Рабочая программа 4 класс (Уку)
календарно-тематическое планирование по чтению (4 класс) по теме

Готовая рабочая программа для 4 класса по предмету уку.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uku_4kl_.docx51.8 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

   Әдәби уку фәне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының   “Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты” нигезендә һәм МБББУ “Каташ-Каран төп гомуми белем битү мәктәбе”нең укыту планына  нигезләнеп төзелде. Программа  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Башлангыч гомуми белем бирү программалары” исемле, 2010 елда, Казан “Мәгариф” нәшриятында  иҗат ителгән җыентыкка нигезләнеп төзелде.

  “Уку китабы” дәреслеге дүртъеллык башлангыч татар мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган. Казан “Мәгариф” нәшрияте, 2010 нчы ел. Программа атнага 2 сәгатьтән, елга 68 сәгать итеп төзелгән.

Уку — сөйләм эшчәнлегенең бер төре.  Процесс буларак ул барлык телләрдә дә бертөрле: сүзнең график формасын аваз формасына күчерү. Уку — шул ук вакытта танып белү эшчәнлегенең нигезе, аның төп ысулы. Шуңа күрә уку дәресләренең төп бурычы — укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү. Уку тизлеге — укучыларның яхшы укуына шарт булып торган иң мөһим фактор. Уку процессында оператив хәтер һәм тотрыклы игътибар үсеш ала, баланың акыл хезмәтенә сәләте исә шушы ике күрсәткечкә бәйле.

Күп укыган бала тиз укый. Шуңа күрә башлангыч сыйныфларда китап укуга һәвәслек тәрбияләү, әдәбиятны сүз сәнгате буларак кабул итәргә өйрәтү мөһим мәсьәлә булып тора. Уку күнекмәләре укуга һәвәслек белән бергә генә үсеш алырга мөмкин.

Әдәби уку дәресенә түбәндәге бурычлар куела:

- баланы матур әдәбият әсәрләре дөньясына алып керү һәм сүз сәнгатенең образлыгын аңларга өйрәнү;

- төрле жанрдагы әдәби әсәрләр белән таныштыру;

- яңа китаплар белән танышуга, элеккеләрен кабат укуга теләк тәрбияләү, китап укудан ләззәт, хозурлык табарга өйрәтү;

- әсәрне уку – аның “серенә” төшенү, авторның позициясен, язылганга мөнәсәбәтен ачарга өйрәтү, автор белән аралашу өчен уку;

-әдәби әсәрдәге сүзне укучының игътибар үзәгенә кую;

-аны образлар тудыру алымы, авторның фикерен, уйларын, хисләрен белдерүче чара, автор ачкан могҗиза буларак кабул итәргә өйрәтү;

-укучыларның әсәрне эмоциональ- эстетик кабул итүенә ирешү, хисләр сферасын әхлакый, рухи матурлык тойгылары белән баету;

-әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын,фикерләвен, ихтыярын, хисләрен һәм рухи ихтыяҗларын үстерү.

Сүз сәнгате белән таныштыру максатыннан, IV сыйныфта әдәбият белеменнән мәгълүматлар бирелә: автор турында белешмә, әдәбиятның төрле жанрлары һәм аларның үзенчәлекләре, әсәрнең темасы, төп фикере, фольклорның кече жанрлары үзенчәлекләре, чагыштыру, җанландыру. Ләкин бу терминнарны үзләштерү һәм аларны тексттан таба белү төп максат түгел, алар әсәрне тирәнрәк аңлау өчен кулланылалар.

Әдәби әсәрне тиешенчә кабул итү укучының тормыш тәҗрибәсенә бәйле. Укылганны бала үзенә үлчәп карый, үз фикерен, эш-кыланышларын әсәр героеныкы белән чагыштыра, дөньяны ничек аңлавына карап, образ тудыра, барысын үз аңы, үз тәҗрибәсе аша уздыра. Әсәрне кабул итү, аңлау өчен вакыт таләп ителә. Укучыга әсәрнең сәнгать тирәнлеге беренче тапкыр укыганда ачылмый, кабат укыганда гына яңа ассоциатив бәйләнешләр туа. Кабат укуны оештырганда, биремнәр катлаулана барырга тиеш. Шул очракта гына балалар әдәби әсәрне кабул итү һәм аңлау ягыннан сыйныфтан сыйныфка үсәләр.

Сәнгатьле уку — әсәрне аңлату ысулы. Ул — әсәрне (геройларның халәтен, аларның кичерешләрен, авторның темага, эчтәлеккә мөнәсәбәтен, язылганның матурлыгын) тирәнтен аңлау нәтиҗәсе. Башта сәнгатьле укырга балалар укытучыга охшатып кабатлап өйрәнәләр, соңыннан кайбер әсәрләрне мөстәкыйль рәвештә сәнгатьле укый алалар.

