Рабочая программа по Литературному чтению(тат.) 3 класс
методическая разработка (чтение, 3 класс) на тему

Шигапова Альфия Хантимировна

Рабочая программа по Литературному чтению(тат.) 3 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dbiyat_3_klass_programma_yana.doc239 КБ

Предварительный просмотр:

«Рассмотрено»

  Руководитель МО __________А.Х.Шигапова

Протокол № ___ от

«____»____________2011 г.

                «Согласовано»

Заместитель директора школы по УР МБОУ  “СОШ им.Фасиля Ахметова  с. Каркаусь”

_______________ Г.Б. Ахметгалеева.

                          «____»____________2011 г.

«Утверждено»

Директор МБОУ “СОШ им.Фасиля Ахметова  с. Каркаусь»    _____________И.А. Ахметзанов

Приказ № __ от «___»____2011 г.

РАБОЧАЯ  ПРОГРАММА

учебного предмета по литературному чтению (тат.)   для __3   го класса,

учителя высшей квалификационной категории МБОУ “СОШ им.Фасиля Ахметова с Каркаусь”

 Кукморского муниципального района Республики Татарстан Шигаповой Альфии Хантимировны

/базовый уровень/

                                                                                                       Рассмотрено на заседании

                                                                                      педагогического совета школы

протокол № _1_от «   »   августа_2011 г.

2011 - 2012 учебный год

 Укыту-тематик плагнлаштыру  

                                                                             

                                                               әдәби уку

Классы  3

Укытучы  Шиһапова Әлфия Хантимировна            

Сәгатьләр саны

Барлыгы   68 сәгать; атнага 2   сәгать

Программа төзелде “Дүртьеллык башлангыч татар мәктәпләре өчен үстерелешле укыту программасы” нигезендә. Казан,”Мәгариф” нәшрияты, 2005 ел

Әдәби уку фәненнән киңәйтелгән тематик планлаштыру Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим  ителгән А.Г.Яхинның  урта мәктәптә татар әдәбиятын үстерешле укыту программасы нигезендә төзелде.

Ул  дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен төзелгән һәм Татарстан  Республикасы Мәгариф министрлыгы рөхсәте белән басылган «Әдәбият» .

Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия /  А.Г.Яхин – Казан: Мәгариф, 2008. һәм  «Әдәбият» Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен хрестоматия /  А.Г.Яхин – Казан: Мәгариф, 2009 дәреслекләр белән тәэмин ителгән. “Әдәбият дәресләре өчен методик кулланма” А.Г.Яхин.  Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2005 ел

.

Әдәби уку

Аңлатма язуЫ

Әдәби уку фәненнән киңәйтелгән тематик планлаштыру Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим  ителгән

А.Г.Яхинның  урта мәктәптә татар әдәбиятын үстерешле укыту программасы нигезендә төзелде. Ул  дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен төзелгән һәм Татарстан  Республикасы Мәгариф министрлыгы рөхсәте белән басылган «Әдәбият» Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия /  А.Г.Яхин – Казан: Мәгариф, 2008. һәм  «Әдәбият» Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен хрестоматия /  А.Г.Яхин – Казан: Мәгариф, 2009 дәреслекләр белән тәэмин ителгән

 Дәреслекнең төп максаты — укучыларны сәнгать телен аңларга күнектерү. Без сәнгать алымнары белән беренче һәм икенче сыйныф ларда таныша башладык инде. Быел исә алдагы елларда алган белем нәрне кабатлый-кабатлый яңа алымнар өйрәнербез. Ләкин атама ларга аңлатма бирү, хәтта әсәргә анализ ясау алымнарын үзләштерү дә белемнең бик кирәкле бер өлеше генә. Белем кагыйдә һәм алым нарны   файдаланырга өйрәнүдән гыйбарәт.

Өченче сыйныфта да дәреслекнең башыннан ахырына кадәр төп тема булып әсәрне өлешләргә таркату тора. Әсәрне өлешләргә таркату темасына ун сәгать бирелә. Шушы ун сәгать эчендә балалар беренче һәм икенче сыйныфта үзләштергән эш-гамәлләрен искә төшерәләр. Бөтенне (әсәрне) үзара бик тыгыз бәйләнгән өлешләр итеп күзалларга күнегәләр.

Дәреслектә тәкъдим ителгән әсәрләр елдан-ел катлаулана бара. Бу үсеш моңа кадәр өйрәнгән гамәлләрдә дә сизеләчәк. Алга таба өлешләргә бүлүнең башка нигезләре табылачак, таныш темалар катлаулана-катлаулана соңгы сыйныфка кадәр кабатланачак.

Беренче дәрескә кергәнче, үзебез белгән, ләкин беркадәр онытыла башлаган   мәгълүматны   искә төшерик.

Сурәтләү чараларына нәрсәләр керә?

