Дәрес эшкәртмәсе [ с ] авазы, Сс хәрефләре
план-конспект урока (1 класс)

Хайруллина Рамзия Ахатовна

Тема:   [с] авазы,С с хәрефләре.

Максат:                                                               универсаль уку  гамәлләре формалаштыру

Шәхси универсаль уку  гамәлләре:               үзара җылы атмосфера    тудыру,дәрестә актив катнашу, бер-береңә

                                                                              карата     ихтирамлы һәм  игътибарлы    булу;

Регулятив  универсаль уку  гамәлләре:       үз эшеңне планлаштыра белү, төркемнәрдә бер-берсе белән

                                                                             киңәшләшеп эшләнгән эшкә нәтиҗә  ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп

                                                                               эшләү күнекмәләре булдыру;

Танып белү универсаль уку  гамәлләре: - [с] авазын ишетеп таный белергә өйрәтү;

                                                                                с хәрефенең график формасын үзләштерү; аваз кушылмалары,

                                                                                сүз, җөмлә уку күнекмәләрен формалаштыру; бер дәрәҗәле

                                                                               сүз модельләре   нигезендә бу авазны аерып алып ,әйтергә өйрәтү;

                                                                              Ике дәрәҗәле сүз моделе нигезендә сүзнең аваз формасын хәреф

                                                                               формасына үзгәртү;                                             

Коммуникатив универсаль уку  гамәлләре:төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп,эшләрне үзара тигез

                                                                       бүлешеп эшләргә ирешү, иптәшеңне тыңлый һәм аңа ярдәм итә белү.

Дәреснең   тибы: яңа белем бирү һәм күнекмәләр формалаштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл дәрес эшкәртмәсе580.87 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:   [с] авазы,С с хәрефләре.

Максат:                                                               универсаль уку  гамәлләре формалаштыру

Шәхси универсаль уку  гамәлләре:               үзара җылы атмосфера    тудыру,дәрестә актив катнашу, бер-береңә

                                                                              карата     ихтирамлы һәм  игътибарлы    булу;

Регулятив  универсаль уку  гамәлләре:       үз эшеңне планлаштыра белү, төркемнәрдә бер-берсе белән

                                                                             киңәшләшеп эшләнгән эшкә нәтиҗә  ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп

                                                                               эшләү күнекмәләре булдыру;

Танып белү универсаль уку  гамәлләре: - [с] авазын ишетеп таный белергә өйрәтү;

                                                                                с хәрефенең график формасын үзләштерү; аваз кушылмалары,

                                                                                сүз, җөмлә уку күнекмәләрен формалаштыру; бер дәрәҗәле

                                                                               сүз модельләре   нигезендә бу авазны аерып алып ,әйтергә өйрәтү;

                                                                              Ике дәрәҗәле сүз моделе нигезендә сүзнең аваз формасын хәреф

                                                                               формасына үзгәртү;                                              

Коммуникатив универсаль уку  гамәлләре:төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп,эшләрне үзара тигез

                                                                       бүлешеп эшләргә ирешү, иптәшеңне тыңлый һәм аңа ярдәм итә белү.

Дәреснең   тибы: яңа белем бирү һәм күнекмәләр формалаштыру.

Методлар:    әңгәмә,  төркем белән эш,

Материал:  дәреслек(Әлифба: татар телендә башлангыч белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек,

 1 кисәктә, И.Х.Мияссарова,Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова.- Казан: “Мәгариф-Вакыт”нәшрияты ,2011)

Җиһазлау:   компьютер, интерактив такта, презентация, предметлы  рәсемнәр

                                                                                           

                                                                                  Дәрес   барышы

Дәрес этабы

                                             Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

I.Мотивлаштыру-ориентлашу этабы

2 мин

1.Психологик уңай халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар!

-Хәерле иртә, балалар!

Әлифба дәресен башлыйбыз. Без бүгенге дәресебезгә кунаклар  чакырдык. Әйдәгез, алар алдында үзебезнең булганлыгыбызны, тырышлыгыбызны, белемле булуыбызны күрсәтик әле.

Моның өчен безгә нишләргә кирәк?

Исәнләшү

-Ныгытып уйларга, тулы җаваплар бирергә.

Белемнәрне актуальләштерү

3 мин

Үткән дәрестә без сезнең белән нинди аваз белән танышкан идек?

Нинди аваз инде ул?

- Дәреслекнең 51 нче битендәге хикәяне укып китик әле.Кем турында?

-Кайсы сүзләр баш хәрефтән язылган? Ни өчен?

