Внеурочная деятельность в 1-4 классах.Юный оригамист.
рабочая программа (1 класс) по теме

Салихова Гузалия Гависовна

 

Психологлар әйтүенчә, сөйләм телен үстерүдә вак моториканы, кул чуклары хәрәкәтен үстерү бик мөһим роль уйный. Менә шуның өчен дә мин оригами сәнгатенә зур урын бирәм. 1 нче класска кергән укучыларның адаптация чорында, уен һәм уку эшчәнлеге тыгыз бәйләнештә алып барган бу чорда оригами сәнгате белән шөгыльләнү аеруча файдалы. Бу алым сәламәтлеккә дә уңай йогынты ясый. Кәгазьдән бөкләп фигуралар ясау талчыгуны киметә, арка мускулларын ныгыта, кул көчен арттыра. Шул ук вакытта хәтерне үстерә, игътибарны арттыра, ике күзне берьюлы предметка төби, хәрәкәт координациясен үстерә, бармаклар хәрәкәтен көйләү юлы белән дөрес язуга юнәлеш бирә. Балада иҗадилыкны үстерә, пространствода ориентлашырга өйрәтә, күзаллауны үстерә. Халыкларның гореф-гадәтләренә, культурасына кызыксыну тәрбияли. Аерылып торган үзенчәлеге шунда: берничә төрле фәнне тыгыз үреп бирә. Оригамины үзләштерү математика һәм  табигать турындагы белемнәрне дә арттыра. 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yash_origamist.docx74.3 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                                                                                                                           

                                           

                   

 Салихова Гүзәлия Гавис кызы

 Актаныш муниципаль районы Богады төп

 гомуми белем бирү     мәктәбенең югары

 квалификация категорияле башлангыч

 класслар укытучысы

Яңа Федераль дәүләт белем стандартлары таләпләренә нигезләнгән дәрестән тыш эшчәнлек программасы

«Яшь оригамист»

Аңлатма язуы

 Өстәмә белем бирү прогарммасының юнәлеше:танып-белү активлыгын арттыру,    эстетик зәвык тәрбияләү.

 Максат: иҗади сәләтне үстерү; логик фикерләргә өйрәтү;вак моториканы үстерү аша укучыларда дөрес каллиграфиягә юнәлеш бирү һәм сөйләмне үстерү; эстетик зәвык тәрбияләү.

Курсның бурычлары:

  • әйләнә-тирә дөнья турындагы белемнәрне киңәйтү;
  • оригами алымы белән төрле уенчыклар ясарга өйрәтү һәм аларны уен ситуациясендә     файдалану;
  • максатка ирешү юлларын күрсәтү;
  • сүз байлыгын арттыру;
  • үлчәү приборлары һәм инструментлары белән эшли белү күнекмәсе бирү;
  • кәгазьне акыл белән сак тотарга өйрәтү;
  • игътибар, хәтер, хәрәкәт координациясе, күзаллау күнекмәләре бирү;
  • уңышка ирешү ситуацясе һәм төркемдә уңай эш халәте булдыру;
  • үзбәягә һәм чит кеше уңышын бәяләргә өйрәтү.

 Программаның үзенчәлеге: психологлар әйтүенчә, сөйләм телен үстерүдә вак моториканы, кул чуклары хәрәкәтен үстерү бик мөһим роль уйный. Менә шуның өчен дә мин оригами сәнгатенә зур урын бирәм. 1 нче класска кергән укучыларның адаптация чорында, уен һәм уку эшчәнлеге тыгыз бәйләнештә алып барган бу чорда оригами сәнгате белән шөгыльләнү аеруча файдалы. Бу алым сәламәтлеккә дә уңай йогынты ясый. Кәгазьдән бөкләп фигуралар ясау талчыгуны киметә, арка мускулларын ныгыта, кул көчен арттыра. Шул ук вакытта хәтерне үстерә, игътибарны арттыра, ике күзне берьюлы предметка төби, хәрәкәт координациясен үстерә, бармаклар хәрәкәтен көйләү юлы белән дөрес язуга юнәлеш бирә. Балада иҗадилыкны үстерә, пространствода ориентлашырга өйрәтә, күзаллауны үстерә. Халыкларның гореф-гадәтләренә, культурасына кызыксыну тәрбияли. Аерылып торган үзенчәлеге шунда: берничә төрле фәнне тыгыз үреп бирә. Оригамины үзләштерү математика һәм  табигать турындагы белемнәрне дә арттыра.  