Әдипләр файдалана торган сурәтләү чараларының берсе — образ, ягъни әсәрдә мәгънәгә ия булган катнашучы. Әсәрдәге агач, төлке һәм җил кебек катнашучыларның мәгънәсен тапсак, авторны тапкан булабыз. Димәк, быелгы тема беренче сыйныф дәреслегендәге «Әсәрдә катнашучылар» темасының дәвамы булып тора.

Әсәрдә катнашучылар арасындагы бәйләнешләр сәнгать алымы ның бер төрен тәшкил итәләр. Димәк, өченче сыйныф дәреслеге икенче сыйныфтагы әсәр төзелеше темасын да дәвам итә дигән сүз.

Без сезнең белән беренче сыйныфның беренче дәресеннән баш лап әсәргә автор салган эчтәлекне табарга өйрәнә башладык. Моның өчен, кагыйдәләрдән файдаланып, әсәрне сүттек, җыйдык, өлешләргә исемнәр бирә-бирә, образлар телен төшенчәләр белән аңлаттык. Дәрес саен диярлек әсәрдән автор әйтеп бетермәгән мәгънәне эзләдек. Башкача әйтсәк, проблемалар чиштек.

Үстерелешле укыту программасының нигезенә әнә шундый фи керләү гамәле салынды. Дәрестә укучылар, фәнни кагыйдәләрдән файдаланып, мөстәкыйль рәвештә әсәрнең эчтәлеген табарга өйрәнәләр. Эчтәлек табу ул сюжетны кабатлап сөйләү яисә дәреслек авторының бәясен әйтеп бирү генә түгел. Без сезнең белән укучы ларны әсәр эчтәлеген табарга өйрәтәбез. Бары тик шуннан соң гына автор осталыгына нигезле бәя бирә алабыз. Әдәбиятны фәнни өйрәнүнең башка юлы юк. Шушы максатны күздә тотып, сәнгать алымнарыннан файдаланып уйларга өйрәнү беренче сыйныфтан алып соңгы сыйныфка кадәр дәвам итәчәк. Укучыларның бер дәрестә үзләштергән кагыйдәне алдагы дәресләрдә дә файдалануы дәрес белән дәресне ялгый. Бу очракта алар белемне үзара тыгыз бәйләнештә торган бербөтен гамәлләр системасы итеп хәтердә калдыралар.

Галимҗан Ибраһимов 1911 елда ук «Мәктәптә милли әдәбият дәрес ләре» китабында: «Күп белүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлы гын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү — мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр»,— дип язган.

Безнең дәреслек шул максатны күздә тотып язылды. Бу дәрес леккә күнеккәнче, эш берникадәр авыррак булыр. Укыту процес сында балаларны өйрәтү генә түгел, үзебезгә дә өйрәнергә туры килә чәк. Бер елдан соң ярдәмлек өстәмә сорауларга күз төшерү, мөстә кыйль эшләрдән файдалану Һәм өстәмә әсәрләрне яздыру өчен генә кирәк булачак.

Дәрес үткәргәндә, бу ярдәмлектән карап сөйләргә һәм сораулар бирергә киңәш итмәс идек. Укучыны уйларга өйрәткәндә, үзебез китаптан карап сөйләсәк, күңелсез булыр. Балаларның сорауларга биргән җаваплары төрле-төрле булачак. Аларның берише без көткән җавап, берише исә дөреслеккә якын, ә берише без бөтенләй көтмәгән матур җавап табачак. Безнең ярдәмлектә әлеге җавапларның берсе дә булмаска мөмкин. Җавапларны бәяләү өчен укытучы да уйлана. Ә инде укучы җавап таба алмаса, өстәмә сораулар бирә. Димәк, укытучы, укучы белән бергәләп, иҗади эшли.

Әсәрне өлешләргә бүлү — бөтенлекне таркату, дидек. Бергә ку шылган өлешләр бөтенлек хасил итә. Укучы кушылган өлешләр ара сындагы аерманы яки каршылыкны табарга тиеш була. Бөтенлек эченнән аерма табу — иҗади фикерләү сорый торган эш. Шуңа күрә дәреслектә башта бөтенлек үзенчәлекләре өйрәнелә. Әйтем, мәкаль, лирик шигырь һәм хикәя бөтенлеге һәркайсы үзенә бертөрле. Берсе кешеләрнең нинди дә булса сыйфатына бәя бирә, икенчесе күңел дөньясын ача, өченчесе тормыштагы каршылыкларны сурәтли. Шуңа күрә алар эчендәге бәйләнешләр дә үзенчәлекле. Әсәрне өлешләргә таркату өчен,   әнә шул үзенчәлекләрне белү таләп ителә.

Дәреслекнең беренче өлеше жанр бөтенлеге үзенчәлеген өйрәнүгә багышлана. Балаларның уку тизлеген искә алып, кыска жанрлы әсәрләр алынды.

Дәреслекнең икенче өлешендә әсәр эчендәге бәйләнеш үзенчә лекләре өйрәнелә. Үз чиратында зур темалар аз санлы тармакларга — астемаларга бүленә.

