Открытый урок по родному языку "Давылда"
план-конспект урока по чтению (4 класс)

Открытый урок по родному языку (татарский язык, татарская подгруппа) в 4 классе. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл davylda.docx28.98 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы   Әлмәт муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

                                    Тема : Хәсән Туфанның “Давылда”.

                                       4 нче сыйныф (татар төркеме)

                                                                           Әлмәт шәһәре 1 нче урта

                                                                      гомуми белем бирү мәктәбенең

                                                                       башлангыч сыйныфлар

                                                                       укытучысы Тазипова Айгөл

                                                                       Әсхать кызы.

2019 нчы ел

Дәреснең технологик картасы

Сыйныф- 4 А (татар төркеме)

Фән - әдәби уку

Тема : Хәсән Туфанның “Давылда”.

Максат: 1. Х. Туфанның “Давылда ” шигыре белән танышу һәм аны анализлау.

2. Укучыларга шигырьләрдә сурәтләнгән фаҗигане төшендерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, Х. Туфан иҗатына хас үзенчәлекләрне таный белү күнекмәләре формалаштыру.

 3.  Х. Туфан иҗатына кызыксыну уяту һәм мәхәббәт тәрбияләү. Укучыларны авырлыкларны җиңеп чыгарга, түзем, сабыр һәм көчле ихтыярлы булырга өйрәтү. 

Җиһазлау : дәреслек, компьютер , интерактив такта, презентация, рәсемнәр.

Этап

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

Универсаль эшчәнлек

1.Оештыру моменты

Эш ритмына кертү.

  1. Оештыру моменты.

- Хәерле көн, укучылар,

Дəрес бит һəрчак шулай башлана.

Сез барыгыз да алырсыз дүртле, бишле генə,

Күңелем минем моңа ышана.

Укытучының сөйләме.

Сыйныфны эшкә әзерләү.

Укучылар бер-берсенә, укытучыгахәерле көн теләп, дәрескә әзерләнә.

Шәхси:эшчәнлеккә әзерлек;

регулятив:максат кую;

коммуникатив:укытучы, укучыларның үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге.

2. Белемнәрне актуальләштерү һәм эшчәнлек барышында туган кыенлыкларны теркәп бару.

Белем дәрәҗәсен тикшерү .

- Укучылар, әйдәгез әле иң элек алдагы дәресләрдә өйрәнгәнгәннәрне искә төшерик. Аны “МИКС-ПЭА-ШЭА” аша кабатлыйк.

- Без сезнең белән үткән дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

- Ә өй эше нәрсә иде?

- Молодцы, укучылар.

Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү.

- Һади Такташның “Ак чәчәкләр” шигыре турында сөйләштек.

- Шигырьне сәнгатьле укырга.

Коммуникатив:укучыларның укытучы һәм үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге. Танып белү:билгеләрне аерып чыгару максаты белән объектларга логик анализ.

3. Яңа белемнәрне ачу.

Укучыларның белемнәрен актуальләштерү. Проблемалы ситуацияне китереп чыгару.

1. Үзе күренми, үзе сызгыра, 
Үзе бар нәрсәне пыр туздыра. 

- Бу табышмакта сүз нәрсәләр турында бара?

- Димәк, бүгенге дәресебез нәрсә турында барачак?

Темасы әйтелә.

- Әйе, без бүген Хәсән Туфанның “Давылда” шигырье белән танышачакбыз.

- Нинди максатлар куябыз?

- Ә шигырьне укыганчы тактага карыйк әле.

Яңа сүзләр белән таныштыру.

Тактада транскрипция билгеләре белән язылган яңа сүзләр:

Күнә-күнә - привыкая

1. Тактада язылган яңа сүзләрнең мәгънәсен ачыклау (семантизацияләү).

2. Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатланыла):

-яңа сүздәге үзенчәлекле авазларны әйтү;

- сүзне кабатлау;

- сүзтезмә әйтү;

-2-3 сүздән торган, ләкин яңа сүз кергән җөмләләр әйтү.

3. Яңа сүзләрне тәрҗемәсе белән дәфтәргә язу;  метапредмет нәтиҗәләрен үстерү йөзеннән, берничә сүзне татарча-русча сүзлектән карау.

Максатлар куя, дәрес темасын формалаштыра.

Җил - давыл

Җил турында.

Давыл турында.

1. Х. Туфанның “Давылда ” шигыре белән танышу һәм аны анализлау.

2. Укучыларга шигырьләрдә сурәтләнгән фаҗигане төшендерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, Х. Туфан иҗатына хас үзенчәлекләрне таный белү күнекмәләре формалаштыру.

 3.  Х. Туфан иҗатына кызыксыну уяту һәм мәхәббәт тәрбияләү. Укучыларны авырлыкларны җиңеп чыгарга, түзем, сабыр һәм көчле ихтыярлы булырга өйрәтү. 

Укучылыр укытучы артыннан кабатлыйлар.

Укучылар сүләрне сүзлек дәфтәренә язалар.

Сүзлектән яңа сүзләрне эзлиләр.

Регулятив:максат кую;

коммуникатив:сораулар кую;

танып белү:гомумуку – танып белү максатын үзлектән билгеләү; логик-проблема

ны билгеләү.

4. Беренчл ныгыту һәм эталон буенча тикшерү.

Проблемалы ситуацияләрне эзләп табуны оештыру.

 “Давылда” шигырен сәнгатьле уку.

- Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

Яныгыздагы иптәшегезгә сөйләгез:

-Нинди давыл була?

Төркемнәрдә (барысы) эшләү.

- Давыл турында нәрсәләр беләсез?

Бер-берегезгә сөйләгез. Җаваплары тыңлана.