Программаны нәтиҗәле үтәү дә балаларның тормыш тәҗрибәсе туплавына бәйле. Дәресләрдә балалар күңел үсү һәм кәеф китү, ярсу һәм өметсезлек, канәгатьлек хисе һәм кызыклы фикер яки әсәр героеның эшләнгән эшеннән күңел булу тойгыларын кичерергә тиеш.

Шуңа күрә укытучыларның да, ата-аналарның да балаларны карарга һәм күрергә, тыңларга һәм ишетергә — тирә-юньнән тәэсир һәм күзаллау тупларга өйрәтүе мөһим. Хисләр һәм фикер белән бергә сөйләм үсә, балалар тирән фикерле, көчле образлы әдәби әсәрләрне тормышның үзенчәлекле гәүдәләнеше итеп кабул итәргә өйрәнәләр.

Дәрестән тыш уку программада аерып күрсәтелми. Мөстәкыйль дәрестән тыш вакытта уку өчен биремнәр дәреслекләрдә өйрәнелгән әсәргә бәйле рәвештә куелырга тиеш. Алар сыйныфта укылганны тулыландыра, укучыны үзе теләп китап укырга һәм төрле чыганаклардан мәгълүматлар табарга өйрәтә.

Тематик план эчтәлеге

Туган якта җәй һәм көз.  – 4  сәгать

М. Гафури “Ана теле”,  И.Гази “Кояш артыннан киткән тургай”,  Р. Миңнуллин  “Җәйнең яшел аты”,  Г.Исхакый “Идел буеның көзләрендә...”, Ә. Бикчәнтәева “Көз”.

Татар халык авыз иҗаты. – 5 сәгать

Җырлар. Мәкальләр һәм әйтемнәр. Табышмаклар . Әкиятләр. “Өч сорау”. “Гакыллы хәйлә әкияте” .“Унөч”. “Каракош”.

Мәшһүр татар язучылары һәм шагыйрьләре. – 24 сәгать

Г. Тукай ”Исемдә калганнар”, “Китап”, “Туган авыл”,  “Сөткә төшкән тычкан”, “Арыслан илә Тычкан”, “Бәхет”.  Ф. Әмирхан “Ай өстендәге Зөһрә кыз”.

К. Тинчурин “Очрашу”. Ш.Камал “Курай тавышы”. Г. Ибраһимов “Яз башы”. Һ. Такташ “ Кыш җыры”, “Урман”,  Х. Туфан  “Һәркемнең үз теле”, “Илгә сәлам”, “Дөняның мин күрдем суын...”, “Иркәләнеп кояш нурында...”,  “Сез таныйсызмы?” Ш. Маннур “Әткәм-әнкәмнең теле...”. М. Җәлил “Кечкенә дуслар”, “Бакчачы”, “Урман”, “Бер үгет”, “Яз”,  И. Гази “Сиртмә койрык”. Ф. Хөсни “Сөйләнмәгән хикәя”. С. Хәким  “Ява яңгыр, ихласланып ява...”, “Тукайга”, “Җитлегеп килгән игеннәр...”, “Туган якта һәр тал җырлый...”. Г. Бәширов “Язгы сабан туйлары”. Ә. Еники “Матурлык”. Н. Исәнбәт “Хуҗа Насретдин”. А. Гыйләҗев “Дүртәү”. М.Әмир “Җиргән теле”.

Туган якта кыш һәм яз. - 5 сәгать

Н. Думави “Беренче кар”. Г. Хәсәнов “Декабрь”. Г Камал “Масра авылында яз башы”. Г. Ибраһимов “Шулай итеп балыкка китмәкче булдык...”

Тәрҗемә әсәрләр. - 11 сәгать

Я.Гримм, В. Гримм “Кызыл калфак”. Х.К.Андерсен “Патшаның яңа киеме”. А.С. Пушкин  “Балыкчы һәм балык турында әкият”. Л.Н. Толстой “Балачак”. М. Горький “Мин ничек укыдым.” Марк Твен “Том Сойер маҗаралары”. Антуан де  Сент-Экзюпери “Нәни принц”, Н.Исәнбәт “Мыраубай батыр”.

Шигърият дәфтәре. –3 сәгать

Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари “Заманга иярү турында”. Дәрдемәнд  “Ачылды, кар эреп, таулар, тугайлар...”, “Түкте кояш нурларын алтын-сары...”, “Таулы матур илләрендә...”, “Көлемсерәп көн башланды...”, “Чыкты кояш кызарып, нурлар очты”,  “Болыт үтте”, “Гөмберли күк еракларда...”, “Бу ул матур, бу ул күркәм...”. Н. Думави “Җәйге айлы төн”. Ф.Кәрим “Гармун турында”, Г.Тукай “Шүрәле”,  Р. Әхмәтҗан “Тургай җыры”, “Инде кич”, “Тирәкләр җил көтә...”, “Кайту шатлыгы”, “Бер фәлсәфә”, Н.Фәттах “Энҗеле үрдәк драмасы”.