-[з]авазы  кергән сүзләрне генә укып күрсәтегез әле

[з]авазы яңгырау тартык аваз

-Кеше исемнәре

-Зилә, Рәмзия,Рүзәл,Зиннәт

Уку мәсьәләсен  кую.

5 мин

1. Шигырь уку

- Мин сезгә бер тизәйткеч – шигырь сөйлим, ә сез монда нинди аваздан башланган сүзләр күбрәк яңгырады, шуны әйтерсез.

-Балалар, нәрсә соң ул тизәйткеч?Ни өчен кирәк?

Саран Сара,

Саный-саный

Сарыгына салам сала.

Саран Сара

Сары гына

Саламны да санап сала.

- Укучылар, бу шигырьдә    сүз кем турында бара?

- Ул  нинди   икән?

- Нинди   кеше   була  соң   ул?

- Сараны үрнәк  дип    саныйсызмы? Ни өчен?

Укучылар   хәзер   мин    тизәйткечне    укыр  алдыннан бирелгән  сорауга җавабыгызны  әйтегез инде.

-Димәк без бүген  нинди  аваз  белән   танышырбыз   икән?

-Дөрес, [с] авазы белән.

-Дәрестә нәрсәләр эшләрбез икән, дип уйлыйсыз?

Физминутка “Чеп-чеп , чебиләрем”

-Сара турында

-саран

(җаваплар  тыңлана, нәтиҗәләр   ясала)

Саран кеше

саран кеше үрнәк була алмый

Бу тизәйткеч-шигырьдә [c] авазы  күп тапкыр яңгырады

-с авазы

-Авазларны әйтербез,тикшерербез,сүзләр әйтербез, аларга анализ ясарбыз, җөмләләр төзербез

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы

20 мин

1. Уку мәсьәләсен чишү, дәреслек белән эш.

а) (Салам рәсеме күрсәтелә)

-Балалар , Сара сарыкка нәрсә бирә?

F:\овцы.jpg

-Әйдәгез әле бергәләп салам сүзен әйтик :

Салам (иҗек-аваз анализы)

Са-лам- 2  иҗек,  5 хәреф,  5аваз

-Сүз башында нинди аваз ишетелә?

б) ФОНЕТИК ЗАРЯДКА

-Каз ничек ысылдый?

-с-с-с

-Тавышланмагыз дигәндә ничек әйтәбез?

-тс-с-с-с

C:\Users\юлпоа\Desktop\рәсемнәр\1335076163-126636-f-4905b5651ea8f-www.nevsepic.com.ua.jpgC:\Users\юлпоа\Desktop\рәсемнәр\secret-winning-betfair.jpg

- [ с ] авазы  сузык   авазмы, тартык   авазмы?  Тикшереп карагыз әле.

- Ни өчен  тартык  аваз  дип    уйлыйсыз?

 Димәк,[ с ]  тартык аваз . Ул тел очы алгы түбәндәге тешләргә тигәндә ясала.

-Бу аваз турында тагын нәрсә әйтеп була?

-Димәк,   [с] авазы саңгырау, парлы тартык аваз

-[С] авазы кергән сүзләрне искә төшереп китик әле.

в) Сс  хәрефләре белән таныштыру.

-Сүзләрне уку өчен авазларны дөрес әйтү, ә уку, язу өчен хәрефләрне танып дөрес яза белергә кирәк. Мин сезгә [с] авазы хәрефләрен күрсәтәм. Баш С , юл с хәрефләре

-Баш С хәрефен кайчан кулланабыз?

Димәк , безгә нинди  тема өстендә эшлибез?

г)  Әлифбаның 52 нче битендәге сабын, сөлге,сөт рәсемнәренә һәм алар астындагы бер дәрәҗәле схемаларга карап, һәр сүздәге [ съ ], [с ] авазларын аерып табу, урыннарын билгеләү.

д) Ике дәрәҗәле схемалар белән эшләү .

Песи, сыер, рәсем сүзләренә аваз-хәреф анализы ясау.

Песи сүзе  бергәләп аңлатыла.

F:\кошка.jpg[п][э][с][и]

Сыер, рәсем сүзләре төркемнәрдә  карала,  аннары   балалар тарафыннан аңлатыла

F:\корова.jpgF:\рисунок.jpg

[с][ы][й][ы][р]                                             [р][ә][с][э][м]

4. Дәреслектән  баганалап  бирелгән  кушылмаларны  укыту.

а)калын һәм нечкә ябык иҗекләрне уку

б) калын һәм нечкә ачык иҗекләрне (кушылмаларны )уку

-3,4 баганадагы кушылмалар арасыннан калын әйтелешлеләрне укып китегез.

-Нечкә әйтелешләрен әйтеп китегез.