Без, сорау биргән саен сыйныфтагы балаларның күбесе дөрес җавап бирсә, дәрес уңышлы үтте дип бәяләргә күнектек. Безнең

дәреслек белән укытканда, сорауларга җавап бирә алмаучылар күп булса аптырап калмыйк. Бу — вакытлыча гына күренеш.

Академик П. Л. Капица: «Хакыйкать хакыйкатьтән тумый. Хакыйкать хаталардан туа»,— дип кисәткән. Җавапсыз калган сорауны проблема кую дип уйлыйк һәм бу проблеманы сыйныф белән бергәләп чишик.

Дәреслектәге темаларның һәркайсына шактый сәгать бирелгән. Һәр яңа темага күчкән саен, яңа кагыйдәне аңлатабыз. Аларны файда ланырга өйрәтү дә — безнең эш. Икенче, өченче дәресләрдә куелган сорауларга җавапны укучылар белән бергәләп эзлибез. Әсәрләр алма шына тора, ләкин аларны өйрәнү алымы үзгәрми. Укучылар кагый дәне файдалану гамәленә күнеккәннән-күнегә баралар. Тема контроль эш белән тәмамлана. Менә хәзер инде әсәрне бүлү яки андагы бәй ләнешләр төрен табу өчен, безнең ярдәм кирәкми. Дәреслектәге һәр тема шул рәвешле өйрәнелә. Үстерелешле укыту программасы белән эшләгәндә, башта бөтен дәреслек һәм ярдәмлек белән танышып чыгу мәҗбүри түгел. Үтәсе теманы гына өйрәнеп чыгу да җитә.

Үстерелешле укытуда дәрес төзелеше һәм үзенчәлекләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт.

      Д.Б.Эльконин, В.В.Давыдовның уку эшчәнлеге дүрт компоненттан тора.

Болар: 1) уку мәсьәләсе;

           2) уку гамәлләре;

           3) үзконтроль;

           4) үзбәя.

     Менә шушы уку эшчәнлеге үстерелешле уку-укыту дәресләренең методологик нигезләрен тәшкил итә.

     Укучылар, ихтыяҗларыннан чыгып, үз максатларын билгелиләр, уку мәсьәләсен ачыклыйлар, эшне планлаштыралар, фикерләүнең гомуми ысулларын өйрәнәләр. 

Бурычлар:

      1.  Укучыларның логик-теоретик анализлауга сәләтен үстерү.

     2. Анализ нәтиҗәсендә проблема табарга һәм аны куярга өйрәтү.

      3.  Максатка ирешү (проблеманы чишү) юлын планлаштырырга өйрәтү.

      4.  Проблеманы чишү юлын модельләштерергә өйрәтү.

      5. Чишелгән проблеманың эш ысулларына рефлексия ( рефлексия – дәрестә үзләштергән барлык материалны баштан азакка кадәр эзлекле рәвештә күңелдән үткәрә белү сәләте) ясарга өйрәтү.

3 нче сыйныфта еллык тема: сүрәтләү алымнары. Татар әдәбиятын башлангыч сыйныфларда үстерешле укыту программасы дәреслек эчтәлеген тамырдан үзгәртә.Темаларга аңлатма бирелә, кагыйдәләрнең нинди теория элементы булуы күрсәтелә.

Тематик планлаштыруны тормышка ашырганда куелган иң әһәмиятле максатлар:

  1. Тиз, аңлап, дөрес итеп укырга өйрәтү;
  2. Балаларны ашыкмыйча, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү;
  3. Балаларның активлыгын үстерү;
  4. Уй - фикерен ачык итеп әйтү өчен тема белән кызыксынырга, уку мәсьәләсен  чишәргә өйрәтү;
  5. Уйлау алымнарына өйрәтү һәм үз уен теләп әйтеп бирергә күнектерү

Укучы балаларның   әзерлеге дәрәҗәсе ( уку елы башына)

Әдәби уку  фәнен өйрәнү нәтиҗәсендә укучы   таныш булырга тиеш :

  1. Әдәби әсәрләр, аларның авторлары.
  2. Китапның элементлары (тышы, эчтәлеге, титул бите, иллюстацияләр).

Укучылар белергә тиеш:

  1. Укучылар текстларны дөрес, аңлаешлы итеп, минутына 1 нче яртыеллыкта 40 сүз, икенче яртыеллыкта 50 сүз укырга;
  2. Бер үк эчтәлекне хикәяләү һәм сурәтләү формасында сөйләргә;
  3. Хикәяләү һәм сурәтләүнең өлешләре һәм алар арасындагы бәйләнешнең үзенчәлекләрен

әйтә белергә;

  1. Хикәяләү һәм сурәтләү текстларын аера белергә;
  2. Текстның эчтәлеген телдән һәм язмача бирә белергә;
  3. Сюжетлы рәсемнәр буенча, күзәтүләргә нигезләнеп, хикәяләү һәм сөрәтләү характерындагы

текстлар иҗат итә белергә.