Язучылар-балаларга. – 16 сәгать

К. Насыйри “Әбүгалисина”, Г. Сабитов “Тәүге батырлык”,  А. Алиш “Сертотмас үрдәк”. Р. Хафизова “Киек каз юлы”. Ш. Галиев “Иң беренче сүз”, “Карандаш  төпчегенең ак кәгазь белән хушлашуы”, “Сүзләр иленә сәяхәт”,  “Ялкау да үсә”, “Чагу”,  “Сүзләре һәм үзләре”,  “Хәзинә”, “Без-Тукай оныклары”. Л. Ихсанова “Җир астында җиде көн.” Н. Дәүли “Каракай-йорт эте”. М.Юныс “ Җиде могҗиза”, “Мисыр пирамидалары”. Ф. Яруллин “Туган ягы кирәк кешегә”, “Тугры дус”,  “Рәхәт тә соң”, З.Мансур “Озын колак баласы елак – мылак”, Т.Миңнуллин “Кәрлә – мәктәп баласы”.

Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә төп таләпләр:

Уку күнекмәләре.

Аңлап,  дөрес, йөгерек, сәнгатьле һәм орфоэпия нормаларын үтәп, тулы сүзләр белән   уку.

Уку күнекмәләренең ике төрен дә (эчтән һәм кычкырып уку) интенсив үстерү. Төрле күләмдәге һәм жанрдагы әсәрләрне аңлап һәм йөгерек уку.

Сәнгатьле уку һм сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен камилләштерү. Сөйләү техникасына, дөрес сулыш алуга, тавыш көчен үстерүгә, иҗекләрнең һәм авазларның әйтелеш  төгәллегенә күнегүләр. Интонация (тизлек, ритм, логик басым, сөйләм һәм укуның музыкаль яңгырашы) өстендә эш. Сәнгатьле укуга мөстәкыйль рәвештә әзерләнү.

Текст өстендә эш.

Укыганның темасын, төп фикерен мөстәкыйль әйтеп бирү, текстның мәгьнәле кисәкләрен  билгеләү, укытучы ярдәмендә төзегән план яки сүзле рәсем буенча текст эчтәлеген тулысынча, сайлап һәм кыскача сөйләү. Билгеле темага хикәя төзү өчен тексттан  материал сайлый белү. Эчтәлекне логик эзлеклелектә һәм төгәл сөйләү. Диалогларны хикәяләү формасына күчерә алу. Персонажларга , укытучы тәкьдим иткән сүзләрне кертеп, характеристика бирү; укытучы ярдәмендә алар турындагы белешмәләрне берләштерү: исеме, яше, тышкы кыяфәте, эш-кыланышлары, гадәте, хыяллары, дуслары, дошманнары. Әсәр геройларының сөйләм үзенчәлекләрен билгеләү, аларның эш-кыланышларын, тирә-якка, дөньяга карашларын чагыштырып карау, үзеңнең һәм авторның геройга мөнәсәбәтен ачыклау. Тексттагы сүзләрнең мәгьнә төсмерләрен аера белү һәм аларны сөйләмдә куллану, сурәтләү чараларын тану һәм аңлау ( чагыштыру, эпитет, метафора, фразеологик берәмлекләр).

Укучыларның сүзлеген баету һәм активлаштыру. Сөйләмне, аның эчтәлеген, ачыклыгын һәм сәнгатьлелеген үстерү. Эчтәлекне иҗади сөйләү: әсәрнең герое исеменнән аның язмышы турында хикәяләүне дәвам итү; тормышта күзәтелгән вакыйгалар турында хикәя төзү.  Предметларга, табигать күренешләренә тасвирлама язу. Укытучы билгеләгән темага фикер йөртү һәм тасвирлама формасында текстлар төзү.

Дәреслек белән эшләү.

Эчтәлек һәм сүзлекчә өлешләрен оста файдалану. Текстларга куелган сорау һәм биремнәрне мөстәкыйль үтәү, дәреслекнең методик һәм белешмә аппараты белән эш итү. “Абзац”, “кызыл юл”, “бүлек исеме” төшенчәләрен аңлау һәм куллану.

Уку китабы белән эшләү.

Даими рәвештә китапка мөрәҗәгәть итү, әдәби әсәрләрне укып бару ихтыяҗы тәрбияләү, укыган һәм ишеткән турында фикер алышуга теләк уяту, китапны кабат укудан шатлык, канәгатьлек хисе кичерү өчен шартлар тудыру.

