Билингваль урок по теме "Моя семья". Татарски и английский язык.
план-конспект занятия (1 класс)

Эта разработка поможет учителям английского языка на открытое мероприятие, обьединить урок татарского и английского языка по теме моя семья.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bilingvalnyy_urok_po_teme_moya_semya_dlya_1_klassa.docx21.52 КБ

Предварительный просмотр:

Минем гаиләм.

     Балалар,  хәерле көн. Мин кичә, яңа төр сәламләү, исәнләшү өйрәндем бит әле. Әйдә сезгә дә өйрәтим әле. Өйрәтимме сезгә дә? Әйдәгез түгәрәк ясап басыйк та.

Исәнме дип сиңа дәшәм.

Ә син, елмай җавапка.

Исәнме, уң кулың, исәнме сул кулың

Исәнме. Дустым, исәнме.

Исәнме, безнең төркем.

Күңелләр күтәрелеп китте, әйеме балалар?

Балалар без бакчада булганда, кич  җиткәч без кая ашыгабыз?

Өйгә.

Ни өчен?

Безне гаиләбез көтә, әти-әниебез, әби-бабайларыбыз, апай абыйларыбыз, эне-сеңелләребез көтә. Әйдәгез без сезнең белән гаилә турында сөйләшеп алыйк әле. Табышмаклар әйтешү.

Тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә.

Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул. (Әби)

Ул бик күпне күргән, сугышта да булган ул.

Йөзе нурлы айдай… Кем дисезме? Ул минем (бабай).

Ул зирәк тә, шаян да, акыллы да, әйбәт тә!

Иң – иң батыр кеше ул, минем (әти), әлбәттә!

Мин аны бик сагындым, күңелем әрни, уйлый әллә ни.

Кем соң аны белми? Ул бит минем (әни).

Балалар, онытып җибәргәнмен бит,  иртән миңа бер хат та килеп төште бит әле. Ул Англиядә яшәүче туган ападан. Сезне бик сагындым, тиздән сезгә кунакка киләм дигән. Ә бәлки ул бүген үк килеп җитәр әле. Я ярар, әйдәгез кунак апаебыз килгәнче, аңа бер күчтәнәч әзерлибез. Бик матур татар халык бизәкләре төшкән формалардан әйдәгез бизәкләр төшереп, аны шатландырыйк әле.

(формалар белән төсле комннан бизәк төшерү)

Ишектән кунак апай керә.Инглиз телендә сөйләшү.

Hello, my little friends. How are you today

Nice to see you. Thak you for present.

I have a picture for you. This is my family.

I have a mother.........

Lets sing a song.Исәнмесез балалар. Ничек хәлләрегез?

Рәхмәт бүләгегез өчен, миңа бик ошады. Балалар мин сезне үземнең гаилә белән таныштырырга телим. (Фото буенча сөйли).

Тәрбияче: Балалар  без дә сезнең белән үзебезнең гаиләләребезнең фотоларын алып килдек бит. Әйдәгез әле, без дә үзебезнең гаилә белән таныштырып китик. (3 бала инглиз телендә сөйли, калганнар татарча)

Булдыырдык балалар. Бик матур сөйләдегез.

Кунак апа инглиз телендэ гаилэ турында жыр жырлата.

Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.

Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш. Гаилә ул – йорт кебек, ә нигезе нык булмаган йорт җимерелә. Әти-әни – йортның тоткасы, ә балалар – аның көзгесе.

Балалар әйдәгез, гаилә турында мәкалҗләрне искә төшерәбез.

Мәкальләр:

ГАИЛӘ - ИЛ ТЕРӘГЕ.

ГАИЛӘ - БӘХЕТ АЧКЫЧЫ.

ГАИЛӘ - ГОМЕР ЧИШМӘСЕ.

БАЛАЛАР - ӨЙНЕҢ БИЗӘГЕ.

БАЛАГА ИҢ КУӘТЛЕ КЕШЕ – АТА.

Ана куены туннан җылырак.

Тату туганнар таштан койма корганнар.

Туган бар җирдә ярдәм бар.

Ата йөрәге-таудан өлкән,

Ана йөрәге-диңгездән тирән.

Улы барның кулы бар.

Кунак апа сүзе

Эш кирәк!!!!!!!!( исэнмесез, сау булыгыз,рэхмэт,рэхим итегез, тэмле булсын,хэерле иртэ)

Балалар әйдәгез үзебезнең яраткан бармак уенын да уйнап алыйк әле.

Бабай бармак, бабай бармак син кайда?

Мин монда, мин монда, сәлам сиңа.

Әби бармак, әби бармак син кайда?

Мин монда, мин монда, сәлам сиңа.

Әти бармак, әти бармак син кайда?

Мин монда, мин монда, сәлам сиңа.

Әни бармак, әни бармак син кайда?

Мин монда, мин монда, сәлам сиңа.

Нәни бармак, нәни бармак син кайда?

Мин монда, мин монда, сәлам сиңа.

Балалар,  сез үз гаиләләрегезгә нинди  теләкләр теләр идегез?Әйдәгез, үзебезнең гаиләләребезгә теләеләр теләп, бик матур ромашка чәчәген җыйыйк әле. (Ромашкага таҗлар ябыштыралар теләкләр әйтеп).

Гаиләбез нык булсын, матур булсын, сау-сәламәт булсын, гаиләбездә иминлек булсын, гаиләбез

дә муллык булсын, гаиләбездә тынычлык булсын, гаиләбез дус-тату булсын, гаиләбез көчле булсын, гаиләбез зур, ишле булсын.

Булдырдык балалар, без теләгән теләкләр тормышка ашсын, сез дә үзегезнең әти-әниләрегезне, әби бабайларыгызны гел сөендереп яшәгез.

Балалар әйдәгез, бүгенге очрашуыбызны йомгаклап инглиз телендә бик матур җырыбыз белән тәмамлыйбыз.

(Жыр ике телдә җырланса, матур була инде.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект открытого урока по математике, литературному чтению и английскому языку

Интегрированный урок по страницам сказки Л.Кэррол "Алиса в стране Чудес"...

Урок-закрепление изученных лексических единиц по английскому языку на тему "Цвета, времена года"

Урок разработан  по учебнику Верещагиной И.Н, Бондаренко К.А., Притыкиной Т.А. "Enjoy English 2". Урок английского языка предназначен для закрепления лексического материала, проводится в виде пут...

Конспект урока в 4 классе по учебнику "Английский язык с удовольствием"

Конспект урока в 4 классе по учебнику «Английский язык с удовольствием»Цель: активизировать лексику по теме «Мебель»Задачи:Образовательные:- совершенствование произносительных навыков- развитие письме...

Разработка открытого урока в 3 «б» классе учителя английского языка

Тема: Одежда. Введение  лексических единиц Цель: Научить насыщенному общению...

Сценарный план урока во 2 классе "Турнир знатоков английского языка"

Данный материал будет полезен учителям английского языка, работающим во 2 классе по УМК «Английский язык»2 («Spotlight» 2), возможно, какие-то элементы моей разработки помогут сделать ваши уроки...

Тесты по теме "Семья" 2 класс (английский язык).

Тесты по теме "Семья" 2 класс (английский язык)....

Сценарий спектакля «Белоснежка и семь гномов» (на английском языке).

Спектакль-сказка на английском языке "Snow White and 7 dwarfs" с участием учеников 2-4 классов. Театрализация является средством развития у младших школьников трёх компонентов, необходимых д...