Ачык дәрес
презентация к уроку по чтению (2 класс) по теме

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

Ачык дәрес

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Әти-әниемнең һөнәрләре22.7 КБ

Предварительный просмотр:

                                                             Зәй муниципаль районы

         Зәй 2 нче урта гомуми белем мәктәбенең

                                                                                        татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                  Гомәрова Альбина Мөнир кызының

                                      ачык дәресе.

Тема: «Әти – әнием һөнәрләре” (Слайд)

Максат:  1. Өйрәнелгән лексик – грамматик материалны кулланып ,”Әти-әниеңнең  һөнәрләрен беләсеңме?” темасына карата  җөмләләр төзүне активлаштыру.

2. Аралаша белү сәләтен, парларда һәм күмәк эшли белү  күнекмәләрен үстерү. Диалогик формада аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

3. Әти-әнигә хөрмәт  һәм һөнәрләре белән горурлану хисе тәрбияләү. (Слайд)

Җиһазлау: карточкалар, интерактив такта, сүзлекләр һәм дәреслек ( “Күңелле татар теле” 3нче класс беренче кисәк. Р.З.Хайдарова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина).

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше:

1. Исәнләшү.

2. Дежур укучы  белән әңгәмә.

- Бүген сыйныфта кем дежур?

- Сыйныфта барыгыз да бармы?

- Бүген ничәнче число?

-Атнаның нинди көне?

-Бүген көн нинди?

II. Актуальләштерү

1.-Укучылар без сезнең белән үткән дәрестә нинди тема үттек, кемнең шигырен укыдык?

Укучы җавабы:

-Без үткән дәрестә Г.Тукайның “Безнең гаилә” шигырен укыдык.

-Өй эшенә нәрсә бирелгән  иде?

-Укучы җавабы:

-Г.Тукайның “Безнең гаилә “ шигырен сәнгатьле итеп укырга.

Шигырь  экранда күренә. Һәр төркемнән берәр укучы шигырьне  сәнгатьле итеп укып күрсәтә.

                             

 Безнең гаилә. (Слайд)

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи-

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи –җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнең белән бергә йоклый ул,

Хезмәте дә бар, өйне тычкан явыздан саклый ул.          Габдулла Тукай.

2. Әңгәмә.

-Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

-Укучылар җавабы.

-Гаиләдә ничә кеше?

-Укучылар җавабы.

-Гаиләдә һәр кешенең дә хезмәте бар, хәтта песинең дә. Укучылар, песинең нинди хезмәте бар?

-Укучылар җавабы:

3. Фонетик күнегү  башкару.

Һәр сүзне аерым карточкаларга язып, төркемнәргә бүлеп куям. Бирелгән сүзләрне парлап укыйлар.

Укытучы, сатучы, табиб, язучы, тегүче, төзүче. (Слайд)

-Укучылар, карточкаларга язылган сүзләр нәрсәне аңлаталар?

-Укучы җавабы:

- Карточкаларга язылган сүзләр һөнәрне аңлата.

III. Төп өлеш.

”Әнием һөнәре.” Ф. Яруллин (Слайд)

Минем әнием тегүче,

Үз эшен бик нык сөя,

Ул теккән җылы киемне

Бик күп кешеләр кия.

”Һаҗирә апа.” М. Садри

-Ә менә минем апа

Конфет-прәнник сата

Ул эшләгән кибеттә

Бар ак күмәч тә, сөт тә.

”Минем әби” М. Садри

Минем әби бик уңган,

Ул укытучы булган.

Ул укыткан балалар

Зур үскән инде, алар

Төрле һөнәр беләләр:

Кукуруз үстерәләр,

Казанда - алар мехчы,

Химик, шофёр, сабынчы

Металлист һәм тегүче,

Ә Җәлилдә - төзүче.

      Күрдегезме укучылар, күпме һөнәрләр бар икән. Ә хәзер һөнәрләрне тәрҗемәсе белән сүзлек дәфтәрләренә язып куябыз.

Укытучы-учитель (Слайд)

сатучы- продавец

табиб- врач

тегүче- швея

язучы- писатель

төзүче- строитель

пешекче- повар

  Укучылар, барлык һөнәрләр дә бик мөһим, барлык һөнәрләр дә бик кирәк. Үсеп җиткәч, сез дә ниндидер һөнәр иясе булырсыз. Бүгенгә без сезнең әти-әниләрезнең һөнәрләре турында сөйләшербез.

      Бирем. Ә хәзер һәр төркемгә сораулар язылган карточкалар бирелә.Төркемдәге һәр укучы карточкалардагы сорауларга  җавап бирәчәк.

-Әниең кем булып эшли?

- Әтиең кем булып эшли?

Һәр укучы бирелгән сорауга тулы итеп җавап бирә.

Мәсәлән:

Минем әни сатучы булып эшли. (Слайдта)

Бик яхшы укучылар.Әти-әниләрегезнең һөнәрләрен белдек. Әйдәгез бераз ял итеп алыйк.

Һәркайсының үз эше. (Слайд)

Баш бармак бау ишә,

Имән бармак имән кисә,

Урта бармак ут кабыза,

Атсыз бармак ат җигә,

Чәнти бармак чәй эчә.