Эшнең формасы һәм режимы: атнага 2 тапкыр икешәр шөгыль үткәрелә. Үткәрү формасы: теория + уен эшчәнлеге.

                               Якынча календарь– тематик план:

Тема

Барысы

(сәг)

1

Нәрсә ул оригами?

1

2,3

Күңелле геометрия.

2

4

Квадрат – оригами нигезе.

1

5.6

Оригаминың иң гади төп формалары

2

7,8

Композиция“Авылда”

2

9,10

Аппликация “Аквариум”

2

11

Төп форма “Икеле өчпочмак”

1

12,13

Аппликация “Күлдә”

2

14

Сикерүче бака моделе

1

15,16

Аппликация “Төн”

2

17

Аппликация “Мәхәббәтсез үрдәк бәбкәсе”

1

18.19

Шар, кубик.

2

20.21

Кар бөртекләре.

2

22-24

Чыршы уенчыклары модельләштерү

3

25.26

Кыш бабай һәм Кар кызы

2

27.28

Чыршы

2

29

Төп форма “Балык”

1

30,31

Аппликация “Антарктида”

2

32,33

Африка хайваннары

2

34

Австралия хайваннары

1

35,36

Күмәк аппликация “Зоопарк”

2

37,38

Аппликация “Портта”

2

39,40

Оригамидан Валентинка

2

41,42

Әтиләргә котлау открыткасы

2

43,44

Әниләргә оригамидан букет

2

45.46

Стакан һәм ваза

2

47,48

Хәрәкәтле уенчыклар

2

49-51

Аппликация “Күбәләкләр һәм чәчәкләр”

3

52-55

Оригамидан иллюстрация “Теремок”

4

56-58

Курчак театры “Сертотмас урдәк”

3

59,60

Композиция “Кошлар”

2

61,62

Курчак театры “Шалкан”

2

63

Берничә детальдән оригами моделе

1

64,65

Япония торналары

2

66

Күргәзмә “Оригами сәнгате”

1

Барлыгы

66сәг.

Программаның эчтәлеге

Укучылар оригами сәнгатенең килеп чыгу тарихы белән танышалар. Кәгазьне бөкләгәч эшләүнең төрле алымнарын өйрәнәләр. Оригаминың төп формасына нигезләнеп төрле модельләр ясыйлар. Композиция төшенчәсе һәм аны төзүне үзләштерәләр. Геометрик фигуралар турында төшенчә алалар. Әкренләп оригаминың гади модельләрен ясаудан катлаулы конструкцияләргә өйрәнәләр. Иҗади сәләтләрен үстерәләр. Схема буенча эшләргә, эзлеклелекне сакларга өйрәнәләр. Хәрәкәт координацисе, кул чукларының хәрәкәте үсеше баланың гомуми үсешенә ярдәм итә.Игътибарлылык тәрбияли.

Тема 1.Нәрсә ул оригами? Кәгазь төрләре . Япониядә оригаминың килеп чыгу тарихы белән танышу.

Тема 2.Кызыклы геометрия. Геометрик фигуралар турында белемне гомумиләштерү. Яңа геометрик фигуралар белән танышу. Линейка, циркуль белән эшләү алымнарын өйрәнү.

Тема 3. Квадрат. Практик эш. Кәгазьне бөкләү алымы белән квадрат ясарга өйрәнү.

Тема 4.Оригаминың төп фигуралары. Практик эш. Технологик карталар. Шартлы билгеләр. Термин һәм алымнар.

Тема 5.Аппликация“Авылда”. Әңгәмә “Авылдагы тормыш”. Авыл өе. Өчпочмак ясауның технологик картасы; песи баласы, эт, куян, өй ясауны технологик карта буенча өйрәнү. Практик эш.

Тема 6.Аппликация “Аквариум”. Әңгәмә “Судагы тереклек ияләре”, “Океанда судно”. Балык, көймә, корабль ясауның технологик карталары. Практик эш.

Тема 7.Аппликация “Көзге урман”. Әңгәмә “Урманда көзге табигать”. Керпе, гөмбә, яфраклы һәм ылыслы агачлар, “Икеле өчпочмак” бөкләүнең технологик картасы белән танышу. Практик эш.

