Доклад
материал по чтению по теме

Вафина Гульгена Аминовна

Сәләтле балалар тәрбияләү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_sltle_balalar.docx21.98 КБ

Предварительный просмотр:

                               Яңа гасыр кешесен тәрбияләү

                                       Доклад

Рәхим-шәфкатьле булсын өлкәннәр,

Җанны җылытсын иман нурлары.

Әй, нәни кешем - өмет йолдызы,

Имин, уң булсын, барыр юлларың.

Кул сузам сиңа, елмаеп дәшәм:

Якты дөньяга ямь биреп яшә,

Җиргә син кирәк, илгә син кирәк,

Көнгә син – терәк, исәнме, Кеше!

(Факил Сафин)

       Кешелек дөньясы яңа меңьеллыкка – XXI гасырга аяк басты. Без, яңа гасырны кешелек үсешенә зур өлеш керткән халык буларак каршыладык һәм киләчәккә зур ышаныч белән карыйбыз. Шуның өчен дә хәзерге чорда дөнья күләм мәсьәләләр хакында фикер йөртерлек шәхес тәрбияләү аеруча әһәмиятле. Төрле телдәге фәнни чыганаклардан мәгълүматлар туплап, үз карашын берничә телдә аңлатып бирә алырлык киләчәк кешесен тәрбияләү төп бурыч булып тора.

      Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны эзләү, табу һәм тәрбияләү – ил өчен иң мөһим мәсьәлә. Талантлы яшьләр – җәмгыятьнең төп байлыгы. Ә һәр бала да үзенчә талантлы.

        Сәләтле бала нинди була соң ул?

    Педагоглар, галимнәр, психологлар еш кына кеше акылының бу үзенчәлеген төрлечә фаразлыйлар. Гадәттә, мәктәп программасын үзенең яшьтәшләренә караганда тизрәк hәм тирәнтенрәк үзләштерә торган укучыны сәләтле, дип атыйлар. Ул фактларны, исем, фамилияләрне, сан, кагыйдәләрне җиңелрәк исендә калдыра, яңа теманы тизрәк үзләштерә, мәсьәләләрне тизрәк чишә, хатасыз яза. Әмма сәләтлелек тормыш, көнкүрештә - бертөрле, ә фәндә икенче төрле мәгънә белдерә. Бер өлкәдә, әйтик, музыкага сәләтле бала  математиканы бөтенләй белмәскә мөмкин. Сәләтлелекне психиканың хәтер, фикерләү, дикъкать кебек үзенчәлекләре белән бутар га ярамый. Бу сыйфатлар турында гына сүз барса, алар кешегә барлык хәлләрдә дә бер төрле ярдәм итәрләр иде. Кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә дә махсус сәләт кирәк. Укучының сәләте турында aның өлгерешенә карап фикер йөртәләр. Балалар үзара үзләренең белем алу активлыгы белән бер-берсеннән аерылалар: нәкъ менә шундый аерымлык аларның шәхси сыйфатларына караганда өлгерешенә күбрәк тәэсир итә.

          Әгәр баланы ул мәктәпкә кергәнче үк укырга, язарга, гади күнегүләрне үтәргә, мәсьәлә чишәргә, рәсем ясарга өйрәткән булсалар, I класстан aның психик сыйфатлары шөгыльләнгәнмәгән балаларныкы белән                   чагыштырганда, ныграк үскән була. Шул ук вакытта ярыйсы ук әзерлекле пассив бала мәктәптә укуда артта кала hәм әкренләп уртача укучы була. Әгәр дә кеше актив булмаса, аның төп психик функцияләре (сөйләме, хәте ре, фикерләү сәләте) үсеше тоткарлана. Шулай итеп, хезмәттән, тырышлыктан башка талант сүнәргә, үсештән туктарга мөмкин.

