Әдәби уку дәресе
план-конспект урока по чтению (3 класс) на тему

Нуриева Гульзифа Робертовна

дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbi_uku_drese_bolyn_patshasy.docx26.85 КБ

Предварительный просмотр:


Тема:
 Н.Гыйматдинова. “Болын патшасы” хикәясе

Максат: Нәбирә Гыйматдинованың "Болын патшасы"хикәясе белән таныштыру.

Бурычлар : 1)Н.Гыйматдинованың "Болын патшасы" хикәясе белән таныштыру, автор турында мәгълүмат бирү;

2) Дөрес тавыш төсмерләре белән уку, хикәяне диалог формасында укый белүләренү ирешү;

3)Табигатьтәге файдалы үләннәр,аларның терелткеч көче турында белемнәрне тирәнәйтү. Укучыларны дус, тату яшәргә өйрәтү, дусларыңа һәрвакыт булышырга, ярдәмгә килергә кирәклеген төшендерү; матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатларын тәрбияләү; укучылар арасында үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышыныч тәрбияләү.

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.

Җиһазлау һәм материаллар: дәреслек,презентация,экран,проектор,

китаплар күргәзмәсе, карточкалар, тест,

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.(КУУГ)

-Хәерле көн, кунаклар!

-Хәерле көн укучылар!

Укытучы: – Бүгенге көн сездә бары матур уйлар, якты хисләр генә тудырсын. Бу дәрес сезнең өчен кирәкле һәм файдалы булсын.

II.Булган белемнәрне актуальләштерү.

1)Балалар,  узган дәресне искә төшерик әле. Дәрестә без нинди әсәр укыдык? Габделхәй ни өчен язны зарыгып көтә?

-Әйе, яз җитү белән табигать уяна, үләннәр баш калкыта.

2)Дару үләннәре турында сөйләшү.

Укучылар үзләре әзерләп килгән дару үләннәре турында  сөйлиләр. Тактага беркетә баралар.

-Биредә безнең зур бер болын хасил булды.Ә болынның хуҗасы кем соң? Беләсегез киләме?(җаваплар)

II.Уку мәсьәләсен кую.

-Болын патшасы кем икән ул,ничек уйлыйсыз?(укучыларның җаваплары тыңлана)

-Дәрестә кем турында белербез, кем әйтә ала? (Болын патшасы турында).

III.УКУ мәсьәләсен чишү.

-Әйе,укучылар,бүген без сезнең белән болын патшасының кем икәнен белербез һәм  "Болын патшасы"хикәясен укырбыз. (Дәреслекне ачу ,114бит).

IV.Яңа материалны аңлату.(ТУУГ)

1.Автор белән танышу.

Нәбирә Минәхмәт кызы Гыйматдинова 1956нчы елның 20нче октябрендә Татарстанның Аксубай районы Карасу авылында туа. 1976-1981 нче елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. Ул проза жанрында

иҗат итә. Беренче хикәяләре “Йолдызлы кичтә”, “Таңсылу”.1981 нче елларда "Су әкияте"дигән беренче китабы басылып чыга. Бүгенге көндә хикәяләр,повестьлар тупланган егермеләп китап авторы.Китапханәдә аның китаплары бар,алып укый аласыз.

2.Текст белән танышу.(ШУУГ)

Укытучы укый башлый,аннан укучылар дәвам итә.Әсәрнең геройлары кем?

Икенче өлешне эчтән уку. Малай ни өчен борчыла?

Өченче өлешне рольләргә бүлеп уку.

V.Белемнәрне беренчел ныгыту (группаларда эшләү)

1) Сораулар буенча эчтәлекне ачыклау.(РУУГ,КУУГ)

1)Әсәрдә кемнәр турында сүз бара?

2)Рәсим нинди малай?

3)Айсылу нинди кыз?Аңа нинди сыйфатлар хас?

2.Тест.Белемнәрне тикшерү.( РУУГ) (индив.эш)

1.Хикәядәге геройларның исемнәре:

а)Айсылу;

ә)Рәмис;

б) Рәсим;

в)Айгөл.

2.Айсылуга кайсы сыйфатлар туры килә?

а)кайгыртучан;

ә)ялкау;

б)ямьсез;

в)чибәр.

3. Айсылу Рәсимне кая чакыра?

а)болынга;

ә)урманга;

б)урамга;

в)өйгә.

4. Айсылу Рәсимне елга буена ничек алып бара?

а)күтәреп;

ә)кул арбасына утыртып;

б)машина белән.

5.Кем ул болын патшасы?

а)Айсылу;

ә)Рәсим;

б)икесе дә.

(Үзбәя).

-Димәк, укучылар, кем икән инде ул болын патшасы?