Укучы балаларның   әзерлеге дәрәҗәсе ( уку елы ахырына)

Әдәби уку  фәнен өйрәнү нәтиҗәсендә 3 нче сыйныф укучысы   таныш булырга тиеш :

  1. Әдәби әсәрләр, аларның авторлары.
  2. Китапның элементлары (тышы, эчтәлеге, титул бите, иллюстацияләр).

белергә тиеш:

  1. Аңлап эчтән уку.
  2. Әсәрнең  темасын һәм фикерен белү.
  3. Эчтәлеген сөйләү .
  4. Әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү.
  5. Вакыйгаларны бәяләү.
  6. Сәнгатьле итеп яттан сөйләү.
  7. Балалар әдәбиятының жанрлары (әкият, хикәя, мәсәл).

Тематик план атнага 2 сәгать исәбеннән, барлыгы 68 сәгатькә исәп итеп төзелә. Шул исәптән  контроль эш – 7сәгать

сыйныфтан тыш уку -14 сәгать.

Эш программасы Ә.З. Рәхимовның Үстерелешле укыту технологиясенә нигезләнеп төзелгән. “Материаллар, укыту чаралары “ бүлегендә компьютер куллану каралган:күргәзмә материал, укучыларга телдән җавап бирү өчен биремнәр, күнегүләр, тестлар, тренажерлар, электрон дәреслекләр.

Күргәзмә материаллар(слайдлар) яңа матеиалны өйрәнгәндә күргәзмәлелек урынына, укучылар җавап биргәндә кулланыла.Агнимацияне куллану яңа материалны үзләштергәндә укучыларда кызыксыну уята.

Телдән җавап бирү өчег биремнәр, күнегүләр, тестлар  үз эченә анимация ярдәмендә төзелгән сораулы биремнәр, күргәзмәле җаваплпр туплый.

Электрон дәреслекләр ярдәмендә яңа материалны да, белем һәм күнекмәләрне ныгыту дәресендә дә, мөстәкыйль эшләр вакытында да уңышлы кулланырга мөмкин. Әлеге дәреслекләрдә теоретик материал да, практик биремнәр дә, белешмә материаллары да зур урын алган. Компьютер технологиясен укытуда куллану дәрестә эш төрләрен, телдән һәм язмача күнегүләрне чиратлаштырырга ярдәм итә. Ә бу үз чиратында укучыларда белем алуга кызыксыну уята.

ТЕМАЛАР   БҮЛЕНЕШЕ

№:п/п

Темалар бүленеше

Дәрес саны

Белем һәм күнекмәләр

1

Икенче  сыйныфларда өйрәнгәннәрне искә төшерү.

3

Тиз, аңлап дөрес уку; эчтәлекне сөйләргә өйрәнү, ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп сөйләү.

2

Әсәрне өлешләргә таркату.

8

Тема белән куызыксынып, уйны ачык итеп әйтергә өйрәнү, эчтәлекне сөйләргә өйрәнү,укучыны уйлау алымнарына өйрәтү, уйны теләп әйтеп бирергә кәнектерү, мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү, образлар аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

4

Әсәрне охшаш өлешләрен кушып бүлү.

4

Шигырь җөмләләрен кыскартыбрак үз сүзебез белән әйтә белү,  анализ ясарга өйрәтү;сыйфатларны барлау, гомумиләштерү.

5

Кеше сыйфатының дәрәҗәсен сүрәтләү.

5

Әсәрне өлешләргә таркату, охшашларын җыю, гомумиләштерү, мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү,кеше сыйфатының дәрәҗәсен сүрәтли белү,

6

Кешенең күңел дөньясы.  Хиснең дәрәҗәсе.

4

Укучыны уйлау алымнарына өйрәтү, уйны теләп әйтеп бирергә кәнектерү, сүзләрнең дөрес әйтелешенә басымнарның дөрес куелышына тәэсирле итеп укуга өйрәтү.

7

Хиснең  сәбәбе

3

Шигырь җөмләләрен кыскартыбрак үз сүзебез белән әйтә белү,  анализ ясарга өйрәтү, сыйфатларны барлау, гомумиләштерү; әсәргә анализ алымын  үзләштерү һәм ныгыту

Лирик шигырьләр

4

Әсәрне өлешләргә таркату, охшашларын җыю, гомумиләштерү; тиз, аңлап дөрес уку, эчтәлекне сөйләргә өйрәнү, укчыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү

8

Вакыйгалар бәйләнеше.

3

Сүзләрнең дөрес әйтелешенә басымнарның дөрес куелышына тәэсирле итеп укуга өйрәтү, шигырь җөмләләрен

кыскартыбрак үз сүзебез белән әйтә белү,  анализ ясарга өйрәтү.

9

Сәбәп – нәтиҗә бәйләнеше.

5

Тиз, аңлап дөрес уку, эчтәлекне сөйләргә өйрәнү; укучыны уйлау алымнарына өйрәтү, уйны теләп әйтеп бирергә, мөстәкыйль фикер йөртергә  күнектерү.

10

Каршылык бәйләнеше.

