[л] авазы. Лл хәрефләре
план-конспект урока по чтению (1 класс)

1 нче сыйныфта әдәби уку (грамотага өйрәтү чоры) дәресе эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл l_avazy_ll_hreflre.docx56.02 КБ

Предварительный просмотр:

Тема

[л] авазы, Л л хәрефләре

Программа бүлеге

Грамотага өйрәтү дәресләре. Әлифба чоры.

Максат

  1. [л] авазы, Л л хәрефләре белән таныштыру, сүз модельләре нигезендә бу авазны аерып алып әйтергә , аның сүзләрдәге урынын билгеләргә, авазга характеристика бирергә, авазны хәрефкә әйләндерергә өйрәтү;
  2. Фонематик ишетү һәм авазларны дөрес әйтү күнекмәләрен, игътибарлылыгын, хәтерен, логик фикерләвен үстерү;
  3. Хезмәт һәм әхлак тәрбиясе бирү, предмет белән кызыксыну уяту.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет нәтиҗәләре: [л] авазын, Л л хәрефләрен таный, укый; сүзләрне иҗекләргә бүлү, кушылмала, иҗекләр, сүзләр уку күнекмәләре булдыру.

Шәхси нәтиҗәләр: уку материалына кызыксыну уяту, иптәшләреңә карата игътибарлы, дөрес мөнәсәбәт булдыру.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Регулятив:укытучы ярдәмендә дәреснең темасын ачыклау, максатын билгеләү, күмәкләшеп эш планын төзү, план нигезендә эзлекле эш алып бару, эшнең үтәлешенә бәя бирү, эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тота белү.

Коммуникатив: үзеңнең фикереңне дөрес, тулы җөмләләр төзеп әйтеп бирә һәм башкаларны тыңлый белү.

Танып-белү: укытучы ярдәмендә үткәндә өйрәнгәннәрне яңасыннан аера белү, тыңланган мәгълүматның  эчтәлегенә бәя бирә белү, алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү.

Төп төшенчәләр

 Төшенчәләр:

Аваз, сузык һәм тартык аваз, калын һәм нечкә сузык, яңгырау тартык, иҗек, сүз, җөмлә, кушылма

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья

Ресурслар:

Дәреслек  “Әлифба” И.Х. Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәрифуллина30-31б., укытучылар өчен методик кулланма, презентация,

 Дәрес тибы

Дәрес төре

 Яңа белемнәрне ачу (Фронталь, индивидуаль эш.)

 Диалогик-проблемалы

Дәрес этаплары

  Укытучы эшчәнлеге

Укучы зшчәнлеге

Укыту һәм үстерү технологиясе

I этап. Оештыру-мотивлаштыру.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

Исәнләшәләр.

  • Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек?
  • Белемле кеше – көчле кеше. Сезнең көчле буласыгыз киләме? Сез тырышып эшләргә әзерме?

II этап  Белемнәрне актуальләштерү.

Бирелгән хәрефләрне төркемнәргә бүләргә куша

Сораулар аша укучыларның белемен тикшерә.

Хәрефләрне укыйлар. Бирелгән хәрефләрне ике төркемгә бүләләр.

Укытучының сорауларына җавап бирәләр.

  • Әзер булсагыз, тактадагы хәрефләрне укыйбыз. Бу хәрефләрне нинди ике төркемгә бүләргә була? (Сузык һәм тартык аваз хәрефләренә)
  • Ә нинди авазлар сузык (тартык) авазлар дип атала? (балаларның җаваплары)
  • Сузык авазлар ниндиләргә бүленә? Калын һәм нечкә сузыкларны парлап әйтегез.
  • Узган дәрестә нинди хәреф өйрәндек? Ул нинди авазны белдерә?
  • [н] авазына характеристика бирегез.

 

III этап. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую.

Дәрес темасын һәм максатын ачыклау.

Табышмаклар әйтә. Табышмакларның җаваплары аша укучылар белән бергәләп дәреснең темасын ачыклый

Табышмакларның җавапларын табалар. Җавапларның беренче авазларын билгеләү аша укытучы белән берлектә теманы билгелиләр.

  • Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм. Игътибар белән тыңлап, җавапларын табарга кирәк.

1. Сары күлмәкле, бик тә сихәтле. (лимон)

2. Озын, юка, төп-төз ул,

Билгели ул иң төз юл.