3.Укытучы.Хәзер күзләрне йомабыз. Җәйге болында дип үзебезне хис итәбез.(ШУУГ)Нәрсәләр күз алдына килә?Болынны нинди итеп күз алдына китерәсез?(Җаваплар тыңлана:чәчәкләр үсеп утыра, күбәләкләр очып уйный.)

VI.Физкультминутка

-Без дә Айсылу янында болында күбәләкләр булып очып алыйк әле.

(Күбәләкләр болындагы матур чәчәкләргә куналар).

-Артында язылган сүзләрне укыйбыз. Алар геройларыбызның кайсыларына туры килә?

(Укучылар тапкан сүзләрне укыйлар.)

Тырыш, чибәр, акыллы, тәрбияле, сөйкемле, эшчән, әдәпле, тыйнак, ягымлы, батыр,тәвәккәл,эш сөючән, түземле, сер саклый белүчән, көчле характерлы.

-Димәк, Айсылуга нинди сыйфатлар хас?

(Укучылар төркемнәрдә Болын патшасын һәм аның дустын проектлаштыралар. Такта алдында минипроектларын (лэпбук) яклыйлар.)

Укытучы: Менә Айсылу ни өчендер Рәсимне дус итеп кабул итте.Ни өчен дип уйлыйсыз?

Сез үзегез нинди дус сайлап алыр идегез? (КУУГ)

Укытучы: Укучылар сезнең дусларыгыз бармы? Сөйләгез әле.

Минем дустым бар. Аның исеме ____________ . Аңа ______ яшь. Ул ___ нчы(нче) сыйныфта укый. Ул биергә, җырларга, китаплар укырга ярата. Ул ягымлы, ярдәмчел, акыллы кыз. Ул һәрвакыт авыр вакытта ярдәм итәргә тырыша. _________ чын дус.

VII.Белемнәрне икенчел ныгыту.

1.Мәкальләр төзү.(ТУУГ,РУУГ)Укытучы: Кешегә дуслар һәрвакыт кирәк. Дуслык турында әйтемнәр һәм мәкальләр бик күп. Сезнең алдыгызда конвертлар ята.Конверттан карточкаларны алыгыз:анда мәкальләр бирелгән.Шуларны дөрес итеп төзергә кирәк.

Укучылар, миңа булышыгыз әле, аларны дөрес төзергә.

  • Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма.
  • Дус авырлыкта беленер.
  • 100 сум акчаң булганчы – 100 дустың булсын.

2.Мәкальләрне ничек аңлата аласыз?


VIII.Йомгаклау

1.Дәрескә нәтиҗә.(РУУГ)

-Без дәрестә нәрсәләр эшләдек?

-Әсәр сезгә охшадымы?

-Нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?

-Тормышта дуслар кирәкме?

- Куйган соравыбызга җавап таптыкмы)

3.Өй эше:

1)49-56 бит ,текстның эчтәлеген сөйләргә.

2)Дустың турында сөйлә.

3)Язучы булсаң, хикәяне ничек дәвам итәр идең?

УКЫТУЧЫ: Мин бүген дәресне шигырь белән тәмамларга телим.

Дога белмим, дисең, нигә?

Яхшылык – үзе дога.

Бар кеше изгелек кылса,

Яхшырыр үзе дөнья!

Изгелек ул – беркайчан да

Тузмый торган хәзинә.

Яхшылык эшлик һәрвакыт

Ул үзе бит бер дога.

-Сез дә бер-берегезгә яхшы иптәш булыгыз, тормышыгызда бары тик яхшы кешеләр генә очрасын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

Уку дәресе "Н хәрефе булган сүзләрне уку.Әниләр темасына бәйләнешле сөйләм үстерү"

Урок в 1 классе помогает  правильно произносить и запомнить произношение трудных букв....

Табигатьтә кунакта.Әйләнә-тирә дәресе.

2 класста "Табигатьтә кунакта" темасына әйләнә-тирә дәресе...

2, 3, 4 нче класста " Тапкырлау. Ныгыту" темасына математика дәресе

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе    2, 3, 4 нче класста математикадан ачык дәрес  Тема:”Тапкырлау. Ныгыту”...

4 сыйныфта әдәбият дәресе. Ә. Еникинең “Матурлык” әсәренә анализ. Дәрес планы һәм презентация.

4 сыйныфта әдәбият дәресе. Ә. Еникинең “Матурлык” әсәренә анализ. Дәрес планы һәм презентация....

Уку дәресе 1 класс

План-конспект урока по чтению на тему "Тартык [ш] авазы. Ш, ш хәрефләре". ...

уку дәресе

Укучыларның аңлап укуларын тикшерү                   алымнары...