урок чтения на тат.языке в 1 классе
план-конспект урока по чтению (1 класс) по теме

Урок объяснения новой темы в игровой форме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urok_chteniya__na_tat._yazyke_v_1_klasse.docx25.48 КБ

Предварительный просмотр:

                                                           Беренче сыйныфта уку  дәресе

Тема: Авазларны хәрефләр белән билгеләү.Гг – Кк хәрефләре.

Максат: Гг, Кк хәрефләре белән таныштыру,[г ], [к ] авазларын хәрефләр белән дөрес тамгаларга өйрәтү, белемнәрне кулланып, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү, парларда дустанә эшләренә җирлек булдыру.

Дәрес барышы:

I. Дәресне оештыру моменты.

II. Кабатлау, үткәннәрне искә төшерү.

а) –Укучылар, әйдәгез әле сузык авз хәрефләрен искә төшерик.(а,ә.и.у.ы)

б) – Ни өчен бу авазларны сузык авазлар дип атыйбыз?(алар сузыла, көйләнә)

в) – Сузык авазлар нинди ике төркемгә бүленә?(калын һәм нечкә сузык авазлар)

г) – Алар нинди эш башкара?(яннарында килүче тартык авазны я калынайта, я нечкәртә)

е) – Таттык авазлар нинди ике төркемгә бүленәләр?(яңгырау һәм саңгырау тартыклар)

җ) – Яңгырау тартык авазлар турында нәрсә әйтә аласыз?(алар тавыш белән яңгырап әйтелә, нечкә һәм калын укыла).

з) – Саңгырау тартык авазлар турында нәрсә әйтерсез?(пышылдап, тавышсыз әйтелә, нечкә һәм калын укыла).

III.Темага кереш.

Уен: Тактада ике кәрзин, таратып хәрефләр эленгән, арасында Г К хәрефләре(хәрефләр түгәрәк эчендә әйләндереп куелган)

Кәрзиннәрнең берсенә сузык аваз хәрефләрен, икенчесенә тартык аваз хәрефләрен тутырырга кирәк.(ике укучы тактада эшли)

-Иптәшләрегезнең җаваплары белән килешәсезме?(әйе, килешәбез)

-Укучылар тактада нинди ике түгәрәк калды икән,беләсегез киләме, әйдәгез карап карыйк(түгәрәкләрне әйләндереп карау)

-Безнең дәресебәзгә кунак булып ике хәреф килгән.Нинди хәрефләр икәнен белү өчен сезгә табышмакларга җавап табарга кирәк булыр.

1табышмак: Бер хәсрәт капчыгы

                        Яфрак астында тора.

                        Башы бер дә булмаса да,

                        Эшләпәдән утыра(гөмбә).

-Гөмбә сүзенең башында нинди аваз ишетәбез? [г ]. Димәк: беренче кунагыбыз Г хәрефе.

2табышмак:Утыра бер чүлмәк

                       Өстенә кигән йөз күлмәк(кәбестә)

-Кәбестә сүзендә беренче нинди аваз ишетәбез? [к ]. Икенче кунагыбыз К хәрефе икән.

IV.Тема өстендә эшләү.

-Дәресебезгә  кунак булып килгән хәрефләр белән таныштык.

-Укучылар, карагыз әле, бу хәрефләр ни өчен икәүләшеп кулга-кул тотынышып килгәннәр икән?(чөнки алар парлы тартык авазлар)

Физминутка.

Без әле бераз ардык,                           Бер алга, бер артка сузып,

Ял итәргә уйладык.                               Күңелле ял итәбез.

Башны иябез алга,                                Аннары без чүгәлибез,

Ә аннары- артка.                                    Тезләрне кочаклыйбыз.

Уңга – сулга борабыз,                            Башны алга яшереп,

Аннан карап торабыз.                           Азрак кына “йоклыйбыз”

Иң өсләрен сикертәбез,                         Менә ничек ял иттек,

Кулларны биетәбез.                                 Дәресне дәвам итик.ңгырау икәнен белик әле

-Инде килгән кунакларыбыз белән якыннан әйбәтләбрәк танышыйк. Аларның кайсысы яңгырау, кайсысы саңгырау икәнен белик әле.

