Конспект урока "Әдәби уку" в 3-м классе на тему "Целебные дожди. Г. Хасанов “Май” Х. Халиков “Витаминный суп”. Шифалы яңгырлар. Г.Хәсәнов “Май” Х.Халиков “Витаминлы аш”"
план-конспект урока (3 класс)

Мухаметзянова Татьяна Анатольевна
Материал используется при изучении литературного чтения на татарском языке в 3-м классе.
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 56_dres_eshkrtmse.docx22.39 КБ

Предварительный просмотр:

56 нчы дәрес

Тема. Целебные дожди. Г. Хасанов “Май” Х. Халиков “Витаминный суп”. Шифалы яңгырлар. Г.Хәсәнов “Май” Х.Халиков “Витаминлы аш”

Максат. X. Халиковның «Витаминлы аш» хикәясе белән таныштыру.

Бурычлар:

  1.  «Май» һәм «Витаминлы аш» хикәяләрендә тема уртаклыгын табып күрсәтү, тасвирлау алымнарын аңлата белергә өйрәтү;
  2.  Уку техникасын камилләштерү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү;
  3.  Туган якка, аның табигатенә, барлык тереклеккә мәрхәмәтлелек, мәхәббәт тәрбияләү.

Материал. Дәреслек, 2 нче кисәк, 82—84 нче бит, 3 нче кисәк, 95—98 нче битләр.

Җиһазлау. Слайдлар , дару үләннәре рәсемнәре.

Дәрес барышы

1. Дәресне оештыру. Мотивация.

Саумы ,кояш, саумы ,көн
Дусларым , хәерле көн!

Уе изге баласына

Булышыр табигать тә.

Эшкә тотыныйк , дусларым,

Хуш , хәерле сәгатьтә.

2.Актуальләштерү.

-Дәресебезне табышмак әйтеп башлыйк әле.

- Ак энҗеләр төсле мин,

Исле гөлдән исле мин.

Аңкып торам урманда.

Дарулы да, агулы да —

Сак була күр җыйганда. (Энҗе чэчэк.)

- Кыйнамый, сукмый, үзе елата. (Кычыткан.)

- Аягы суда, башы көндә. (Төнбоек.)

-Бер үлән бар чокырда, аны таный сукыр да. (Кычыткан.)

2. Өй эшен тикшерү. «Май аеның беренче үләннәре” исеме астында кыска гына хикәя сөйләү.

3.Уку мәсьәләсен кую.

а)Хәкимҗан Халиковның тормыш юлы, иҗаты белән танышу.

- Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиков 1933 елның 16 январенда Татарстан АССРның хәзерге Арча районы Мамыш авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1948 елда, Чембулат җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Арча педагогия училищесына укырга керә. 1952 елда хәзерге Арча районының Иске Әҗем җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. 1954—1960 елларда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә читтән торып укый. Балалар әдәбиятын үстерү һәм пионер матбугаты өлкәсендәге хезмәтләре өчен X. Халиковка 1984 елда Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.

X. Халиков — 1973 елдан СССР Язучылар союзы члены.

-Бүгенге дәрестә без Хакимҗан Халиковның “Витаминлы аш”хикәясе белән танышырбыз.Бу дәрескә сез ниниди максатлар куясыз? Ә ни өчен ул бу хикәяне «витаминлы аш” дип атады икән?

4. Яңа материалны аңлату.

Хикәяне тыңлау. Хәкимҗан Халиков “Витаминлы аш”

http://balarf.ru/ipad

/library.html?id=63

 

Укыган текстка туры килгән рәсемнәрне слайдлардан эзләп табу.

5. Белемнәрне беренчел ныгыту.

а)Текст буенча парларда эш. Бер-берсенә сораулар биреп, җавабын тексттан эзләп табу. Кайсы раслау дөрес? 

1.- Тәнзилә мәктәптән кайтып керде.

-Тәнзилә ашыгып кибеттән кайтып керде.

2.- Әби витаминлы аш пешерде.

- Әби кычыткан ашы пешерде.

3. - Әби витаминны даруханәдән алды .

- Әби витаминны бакчадан алып керде.