Яхшы укучылар, матур итеп урыннарга утырабыз һәм дәресебезне дәвам итәбез.

IV. Ныгыту :

  1. 12 нче күнегү,71 нче бит.

1 нче слайд.

-Ул мәктәптә укыта. 1 нче төркемнең 1 нче укучысы җөмләне укый.

 2 нче слайд.

Укытучы рәсеме. 2 нче төркемнең  2 нче укучысы җавап бирә.

        3 нче слайд.

      - Ул авыруларны дәвалый. 3 нче төркемнең  2 нче укучысы җөмләне укый.

        4 нче слайд.

        Табиб рәсеме. 1  нче төркемнең  2 нче укучысы җавап бирә.

        5 нче слайд.

-Ул кибеттә ашамлыклар  сата. 2 нче төркемнең  3 нче укучысы җөмләне укый.

6 нчы слайд.

Сатучы рәсеме. 3 нче төркемнең 3 нче укучысы җавап бирә.

  1. Карточкалар белән эш төркемнәрдә эшләнелә. Укучылар бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзергә тиеш. Өч төркемгә өч җөмлә.

Мәктәптә, укыта, укытучы.

Авыруларны, дәвалый, табиб.

Сатучы, сата, кибеттә.

       Ә хәзер җөмләләрне тикшерәбез. Дөрес җөмләләр экранда чыга бара. Һәр төркемнең 4     нче укучысы дөрес җөмләне укый.

       Дәфтәрләргә число, теманы  язабыз һәм бирелгән өч җөмләне күчереп язып куябыз.

      Ял итү: (Слайд)

       Хәрәкәттә –бәрәкәт.

Менә минем уң кулым,

Менә минем сул кулым.

Менә минем уң аяк,

Менә минем сул аяк.

Менә идән, менә түшәм

Менә шулай зур үсәм.

  Укучылар, ә хәзер алдагы биремне эшләр алдыннан бирелгән һөнәр исемнәрен кабатлыйбыз.

Укытучы-учитель (Слайд)

сатучы- продавец

табиб- врач

тегүче- швея

язучы- писатель

төзүче- строитель

пешекче- повар

  Төркемнәргә кәгазь битләре таратыла.(Раунд Тейбл - түгәрәк буенча). Һәр төркем исендә калган һөнәр исемнәрен яза. (1 минут вакыт бирелә)  Соңыннан тикшерәләр.

   1 нче төркемнең 2 нче укучысы һөнәр исемнәрен укый. Икенче һәм өченче төркемнәр өстәмәләрне генә укыйлар.

   Ә хәзер сүзләрне бергәләп кабатлыйк. Менә укучылар күпме һөнәрләр бар икән.?!

 V. Йомгаклау:

      1.Дәрескә нәтиҗә. Парларда сөйләшү. (Тайм-пэа шэа)

            Укучылар бер-берсенә сорау бирәләр. 13 нче күнегү,  71 нче бит.

          1.Сезнең гаиләдә ничә кеше?  Ә сезнең гаиләдә ничә кеше?

          2. Гаиләгездә кемнәр бар? Ә сезнең гаиләдә кемнәр бар?

          3. Синең абыең бармы?    Ә синең апаң бармы?

         4. Синең әбиең бармы?    Ә синең бабаң бармы?

         5. Синең әниең кайда эшли?  Ә синең әниең кайда эшли?

         6.Синең әтиең кайда эшли?   Ә синең әтиең кайда эшли?

2.Өй эше бирү. Сүзлекләргә язган сүзләрне ятларга.

 3. Билгеләр  кую.

 Саубуллашу.

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

Ачык дәрес:"КИЕМЕҢ УРЫНЛЫ БУЛСЫН".

ПЛАН ОТКРЫТОГО УРОКА  НА ТЕМУ:"ПУСТЬ ОДЕЖДА  БУДЕТ  К МЕСТУ" С ЦЕЛЬЮ ЗАКРЕПЛЕНИЯ СЛОВАРЯ  ПО ТЕМЕ., НРАВСТВЕННОГО ВОСПИТАНИЯ....

Ачык дәрес

Тема: хайваннар кышка ничек әзерләнә?Максат: Кыргый хайваннарның кышка ничек әзерләнүләрен аңлату.Уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү.Хайваннарга, кошларга сакчыл караш тәрбияләү.Материал:Әйләнә-тирә дө...

"Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньсында" темасына ачык чара

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе  Ачык чара Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньясындаҮткәрүче: башлангыч класс укытучысыАбдуллина Кадрия Г...

Ачык дәрес планы "Казаным-башкалам"

Тәкъдим ителгән дәрес планы рус төркемендә укучы балалар  өчен....

Тукайны беләсезме? (ачык дәрес)

ЮНЕСКО карары белән дөньяның иң атаклы шәхесләре исемлегенә кертелгән сөекле шагыйребезнең тууына 125 ел тулу уңаеннан бүгенге дәрес-викторинабызны башлыйбыз. 26 нчы апрель – Шигърият бәйрәме к...