Шигърият дөньясына керү, шигырь ятлау. Төрле шагыйрьләрнең бер темага язган шигырьләрен, аерым әдипнең төрле шигырьләрен чагыштыру. Авторның геройга, вагыйгаларга, күренешләргә мөнәсәбәтен сиземли алу, үз фикереңне ачык әйтә белү. Табигатьне төрле ел фасылларында чагыштырып, дөньяның  күп төсле, формаларның күп төрле икәнлеген аңларга ярдәм итү, матурлыкка тиешле хисләр белән җавап бирергә, оригиналь һәм стандарт булмаган фикерләр белән кызыксынырга, гади предметларның гадәти булмаган якларын ачарга өйрәтү.

Телевизион тапшырулар, фильмнар турында үз фикереңне язып бирү, укылган китапка кыска аннотацияләр язу. Шигырьләр, хикәяләр язып карау. Әсәр геройларның сүзле портретларын ясау. Әдәбият, музыка, сынлы сәнгать тудырган образларның үзенчәлекләрен чагыштыру. Иҗади эшлэрне сыйныфта бергәләп тикшерү, сыйныфташларның иҗатына игътибарлы булу, теләктәшлек күрсәтү.

Әкият, бәет, мәсәл, хикәя, шигырь, драма жанрларының үзенчәлекләрен белү.

Яттан өйрәнү-дәрестә укылган яки программадан тыш сайланган 10-12 шигырь.

Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә төп таләпләр

Башлангыч гомуми белем бирү этабында укучылар аңлап, дөрес, сәнгатьле кычкырып һәм эчтән уку күнекмәләренә ия булырга тиеш.

Укучылар эшли белергә тиеш:

  1. укылган текстның эчтәлеген аңлау һәм аның темасын билгеләү;
  2. әсәрнең мәгънәле кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерен билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирү;
  3. укылганга тулы, кыска һәм рәсемле план төзү;
  4. укылганның эчтәлеген тулысынча, кыскача, сайлап һәм иҗади сөйләү; сөйләгәндә тасвирлама, фикер йөртү элементларын файдалану, цитаталар китерү;
  5. хикәянең башламын, мөмкин булган дәвамын һәм ахырын уйлап чыгару;
  6. текстта автор һәм катнашучыларның сүзләрен, табигать һәм көнкүреш тасвирламаларын аерып күрсәтү;
  7. мөстәкыйль рәвештә яки укытучы ярдәмендә әсәрнең төп геройларына бик гади характеристика бирү;
  8. укытучы һәм сыйныфташлар укыган әсәрнең, сабакташ җавабының эчтәлеген аңлап һәм тулы үзләштерү;
  9. һәртөрле башкарылган эшнең, биремнең үтәлешен бәяләү.

Укучылар белергә тиеш:

  1. яттан 15 тән дә ким булманган шигырь;
  2. 2-3 зур күләмле әсәрнең (фольклор һәм мәшһүр язучыларның әсәрләре) исемен, темасын һәм сюжетларын;
  3. 6-7 халык әкиятенең эчтәлеген, 10 нан артык мәкаль һәм әйтем, 2-3 тапкыр тәгъбир (аларның мәгънәсен аңлау һәм нинди ситуацияләрдә урынлы кулланылганын әйтү).

4 нче сыйныф укучыларының укудан белем, осталык күнекмәләрен бәяләү

«5» (бик яхшы )

-  дөрес уку, укыганның эчтәлеген тулы һәм дөрес аңлау;

- сүзләп йөгерек уку, әдәби телнең әйтелеш нормаларын үтәү;

- I яртыеллыкта  уку тизлеге минутына 85 сүздән;

- II яртыеллыкта— минутына 95 сүздән дә ким түгел;

- сәнгатьле укуга мөстәкыйль рәвештә әзерләнү һәм интонация ярдәмендә әсәрнең мәгънәсен, аңа үз мөнәсәбәтен белдерә  алу;

- текстны тулы, кыскача һәм сайлап эчтәлеген сөйләп бирү, укыганның төп фикерен үз сүзләрең белән әйтеп бирү;

- әсәрнең геройларын, вакыйгаларын, табигатьне сурәтләүче сүзләрне һәм җөмләләрне мөстәкыйль рәвештә табу;

- шигырь текстын ялгышмыйча, сәнгатьле итеп сөйләү.

«4» (яхшы)

- укыганның төп эчтәлеген дөрес аңлау;

- сүзләп, сәнгатлелекнең төп чараларын файдаланып уку;

- 1 нче яртыеллыкта уку тизлеге — минутына 80 сүз;

 - 2 нче яртыеллыкта ук тизлеге минутына 90 сүз, укыганда  1-3  хата булырга мөмкин;

- укыганның төп фикерен мөстәкыйль рәвештә билгели алу, сөйләм хаталары булу, аларны укытучы ярдәменнән башка да төзәтә алу;

- эчтәлекне тулы, кыска, сайлап сөйләгәндә, исәпкә алынмаслык төгәлсезлекләр булу;

- ятлаган шигырьне сөйләгәндә, вакытында төзәтелгән 1-2 хата җибәрү.

