Конспект образовательной деятельности " Кышлаучы кошлар"
статья

Галиаскарова Гульфия Фаляховна

Конспект образовательной деятельности " Кышлаучы кошлар"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyshlauchy_koshlar.konspekt_zanyatiya_v_starshey_gr.docx25.07 КБ

Предварительный просмотр:

Тема “Кышлаучы кошлар”.

Үсеш чоры :Зурлар төркеме.

Төре:Танып-Белү

Максат: Балаларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү; аларны танырга өйрәтү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Шөгыль барышы. 

Тәрбияче:Исәнмесез, балалар, хәерле көн!  Хәлләрегез ничек?

Без сезнең белән бүген туган ягыбызда кышлаучы кошлар турында сөйләшербез. Сез инде кошларны беләсез, без аларны ике зур төркемгә бүлеп йөртәбез. Нинди төркемнәр әле алар. (күчмә кошлар һәм кышлаучы кошлар).

Тәрбияче :Күчмә кошлар турында нәрсә әйтә аласыз? (көз көне җылы якка очып китәләр).

Тәрбияче :Ә кышлаучы кошлар нишлиләр? (урманнардан кешеләр янына очып киләләр).

Тәрбияче :Әйдәгез кышлаучы кошларны санап китик әле. (чыпчык, кызылтүш, песнәк, саескан, күгәрчен, тукран).

Тәрбияче :Исемнәрен бик яхшы беләсез, ә үзләрен таный алырсыз микән? №2,3,4,5,6

Тәрбияче :Кошлар безнең дусларыбыз дибез, ә алар кешеләргә нинди файда китерәләр соң? (җәй көне зарарлы бөҗәкләрне чүплиләр, шулай итеп урман, болыннарны кибүдән саклыйлар; матур итеп сайрыйлар, үзләренең матурлыклары белән тирә –юньне балкытып торалар).

Тәрбияче :Балалар, хәзер безнең кайсы ел фасылы? (кыш). №7

Урамнарга, бакчаларга

Урман, кырлар өстенә

Ак мамыктай күбәләк кар

Төшә дә төшә генә.

Һава саф – рәхәт суларга,

Яп-якты бөтен урын.

Көндезләрен кояш көлә,

Җир киде йомшак тунын.

Тәрбияче :Кыш айларын санап китик әле. (декабрь, январь, февраль).

Тәрбияче :Балалар, кыш көне туган ягыбызда нинди үзгәрешләр була? (җир кар белән каплана, урманнар, кырлар кар астында кала, сулыклар боз белән каплана, көннәр салкын була)

Тәрбияче :Кошлар шушындый салкын көннәрдә нишлиләр икән? Нәрсә белән тукланалар? (кешеләр янына очып киләләр, калган җиләк – җимешләрне ашап бетерәләр, Кешеләрдән калган азык- төлек калдыкларын чүплиләр, кешеләр җимлекләр эләләр). №8

Тәрбияче :Ә җимлекләргә нәрсәләр салырга була? (симәнке, ипи бөртекләре, май, шикәр,ярма).  №9

Кош очып керә.

Ачты бик карыным,

Өшимен, туңамын,

Кешеләр ярдәмгә килегез,

Суыктан бит харап булабыз!

Кыш җитте, бөтен җир

Капланды кар белән.

Салкында кошларга

Бик авыр, мин беләм.

Тәрбияче :И кечкенә кошчыгыбыз! Бик ачыккансың, туңгансың икән. Әйдә без сине ашатабыз, җылынырсың, рәхәтләнеп очарсың!

Бала җимлек чыгара, балалар җим салалар.

Мин ярма салам!

Мин симәнке салам!

Мин шикәр салам!

Мин ипи салам!

Тәрбияче :Әйдәгез, балалар, кошчыкның дусларын да чакырыйк әле, бергә бергә күңелле булыр.

Килегез, кил кошкайлар,

Сез бит безнең дускайлар.

Бакчабызга куныгыз,

Көн дә кунак булыгыз.

Песнәк, песнәк, кил тизрәк

Җим сибәм сиңа әзрәк.  №10

Бигрәк суык кышларын,

Белмим ничек кышлармын?

Азык табу бик кыен,

Җаным асрау бар уем.

Чыпчык, чыкчык-чык-чырык,  №11

Җим сиптем, кил тиз очып!

Салкын дими, буран дими,

Чыркылдаучы әле без.

Башкаларны гына сыйлап

Мине оныта күрмәгез.

Кызылтүшем оялма,  №12

Җим сибәмен бер оя.

Балан белән миләшне

Күптән ашап бетердек.

Безгә азык кирәк дип

Сезгә хәбәр китердек.

Күгәрченем гөр-гөр-гөр,  №13

Җим сиптем менә күр-күр.

Күгәрчен тыныч көнкүрә

Кешеләр белән бергә.

Гөлдер-гү, гөлдер-гү,

Бигрәк җитез өлгер ул.

Саескан ала канат,

Җим сибәм кабат – кабат.   №14

Саескан гына димәгез,

Мин дә бик кирәкле кош.

Миңа да салкын куркыныч,

Бик авыр була бит кыш.

Тәрбияче :Әйдәгез кошларны сыйлап алыйк әле!Ашагыз, кошкайлар,

Сез бит безнең дускайлар!

“Дустым бар” уенын уйнау.

Тәрбияче : Кошчыгыбыз без сиңа бик матур бер җыр да бүләк итәбез. Күңелләрең күтәрелеп китәр.

Җыр “Минем нәни дусларым”.