       Билгеле, шундый хәлләр дә була: укытучы үзенең уйламыйча әйтелгән сүзе белән ба лада үз-үзенә ышаныч хисен сүндерә, hәм ул кайчандыр яратып эшләгән эшен дә башкарырга теләми. Менә шундый хәлдә сәләтле бала да сәләтсезгә әверелә. Моның киресе дә булырга мөмкин: кайвакыт сәләтсез булып тоелган балаларның сәләтен үстерергә мөмкин. Мәсәлән, махсус күнегүләр ярдә мендә музыкага бөтенләй сәләте булмаган укучыны да музыканы аңларга, музыка кора лында уйнарга өйрәтергә мөмкин. Һәp бала да да кешегә кирәкле сыйфатлар, сәләт бар. Әмма алар төрле кешедә төрлечә үскән. Аларның кайсысы ни дәрәҗәдә үсүе баланың мәктәпкәчә яшьтәге вакытта сәләте, таланты нинди юнәлештә үстерелүенә бәйле. Ә алга таба ата-аналар, педагоглар, тренерлар баланың шул юнәлештәге сәләтен, кызыксы нуын үстерергә тиеш.

Әмма сәләтлелекнең фәнни аңлатмасы башкачарак. Баланың hәвәслелеген, талантын төрлечә билгеләп була. Тиешле шартларда яшәгән балаларның 2 - 9 проценты бик сәләтле була. Интеллектлылыгы яшьләренә туры килгән балалар 50 процент тәшкил итә. Алар дөньяны танып белүдә hәм hөнәри осталыкта гаять зур уңышларга ирешергә, мәктәптә белем алу елларында бик сәләтле балаларга тигезләнергә мөмкин.

     Сәләтле баланың укуга омтылышы, белем алу белән кызыксынуы сүрелүен алга таба төзәтү бик читен. Балачак hәм үсмерчакның hәp чоры теге яки бу белемне җиңелрәк үзләштерүгә көйләнгән. (Мәсәлән, балачак та туган тел hәм чит ил телләре җиңелрәк үзләштерелә.) Билгеле бер яшьтә баланың танып-белү сәләте тиешенчә файдаланылмаса, алга таба aның бу сыйфаты бөтенләй югалырга мөмкин.

Хәзерге заман фәне баланың кече яшьтән үк нәрсәгә сәләтле, hәвәc булуын билгели ала. Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле, талантлы булуын укытучылар, психолог, соци аль педагоглар өйрәнергә hәм алардагы бу сыйфатларны үстерергә ярдәм итәргә тиеш. Талантлы бала һәрвакыт үзенең җәмгыятькә кирәклеген тоеп, алга таба зур эшләр башкара алуына ышанып яшәргә тиеш.

   Мәгариф өлкәсендә эзлекле үзгәрешләр барган хәзерге чорда сыйфатлы белем бирү зур әһәмияткә ия. Чөнки ул укучыларның интеллектуаль, иҗади, һөнәри үсешен тәэмин итә. Белем сыйфаты һәм көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү тормыш сыйфатын булдыруда хәлиткеч этәргеч көч булып тора.

Сәләтле балалар белән эшләү безнең мәктәп эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Мәктәбебез, мәгариф системасын модернизацияләү шартларында индивидуаль һәм дифференциаль алымнар кулланып, укучы шәхесен үстерү юнәлешендә эшли. Сәләтле балалар һәр мәктәптә дә бар. Без аларны һәрвакыт игътибар үзәгендә тотабыз һәм аларның бу сыйфатларын тагын да үстерергә тырышабыз. Сәләтле балалар белән эшләүнең төп максаты: һәр укучының сәләтен, иҗади башлангычын үстерү. Мондый укучылар белән эшләгәндә эзләнергә, яңа мөмкинлекләрдән файдаланырга туры килә.

Шактый еллар инде рус мәктәпләрендә татар балалары белән ана теле һәм әдәбиятыннан олимпиадалар үткәрелә. Аңа әзерлек укытучыдан һәм укучыдан күп көч, түземлелек сорый. Бертуктаусыз эзләнергә, укырга, тел һәм әдәбият яңалыклары белән танышып барырга кирәк була. Олимпиадаларга юл гадәти дәресләрдән башлана. Әлбәттә, җиңүләр җиңел генә бирелми. Мәгълүм ки, бала мәктәптә һәр фәнне дә бертигез үзләштерә алмый. Мәсәлән, төгәл фәннәргә сәләте булган бала гуманитар фәннәрне, бигрәк тә тел-әдәбиятны, йомшак үзләштерергә мөмкин. Олимпиадаларга әзерләгәндә шуңа игътибар итәргә кирәк. Бу фәнне өйрәнүгә теләге булган балаларны сайлау да отышлы.