«З» (канәгатьләнерлек) 

- укылганның эчтәлеген укытучы ярдәме белән  генә аңлау;

- 1 нче яртыеллыкта үзгәрешсез тавыш белән  сүзләп  уку (сирәк сүзләрне-иҗекләп уку элементлары катнаштырып),  уку тизлеге - 75 сүз;

- II нче ярыеллыкта сүзләп укыганда, сәнгатьлелек булмау, уку тизлеге-85 сүз, укыганда 4 тән алып  6 га кадәр хата булырга мөмкин;

- укыганның кыскача  эчтәлеген, төп фикерен укытучы сораулары ярдәмендә генә аңлау һәм билгели алу;

- шигырьне яттан сөйләгәндә, ясаган хаталарны укытучы ярдәмендә генә төзәтү.

«2» (начар) 

- укылганның эчтәлеген начар аңлау;

- 1 нче яртыеллыкта иҗекләп, кайбер сүзләрне генә бөтен килеш уку, иҗекләрне, сүзләрне алмаштыру, төшереп калдыру, бозып әйтүгә күпсанлы хаталар, уку тизлеге минутына-60 сүз;

- II нче яртыеллыкта сүзләп укый алмау, 6 дан артык хата, уку тизлеге — минутына 70 сүз;

-эчтәлекне эзлекле сөйли алмау, укыганның эчтәлеген нык үзгәртеп күрсәтү, күпсанлы сөйләм хаталары җибәрү;

-текстның кыскача, сайлап эчтәлеген сөйли алмау, план төзи белмәү, укыганның эчтәлеген укытучы ярдәме белән дә билгели алмау;

- ятлаган шигырьнең тулы текстын сөйли алмау

Уку тизлеген тикшерү

Уку тизлеге (1 минутка сүз саны)

"5"

"4"

"3"

"2"

яртыеллыклар

I      II

I     II

I     II

I     II

4класс

85       95

80    90

75   85

60   70

Телдән җавап бирүне тикшерү

Укучыларның телдән җавап бирүен тикшерү программаның нинди дә булса бүлегеннән бирелгән сораулар формасында уза. Билге куйганда, тубәндәгеләр исәпкә алына:

1) җавапның дөреслегенең тулылыгы;

2) белемнәрнең аңлы үзләштерелү дәрәҗәсе;

3) сөйләм эзлеклелегенең культурасы.

Укучыларның җавабы, бигрәк тә IV сыйныфларда, укытучы әйткән тема буенча бәйләнешле сөйләм булып, өйрәнелгән материалның аңлы узләштерелгәнен күрсәтеп торырга тиеш. Җавапны кагыйдә, билгеләмә, мисал китереп дәлилләү, укытучы кушуы буенча тексттан грамматик категорияләрне таба белү (җөмлә кисәкләре, сүз төркемнәре, килеш, сан һ.б.), тиешле кагыйдәгә караган сүзләр табу, сузлернең язылышын аңлату, алган белемнәрне мөстәкыйль равештә кунегүләр эшләгәндә һәм, барыннан да элек, сүзлер һәм жөмләләр тикшергәндә (аваз – хәреф анализы, сүзнең составын, аны сүз төркеме буларак тикшерү) куллана белү.

Сөйләм үстерүнең башлангыч чорында ук укучыларның жаваплары дәлилле, тиешле дәрәҗәдә мөстәкыйль һәм дөрес оештырылган булырга тиеш ( фикер йөртүнең эзлекле булуы, сүзләрне, сүзтезмәләрне кулланганда, жөмләләр төзегәндә, әдәби тел нормаларын үтәү).

«5» - укучының жавабы дөрес һәм тулы, программа материалын аңлы үзләштерелгәне күренә, жавабын үз мисаллары белән раслый, сүзләрне, җөмләләрне тикшергәндә, өйрәнелгән грамматик категорияләрне тексттан тапканда, алган белемнәрен мөстәкыйль рәвештә һәм дөрес куллана, сүзләрнең язылышын, тыныш билгеләренең куелышын аңлата, бәйләнешле, эзлекле һәм хатасыз жавап бирә, бер төгәлсезлек булырга мөмкин.

«4» - укучының җавабы, нигездә «5» билгесенә куелган талапләргә җавап бирә, ләкин сөйләмдә, кагыйдәгә мисал китергәндә, текст өстендә эшләгәндә, сүзләрне, жөмләләрне тикшергәндә, 1-2 хата ясый. Аларны мөстәкыйль рәвештә яки укытучының сизелмәслек кечкенә ярдәме белән төзәтә.

«3» - укучы, нигездә, сөйләгән материалны аңлый, ләкин җавабы тулы түгел, укытучының өстәмә сораулары таләп ителә. Кагыйдәгә мисал китергәндә, кыенлык кичерә, текст белән эшләгәндә, сүзләр һәм җөмләләрне тикшергәндә, хаталар ясый һәм аларны укытучы ярдәменнән башка төзәтә алмый. Сөйләмендә бәйлелек, эзлеклелек җитми, сүз куллануда, сүзтезмәләр һәм җөмлә төзегәндә, төгәлсезлекләр була.