Юллары озынлыгын

Беләм санап сызыгын. (линейка)

  • Әйдәгез, бу сүзләрне әйтеп карыйк. Һәр сүз нинди аваздан башлана? Бу аваз безгә танышмы, аның нинди аваз икәнен әйтә алабызмы? (юк). Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы – ([л] авазы һәм Лл хәрефләре)

IV.  Максат һәм бурычларны билгеләү.

Укучыларның җавапларын гомумиләштереп, алар белән бергәләп, дәреснең бурычларын билгели.

Укытучының сорауларына җавап бирәләр, гомумиләштереп, нәтиҗә ясыйлар.

  • Бу аваз турында сезнең нәрсәләр беләсегез килә? ( Бу нинди аваз, ул сүзнең кайсы урыннарында килергә мөмкин, нинди хәрефләр белән белдерелә)

V. Яңа белемнәрне “ачу”.

Уку мәсьәләсен куя.

Әкиятне сөйли. Эчтәлеге буенча  сораулар бирә.

Укучыларның эшен оештыра, эшне мөстәкыйль башкара алмаган укучыларга ярдәм итә.

Укучыларга нәтиҗә ясарга булыша.

Уенның кагыйдәләре белән таныштыра, уен белән җитәкчелек итә.

Басмача һәм язмача Лл хәрефләрен күрсәтә.

Карточкалар белән эшне оештыра.

Укучыларга ярдәм итә.

Укытучы ярдәме белән [л]  авазына характеристика  бирәләр.

Әкиятне тыңлыйлар.

Укытучы сорауларына җавап бирәләр.

Тексттан [л] авазы булган сүзләрне сайлап әйтәләр.

Үзләре әйткән сүзләрне иҗеккә бүләләр, схемада [л] авазының урынын күрсәтәләр.

Укытучы белән бергә нәтиҗә ясыйлар.

Уенда катнашалар.

Карточкаларда укытучының биремен үтиләр.

  • комачаулый. Димәк, [л] авазы тартык аваз. Бу авазның тавышы бармы? Колакларны учлар белән каплап яңадан әйтеп карыйк әле.
  • Әйе бар. Димәк, [л] авазы – яңгырау тартык.
  1. [л] авазының урынын билгеләү.
  • Мин сезгә лилипутлар белән ләкләкләр турында бик матур әкият сөйлим. Сез игътибар белән тыңлагыз һәм  [л] авазы булган сүзләрне истә калдырырга тырышыгыз.

                 Лилипутлар һәм ләкләкләр.

Борын-борын заманда бер авылда лилипутлар яшәгән. Алар бик кечкенә булганнар, картаеп бетсәләр дә, гел кечкенә балалар кебек уйнаганнар, мәтәлчек атканнар, шаярганнар.

Беркөнне лилипутлар су буена киткәннәр. Анда үзләренә зур йорт салырга уйлаганнар. Алар кулларына лейка, лом, лампа, чиләк, линейка алганнар. Су буена килсәләр, болар йорт саласы урында ләкләкләр үзләренә чыбык-чабыклардан һәм кызыл балчыктан зур оя төзеп бетереп яталар икән. Ләкләкләр үзләре янына килүче лилипутларны күреп бик шатланганнар, чакырып кунак итәргә уйлаганнар. Берничә ләкләк балык тотып кайтырга ашыккан, ә берничәсе тәмле ризыклар пешерергә керешкән. Үзләренең урыннарын алганга, лилипутларның бераз кәефләре киткән китүен, тик шулай да сиздермәгәннәр, аларләкләкләргә үзләренең планнары турында сөйләгәннәр.

  Ләкләкләр күршеләре барлыкка килүгә сөенгәннәр генә. Үзләре янында бер үзәндә аларга бик матур урын күрсәткәннәр. Ул арада өстәл әзер булган. Тәмле хуш ис бөтен җиргә таралган. Барысы бергә җыйналып сыйланганнар. Аннан бергәләп лилипутларга яңа йорт төзергә керешкәннәр. Йорт кырыйларына хуш исле лалә, ландыш, миләүшә чәчәкләре дә утыртып куйганнар.

  • Бергә эшләгәч тиз дә, матур да була икән, - дип куанганнар.

Лилипутлар белән ләкләкләр әле бүген дә барысы бергә дус булып, кунакка йөрешеп, шул урында яшәп яталар, ди.(Г.Х.Гәрәева “Тылсымлы авазлар”. Казан. “Гыйлем” нәшрияты.2014 – 77 бит)

- Әкиятнең эчтәлеге буенча әңгәмә. Тәрбия моменты.

