Татар теленнән зирәклеккә бирем
занимательные факты (чтение) по теме

Гилмуллина Рамиля Шамиловна

Зирәк булсаң-әйт тизрәк.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bulsan_zirek.docx18.46 КБ

Предварительный просмотр:

Зирәклеккә-1.

1.Әрҗә төбеннән, бура почмакларыннан себереп, бер-ике уч он белән нәрсә пешереп була?

2. Алтын таракның төшеп калган урыны?

3. Кәҗә кемгә рәхмәт  әйтеп сакалын селкетә?

4. Әби белән бабайга шалкан тартырга булышырга иң ахырдан кем килә?

5. Берюлы ничә куян артыннан куарга ярамый?

6. Бер тапкыр кискәнче ничә тапкыр үлчәргә кирәк?

Зирәклеккә-2.

  1. Әкиятләр гадәттә ничек башлана?
  2. Нинди кошлар  бер кечкенә малайны канатларына утыртып алып киткәннәр?
  3. Чуар тавык әби белән бабайга нәрсә биргән?
  4. Торна төлкене нәрсә белән сыйлаган?
  5. Былтыр исемле егет кайсы әкияттән?
  6. Кәҗә белән сарыкның капчыгында нәрсә бар?
  7. Бүре ничек итеп койрыксыз калган?
  8. Сыерчыкның мактанчык күршесе кем?
  9. Боздан салган өй ныкмы ,әллә кайрыданмы?
  10. Эт белән тычкан арасында шалкан тартырга булышучы кем?

Зирәклеккә-3.

  1. Яңа ел агачы.
  2. Кипкән виноград.
  3. Ачылмаган чәчәк.
  4. Җәрәхәткә яба торган яфрак.
  5. Буратино нәрсәдән эшләнгән?
  6. Сабаклары – энәле, җимешләре – файдалы.
  7. Бер куакның җимешләрен сызгыртып уйнап була.
  8. Нинди үсемлек безне чага?
  9. Агачның мунчада тәнгә ябыша торган өлеше.
  10. Агачның җир астындагы өлеше.

Зирәклеккә-4.

  1. Бөтен гаилә белән тартып чыгара торган яшелчә.
  2. Кәбестәнең үзәк өлеше.
  3. Гел кояшка тартылучы үсемлекнең кәрзинендә нәрсә бар?
  4. Борчакның йорты.
  5. Кипкән абрикос.
  6. Ашарга яраклы җимешле чәнечкеле куак.
  7. Әфлисүн күбрәк алмага охшаганмы, әллә лимонгамы? Алар нәрсәләре белән ошаган? Ә нәрсә белән аерылалар?
  8. Ашка салсаң – тәм кертә, борынга салсаң – төчкертә.
  9. Нинди җиләк кызыл, кара һәм ак була?
  10. Нәрсә эрерәк: чияме, әллә төче чияме (черешня).

Зирәклеккә-5.

  1. Җәнлекләр патшасы.
  2. Буй-буйлы майка кигән ат.
  3. Букчалы (сумкалы) сикергәк ( попрыгун).
  4. Иң кире хайван.
  5. Балны бик яратса да, умарта асырамый.
  6. Үрмәкүч нәрсә белән туена?
  7. Черкине нәрсә ашый?
  8. Елгаларда плотина төзүче җәнлек.
  9. Нәрсәнең мөгезе борынында?
  10. Урман санитарын әйт.

Зирәклеккә-6.

  1. Кәҗәнең яратып ашый торган ризыгы.
  2. Нинди аучы төн буе коралсыз җәнлек аулый?
  3. Дуңгызның кыргый туганы?
  4. Сыерның баласы.
  5. Нинди хайваннар сөт бирә?
  6. Кәҗә судан ничек чыга?
  7. Ат тоягына беркетә торган тимер?
  8. Кара мәче нинди ишектән керә?
  9. Куянның өйдәге туганы ничек атала?
  10. Йорт куяны (кролик) йонының төсен үзгәртәме?

Зирәклеккә-7.

  1. Хатны нәрсәгә салалар?
  2. Кешенең күзе начар күргәндә кия торган әйбер.
  3. Өстәл өстендәге яктырткыч.
  4. Кәгазь ябыштыру өчен кулланыла торган әйбер.
  5. Кер юу өчен кулланыла торган әйбер.
  6. Походка, сәяхәткә барганда кирәк-яраклар сала торган сумка.
  7. Тиз бозыла торган ашамлыклар саклана торган урын.
  8. Карандашны нәрсә белән очлыйлар?
  9. Такталарны нәрсә белән кисәләр?
  10. Җирне нәрсә белән казыйлар?

Татар теленнән зирәклеккә биремнәр.

Төзеде: Гилмуллина Р.Ш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

Татар теленнән з сыйныф өчен дәрес конспекты.

Тема:                   Алмашлыклар. Максатлар:информацион-коммуникатив технологияләр куллану шартларында...

Татар теленнән тестлар 3-4 класс.

Татар теленнән тестлар "Исем","Сыйфат", "Фигыль" темаларын үткәннән соң укучыларның белемнәрен тикшерү өчен үткәрелә....

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Авторская программа "Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән тестлар җыентыгы"

Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткән  минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару  отышлы.      Хәзерге вакытта, минем фикерем...

3 нче татар сыйныфы өчен татар теленнән биремнәр һәм тест сораулары

3 нче сыйныфларда "Сүз.Сүзнең мәгънәсе " темасын үткәндә тикшерү өчен бирем һәм тест сораулары....