әлифба бәйрәме
учебно-методический материал (1 класс) по теме

Гиззатуллин Шаукат Салихович

Для учителей начальных классов татарских школ проведение праздника "Букваря" на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon lifba_byrme.doc52.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әлифба бәйрәме.

    Алып баручы.     Кадерле укучылар , хөрмәтле әти- әниләр, килгән кунаклар ! Бүген бездә зур бәйрәм- “Әлифба бәйрәме”! Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән  нәни дусларыбыз беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

        Әйе ,хәрефләрне тану , иҗекләп укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма без тырыштык.

        Хөрмәтле ата- аналар! Әлифба бәйрәме сезнең  өчен зур тантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез зур. Сезнең һәркайсыгызга  шатлык –куанычлар, яңадан-яңа уңышлар телим.

                 Күчкәнме бу залга –дөньяның бар яме.

                 Күңелләр түрендә әлифба бәйрәме

                 Бу матур  бәйрәмгә кушыл , дус, әйдәле

                Дөньяны гөрләтеп әлифба бәйрәме.

Праздник у нас с вами необычный – единственный, который никогда не повторится, потому что мы его посвящаем удивительной книге – Букварю.

А вы знаете, что букварю более 400 лет. Эта самая старая книга  во всём мире. И много лет учит она читать детей. И вам букварь  помог: открыл для вас светлый путь в увлекательный мир знаний.

Мы будем надеяться, что вы будете сегодня очень внимательны и  вежливы: за выступления будете благодарить ребят  аплодисментами.

1 укучы  Тышта ап-ак кар яуганда

                 Без җыелдык бәйрәмгә

                 Безнең шатлык эчкә сыймый

                  Сезгә ничек сөйләргә?

2укучы  Бүген бездә зур тантана

                Моңсу да ул, ямьле дә

                Әлифбабыз китә бездән

                Бу көн калыр хәтердә.

 

3укучы Алтын яуган көзге көндә.

              Тыйнак үттек класска,

               Әлифбаны кулга алдык,

              Әй сөендек шул чакта.

4 укучы Хороша сегодня школа!
                Зал горит огнём!
                Мы на праздник наш весёлый
                Всех друзей зовём!

5 укучы Вот и настал День Букваря,
                Всем желают счастливого дня.
                Я одеваюсь, портфель за плечо,
                Мама целует меня горячо.
Әлифба.

Исәнмесез, минем нәни дусларым.                                                                           Мин бүген зур бәйрәмгә килдем.

Мин Әлифба, таныйсызмы,

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр-юктыр , ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Исемдә һәрберегезнең

Күңелле йөзләрегез.

Яхшы дигәч ,укытучыгыз,

Елмайды күзләрегез.

Хәзер инде зур кешеләр,

Балалар булдыгыз сез.

Төрле-төрле китапларны                                                                                Яратып укырсыз сез .

Ә хәрефе  Әтәч бии әрҗәдә, ди

                “Әкәмәт!” –дип көләсезме?

                “Әтәч” , “Әрҗә”сүзләрендә

                 Ничә “Ә “ бар беләсезме?

Л хәрефе. Лимон үскән җылы якта

                 Бигрәк тә ямьле диләр

                 “Л” хәрефен яхшы белсәң

                 Лимон да тәмле диләр

И хәрефе. Икмәк  илдә иң кадерле,

                 Икмәкне ипләп кап син

                 Икмәк сүзендәге “И” не

                 Теләгән кеше тапсын!

Ф хәрефе.  Фил китергәннәр циркка ,

                   Йөз кешелек ашый , ди.

                  Һәр көнне борыны белән

                  Физзарядка ясый , ди.

Б хәрефе . Бакалар җырлый буада,

                  Отып калырга уйлыйм.

                  “Б” хәрефен яхшы белеп

                  “Бишле” алырга уйлыйм.

А хәрефе.Алма бакчасында- алма

                Әтием алма ташый.

                “А” хәрефен өйрәнәм мин,

                Алмалар ашый-ашый.

Җыр “Алфавит”

Алып баручы.  Мәктәптә сез нәрсәләр өйрәндегез?

12 ук. Әлифбада  утыз тугыз

           Хәрефне без өйрәндек.

           Җырлар итеп җырладык та

           Шигырь итеп сөйләдек.

13 ук. Хәреф безгә юлны ачты

           Әкиятләр иленә.

           Шигырьләр һәм хикәяләр

           Өйрәндек без тиз генә.