Өстәмә материал бирү. (Слайд)

Давыл рәсеме өстендә эш.

Дәреслек белән эш.

Нәтиҗә ясала.

Димәк, давыл...

- Яхшы, алга таба дәвам итәбез.

Аңлап кабул итүне тәэмин итү. Беренчел йомгаклау (гомумиләштерү)

Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр (алгоритм, модель һ.б.)

Укучыларның якынча җаваплары.

1-2 укучы сәнгатьле укып күрсәтә.

Укучылар җавабы.

Алгоритмнарны телдән кабатлап,типик биремнәрне чишәләр.

Регулятив:планлаштыру, прогноз ясау; 

танып белү:модельләштерү,логик- проблемаларны чишү, логик фикерләү чылбырын төзү, дәлилләү, гипотеза һәм аның нигезен күрсәтү;

коммуникатив:мәгълүматны эзләүдә һәм сайлауда инициатив хезмәттәшлек.

Ял минуты

  •  Эшебезне дәвам иткәнче әйдәгез,бераз ял итеп, уйнап алыйк әле.

Физкультминутка.

Өй алдында чебиләр,

Чип-чип-чип, - дип йөриләр

(йөрү хәрәкәтләре белән).

Кечкенә канатлар

(кулларын як-якка сузалар), Муеннары сап-сары

(муеннарын сузып, уңга-сулга

карыйлар)

Күпереп тора йоннары

(бер-береңне сыйпау),

Ул аларның туннары.

- Рәхмәт, молодцы.

5. Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге.

Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру.

- Шигырьнең кайсы өлешендә каенның тирбәлеп утыруы турында язылган?

- Каенның бөреләре калдыруы турындагы өлешне укып күрсәтегез.

- Каенның йөрәгенең тынычлыгы турында укып китик.
- Бөреләрнең йокыга китүләре турындагы өлешен кем укый?
- Бөреләрнең төш күрүләрен шагыйрь ничек тасвирлый?

- Бүгенге дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек, алар турында нәрсәләр белдек, без аларны «ТОКИН МЭТ» структурасы аша ныгытырбыз.

-Мин сезгә кәгазь битләре өләшәм. Уртага исеме язылган. Сез һәрберегез шунда белгәннәрегезне язарга яки рәсем ясарга тиеш буласыз.

- Ә хәзер өстәлләрне алыштырабыз һәм бәйләнешләрне билгеләп чыгабыз.

-Чулпан, сез давыл турында нәрсәләр яздыгыз яки нинди рәсемнәр ясадыгыз?

- Айназ,  ә сез нәрсәләр яздыгыз һәм ясадыгыз?

- Диләрә, ә сез нәрсәләр яздыгыз һәм ясадыгыз?

- Молодцы, бик яхшы.

Эшләрне бәяләү.

Мөстәкыйль эш. Эталон буенча үзтикшерү адымнарын чагыштыру.

https://arhivurokov.ru/kopilka/uploads/user_file_550d1d26d4220/konspiekt-uroka-n-s-karinyn-tiien-h-m-zinnur-khosniiarnien-tukran-t-ub-sie-s-rl-rien-chaghyshtyru_2.png





Укучылар аерым, һәрберсе үз эшләрен эшлиләр.

Укучыларның җаваплары. 

Регулятив: контроль, төзәтмә кертү; алган бе-лемнәрне аңлап барлау һәм үзләштерәсе белемнәрнең сыйфатының дәрәҗәсен билгеләү;

шәхси:эшчәнлек.

6. Эшчәнлеккә рефлексия.

7.  Өй эше бирү

1) Рефлексияне оештыру.

- Бүген без сезнең белән нәрсә турында сөйләштек?

- Шигырьдә нәрсәләр турында белдегез, нәрсәләр исегездә калды?

- Укыган шигырь сезгә аеруча  нәрсәсе белән ошады, тәэсир итте?

 - Бу дәреснең кайсы өлеше сезгә аеруча ошады?

Давыл турында мәгълүмат тупларга һәм 86 биттәге  Хәсән Туфанның “Давылда” шигырьен сәнгатьле укырга.

Үз уку эшчәнлеген бәяләүне, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру.

Без Х.Туфанның “Давылда” шигыре белән таныштык.

Укучыларның җаваюы.

Коммуникатив:үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү;

Танып белү:рефлексия;

шәхси:нәтиҗәләр чыгару


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок по родному языку 3кл

"Кышкы аргаже" аян-чорук кичээл...

Открытый урок по родному языку

Разработка открытого урока по родному языку:  "К " - деп ужук-биле таныжылга....

Открытый урок по родной литературе "Анам" А. Сюйюнчев

Дерсни темасы: Сюйюнчланы Азамат « Анам». Дерсни мураты:Сюйюнчланы Азаматны творчествосу бла шагърей этиу, «Анам» деген назмусун окъутуу; ...

Разработка открытого урока по родному (татарскому) языку по теме "Ашханәдә"

Дәрес темасы: «Ашханәдә» хикәясе.Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнүДәрес төре: әңгәмә дәресМетод һәм алымнар: әңгәмә, эзләнү-тикшеренү, әдәби әсәрне анализлау алымы.Дәрес максатлары:Белем б...

Открытый урок по родному языку "Ужуглел"

Урок  тувинского языка "Ужуглел"в 1 классе на тему "Т деп ун болгаш Т, т деп ужуктер". Тип урока: открытие новых знаний. Данный урок разработан в соответствии с требованиями Ф...

Открытый урок по родному языку на тему: "Демдек адынга катаптаашкын"

Открытый урок по родному языку на тему:  "Демдек адынга катаптаашкын"...

Открытый урок по родной литературе

Открытый урок по родной литературе 3 класс...