[п] авазы. Пп хәрефләре
план-конспект урока по чтению (1 класс)

2 нче сыйныфта "[п] авазы, Пп хәрефләре" темасына әдәби уку дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл p_avazy.docx58.65 КБ

Предварительный просмотр:

[п] авазы, П п хәрефләре

Максат: 1. [п] авазын ишетеп таный белергә өйрәтү, п хәрефенең график формасын үзләштерү, аваз кушылмалары, сүз, җөмлә уку күнекмәләрен формалаштыру, бердәрәҗәле сүз модельләре нигезендә бу авазны аерып алып әйтергә, икедәрәҗәле сүз моделе нигезендә сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртергә,  [п] авазының урынын билгеләргә өйрәтү,

2. Укучыларның фонематик ишетү һәм авазларны дөрес әйтү күнекмәләрен, игътибарлылыгын, хәтерен, логик фикерләвен үстерү;

3. Предмет белән кызыксыну уяту, кошларга карата шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет нәтиҗәләре: [п] авазын, Пп  хәрефләрен таный, укый; сүзләрне иҗекләргә бүлү, кушылмалар, иҗекләр, сүзләр уку күнекмәләре булдыру.

Шәхси нәтиҗәләр: уку материалына кызыксыну уяту, иптәшләреңә карата игътибарлы, дөрес мөнәсәбәт булдыру.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Регулятив:укытучы ярдәмендә дәреснең темасын ачыклау, максатын билгеләү, күмәкләшеп эш планын төзү, план нигезендә эзлекле эш алып бару, эшнең үтәлешенә бәя бирү, эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тота белү.

Коммуникатив: үзеңнең фикереңне дөрес, тулы җөмләләр төзеп әйтеп бирә һәм башкаларны тыңлый белү.

Танып-белү: укытучы ярдәмендә үткәндә өйрәнгәннәрне яңасыннан аера белү, тыңланган мәгълүматның  эчтәлегенә бәя бирә белү, алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү.

Ресурслар: Дәреслек  “Әлифба” И.Х. Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәрифуллина 68-69 б., укытучылар өчен методик кулланма, презентация, Г. Гәрәева “Тылсымлы авазлар” китабы.

Дәрес  тибы: Яңа белемнәрне ачу.

Дәрес төре:  Диалогик-проблемалы

Дәрес барышы.

  1. Оештыру-мотивлаштыру.
  • Исәнмесез, укучылар.
  • Кәефләрегез ничек? Кәеф кайчан әйбәт була? (кояш елмаеп торса, көн матур булса, мәктәпкә теләп килсәң.)
  • Ә сез мәктәпкә теләп киләсезме? Мәктәпкә нәрсәгә киләсез? (белем алырга, өйрәнергә, күпне белергә)

II. Белемнәрне актуальләштерү.

- Әзер булсагыз, тактадагы хәрефләрне укыйбыз. Бу хәрефләрне нинди ике төркемгә бүләргә була? (Сузык һәм тартык аваз хәрефләренә)

- Ә нинди авазлар сузык (тартык) авазлар дип атала? (балаларның җаваплары)

- Сузык авазлар ниндиләргә бүленә? Калын һәм нечкә сузыкларны парлап әйтегез.

- Узган дәрестә нинди хәреф өйрәндек? Ул нинди авазны белдерә?

- [б] авазына характеристика бирегез.

- Гомумән без сезнең белән нинди тартыкларны өйрәнәбез? (парлы)

-Нинди парлы тартыкларны беләбез? ( д-т, з-с, г-к, в-ф)

- Ә [б] авазының пары бар микән?

         III. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую.

  • Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм. Игътибар белән тыңлап, җавапларын табарга кирәк.

1. Күшәүче хайван үзе, тармак-тармак мөгезле. (поши)

2. Үзе суфый, колак артын сыйпый, көндез йоклый, төнлә урлаша. (песи)

Дәрес темасын һәм максатын ачыклау.