14 ук. Сәнгатьле итеп сөйләргә,

           Аңлаешлы укырга,

           Табышмаклар чишәргә

           Өйрәттең , син Әлифба.  

15 ук. Әлифба , аларны безгә син өйрәттең,

           Әлифба , китәсең , килмәссең моннан соң .

           Әмма син гомергә күңелдә каласың.

       

16 ук. Әлифба, әлифба , китәсең бит инде.

           Җыр итеп җырлыйбыз иң соңгы битеңне.

Җыр. “Әлифба”

Әлифба. Менә, дуслар минем сездән

               Китәр сәгатем җитте.

              Яратыгыз әти-әнине

              Сөекле туган илне.

Бергә. Рәхмәт сиңа , Әлифба !

17 ук. Нигә безгә куанмаска

           Без бит инде зур үстек.

           Әлифбаны тәмамлап ,

           Әдәби укуга да күчтек.

Әдәби уку.

        Исәнмесез , дусларым.

        Дусларым, якыннарым-

        Сүзләр, хәрефләр.

        Китердем мин сезгә бик күп

        Бүләк- дәресләр.

        Бүгеннән без фән иленә

        Бергә барабыз.

        Ләкин башта ни беләсез,

        Әйтеп карагыз! Ә хәрефләрне сезгә  тагын нинди китап өйрәтте?

Балалар: Букварь.

18 ук. “Б” Бегемот разинул рот,

          Булки просит бегемот.

19 ук. “У” Ученик учил уроки

          У него в чернилах щёки.

20 ук. “К” Кот ловил мышей и крыс,

           Кролик  лист капустный грыз.

21 ук. «В» Чтоб кормили лапы волка
         И зимой не мёрзли долгой, и зимой не мёрзли долгой,
         Волк у волка шерсть чесал, волчьи варежки вязал.

22 ук . “А” Аист с нами прожил лето,

          А зимой  гостил он где-то.

23 ук.  «Р» Тянут сети рыбаки. Тянут рыбу из реки.
         Ловят рыбу разную: белую и красную,
         Много и немножко…Хоррроша рррыбёшка!!!

24 ук.  «Ь,Ъ» Грустно знакам – близнецам
         В словаре толковом –
         Не с начала, а с конца
         Их включают в слово.

Җыр. “Учат в школе”

Математика. Исәнмесез, дуслар . Минем дә сезне сынап карыйсым килде. Бик күп мисал, мәсьәләләр чиштек. Әйдәгез , кем җитез икән?

  1. Керпе гөмбәгә барды

9 ак гөмбә тапты.

3 не куйды энәсенә

Калганын кәрзиненә

Керпе ничә гөмбәне

Кәрзиненә куйды?

  1. Айдар китте урманга,

Тәмле җиләк җыярга.

Менә 10 җиләк тапты

5есен авызына капты.

Ничә калыр чиләктә ?

Уйла , тизрәк исәплә.

3.7 малай урамга,

Чыкты футбол уйнарга.

Өчәү килде тагын да

Исәплә син барын да.

    4. Ак каенда 3 чыпчык

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез

Барысы ничә кошчык?

Бергә. Рәхмәт сиңа , математика !

25 укучы:      Если книгу почитаешь,

                         Знаний множество получишь,

                        Лучше Родину узнаешь

                        И сильней её полюбишь.

26 укучы:       Мы дружны с печатным словом,

                       Если б не было его,

                       Ни о старом, ни о новом

                       Мы б не знали ничего.

27 укучы   Мы прочли Букварь до корки,

                       Нам по чтению пятёрки!

                       Позади нелёгкий путь

            Слогового чтения.

1 укучы     Сезнең алда без

        Вәгъдә бирәбез:

        Ялкауланмаска,

        “2” ле алмаска,

         Тырыш булырга,

         “5”кә укырга

Алып баручы. Әлифба сезне туган илне сөяргә , туган телне сөяргә өйрәтте. Безнең алга таба укып китә торган китапларыбыз”Татар теле”, “Әдәби уку”.

       Бүген сезне котларга әти-әниләрегез дә килде. Без аларга зур рәхмәт әйтәбез.Чөнки аларның тырыш хезмәте белән сез укырга , язарга өйрәндегез.

                        Ребята! Забыть вам нельзя

                        Наш праздник – День Букваря!

                       Всем желаю хорошо учиться,

            Это вам в жизни ещё пригодится

А сейчас для поздравления слово дается директору нашей гимназии, заместителям и родителям.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....