4. - Тәнзилә ашын бик озак ашады.

- Тәнзилә ашын бик тиз ашап бетерде.

б) “Витаминлы” үләннәрнең (слайдта) сиңа кайсылары таныш? Алар турында нәрсәләр беләсең?

6. Иҗади эш. “Витаминлы салат” ясау.

-Без балалар белән витаминлы салат ясадык. Ә витаминнар авыруга каршы көрәшә. Авырмас өчен нинди яшелчәләрне еш ашарга кирәк икән? Алар сезгә шул хакта сөйләрләр.

  1. нче бала: Күзләр яхшы кәрсен өчен кишер кирәк!
  2. нче бала: Таза, көчле булыр өчен бәрәңге кирәк!
  3. нче бала: Йөзләребез алсу булсын өчен чөгендер кирәк!
  4. нче бала: Салкын тиюдән саклану өчен сарымсак кирәк!
  5. нче бала: Температура, тамак авыртуын басар өчен кыяр суы, шалкан кирәк!
  6. нче бала: Көч, күәт булсын өчен кәбестә кирәк!Нәтиҗә ясау: Сау- сәламәт булу өчен яшелчә, җимеш, су, һава һәм кояш кирәк!

7.Өйрәнгәннәре ныгыту күнегүләре.

-Әби белән Тәнзиләнең дару үләннәрен җыйганда нинди хата ясавын ачыклау.

Ни өчен дару үләннәрен үзең җыю кирәк?Хикәянең исемен үзгәртеп буламы? Син нинди исем куяр идең? Ни өчен? Сезнең өйдәгеләр дару үләннәрен ничек, кайда саклыйлар?

  1. Дәрескә йомгак. Рефлексия.
  •  Син бу дәрестә нәрсәгә өйрәндең?
  •  Алар синең алдагы тормышыңда кирәк булырмы? Дару үләннәрен барысын бер вакытта җыеп буламы? Ни өчен?
  •  Син бу дәрестә үзеңә нинди билге куяр идең?

Өйгә эш. 1) Әлфия һәм Тәнзиләнең әбиләре безне ниләргә өйрәтте? Таблица итеп язарга; 2) «Безнең якның дару үләннәре” исеме астында кечкенә хикәя язып килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока по литературному чтению в 4 классе. 1. Предмет: литературное чтение. Тип учебного занятия: Урок обобщения и систематизации учебного материала. 2. Тема: Обобщение и систематизация материала по разделу «Устное народное творчество»

Специфика проведения данного урока состоит в том, что такого полного обобщения и систематизации материала по разделу «Устное народное творчество» в Программе не предусмотрено, на выпуске из первой сту...

Конспект урока по литературному чтению в 3 классе.Тема урока:"Ариной Родионовной Россия склоняется над пушкинской строкой... (Пушкин "Зимний вечер")"

Разработка урока по теме "А.С.Пушкин. "Зимний вечер". В ходе урока через содержание стихотворения дети получат представление об огромном влиянии Арины Родионовны на развитие поэтического таланта поэта...

конспект урока по предмету "Окружающий мир", 3 класс, УМК "Школа России" Тема урока "Опасные места"

Образовательная- выявить опасные места  для человека, соблюдать правила безопасности  при пользовании лифтом, играя во дворе, находясь на балконе, около подоконника  и т.д.Развива...

План-конспект урока по физической культуре для 4 класса. Конспект - урока: Использование современных танцевальных фитнес программ на уроке физической культуры

Цель: Повысить интерес к занятиям физическими упражнениями, через музыкально - двигательную деятельность учащихся, содействовать поддержанию и развитию их активности.Задачи:1.Формировать двигате...

Конспект урока по окружающему миру во 2 классе на тему "Какие бывают дожди"

Урок составлен в соответствии требованиям ФГОС , с использованием технологии развития критического мышления....

Конспект урока по литературному чтению К.Г. Паустовский "Какие бывают дожди"

Урок литературного чтения в 3 классе по произведению К.Г. Паустовского " Какие бывают дожди". Главной моей целью на уроке было привить любовь к природе, учить видеть и слышать всё, что в ней прои...