4 класста уку дәресе- Х Туфан "Илгә сәлам"
план-конспект урока по чтению (4 класс) по теме

Гарипова Лейсан Котдусовна

Язучы Х. Туфан белән якыннан танышу. "Илгә сәлам" шигыренә анализ. Балаларда туган илгә мәхәббәт, милли үзаң тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uku_drese_eeshkrtmse.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

Уку дәресе.

Тема: Хәсән Туфан “Илгә сәлам”

Максат:Язучы Х.Туфан белән танышу.Аның “Илгә сәлам шигыренә анализ.Туган илгә мәхәббәт, милли үзаң тәрбияләү. Балаларның фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын үстерү.

Җиһаз: язучының портреты, дәреслек, компьютер

Дәрес барышы:

I.Оештыру.Психологик уңай халәт тудыру.

Исәнләшү.

-Менә шундый матур исәнләшү сүзләре белән ана теле дәресебезне башлыйбыз.

II.Өй эшен тикшерү.Тест сорауларына җавап алу.(1 слайд)

Такташ  “Кыш җыры “

Кабатлау өчен сораулар:

1.Һ.Такташ кем ул ?

а  -композитор

б- шагыйрь

 в-драматург

2 Һ.Такташ ничәнче елда туган

А- 1910

Б-1960

В-2000

3“Кыш җыры “ әсәрендә кыш җырын нәрсә җырлый?

А-кош

Б-җил

В-кояш

4.”Кыш музыкасына биергә туры килер”- бу җөмләне ничек аңлыйсың?

5.Кояшны шагыйрь кем дип атый?

А-чәчәкләрнең оста бакчачысы

Б-чәчәкләр патшасы

*6 .Метафора –нәрсә ул?

III .Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.

-Без бүгенге дәрестә тагын бер күренекле язучы белән танышырбыз,аның әсәрләрен укырбыз.

2 слайд                            

 Бирде дөнья кирәкне ,

                              Еламаска өйрәтте    

Менә бу шигырь юллары бүген без өйрәнәсе.танышасы Хәсән ага Туфанныкы.Менә шушы ике юллыктан без язучының язмышын ,тормыш юлын күзаллый алабыз.Сез ничек уйлыйсыз бу язучының тормыш юлы нинди булды икән?Җиңелме әллә бик авыр тормыш юлы үтте микән язучы.(авыр язмышлы шагыйрь).

Портретын  ачу (3 слайд).

Ниндирәк тормыш юлы үтте икән ,кыска гына итеп таныштырып үтәм.

Х.Туфан 1900 елда Аксубай районы Кармәт дигән авылда ,крестьян гаиләсендә туа.Укый ,белем ала.1918-1925 елларда Урал,Казак якларына китә.Анда балаларга белем бирә,димәк укытучы булып эшли икән.Менә шушы якларга киткәч аның тормыш юлында беренче авырлыклар башлана инде.

Шәхес культы, репрессия корбаннары дигән сүзләрне безнең ишеткән бар инде. Х.Туфан да шушы репрессия корбаны.Ул елларның авырлыгын, газапларын үз җилкәсендә татыган кеше.Нахакка яла ягып аны 16 елга ирегеннән мәхрүм итәләр, гәрчә бер гаебе булмасада.Авыр тоткынлык еллары тәмамланса да, аны өенә җибәрмиләр,ә Себергә сөргенгә сөрәләр.

    Ул туган илен, якыннарын бик сагынып яши. Бу сагыну, сагыш аның иҗатында да ачык чагыла.

Без бүген шагыйрьнең берничә шигыре белән танышып китәрбез.Ә сез уйлап утырыгыз, без сөйләгән сүзләр, дәрес башында укыган өзектә, .уй-кичерешләр, шагыйрьнең хисе чагыламы?

1.“Илгә сәлам” шигырен уку . Укучыдан укыту.

  • Сорауга җавап алу.
  • Үзәгендә хис ята .Үзәгендә хис яткан шигъри әсәрнең героен без лирик герой дип атыйбыз, шулай бит.Без шигырьне аң аша үткәрдек уйлап аңладык. Без бит аны башкача да кабул итә алабыз. Күзләрне йомабызда шигырьне күз алдына китерәбез. Күзне ачтык нәрсә күрдек .
  • Әсәрдә шагыйрьнең хисе биреләме? Ул аны үзе генә кичерәме? Юк, аны башкаларда кичерә. Менә  . без укыдык , аны без дә кичердек.
  • Шагыйрь туган илен сагына, өзгәләнә. Бу кайсы юлларда чагыла ?