  • Әйдәгез, бу сүзләрне әйтеп карыйк. Һәр сүз нинди аваздан башлана? Бу аваз безгә танышмы, аның нинди аваз икәнен әйтә алабызмы? (юк). Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы – ([п] авазы һәм П п хәрефләре)
  1. Максат һәм бурычларны билгеләү.
  • Бу аваз турында сезнең нәрсәләр беләсегез килә? ( Бу нинди аваз, ул сүзнең кайсы урыннарында килергә мөмкин, нинди хәрефләр белән белдерелә)
  1. Яңа белемнәрне “ачу”.
  1. [п] авазына характеристика бирү.
  • Бу авазны әйткәндә тел һәм тешләр комачаулый. Димәк, [п] авазы тартык аваз. Бу авазның тавышы бармы? Колакларны учлар белән каплап яңадан әйтеп карыйк әле.
  • Юк . Димәк, [п] авазы – саңгырау тартык. Ул яңгырау [б] авазының пары.

2. Фонетик зарядка. (Физ-ка)

Алга таба барабыз: тик-так-так, тик-так-так,

Гөрләп чаба паровоз: юл тап-тап, юл тап-тап!

Ак төтен артка кала: пух-пах-пух, пух-пах-пух.

Вагоннар җырлап чаба: ах-ах-ух, ах-ах-ух!

Сыбызгы яңгырап китә: ту-ту-ту, ту-ту-ту!

Тавышы еракка җитә: у-у-у, у-у-у!

3.Тексттан [п] авазы булган сүзләрне  аерып алу.

  • Без сезнең белән Алфавитның сәяхәтләре турында күп кенә матур әкиятләр тыңладык. Бүген сезгә аның яңа сәяхәте турында сөйләргә телим. Сез игътибар белән тыңлагыз һәм  [п] авазы булган сүзләрне истә калдырырга тырышыгыз.

   Беркөнне Алфавит үзенең сәяхәтен урманнан башларга булган. Ул урман кырыена килеп баскан. Ә урман эченә керер өчен, ниндидер капка аша үтәргә кирәк икән.Ул капка янына килгән, “Капка аша чыгаргамы, юкмы?” – дип аптырашта калган, чөнки бу капканың баганалары үләннәрдән генә булса да. капка өстен пәрәвез җепләре тоташтырган. Җитмәсә, ул җепләрдә бер яктан икенче якка әрле-бирле үрмәкүчләр йөгерәләр, уйнашалар, бер-берсенә нәрсәдер пышылдап, Алфавитка карап көлешәләр икән. Алфавит капка кырыенда куркып басып торган, чөнки аңа бу капканың өсте җимерелеп төшәр кебек тоелган.

   Алфавит җепләр аша йөгерүче эреле-ваклы үрмәкүчләргә бик озак карап торган. Үрмәкүчләр Алфавитка: “Па-пу-пи-пах! Па-пу-пи-пах! Без – үрмәкүчләр, без парашют ясаучылар, без – җепләр сузучылар!” – дип пышылдаганнар. – Син Алфавит, безнең арттан: “Па-пу-пи-пах! Па-пу-пи-пах!” – дип кабатла, шуннан син безнең капка астыннан чыкканыңны сизми дә калырсың”, - дигәннәр.

   Шуннан Алфавит үрмәкүчләр әйткән авазларны кабатлаган, Алфавитка бу авазлар бик ошаган. Бу яңа аваз белән “пәрәвез”, “ песи”, “песнәк” дигән сүзләр уйлап чыгарган. Шул авазларны әйтеп, яңа сүзләр уйлый-уйлый, капка астыннан чыгып киткәнен сизми дә калган. Үрмәкүчләр дә, үзләренең кемгәдер кирәклеген тоеп, бик шатланганнар.

   Шулай итеп, Алфавит үзенең гаиләсенә [п] авазын, П п хәрефләрен өстәп тә куйган. Аның гаиләсе тагын бер хәрефкә арткан. (Г.Х.Гәрәева “Тылсымлы авазлар”. Казан. “Гыйлем” нәшрияты.2014 – 110 бит)

4. Әкияттән [п] авазы кергән сүзләрне аерып алу, иҗеккә бүлү, авазның сүздәге урынын билгеләү. Бердәрәҗәле сүз модельләре белән эш. (     слайд)

(капка, җеп, парашют, пәрәвез, песнәк, песи)

   Нәтиҗә ясау. ([п] авазы сүзнең башында, уртасында, ахырында ишетелә).