«2» - укучы өйрәнелгән материалның мөһим фикерләрен, зур өлешен белми, кагыйдәләрне, билгеләмәләрне әйткәндә, сүз һәм җөмләләргә анализ ясаганда, хата жибәрә, аларны укытучының өстәмә сораулары ярдәмендә дә төзәтә алмый, сөйләме өзек-өзек, бәйләнешсез, хаталы.

Программада таныштыру максаты белән генә бирелгән материал буенча контроль эшләр уздырылмый.

Кулланылган әдәбият:

  1. “Уку китабы” дәреслеге,  Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел
  2. Ш.Фәрхетдинов “Әкият турында әкият”, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2005 ел
  3. Ф.М.Зиннурова “Уйнап укый сабыйлар”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2007 ел
  4. В.Г.Гомәрова,Ф.Я.Зарипова “Бәйрәмнәр бәйләме”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2005 ел
  5. К.В.Закирова “Күңел ачыйк бергәләп”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2003 ел
  6. Татар халык иҗаты.
  7. Луиза Батыр – Болгари “Камыр-Батыр”, музыкаль әкият
  8. Луиза Батыр – Болгари “Җырлап узган җәй”.
  9. Р.Вәлиева “Кыңгырау чәчәк”, әкиятләр
  10. Луиза Батыр – Болгари “Сертотмас үрдәк”.

Интернет  ресурслар

http://www.edu.ru/db/portal/sites/res_page.htm

https://edu.tatar.ru/school/j

http://pedsovet.su/load/160-1-0-14689

http://www.proshkolu.ru/user/gulmuh76/file/531561/

Әдәби укудан тематик план. 4 класс.

Дәрес темасы

Дәрес төре

Максат

Җиһазлау

Дәрес саны

Үтәлү вакыты

План

Факт

1

Туган якта җәй һәм көз.

М. Гафури “Ана теле”

Дәреслек белән танышу.

Туган төбәккә, туган җиргә, җөмһүриятебезгә

карата тирән ихтирам хисләре тәрбияләү.

5-8 бит

сүзлекчә

1

05.09

2

 И.Гази “Кояш артыннан киткән тургай”,  

1

08.09

  3

Р. Миңнуллин “Җәйнең яшел аты”, Ә.Бикчәнтәева “Көз”

Сәнгатьле уку дәресе.

Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру.

8-11 бит

сүзлекчә

1

12.09

4

Г.Исхакый “Идел буеның көзләрендә...”.

Көзге табигатькә багышлап шигырьләр уку.

12 бит

сүзлекчә

1

15.09

5

Татар халык авыз иҗаты. Җырлар.

Мәкальләр һәм әйтемнәр. Табышмаклар

Татар халык иҗаты турында төшенчә бирү. Укучыларны озын, кыска җырлар, такмаклар белән таныштыру, аларны башка төр җырлардан аера белергә өйрәтү. Табышмаклар әйтешү, тапкырлык, зирәклек тәрбияләү.

Мәкаль, әйтемнәрнең мәгънәсен аңларга өйрәтү.

14-18 бит

“Татар халык җырлары” китабы

1

19.09

6

Татар халык әкияте.”Өч сорау”

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Әкиятләр белән танышу, эчтәлекне эзлекле рәвештә сөйләргә өйрәнү.

26-28 бит

1

22.09

7

“Гакыллы хәйлә әкияте”

29-35 бит

1

26.09

8

“Унөч”

35-39 бит

1

29.09

  9

“Каракош”.

        1

       03.10

10

Класстан тыш уку. Г. Тукай ”Исемдә калганнар”.

Укучыларның класстан тыш укуларын күзәтү, әсәрләрне аңлап укуларына ирешү, анализлау күнекмәләре үстерү

        1

       06.10

11

Г. Тукай “Китап”, “Туган авыл”, “Сөткә төшкән тычкан”

Сәнгатьле уку дәресе.

  44-47 бит

1

10.10

12

Г. Тукай “Арыслан илә Тычкан”, “Бәхет”.

Сәнгатьле уку дәресе.

1

13.10

13

Ф. Әмирхан “Ай өстендәге Зөһрә кыз”

Язучы һәм шагыйрьләрнең әйтергә теләгән уй-кичерешләрен ачыклау, аларның иҗатына карата ихтирам хисләре тәрбияләү.

42-47 бит

сүзлекчә

1

17.10

14

К. Тинчурин “Очрашу”

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Язучы һәм шагыйрьләрнең әйтергә теләгән уй-кичерешләрен ачыклау, аларның иҗатына карата ихтирам хисләре тәрбияләү.