Тема 8.Аппликация “Күл буенда”. Әңгәмә “Судагы үсемлек һәм хайваннар”. Бака, күбәләк, әкәм-төкәм, балык модельләре ясауның технологик картасы белән танышу. Практик эш.

Тема 9. “Сикерүче бака”. Әңгәмә.Технологик картаны уку. Практик эш.

Тема 10.Аппликация “Төн”. Әңгәмә “Кояш системасында ниләр бар?”. Теллурий, глобус белән танышу; Ябалак ясауның технологик картасын өйрәнү. “Икеле өчпочмак” бөкләү. Практик эш.

Тема 11.Аппликация Г.Х.Андерсен “Гадкий утенок”. Әңгәмә “Су кошлары”. Каз, үрдәк, аккош ясауның технологик карталарын өйрәнү. Практик эш.

Тема 12.Кәгазь буяу алымнары. Кәгазьне трафарет, штамп, сиптерү һ.б. алымнар белән буяуны өйрәнү. Практик эш.

Тема 13. Күләмле формадагы оригами. Әңгәмә “Яңа ел килә”, “Яңа ел чыршысын төрле вакытларда һәм төрле халыкта ничек бизәгәннәр?”. Шар, кубик, хлопушка ясауның техгологик картасын уку. Практик эш.

Тема 14.Кар бөртекләре ясау. Әңгәмә “Нәрсә ул кар һәм боз?”. Бөкләү ысулы белән кар бөртекләре ясауның технологик картасын өйрәнү; панно ясау.Иҗади эш.

Тема 15. Чыршы уенчыклары ясау. Промышленностьта чыршы уенчыклары ясау технологиясе белән танышу. Йолдызчыклар җыелмасы ясауның  технологик картасын уку. Практик эш.

Тема 16.Аппликация “Кыш бабай һәм Кар кызы”. Кинофильм “Морозка”ны карау. Кыш бабай, Санта Клаус турында әңгәмә. Кыш бабай һәм Кар кызы ясауның технологик картасын өйрәнү. Практик эш.

Тема 17.“Чыршы” ясау. Әңгәмә: яңа ел агачы буларак чыршы турынды; икеле өчпочмак бөкләү алымы. Чыршы ясауның технологик  картасын уку. Практик эш.

Тема 18. “Балык”. Су хайваннары ясауның төп алымын өйрәнү. Әңгәмә “Суда тереклек”. Технологик  картаны уку. Практик эш.

Тема 19.Аппликация “Антарктида”. Әңгәмә “Төньяк һәм көньяк полюста тормыш бармы?”. Глобус, ярымшарларның физик картасы белән эш, тюлень, пингвин ясауның технологик картасын уку. Практик эш.

Тема 20. Аппликация “Африка”. Әңгәмә “Африканың табигате”. Фил ясауның  технологик картасын уку. Практик эш.

Тема 21. .Курчак театры. “Шалкан” әкияте. “Татулык таулар күчерә” мәкале буенча әңгәмә. Әкиятне искә төшерү. Геройларны ясауның технологик  картасын уку. Практик эш. Инсценировка.

 Тема 22. Төркемнәрдә эш “Зоопарк”. “Сирәк очраучы һәм бетеп баручы хайваннар” турында әңгәмә. Зоопаркларның табигатьне саклаудагы роле. “Кызыл китап” белән танышу. Технологик  карталар файдалану. Иҗади эш.

Тема 23. Аппликация “Портта”. Су транспортлары турында әңгәмә. Суднолар белән бәйле профессияләр белән танышу. Көймә, кораб ясауның технологик картасын уку. Практик эш.

Тема 24. Оригами Валентинкалар ясау. Технологик картасын өйрәнү. Открытканы бизәү. Практик эш.

Тема 25.Әтиемә открытка. Ватанны саклаучылар бәйрәме турында әңгәмә(23 февраль). Самолет, пароход, су асты көймәсе, танк ясауның технологик картасын уку. Практик эш.

Тема 26.Әниемә бүләккә - букет. 8 Мартны бәйрәм итү тарихы турында әңгәмә. Чәчәк ясауның технологик картасын уку. Практик эш.