5. “Кем игътибарлы?” уены.

а)[п] авазы сүз башында килсә – кулларны өскә күтәрергә, уртада килсә – кул чабарга, ахырда килсә - тыпырдарга: туп, апа, мәктәп, арпа, ипи, керпе, пумала

Физ-ка. МИКС-ФРИЗ-ГРУПП.

6. П п хәрефләре белән таныштыру.

Укучылар [п] авазы 4 төрле хәреф белән белдерелә. Басмача баш һәм юл Пп хәрефләре һәм язмача Пп хәрефләре. Бу хәрефләрне истә калдыру өчен пластилин һәм карточкалар белән эшләп алырбыз. (карточкалардагы рәсемне, хәрефләрне буяу, хәрефләрне йөртеп чыгу, шигырьдән Пп хәрефләрен табып, түгәрәккә алу, санын билгеләү, ребусны чишү)

C:\Users\Сюмбель\Desktop\ппп_000.jpg

Пакьләнде, битләрен юды

Песиебез таң белән.

Пескәй кунак көтә диеп

Пешерде әни пилмән.

  1. Беренчел ныгыту.

1. Икедәрәҗәле сүз модельләре белән эш.

  1. Ә хәзер дәреслекләр белән эшләп алабыз. (69 нчы биттәге кушылмалар, сүзләр уку, сүзләрне яңгырашы, мәгънәсе буенча чагыштыру)

Физ-ка. Бармак уены.

Карга килә – казан аса,

Торна килә- тоз сала,

Песнәк килә – пешерә,

Чыпчык килә – тикшерә,

Әдип ашап бетерә, кап та коп.

  1. Кошлар, аларга ярдәм итү турында әңгәмә. (69 б. рәсем буенча)
  2. Дәреслектәге текстны уку.
  3. Йомгаклау. Рефлексия, бәяләү, үзбәя.
  • Укучылар бүген без нинди аваз белән таныштык? Ул нинди аваз? Сүзнең кайсы урыннарында килергә мөмкин? Нинди хәрефләр белән белдерелә? (ТАЙМД-ПЭА-ШЕА. Укучылар бер-берсенә сөйлиләр)
  • Кемнәр миңа барысы да аңлашылды, дәрестә мин әйбәт эшләдем, дип уйлый, алар яшел төстәге, кемнәр мин әле барысын да аңлап бетермәдем дип уйлый – сары төстәге, кемнәр мин бер нәрсә дә аңламадым дип уйлый – кызыл төстәге түгәрәкләрне күтәрәсез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

[з] авазы, З, з хәрефләре

I сыйныфта әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе...

[Э] авазы, Э, э (е) хәрефләре.

План-конспект урока по татарскому языку в 1 классе по ФГОС...

Тема:[д ]авазы Д,д хәрефләре

Дәреслек:Әлифба.И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина....

ТАРТЫК (Ч) АВАЗЫ, Ч, ч ХӘРЕФЛӘРЕ

Ч хәрефен, (Ч.ч) авазын өйрәнү....

Без дәрестә. Үзенең һәм иптәшенең ничек укыганын әйтү. [р] авазы һәм Р р хәрефләре белән танышу һәм язу.

Сингапур технологиясе буенча дәрес планы. Тема " Без дәрестә. Үзенең һәм иптәшенең  ничек укыганын әйтү.  [р] авазы һәм Р р хәрефләре белән танышу һәм язу." 1 класс.   ...

[л] авазы. Лл хәрефләре

1 нче сыйныфта әдәби уку (грамотага өйрәтү чоры) дәресе эшкәртмәсе...

Дәрес эшкәртмәсе [ с ] авазы, Сс хәрефләре

Тема:   [с] авазы,С с хәрефләре.Максат:  ...