Кайда гына яшәсәм дә түгәрәк җир шарында

Күңелкәем, -Күбәләгем туган үскән ягымда

Ул күңеле белән күбәләккә әверелеп туган якка кайту хисе тоя. Ә кайта алмасына ышангач, туган илгә сәлам юллый, нәрсәләр аша- әйдә шул юлларны табып укыйк әле.

Һаваларда очкан кошлар

ҖИРГӘ АВАЗ САЛГАНДА

УЛ АВАЗНЫ ЮРА ИЛЕМ

Без тапшырган сәламгә (4слайд)

  • Ул кошлар аша туган иленә сәлам җибәрә. Шигырьнең үзәгендә хис ята дидек, димәк хис нәрсәдә? -Туган илдән аерылырга мәҗбүр булу.
  • 4.2нче шигырен уку.(5 слайд)  (анализ)Әйдә белик әле шигырьдә кемнәр катнаша.
  • Бу шигырьдә язучы үзе катнаша. Без аны кем дибез –ЛИРИК герой имән ,каен. Имәнне нинди итеп тасвирлый, ә каенны кемгә тиңли? Ул каеннар, имәннәр. Яхшы кешеләр аны кимсетмәгәннәр, ләкин ул алар янында үзен  рәхәт тоймаган, аның алардан назлы сүз ишетәсе килгән .

3 шигырь.(6 слайд)

  • Уку.
  • Бу шигырьдә язучының үз язмышы чагылыш тапкан.
  • Чыршы, гүя ул үзе .Бала чагы
  • Аның башыннан үткән газаплы еллар
  • Киләчәккә өмете, туган илгә әйләнеп кайту хыялы

IV.Белемнәрне ныгыту Шигырьләрне тагын бер кат дәреслектән  укып чыгып Аңларга тырыш.(мөстәкыйль уку)

6.Антологиядән уку

V .Йомгаклау. Туган илдән аерылып яшәү никадәр авыр,газаплы икән. Без моны бүген үз аңыбыз аша үткәрдек ,

күрдек,ишеттек.Шагыйрь гомередә,кеше гомередә чикле.Ә НӘРСӘ ГОМЕРЕ ЧИКСЕЗ ?Үзең үлгәч тә яши.

-Әсәрләре

Ул үзе хәзер юк.Ә без бүген аның шигырьләрен укып уй-хисләребез аша үткәрдек

VI Өй эше.

Сиңа кайсы шигыре бигрәк тә ошады .Шул шигырьне яттан өйрәнеп килерсең .

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2, 3, 4 нче класста " Тапкырлау. Ныгыту" темасына математика дәресе

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе    2, 3, 4 нче класста математикадан ачык дәрес  Тема:”Тапкырлау. Ныгыту”...

1 класста математика дәресе .Тема: 7 саны һәм цифры

" Перспективалы башлангыч мәктәп "  УМК сы буенча 1 класста математикадан дәрес -конспекты...

Фигыль турында кабатлау. Презентация. 4 класста татар теле дәресе.

Презентациядә фигыль турында үтелгәннәрне кабатлауга сораулар, терәк схемалар һәм күнегүләр бирелгән.  Алар йомгаклау дәресе өчен тәкъдим ителә....

3 класста математикадан ачык дәрес

3 класста математикадан ачык дәрес...

3нче класста тәрбия сәгате "Табигать сулышы"

балаларны табигатьнең гүзәллеген күpә белергә өйрәтү; киң таралган экологик проблемаларның кайберләре белән таныштыру;Кызыл китап, анда кертелгән үсемлек, бөҗәкләр белән таныштыру; табигать байлыклары...

Р.З.Хәйдәрованың "Күңелле татар теле" китабы буенча 3 класста "Мин вакытны әйтә беләм" темасы буенча лексик һәм грамматик күнекмәләрне үстерү" дәресе

35 урок раздела "Көндәлек режим" помогает обучить русскоязычных учащихся умению определять и называть время на татарском языке. На уроке используются такие формы общения, как диалог между учителе...

Татар теле дәресе. 3сыйныф. Исем темасын ныгыту дәресе.

Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...