(әйтеп карау, беренче рәт-[г] авазын. Икенче рәт-[к] авазын әйтеп карыйлар.Ә хәзер 1 рәт [к] авазын, 2 рәт [г] авазын әйтеп карыйлар, нәтиҗә ясау:

[Г] – яңгырау тартык аваз;

[К] – саңгырау тартык аваз;)

-Укучылар, бу авазлар әйтелешләре буенча бер төрле генә була алалармы икән?

Әйдәгез, шул турыда бераз сөйләшик.

(суган һәм гөмбә рәсемнәре, рәсем астында схемалары күрсәтелә)

-Бу рәсемдә нәрсә күрәсез?(суган)

-Суган сүзендә [г] авазы ничек әйтелә?(калын)

(тактада[ г] янына калын тартык аваз схемасы куела)

-Бу нәрсә?(гөмбә)

-Бу сүздә [г] ничек әйтелә?(нечкә)

(тактада[ г] янына нечкә тартык аваз схемасы куела)

(нәкъ шулай ук каз, кәбестә сүзләре тикшерелә)

Нәтиҗә ясала: 1 хәреф 2 аваз белдерә.

Димәк, [г] [к] авазлары турында нәрсәләр әйтә алабыз инде?

А) парлы тартык авазлар.

Б)[г] – яңгырау тартык аваз, калын һәм нечкә укыла.

В) [к]- саңгырау таттык аваз, калын һәм нечкә укыла.

Физминутка “Аккалач”

V. Дәреслек буенча эшләү.

-Ә хәзер дәреслекләребезне ачыйк. Таблицада бирелгән иҗекләрне укып карыйк әле.

ка                       га

ку                       ку

ки                      ги

гә                       кә

гү                       кү

-Кайсы иҗекләрнең урыннары алышынган?(җаваплар)

Сүзләр уку, иҗекләргә бүлеп уку.

ак            ага            алга               кисә

мәк        кага           алка              гизә

тирәк

Текст белән танышу.

Чылбырлап уку.

-Текстта нәрсә турында сөйләнә?(мәктәп, малайның мәктәпкә килүе, апаның китап бирүе китапның матурлыгы турында әйтелә)

-Бик дөрес.

-Хәзер сезгә шундый эш тәкдим итәм.

(схемалар күрсәтелә)

1 рәт шушы схемага туры килүче җөмләләрне табалар.

(схемалар күрсәтелә)

2 рәт бирелгән схемаларга җөмләләр уйлыйлар.

Эшләр тикшерелә.

VI.Йомгаклау.

-Бүгенге дәрестә нинди хәрефләр белән таныштык?

-Алар турында нәрсәләр белдегез?

-Бу хәрефләр белән танышуыбызны киләсе дәрестә дә дәвам итәрбез, алар турында тагын да күбрәк белербез.

VII.Үзбәя.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интегрированный урок чтения, математики, русского языка и природоведения в 3 классе.

интегрированный урок по теме "Лес-наше богатство". расчитан на два урока. ...

Интегрированный урок по литературному чтению и русскому языку 1 класс "Спасибо, Азбука, тебе!"

Материал  включает в себя  цель,задачи, предполагаемые результаты, оборудование урока, а также подробный конспект урока с примерными ответами детей....

Урок по литературному чтению и русскому языку (1 класс)

Интегрированный урок по литератуному чтению и русскому языку в 1 классе УМК "Перспектива"...

Развитие речи учащихся на уроках чтения и русского языка — развитие личности школьника Гущина Татьяна Ивановна, учитель начальных классов Разделы: Преподавание в начальной школе.http://festival.1september.ru/articles/311514/

Развитие речи учащихся на уроках чтения и русского языка — развитие личности школьникаГущина Татьяна Ивановна, учитель начальных классовРазделы: Преподавание в начальной школеТруд учителя нелегок, но ...

Развитие речи учащихся на уроках чтения и русского языка — развитие личности школьника Гущина Татьяна Ивановна, учитель начальных классов Разделы: Преподавание в начальной школе.http://festival.1september.ru/articles/311514/

Развитие речи учащихся на уроках чтения и русского языка — развитие личности школьникаГущина Татьяна Ивановна, учитель начальных классовРазделы: Преподавание в начальной школеТруд учителя не...

Технологическая карта урока по литературному чтению на родном языке 3 класс "Софрон Данилов Торбостор"

3 кылааска литература аа5ыытын уруогар технологическай карта "Софрон Данилов Торбостор"....