Укучыларга оешканлык, бердәмлек, тупланганлык, ярдәмчеллек төшенчәләрен аңлату.

47-51 бит

1

20.10

15

Ш.Камал “Курай тавышы”

51-55 бит

1

24.10

16

Г. Ибраһимов “Яз башы”

Укучыларга оешканлык, бердәмлек, тупланганлык, ярдәмчеллек төшенчәләрен аңлату.

56-60 бит

1

27.10

17

Һ. Такташ “ Кыш җыры”, “Урман”.

60-64 бит

сүзлекчә

1

10.11

18

Класстан тыш уку. Х. Туфан шигырь-ләре.“Һәркемнең үз теле”, “Илгә сәлам”, “Дөняның мин күрдем суын...”, “Сез таныйсызмы?”

Сәнгатьле уку дәресе.

Укучыларны Х. Туфан иҗаты белән таныштыру.

64-68 бит

сүзлекчә

1

14.11

19

Ш. Маннур “Әткәм-әнкәмнең теле...”

1

17.11

20

М. Җәлил “Кечкенә дуслар”, “Бакчачы”.

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Укучыларның танып-белү активлыгын, мөстәкыйль фикерләү дәрәҗәсен үстерү.

73-77 бит

сүзлекчә

1

21.11

21

М. Җәлил “Урман”, “Бер үгет”, “Яз”.

Укучыларның танып-белү активлыгын, мөстәкыйль фикерләү дәрәҗәсен үстерү.

78-82 бит

сүзлекчә

1

24.11

22

И. Гази “Сиртмә койрык”

83-85 бит

сүзлекчә

1

28.11

23-24

Ф. Хөсни “Сөйләнмәгән хикәя”

86-88 бит

сүзлекчә

2

01.12

05.12

25

С. Хәким  “Ява яңгыр, ихласланып ява...”, “Тукайга”, “Җитлегеп килгән игеннәр...”, “Туган якта һәр тал җырлый...”.

89-92 бит

1

08.12

26-27

Г. Бәширов “Язгы сабан туйлары”

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

92-98 бит

сүзлекчә

2

12.12

15.12

28-29

Ә. Еники “Матурлык”.

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

99-101 бит

сүзлекчә

2

19.12

22.12

30-31

Н. Исәнбәт “Хуҗа Насретдин”

Әсәрнең эчтәлеген анализларга өйрәнү.

102-107 б

сүзлекчә

2

26.12

29.12

32-33

А. Гыйләҗев “Дүртәү”,  М.Әмир “Җиргән теле”.

108-115 б

сүзлекчә

2

16.01

19.01

34

Класстан тыш уку. Туган якта кыш һәм яз. Н. Думави “Беренче кар”

Укучыларның ичек һәм нинди китаплар укуларын исәпкә алу, класстан тыш укуга юнәлеш бирү.

китаплар

1

23.01

35

Г. Хәсәнов “Декабрь”

4-8 бит

1

26.01

36-37

Г Камал “Масра авылында яз башы”,

Кабатлау дәресе.

Табигатькә мәхәббәт хисләре, сакчыл караш  тәрбияләү.

16-18 бит

сүзлекчә

2

30.01

02.02

38

 Г. Ибраһимов “Шулай итеп балыкка китмәкче булдык...”

Табигатькә мәхәббәт хисләре, сакчыл караш  тәрбияләү.

19-24 бит сүзлекчә

1

06.02

39

Тәрҗемә әсәрләр.

Якоб Гримм, Вильгельм Гримм

“Кызыл калфак”

26-31 бит сүзлекчә

1

09.02

40-41

Х.К.Андерсен “Патшаның яңа киеме”

31-39 бит

сүзлекчә

2

13.02

16.02

42-43

А.С. Пушкин  “Балыкчы һәм балык турында әкият”

Кабатлау дәресе.

Укучыларның ичек һәм нинди китаплар укуларын исәпкә алу, класстан тыш укуга юнәлеш бирү.

40-48бит

сүзлекчә

2

20.02

27.02

44

Л.Н. Толстой “Балачак”

48-52 бит

сүзлекчә

1

01.03

45

М. Горький “Мин ничек укыдым.”

53-55 бит

сүзлекчә

1

05.03

46-47

Марк Твен “Том Сойер маҗаралары”

Бәйләнешле сөләм үстерү дәресе.

57-70 бит

сүзлекчә

2

12.03

15.03

48-49

Антуан де  Сент-Экзюпери “Нәни принц”

63-56 бит

сүзлекчә

1

19.03

22.03

50

Шигърият дәфтәре.Төрле заман шагыйрьләренең шигырьләре.

Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари “Заманга иярү турында” Дәрдемәнд  “Ачылды, кар эреп, таулар, тугайлар...”,

Төрле заман шагыйрьләре

нең шигырьләренуку.Риф-ма,строфа,эпитет,чагышты

ру,метафора төшенчәлә-рен өйрәнү.