3

Сүзләрнең дөрес әйтелешенә басымнарның дөрес куелышына тәэсирле итеп укуга өйрәтү.

11

Күренеп торган бәйләнешләр.

1

Сыйфатларны барлау, гомумиләштерү,әсәрне өлешләргә таркату, охшашларын җыю, гомимиләштерү.

12

Күзгә күренми торган бәйләнешләр.

3

Әсәргә анализ алымын  үзләштерү һәм ныгыту, әсәрне өлешләргә таркату, охшашларын җыю, гомимиләштерү

13

Әйтми калдыру.

10

Укучыны уйлау алымнарына өйрәтү, уйны теләп әйтеп бирергә кәнектерү

14

Кабатлау.Үткән дәресләрдә өйрәнгәннәрне искә төшерү.

7

Сүзләрнең дөрес әйтелешенә басымнарның дөоес куелышына тәэсирле итеп укуга өйрәтү

15

Әйдәгез өйдә укыйбыз!

6

Сыйфатларны барлау, гомумиләштерү, тема белән куызыксынып, уйны ачык итеп әйтергә өйрәнү

3 нче сыйныфта әдәби уку дәресләрен тематик планлаштыру

Тәр-тип саны

Программаның бүлеге

Дәреснең темасы

Сәгать саны

Дәреснең тибы

Үзләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр

Контроль төре

Дәреслек

Материал,

ИКТ

Дата

Срок

Икенче сыйныфта өйрәнгән белемне искә төшерү

.Безнең гаилә Г.Тукай.

Без ничәү? Х.Халиков

3сәг.

Комбиниров

Тиз, аңлап дөрес уку

Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү

Фронталь сорау

3-4

Презентация,

портрет

Төзәтәм. Н Измайлова

Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү

агымдагы

4-5

Китап күргәзмәсе

.Васыять (мәзәк)

Эш һәм ял. Ә.Исхак

Комбиниров

Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп сөйләү

Фронталь сорау

5-7

ТХӘ

Әсәрне өлешләргә таркату

Чисталык яратабыз. М.Фәйзуллина

8сәг.

Яңа материалны өйрәнү

Тема белән куызыксынып, уйны ачык итеп әйтергә өйрәнү

Фронталь сорау

8-10

Китап күргәзмәсе

Ташбака илә куян (мәсәл) Г.Тукай

Кл.т.у. №1

Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү

агымдагы

10-11

Презентация,

портрет

Ак күбәләк. Ф.Кәрим

Ай. Р.Бәшәр

Комбиниров

Укучыны уйлау алымнарына өйрәтү, уйны теләп әйтеп бирергә кәнектерү.

агымдагы

10-12

Китап күргәзмәсе

Ишәк илә сандугач (мәсәл) Г.Тукай.

Шаян җил.Р.Вәлиев.

Комбиниров

Укчыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү

12-14

Презентация,

портрет

Ашка үпкәләмә. Н.Арсланов

 Өч гөлчәчәк.Татар халык әкияте

Комбиниров

Образлар аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү

Фронталь сорау

15-18

Китап күргәзмәсе

Ике салкын. Рус халык әкияте.Кл.т.у№2

Елан белән кычыткан И.Юзеев

Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү

Фронталь сорау

Презентация

Бөтенлек..Наил аркасында.  А.Гатуф.

Югалганмы? (мәзәк0

2с.

Яңа материалны өйрәнү

Сүзләрнең дөрес әйтелешенә басымнарның дөоес куелышына тәэсирле итеп укуга өйрәтү

агымдагы

18-21

Китап күргәзмәсе

 Шәвәли сәгате. Ш.Галиевэ

Җил нинди? Л.Шагыйрҗан

Комбиниров

Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп сөйләү

агымдагы

Презентация,

портрет

Әсәрне охшаш өлешләрен кушып бүлү

 Чыршы. Г.Тукай

Кояшның нурлары.Дәрдемәнд

4с.

Яңа материалны өйрәнү

Шигырь җөмләләрен кыскартыбрак үз сүзебез белән әйтә белү,  анализ ясарга өйрөтү

Фронталь сорау агымдагы

22-24

Презентация,

портрет

Кыш усаллыгы. К.Ушинский.

Билгеле урын. Йолдыз.

Комбиниров

Сыйфатларны барлау, гомумиләштерү.

Фронталь сорау агымдагы

24-29

Китап күргәзмәсе

Шауламагыз, әти йоклый. Ш.Галиев

Иң тәмле икмәк С.Баттал

Комбиниров

Әсәргә анализ алымын  үзләштерү һәм ныгыту

Фронталь сорау агымдагы

30-33

Презентация,

портрет

Күз. Җ.Хәлил.

Һөнәрле үлмәс (татар халык әкияте)

Кл.т.у. №3

Контроль

Әсәргә анализ алымын  үзләштерү һәм ныгыту

тест

Презентация,

портрет

Кеше сыйфатының дәрәҗәсен сүрәтләү  

Ботка. (Татар халык әкияте)

Өч туган. Б.Гримм

5с.