Кош:Рәхмәт инде , балалар,мине ачлыктан коткардыгыз

Тәрәзәгезгә килеп сезне

Һәр бәйрәмдә котлармын.

Башкаларга да әйтермен: 86нче номерлы балалар бакчасында бик кайгыртучан балалар яшиләр, сез шунда барыгыз диярмен.

Тәрбияче :Ә без, үз чиратыбызда, агачларга җимлекләр эләрбез,һәм сезнең килүегезне түземсезлек белән көтәрбез! Сау бул!

Тәрбияче :Әйдәгез, балалар, кошлар турында табышмаклар әйтешик әле. “Кем зирәк – әйт тизрәк!” уенын уйныйбыз.

Кырау булсын,

Кырпак булсын,

Китмәс дустым.

Җәен-кышын

Салмый сары

Алъяпкычын. (песнәк)  №15

Элек-электән килгән шундый гыйбәрә бар: песнәкләрне үтерергә ярамый. Әгәр дә песнәкне үтерсәң,башка хайваннарны үрчетеп булмый. Шуңа күрә җимлекләрне бик аска куярга ярамый, песиләр тотарга мөмкин.

Ап-ак карда кып-кызыл алмалар. (кызылтүш).  №16

Тәрбияче :Кызылтүшләр бик матур кошлар. Ап-ак карда кызыл түшләре алмаларны хәтерләтә.

Бер кошка кызыгамын-

Тәпие кызыл аның.

Атлаган саен баш ия-

Гадәте кызык аның.  (күгәрчен).   №17

 Тәрбияче :Күгәрченнәрнең нинди генә төрләре юк. Алар кулга бик тиз ияләшәләр.

Циркта күгәрченнәр төрле-төрле катлаулы күнегүләр башкаралар.

Коерыгын алса- башы ябыша,

Башын алса-коерыгы ябыша.  (саескан).   №18

Тәрбияче :Саескан ялтыравыклы әйберләр ярата. Ул нинди ялтыравыклы әйбер күрсә, шуны оясына ташый. Кайвакытта саескан оясында алтын әйберләр дә тапканнар.Аны шуңа күрә русча сорока – воровка,

Ягъни саескан карак дип тә атыйлар.

Урмый-чәчми,

Ил өстендә көн итә.  (чыпчык).   №19

Чыпчыклар бик әрсез кошлар. Әгәр дә чыпчыклар бик каты чыркылдаша башласа, җылы буласын көт тә тор.

Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч?  (тукран)   №20

Тукран бөтен агачны

Тук-тук-тук сугып карый,

Көчле һәм очлы борыны

Шундый зур эшкә ярый.

Агач кимергән кортларны

Эзләп, чукып бетерә.

Урман докторы булып ул

Бик күп файда китерә.

 Тәрбияче :балалар кошларны ничек итеп сакларга кирәк инде? №21 (җимлекләр ясап элергә, ясап куйгач, алар турында онытмаска, карларын себереп төшереп, җимне салып торырга; Җимлекләрне аска куймаска, кошларны песиләрдән сакларга.

Җыр “Минем нәни дусларым”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Зимние чудеса" конспект образовательной деятельности Конспект образовательной деятельности по познавательному развитию для детей подготовительной группы .

Конспект образовательной деятельностипо познавательному развитию  для детей подготовительной группы «Зимние чудеса»  Цель: Формировать умение заниматься экспериментальной деят...

Конспект образовательной деятельности Тема: Квест – игра «В поисках сокровищ» Образовательная область: «Познавательное развитие» Форма организации деятельности: образовательная деятельность Возрастная группа: Средняя группа

Конспект образовательной деятельностиТема: Квест – игра  «В поисках сокровищ»Образовательная область: «Познавательное развитие»Форма организации деятельности: ...

Конспект образовательной деятельности Образовательная область: Речевое развитие. Образовательная деятельность: Развитие речи. Тема: ПЕРЕСКАЗ СКАЗКИ «КУРОЧКА РЯБА»

Цель: Пересказ сказки «Курочка ряба» с использованием настольных фигурок и с опорой на картинки.Задачи:Образовательные:Учить детей внимательно слушать сказку, рассказывание которой сопрово...

Конспект образовательной деятельности Образовательная область: Художественно-эстетическое развитие Образовательная деятельность: Рисование. Тема: Осенний ковер из листьев.

Возрастная группа: общеразвивающая группа 3-4 лет.Форма совместной деятельности: беседа,  рассматривание иллюстраций.Форма организации: групповая, индивидуальная.Интеграция образовательных област...

Конспект образовательной деятельности Образовательная область: Социально- коммуникативное развитие. Образовательная деятельность: Мир и я. Тема: «Знакомство с профессией водителя (шофера)»

Цели:— познакомить с профессией шофера;— учить логично отвечать на вопросы, предлагать варианты ответов;— закреплять знания об устройстве машины;— воспитывать уважительное отно...

Конспект образовательной деятельности Образовательная область: Художественно-эстетическое развитие Образовательная деятельность: Рисование. Тема: «Елочка»

Цель: учить правильно располагать рисунок на листе бумаге, рисовать ёлку , Закреплять знания цветов, умение рисовать красками прямые и наклонные линии. Воспитывать самостоятельность и аккуратност...

Конспект образовательной деятельности Образовательная область: Художественно-эстетическое развитие Образовательная деятельность: Рисование. Тема: «УКРАСИМ ДЫМКОВСКУЮ УТОЧКУ».

Цель: Продолжать знакомить детей с дымковской игрушкой.Образовательные задачи:- Учить выделять элементы дымковской росписи, наносить их на вырезанную избумаги уточку, используя нет...