72-75 бит

сүзлекчә

1

02.04

51

Н. Думави “Җәйге айлы төн”

Ф.Кәрим “Гармун турында”

Р. Әхмәтҗан “Тургай җыры”

Кабатлау дәресе.

Шагыйрьләрнең әйтергә теләгән фикерен ачыклау, сәнгатьле итеп уку күнекмәләре булдыру.

китаплар

75-80 бит

сүзлекчә

1

05.04

52-53

Язучылар-балаларга.

К. Насыйри “Әбүгалисина”

Г. Сабитов “Тәүге батырлык”

Әсәрне уку һәм укыганның эчтәлеген үзләштерү.

84-89 бит

сүзлекчә

2

09.04

12.04

54-55

А. Алиш “Сертотмас үрдәк”

Н.Исәнбәт “Мыраубай батыр”.

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

89-93 бит

сүзлекчә

2

16.04

19.04

56

Класстан тыш уку.А.Алиш иҗаты.Н.Фәттах “Энҗеле үрдәк”

китаплар

1

23.04

57

Р. Хафизова “Киек каз юлы”

Әсәрне уку һәм укыганның эчтәлеген үзләштерү.

94-99 бит

сүзлекчә

1

26.04

58

Ш. Галиев “Иң беренче сүз” “Карандаш  төпчегенең ак кәгазь белән хушлашуы”

Кабатлау дәресе.

100-102 бит

сүзлекчә

1

30.04

59

Ш. Галиев “Сүзләр иленә сәяхәт”, “Ялкау да үсә”, “Чагу”, “Хәзинә”.

102-105 бит

сүзлекчә

1

03.05

60-61

Л. Ихсанова “Җир астында җиде көн.”

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

106-108 б сүзлекчә

2

07.05

62

Н. Дәүли “Каракай-йорт эте”

108-113 б сүзлекчә

1

10.05

63-64

М.Юныс “ Җиде могҗиза”,

“Мисыр пирамидалары”.

Әсәрне уку һәм укыганның эчтәлеген үзләштерү.

114-118бит

сүзлекчә

2

14.05

65

Ф. Яруллин “Туган ягы кирәк кешегә”,  “Тугры дус”,“Рәхәт тә соң”.

Сүзлек өстендә эш.

118-121 б

17.05

66

З.Мансур “Озын колак баласы елак – мылак”.

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Әсәрне уку һәм укыганның эчтәлеген үзләштерү.

китаплар

1

21.05

67

Г.Тукай “Шүрәле”.

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

китаплар

1

24.05

68

“Язучылар-балаларга” темасына класстан тыш уку. Т.Миңнуллин “Кәрлә – мәктәп баласы”.

Кабатлау дәресе.

Нәтиҗә ясау.

китаплар

1

28.05

                                         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по физической культура в 4 классе VIII вида, рабочая программа по физической культуре в 4 классе VII вида

Главной  целью моей педагогической деятельности является сохранение и укрепление здоровья детей, воспитание у них потребности в здоровом образе жизни. При проведении уроков учитываю возрастные, п...

Рабочая программа класса по окружающему мирудля 2 УМК Школа России

Программа разработана на основе Федерального государ­ственного образовательного стандарта начального общего обра­зования, Концепции духовно-нравственного развития и воспи­тания личности гражданина Рос...

Рабочие программы для 3 класса по программе "Школа России"и рабочие программы по внеурочной деятельности.

Материал представлен в виде рабочих программ для 3 класса по программе "Школа России", тематическое планирование по предметам, а также рабочие программы и тематическое планирование по внеурочной деяте...

Рабочая учебная программа по музыке ОС "Школа 2100"Л.В. Школяр, В.О. Усачёва и др. Данная рабочая программа составлена на основе Примерной основной образовательной программы начального общего образования и предназначена для учеников 4 класса.

Программа составлена в соответствии с требованиями Федеального государственного образовательного стандарта начального общего образования, обеспечена УМК для 1- 4 классов, авторов Л.В.Школяр,В.О.Усачёв...

Рабочая программа по технологии для 1 класса разработана на основе авторской программы Е.А.Лутцевой, Т.П.Зуевой по технологии (Сборник рабочих программ. – М.: Просвещение, 2015)

Рабочая программа по технологии для 1 класса разработана на основе авторской программы Е.А.Лутцевой, Т.П.Зуевой по технологии (Сборник рабочих программ. – М.: Просвещение, 2015)  в соответствии с...

Рабочая программа !класс.Окружающий мир.УМК "Перспектива"

Рабочая программа.1 класс.УМК "Перспектива"...

Рабочие программы класс Школа России

В данном материале находятся рабочие программы, для 1 класса по УМК "Школа России". По математике, технологии, русскому языку (букварный и после букварные периоды), литературному чтению, окр...