- Әкияттән [л] авазы кергән сүзләрне аерып алу, иҗеккә бүлү, авазның сүздәге урынын билгеләү.

-  Нәтиҗә ясау. ([л] авазы үзнең башында, уртасында, ахырында ишетелә).

3. “Кем игътибарлы?” уены.

а) [л] авазы ишетелгән сүзләргә кул чабарга: савыт, тәлинкә, колак, күз, Гали, Вәли, бозау, каз, күл, саз, балык, йолдыз һ.б.

б)[л] авазы калын әйтелешле сүзләрдә ишетелсә, малайлар, нечкә әйтелешле сүзләрдә ишетелсә, кызлар кул чаба: гөл, күл, ландыш, күлмәк, йолдыз. һ.б.

4. Лл хәрефләре белән таныштыру.

Укучылар [л] авазы 4 төрле хәреф белән белдерелә. Басмача баш һәм юл Лл хәрефләре һәм язмача Лл хәрефләре. Бу хәрефләрне истә калдыру өчен карточкалар белән эшләп алырбыз. (карточкалардагы рәсемне, хәрефләрне буяу, хәрефләрне йөртеп чыгу, шигырьләрдән Лл хәрефләрен табып, түгәрәккә алу, санын билгеләү, ребусны чишү)

C:\Users\Сюмбель\Desktop\лл_000.jpg

Ләң-ләң өрә безнең Акбай        

Ләйсән белән Ләйләгә.

Ленар котыртканын әйтсә,

Ләйсирәгә эләгә.

        

VI. Беренчел ныгыту.

VII. Йомгаклау.

Рефлексия, бәяләү, үзбәя.

Дәреслектәге рәсемнәр белән эшне оештыра.

Чираттан кушылмалар, сүзләр укуны җитәкли.

Укучыларның дәрестә алган белемнәрен тикшерә.

Дәрескә йомгак ясый.

Укытучы сорауларына җавап бирәләр.

Укытучы кушуы буенча кушылмалар, сүзләр укыйлар.

Әңгәмәдә катнашалар. Үзләренең эшчәнлекләрен  светофор төсләре ярдәмендә бәялиләр.

-Ә хәзер дәреслекләр белән эшләп алабыз. (30-31 нче биттәге рәсемнәр белән эш, кушылмалар, сүзләр уку)

  • Укучылар бүген без нинди аваз белән таныштык? Ул нинди аваз? Сүзнең кайсы урыннарында килергә мөмкин? Нинди хәрефләр белән белдерелә?
  • Кемнәр миңа барысы да аңлашылды, дәрестә мин әйбәт эшләдем, дип уйлый, алар яшел төстәге, кемнәр мин әле барысын да аңлап бетермәдем дип уйлый – сары төстәге, кемнәр мин бер нәрсә дә аңламадым дип уйлый – кызыл төстәге түгәрәкләрне күтәрәсез.

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы  муниципаль бюджет  белем бирү учреждениесе “Иске Өҗем төп гомумбелем мәктәбе”

[л] авазы. Л л хәрефләре.

(1 нче сыйныфта ачык дәрес)

Укытучы: Шәрифҗанова Р.В.

2017 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

[з] авазы, З, з хәрефләре

I сыйныфта әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе...

[Э] авазы, Э, э (е) хәрефләре.

План-конспект урока по татарскому языку в 1 классе по ФГОС...

Тема:[д ]авазы Д,д хәрефләре

Дәреслек:Әлифба.И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина....

ТАРТЫК (Ч) АВАЗЫ, Ч, ч ХӘРЕФЛӘРЕ

Ч хәрефен, (Ч.ч) авазын өйрәнү....

Без дәрестә. Үзенең һәм иптәшенең ничек укыганын әйтү. [р] авазы һәм Р р хәрефләре белән танышу һәм язу.

Сингапур технологиясе буенча дәрес планы. Тема " Без дәрестә. Үзенең һәм иптәшенең  ничек укыганын әйтү.  [р] авазы һәм Р р хәрефләре белән танышу һәм язу." 1 класс.   ...

[п] авазы. Пп хәрефләре

2 нче сыйныфта "[п] авазы, Пп хәрефләре" темасына әдәби уку дәресе...

Дәрес эшкәртмәсе [ с ] авазы, Сс хәрефләре

Тема:   [с] авазы,С с хәрефләре.Максат:  ...