Яңа материалны өйрәнү

Әсәрне өлешләргә таркату, охшашларын җыю, гомимиләштерү

Фронталь сорау агымдагы

34-39

Презентация,

портрет

Чыдамады. (Татар халык әкияте)

Куркак кеше.(Татар халык әкияте)

Комбиниров

Тиз, аңлап дөрес уку

Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү

Фронталь сорау агымдагы

39-41

Китап күргәзмәсе

 Оста сунарчы. Мюнхаузен истәлекләре

Комбиниров

Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп сөйләү

Фронталь сорау агымдагы

42-46

Китап күргәзмәсе

Бүрек. (Әрмән халык әкияте)

Җитезләр. (Африка халык әкияте)

Комбиниров

Тема белән куызыксынып, уйны ачык итеп әйтергә өйрәнү

Фронталь сорау агымдагы

46-47

Китап күргәзмәсе

Тими тел очына да. Р.Миңнуллин Кл.т.у. №4

Комбиниров

Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп сөйләү

Фронталь сорау агымдагы

Презентация,

портрет

Кешенең күңел дөньясы

Хиснең дәрәҗәсе

Кешенең күнел дөньясы.

 Гулливер сәяхәте. Д.Свифт

3сәг.

Комбиниров

Укучыны уйлау алымнарына өйрәтү, уйны теләп әйтеп бирергә кәнектерү.

Фронталь сорау агымдагы

47-55

Китап күргәзмәсе

 Ак гөмбә. А.Гатуф

Яңа материалны өйрәнү

Образлар аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү

Фронталь сорау агымдагы

56-61

Китап күргәзмәсе

Безне сагынып. Н.Измайлова

Сөбханалла. Р.Вәлиева

Комбиниров

Сүзләрнең дөрес әйтелешенә басымнарның дөрес куелышына тәэсирле итеп укуга өйрәтү

Фронталь сорау агымдагы

61-62

Китап күргәзмәсе

Хиснең сәбәбе

Эш. К.Мостафин

Болыт. М.Әгъләмов

3с.

Яңа материалны өйрәнү

Шигырь җөмләләрен кыскартыбрак үз сүзебез белән әйтә белү,  анализ ясарга өйрәтү

Фронталь сорау агымдагы

62-64

Китап күргәзмәсе

 Абый булдым. Х.Халиков

Шыгырдавыклы башмаклар Д.Аппакова

Комбиниров

Сыйфатларны барлау, гомумиләштерү.

Фронталь сорау агымдагы

64-69

Китап күргәзмәсе

 Каюлы читек.М.Фәйзуллина

Отличник. Р.Миңнуллин

Кл.т.у. №5

Комбиниров

Әсәргә анализ алымын  үзләштерү һәм ныгыту

Фронталь сорау агымдагы

69

Китап күргәзмәсе

Лирик шигырь

Авырып ятканда. Р.Миңнуллин

Умырзая. Р.Вәлиева

4с.

Яңа материалны өйрәнү

Әсәрне өлешләргә таркату, охшашларын җыю, гомимиләштерү

Фронталь сорау агымдагы

70-72

Презентация,

портрет

Кышкы кич. Г.Тукай

Кояш Гомере Г.Зәйнәшева

Комбиниров

Тиз, аңлап дөрес уку

Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү

Фронталь сорау агымдагы

72-73

Презентация,

портрет

Бөек сәяхәтчеләр. М.Зощенко

Комбиниров

Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп сөйләү

Фронталь сорау агымдагы

73-74

Китап күргәзмәсе

Кыш көнендә җәй исе. М.Газизов Ул үскәндә. М.Җәлил

Контроль

Укчыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү

тест

74-80

Презентация,

портрет

Вакыйгалар бәйләнеше 

 Вакыйга- тәмамланган хәрәкәт  «Син» дә «мин» М.Газизов

Матурлык минем белән. М.Әгъләмов

3сәг

Яңа материалны өйрәнү

Образлар аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү Сүзләрнең дөрес әйтелешенә басымнарның дөрес куелышына тәэсирле итеп укуга өйрәтү

Фронталь сорау агымдагы

81-82

Китап күргәзмәсе

 Яхшылыкка яхшылык (мәсәл). Г.Тукай

Алдакчы Наил. А.Алиш

Комбиниров

Шигырь җөмләләрен

кыскартыбрак үз сүзебез белән әйтә белү,  анализ ясарга өйрәтү

Фронталь сорау агымдагы

83-84

Презентация,

портрет

Начар гадәте бар. Ә.Исхак.

 Сүз бирдем. А.Пантелеева

Кл.т.у.№6

Кабатлау

Әсәргә анализ алымын  үзләштерү һәм ныгыту

 Әсәрне өлешләргә таркату, охшашларын җыю, гомимиләштерү

Фронталь сорау агымдагы

85-91

Китап күргәзмәсе

Сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше

 Кем гаепле? (мәзәк)

Яшәү. М.Әгләмов

5с.