- Нинди кушылмаларны укып киттегез?

Физминутка

5. 53 нче  биттә  бирелгән   язмаларны  уку( чылбыр рәвешендә),  ал турыпочмаклык   урынына   тиешле    сүзләрне табу.

 Дәреслектәге “Дусларым” текстын  уку. Җөмләләрне  тыныш билгеләренә карап укырга  өйрәтү. Кеше исемнәренең  язылышына  игътибар   иттерү. Эчтәлеге  өстендә  эшләү.

1) Үрнәк  уку.

2) Эчтәлекне   ачыклау.

-Кемнәр турында сүз бара?Алар турында ниләр белдегез?

3) Эчтән   уку.

4) Кычкырып  уку  (чылбыр буенча уку)

5) Нәтиҗә ясау:

- Хикәядә баш хәрефтән  язылган  сүзләр  турында  ниләр  әйтә   аласыз?

- Беренче  җөмләдә  сүзләр   арасына     нәрсә   куелган?

Ни өчен дип   уйлыйсыз?

- Өтер  куелган  урынны   ничек  укырга  кирәк?

- Сызык куелган урынны ничек укырга кирәк?

8.”Сүзләр төзү”уены.

“Сания”сүзендә   нинди сүзләр   яшеренгән?

-салам

-[с]  авазы

-[с] –тартык аваз  

-Бу авазны әйткәндә , авызда һава тоткарлана,аскы тешләр һаваны тоткарлый.

С авазын тагын әйтеп карыйлар.

-[с] авазы саңгырау, парлы тартык аваз

Нәтиҗә: [ съ ], [с] авазы - саңгырау тартык аваз.

[с] авазы кергән сүзләр әйтү

Теманы әйттерү

Тема:  [с] авазы, Сс хәрефләре

Песи – 4 аваз, 4 хәрефтән, 2 иҗектән тора. [Э] авазы е хәрефе белән күрсәтелә.

Сыер - 5 аваз, 4 хәрефтән, 2 иҗектән  тора.Ехәрефе – ике авазгабилгебулып тора.

Рәсем -5 аваз, 5 хәрефтән, 2 иҗектән тора. [э] авазы е хәрефебеләнкүрсәтелә.

-са,сы,су, со

-сә,се,сү,сө,си

-ачык кушылмалар(тартык авазга сузык аваз ялгана)

Сынлы

Сынлы сәнгать

(өтер,сызык, нокта куелган).

- Өтер  куелган   урынны   санау   интонациясе белән   укырга  кирәк.

Сызык куелган урында тукталып алырга, пауза ясарга кирәк

-Ания, ия, сан

III.Тикшерү

бәяләү этабы

5 мин

Укучылар бүгенге дәрестән сез үзегезгә нинди белемнәр алдыгыз? Нәрсә белдегез?

“Үсеш  баскычы” буенча эш

-Һәр укучы  “Үсеш  баскычы” буенча үзенең эшчәнлегенә бәя бирә.

- Рәхмәт, дәрес тәмам.

[с] саңгырау, парлы тартык авазы

Сс хәрефләре белән

смайликлар ярдәмендә күрсәтәләр

Кушымта:

1.Предмет рәсемнәре

F:\овцы.jpgC:\Users\юлпоа\Desktop\secret-winning-betfair.jpg                C:\Users\юлпоа\Desktop\1335076163-126636-f-4905b5651ea8f-www.nevsepic.com.ua.jpg

2.”Үсеш  баскычы”

                                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

[з] авазы, З, з хәрефләре

I сыйныфта әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе...

[Э] авазы, Э, э (е) хәрефләре.

План-конспект урока по татарскому языку в 1 классе по ФГОС...

Тема:[д ]авазы Д,д хәрефләре

Дәреслек:Әлифба.И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина....

ТАРТЫК (Ч) АВАЗЫ, Ч, ч ХӘРЕФЛӘРЕ

Ч хәрефен, (Ч.ч) авазын өйрәнү....

Без дәрестә. Үзенең һәм иптәшенең ничек укыганын әйтү. [р] авазы һәм Р р хәрефләре белән танышу һәм язу.

Сингапур технологиясе буенча дәрес планы. Тема " Без дәрестә. Үзенең һәм иптәшенең  ничек укыганын әйтү.  [р] авазы һәм Р р хәрефләре белән танышу һәм язу." 1 класс.   ...

[п] авазы. Пп хәрефләре

2 нче сыйныфта "[п] авазы, Пп хәрефләре" темасына әдәби уку дәресе...

[л] авазы. Лл хәрефләре

1 нче сыйныфта әдәби уку (грамотага өйрәтү чоры) дәресе эшкәртмәсе...