел наз.

Эниемнен эше бик куп

Буш вакытлары бик аз

    

28.Бәйрәм бүләксез булмый,

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны,

Хәзер менә күрерсез.

А.Б. Бу көннәрдә балалар ял итте дип уйламагыз. Алар сезгә искиткеч бүләкләр әзерләделәр. (балалар бүләкләрен бирәләр)

(Энилэргэ булэк тапшыру)

Алып баручы. Я буду задавать вопросы, а вы хором отвечайте: «Мамочка моя»

Игра «Мамочка моя»

- Кто пришел ко мне с утра?

- Кто сказал «Вставать пора?

- Кашу кто успел сварить?

- Чаю в чашку кто налил?

- Кто косички доченьке заплёл?

- Целый дом один подмёл?

- Кто тебя поцеловал?

- Кто ребячий любит смех?

- Кто на свете лучше всех?

 Алып баручы Кадерле әниләребез! Сезнең барыгызны да “Әниләр көне” белән тәбрик итәбез. Мәхәббәтегез сүрелмәсен, сабырлыгыгыз кимемәсен, рәхим-шәфкатегез җуелмасын. Берегезгә дә бала кайгысы күрергә язмасын. Үстергән балаларыгызның бары тик изгелекләрен генә тоеп яшәргә насыйп булын.

Алып баручы  Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге  бәйрәмгә килгәнегез өчен рәхмәт сезгә. Тагын бер кат сезне бәйрәм белән! Шушы кечкенә, нәни балаларыгызга сез, сезнең игътибарыгы, назыгыз бик кирәк. Алар сезне бик яраталар. Барыбыз да сау-сәламәт булыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему “Кояш ничек язга булышты".

Тема: Кояш ничек язга булышты.Максат: Кучмэ кошлар, терехэм тере булмаган табигатьтэге язгы узгэрешлэр турындагы белемнэрен ачыклау хэм тирщнщйту. Эзер рэсемнэр(таяну) кулланып язгы узгэрешлэр т...

"Кояш гомере телим әнием сиңа"

Максат: Әниләрне ярату, аларга хөрмәт хисе тәрбияләү, якыннарының хәленә керә белүчәнлек тәрбияләү, балаларда шатлык хисләре тудыру, яхшы кәеф булу, өлкәннәргә мәхәббәт, иптәшләренә якын мөнәсәбәт тәр...

Педчас "Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа".

Балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемендә аналар көнен үткәрү  буенча проект....

Әнием- күңелем кояшы

Музыкальное развлечение посвященное ко Дню Матери...

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа! Мәктәпкә әзерлек “а” төркеме балалары белән үткәрелгән бәйрәм иртәсе программасы

Максат: 1.Хатын-кызларга ихтирам, аларны хөрмәт итүне тәрбияләү. 2.Балаларның тел байлыгын, сөйләм культурасы үстерү.3.Халкыбызның гореф- гадәтләренә, үткәненә кызыксыну уяту....

"Әнием син якты кояшым" (мәктәпкә әзерлек төркеме)

ldquo;Әнием син якты кояшым”Максат: иң кадерле кешегә – әнигә мәхәббәт тәрбияләү,аңа булышасы килү теләге уяту,аның эшләгән эшләрен хөрмәтләргә өйрәтү,балаларның сөйләм телен баету,...

Кояш гомере телим, әнием сиңа... (Әдәби- музыкаль кичә) кечкенәләр төркеме өчен 2017

Бәйрәм белән сезне, кадерле әниләребез! Бүгенге кичәбезне сезгә багышлыйбыз. Сезгә бәхет, шатлык, тазалык, хезмәтегездә зур уңышлар телибез. Бәйрәмегез котлы булсын, өстәлләрегез сый- хөрмәт белән тул...