Яңа материалны өйрәнү

Тиз, аңлап дөрес уку

Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү

Фронталь сорау агымдагы

91-93

Китап күргәзмәсе

12.01

 Апрель ае . Ә.Бикчәнтәева

Комбиниров

Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп сөйләү

Фронталь сорау агымдагы

93

Презентация,

портрет

Су анасы. Г.Тукай

Комбиниров

Тема белән куызыксынып, уйны ачык итеп әйтергә өйрәнү

Фронталь сорау агымдагы

94-96

Презентация,

портрет

 Хәйләкәр әтәч. Татарт халык әкияте

Кл.т.у.№7

Комбиниров

Укучыны уйлау алымнарына өйрәтү, уйны теләп әйтеп бирергә күнектерү.

Фронталь сорау агымдагы

96-97

Презентация

“Ана бәете”, “Комсызлансаң” мәзәге.

Контроль

Укчыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү

тест

97-98

Презентация

Каршылык бәйләнеше

Батыр кыз . (Мәзәкләр) Мәсәлләр.

Этләрнең дуст булышуы. Г.Тукай

3с.

Яңа материалны өйрәнү

Укчыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү

 Образлар аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү

Фронталь сорау агымдагы

99-103

Презентация

31

Кем? Е.Пермяк

Физзарядка ясый куян. Ш.Гәлиев

Комбиниров

Сүзләрнең дөрес әйтелешенә басымнарның дөрес куелышына тәэсирле итеп укуга өйрәтү

Фронталь сорау агымдагы

104-105

Презентация

Табын янында. Ш.Галиев

Комбиниров

Шигырь җөмләләренк , ыскартыбрак үз сүзебез белән әйтә белү,  анализ ясарга өйрөтү

Фронталь сорау агымдагы

106-17

Презентация

Күренеп торган бәйләнешләр

 Беренче кар. Н.Думави

Мәктәпкә бармадым. Г.Гыйльманов

1с.

Яңа материалны өйрәнү

Сыйфатларны барлау, гомумиләштерү.

Фронталь сорау агымдагы

108-109

Китап күргәзмәсе

Күзгә күренми торган бәйләнешләр

Тапкыр көтүче (мәзәк)

Ярыш. К.Мостафин

3с.

Яңа материалны өйрәнү

Әсәргә анализ алымын  үзләштерү һәм ныгыту

Фронталь сорау агымдагы

109-110

Китап күргәзмәсе

 Дус. В.Драгунский

Кл.т.у.№8

Комбиниров

Әсәрне өлешләргә таркату, охшашларын җыю, гомимиләштерү

Фронталь сорау агымдагы

110-111

Китап күргәзмәсе

Җил кумадык. Н.Әхмәдиев

Контроль

Тиз, аңлап дөрес уку

Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү

тест

111-113

Әйтми калдыру.

Ялганчы. Тәрбияле бала. (Мәзәкләр)

10сәг.

Яңа материалны өйрәнү

Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп сөйләү

Фронталь сорау агымдагы

113-114

Китап күргәзмәсе

 Жәл. Ш.Галиев

Комбиниров

Тема белән куызыксынып, уйны ачык итеп әйтергә өйрәнү

Фронталь сорау агымдагы

115-116

Презентация,

портрет

Ат белән төлке. Болгария халык әкияте

Комбиниров

Укучыны уйлау алымнарына өйрәтү, уйны теләп әйтеп бирергә кәнектерү.

Фронталь сорау агымдагы

116

Китап күргәзмәсе

Үртәсен әле мине. Э.Шәрифуллина

Комбиниров

Укчыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү

Фронталь сорау агымдагы

117-119

Презентация

 Сәгать ярдәм итте. Ю.Ермалаев

Комбиниров

Образлар Аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү

Фронталь сорау агымдагы

119-122

Презентация

 Чит ил язучыларының әкиятләре

Кл.т.у. №9

Комбиниров

Шигырь җөмләләренк , ыскартыбрак үз сүзебез белән әйтә белү,  анализ ясарга өйрөтү

Фронталь сорау агымдагы

Хрестоматия

Китап күргәзмәсе

 Почмакта торам. Р.Миңнуллин

Комбиниров

Сыйфатларны барлау, гомумиләштерү.

Әсәргә анализ алымын  үзләштерү һәм ныгыту

Фронталь сорау агымдагы

123

Презентация,

портрет

Урман  читендә. Ш.Биккол

Комбиниров

Әсәрне өлешләргә таркату, охшашларын җыю, гомимиләштерү

Фронталь сорау агымдагы

124-125

Китап күргәзмәсе

Урман  читендә. Ш.Биккол

Комбиниров

Тиз, аңлап дөрес уку

Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү

Фронталь сорау агымдагы

125-126

Презентация

7.

04

 Бүре. Кавказ халык мәсәле Кара хурлык болыты. З.Нури

Контроль

Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп сөйләү

Тест

127

Презентцаия

9.

04

Кабатлау. Контоль эш

 Су шигърияте. И.Гази

7с.