Тема 27. Стакан һәм ваза. Стакан һәм вазаның тормышта кулланышы турында әңгәмә. Стакан һәм ваза ясауның технологик картасын өйрәнү. Практик эш.

Тема 28.Хәрәкәтчән уенчыклар. Уен-дәрес.  Берничә элементлы берләштерелгән уенчык ясау. Иҗади эш.

Тема 29. Япония торнасы. “Тынычлык – дөнья балалары кулында” дигән темага әңгәмә. Кәгазь торналар турындагы легенда белән таныштыру. Торна ясауны технологик карта нигезендә өйрәнү. Практик эш.

 Тема 30.Күбәләкләр һәм чәчәкләр. Файдаланган материалларга, беркетү алымына анализ. Практик эш.

Тема 31. Иллюстрация-аппликация “Теремок”. Әкиятне искә төшерү; геройлар турында әңгәмә . Практик эш.

Тема 32. Курчак театры “Сертотмас үрдәк”. Курчак театры турында, театрда үзеңне ничек тоту турында әңгәмә. А Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен искә төшерү.Әкият геройларын  технологик  карта файдаланып ясау. Сәхнәләштерү.

Тема 33.Аппликация “Кошлар”. “Яз көне кошлар” темасына әңгәмә. Кошлар ясауның технологик  картасын файдалану. Практик эш.

Методик тәэмин ителеш:                                                                                              Технологик карта.Оригамида шартлы билгеләр.                                                      Технологик карта.Кәгазьне бөкләү алымнары.                                              Үрнәкләр.Классик фигуралар.                                                                                    (Кушымтаны кара)

Кулланылган әдәбият:                                                                                                                                   1.Агапова И., Давыдова М. Лучшие модели оригами для детей.- М., "Рипол Классик дом. XXI век", 2010г                                                                                                                     2.Богатеева З.А. Чудесные поделки из бумаги. - М., "Просвещение", 2002г                                              3.Выгонов В.В. Я иду на урок. Начальная школа. Трудовое обучение. Композиции, подарки, модели.- М., "Первое сентября, 2002г                                                                4.Выгонов В.В. Я иду на урок. Начальная школа. Трудовое обучение. Поделки, модели, игрушки.- М., "Первое сентября, 2002г                                                                                   5.Сержантова Т. Оригами для всей семьи.-М., «Айрис Пресс»,2006г.                                6.Черенкова Е. Оригами для малышей.- М., "Рипол Классик дом. XXI век", 2007г


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект интегрированного занятия по внеурочной деятельности в 1-ом классе ("Юный художник") Нетрадиционные способы рисования. Рисование гусеницы с помощью пальчиков

Интегрированное занятие по внеурочной деятельности в 1-ом классе. Тема занятия:"Нетрадиционные способы рисования. Рисование гусеницы с помощью пальчиков". К уроку прилагается презентация "Бабочки мона...

Программа внеурочной деятельности учащихся 1-4 классов "Юный эколог"

Экологическое воспитание личности младшего школьника является важ-нейшей частью его мировоззренческой подготовки.     Экологическое воспитание младших школьников означает формирова...

Рабочая программа по внеурочной деятельности 1-4 класс "Юный эколог"

Человечество стоит перед лицом экологической катастрофы. Причиной нарушения экологического равновесия послужило потребительское отношение людей к окружающему миру. Необходимость  экологического...

Программа внеурочной деятельности для 3, 4 класса "Юный кулинар"

Рабочая программа по внеурочной деятельности «Юный кулинар» разработана для занятий с учащимися 3, 4 классов во второй половине дня в соответствии с новыми требованиями ФГОС начальной ступени общего о...

Программа по внеурочной деятельности 4 класс " Юный Инспектор Дорожного Движения."

Программа по внеурочной деятельности 4 класс " ЮИД". Данная программа предлагается для учителей 4-х классов, проводится 1 раз в неделюи расчитана на 34 часа в год....

Программа внеурочной деятельности для 1-го класса "Юные экологи" с КТП

Программа внеурочной деятельности для 1-го класса "Юные экологи"   социального направления развития личности...

Конспект внеурочного занятия "Развитие внимания" (2 класс, "Юным умникам и умницам")

Планируемые результаты:Предметные:Находить необходимую информацию в тетради, извлекать информацию, представленную в разных формах (текст, схема, иллюстрация);Знать, что такое «внимание»;Ум...