Сәләтле балалар белән эшне башлангыч сыйныфлардан ук башларга кирәк..

Бу укучының белем дәрәҗәсен тикшерү укытучыга укучының үсешен күзәтеп барырга, алга таба эш юнәлешен, сәләтле һәм программаны авыр үзләштергән укучыларны билгеләргә мөмкинлек бирә.

Иҗади үсеш технологиясе нигезендә укыту – тәрбия эшен оештыру укучының өлгереш, сыйфат, белемлелек дәрәҗәсен генә түгел, ә иҗади үсеш дәрәҗәсен тикшерү җирлеге тудыра.

Һәр күрсәткечне тикшерү өчен укучыга икешәр бирем тәкъдим ителә. Мондый тикшерү методикасы укучының иҗади үсеш дәрәҗәсен билгеләргә, теләсә нинди уку материалында дәрестә үзләштерелгән ысулны куллану күнекмәсен, тотрыклы белем дәрәҗәсен ачыклау мөмкинлеген белергә ярдәм итә.

Сәләтле балалар белән эшләгәндә эзләнергә, яңа эш алымнарын, яңа мөмкинлекләрдән файдаланырга туры килә.

Сәләт эштә, көч түккәндә ачыла. Шуңа күрә дә баланы күбрәк “баш ватарга” күнектерергә кирәк. Әйдә, тырышсын, сәләтле булыр! Баш ватсын – башлы булыр! Көч түксен – көчле булыр! Тик бер генә шарт бар: йөк бала күтәрмәслек булмасын!

Сәләтле балалар белән тиешле эш оештыру укытучыдан белем бирү эчтәлеген яңартуны, укыту методларын камилләштерүне, яхшыртуны, иҗади эзләнүне, һөнәри осталыкны үстерүне таләп итә.

Олимпиадада җиңү яулау ул бер яклы гына, бер укытучы яки укучы тырышлыгы белән генә ирешелә торган үр түгел. Бу укытучыдан да, укучыдан да байтак тырышлык таләп итә.

Тормышның нинди дә булса өлкәсендә уңышка ирешсә, укучының эшчәнлеге тагын да активлаша, физик һәм психик сәламәтлеге ныгый. Моны без һәрвакыт истә тотарга тырышабыз. Безнең өчен олимпиада үзмаксат түгел, ә төпле белем бирүнең бер юнәлеше. Мәктәптә белем алу атмосферасы тудырырга, дәвамчанлыкны сакларга кирәк. Шулай иткәндә генә уку-укыту процессы укучыга да, укытучыга да күңелле һәм файдалы булачак.

Кулланылган әдәбият исемлеге

  1. М.З. Зәкиев “Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы һәм пунктуациясе” Казан, 1984
  2. Татар грамматикасы. 3нче том. Синтаксис. Мәскәү. Казан. ”Инсан”, “Фикер”, 1999
  3. Ф.С. Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. Казан: Раннур, 2000
  4. Ф.С. Сафиуллина. Хәзерге татар әдәби теле – Казан. Мәгариф, 2002
  5. “Мәгариф” журналлары: №6,1999; №12, 1999; №12, 2000; №4, 2001; №8, 2001; №5, 2001; №2, 2005; №7, 2006; №11, 2007; №2, 2008.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад "Проектная деятельность в начальной школе"

Доклад о том, как я со своими учениками работаю над проектом "Океан"....

доклад на педагогическом совете «Использование интерактивной доски (Interwrite Board) на уроках в начальных классах»

Доклад на педагогическом совете «Использование интерактивной доски (Interwrite Board) на уроках в начальных классах». Варианты работы с интерактивной доской, плюсы и минусы. ...

конспекты уроков, доклады на темы самообразования

Открытые уроки по русскому языку и математике, доклады на темы самообразования ...

Доклад доклад на тему: «Формирование культуры семейных отношений».

                                           Семья - один из шедевров природы                                                                           (Дж. Сантаяна,  философ)Семья - основанная на брак...

Доклад "Урок работы над ошибками". Русский язык. Приложение к докладу.

Краткое описание в чём состоит подготовка учителя и учащихся  к уроку, где предстоит работа над ошибками. Из личного опыта и опыта коллег....

Доклад: "Использование ЭОР на уроках в начальной школе" + презентация к докладу

Актуальность использования ЭОР на уроках в начальной школе....