Яңа материалны өйрәнү

Тема белән куызыксынып, уйны ачык итеп әйтергә өйрәнү

Фронталь сорау агымдагы

128

Китап күргәзмәсе

Кояш. К.Мостафин

Өтер. Д.Хабибуллин

Комбиниров

Укучыны уйлау алымнарына өйрәтү, уйны теләп әйтеп бирергә кәнектерү.

Фронталь сорау агымдагы

129

Презентцаия

 Кл.т.у. №10

Комбиниров

Укчыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү

Фронталь сорау

129-130

Китап күргәзмәсе

Озын тел. Н.Гайсин

Җиңел аяклы апа. Э.Шәрифуллина

Комбиниров

Образлар Аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү

Фронталь сорау агымдагы

130-131

Презентцаия

 Бер күзле кушеләр иле. Япон халык әкияте

Комбиниров

Сүзләрнең дөрес әйтелешенә басымнарның дөоес куелышына тәэсирле итеп укуга өйрәтү

Фронталь сорау агымдагы

131-132

Презентцаия

 Озын-озын балачак. М.Кәрим

Комбиниров

Шигырь җөмләләренк , ыскартыбрак үз сүзебез белән әйтә белү,  анализ ясарга өйрәтү

Фронталь сорау агымдагы

132

Китап күргәзмәсе,

портрет

Еллык контоль эш

Контроль

Тест

Әйдәгез, өйдә укыйбыз!

Кыйна,  әтәч. Татар халык әкияте

Кл.т.у. №11

6с.

Комбиниров

Сыйфатларны барлау, гомумиләштерү.

Фронталь сорау агымдагы

133-135

Китап күргәзмәсе

Йолдызкай. Д.Аппакова

Комбиниров

Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп сөйләү

Фронталь сорау

135-136

Презентация,

портрет

Ничә чыпчык.

Өч бассейн.

Комбиниров

Тиз, аңлап дөрес уку

Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү

Фронталь агымдагы

136-139

Китап күргәзмәсе

Ике кыз. Татар халык әкияте

Комбиниров

Әсәргә анализ алымын  үзләштерү һәм ныгыту

Фронталь сорау

139-141

Китап күргәзмәсе

Өч бөртек алтын чәч. Б.Гримм

Комбиниров

Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп сөйләү

Фронталь сорау агымдагы

141-147

Презентация,

портрет

 Йомгаклау. Җәйгә биремнәр

Комбиниров

Тема белән куызыксынып, уйны ачык итеп әйтергә өйрәнү

Фронталь сорау агымдагы

Презентация

Әдәбият:

 1. Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия /  А.Г.Яхин – Казан: Мәгариф, 2008.

 2.«Әдәбият» 3 нче сыйныфы өчен хрестоматия /  А.Г.Яхин – Казан: Мәгариф, 2009

3. “Әдәбият дәресләре өчен методик кулланма” А.Г.Яхин.  Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2005 ел

4.“Уку китабы” М.Х.Хәсәнова, Р.М.Миңнуллин, И.Х.Мияссарова, Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2009 ел

5.“Көч һәм рух тамырлары”, әдәплелек дәресләре, Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2004 ел

6.Әдәплелек дәресләре. Казан:  Мәгариф. 2000 ел

7. С.Г. Вагыйзов “Кызыклы грамматика”, Казан: “Мәгариф”нәшрияты, 2002 ел.

8. Агыла да болыт агыла.Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2006 ел.

.

Интернет-ресурслар

Информационный интегрированный продукт “КМ-ШКОЛА”

http://www.km-school.ru//

Образовательные проекты компании «Кирилл и Мефодий»

          http://edu.km.ru/

Сетевые образовательное сообщество «Открытый класс»

             http://www.openclass.ru//


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по литературному чтению. 3 класс. Программа Л.В.Занкова.

Рабочая программа содержит:пояснительную запискусодержание программытребования к уровню подготовки к концу третьего классакалендарно-тематическое планированиекритерии и нормы оценок...

Рабочая программа по литературному чтению 2 класс.Программа разработана на основе государственной образовательной системы «Школа 2100»

Формирование функционально грамотных людей – одна из важнейших задач современной школы. Основы функциональной грамотности закладываются в начальных классах, где идет интенсивное обучение различн...

рабочая программа по литературному чтению, 4 класс, программа "Начальная школа 21 века"

Рабочая программа + развернутое тематичекое планирование...

Рабочая программа по литературному чтению 2 класс по программе Н.Ф.Виноградовой

Рабочая программа составлена в соответствии с требованиями инструктивно-методического письма....

рабочая программа по литературному чтению 3 класс, рабочая программа по физической культуре 3 класс

рабочая программа по литературному чтению 3 классрабочая программа по физической культуре 3 класс...

Рабочая программа по литературному чтению 1 класс ("Начальная школа XXI Века"), по обновленным ФГОС выполнена в конструкторе рабочих программ

Рабочая программа по литературному чтению 1 класс ("Начальная школа XXI Века"), по обновленным ФГОС выполнена в конструкторе рабочих программ...