План урока математики
методическая разработка по математике (4 класс) по теме

Миннуллина Гульфия Ривхатовна

скорость сближения и скорость удаления

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon s.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

С.К.Гиматдинов исемендәге Осиново гимназиясе

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Миннуллина Г.Р

Иҗади үсеш технологиясенә корылган  

математикадан ачык дәрес.

“Ераклашу тизлеге”

Тема:Ераклашу тизлеге.

Капма каршы хәрәкәт.

Максат: Капма-каршы хәрәкәткә ераклашу тизлеген кулланып мәсьәләләр чишү.

Дәреснең тибы- гомуми ысул формалаштыру дәресе.

Материал : Ф.Г.Казыханова, В.С. Казыханов

“Математика 4” дәреслеге.

Дәрес башы.

1.Белемнәрне тигезләү.

1) - Юлны табу формасын ,тизлекне табу формуласын әйтегез?

2) - Нәрсә соң ул тизлек?

(1 вакыт берәмлеге эчендә үтелгән юл озынлыгы).

3) - Тизлек үлчәү берәмлекләре нинди була?

4) - Димәк,без нәрсә турында сөйләшербез?

Үз бәя.

2.Уку мәсьәләсен кую.

Сез Азатлар белән Илдарларның дуслыклары турында беләсез.Мәсьәлә алар турында булыр.

Ял көнне гаиләләр авылга кайтырга булганнар ди. Алар бер үк вакытта кузгалып,икесе ике якка кайтып китәләр.Азатларның машиналарның тизлеге 60 км/сәг.Илдарларның тизлеге 55 км/сәг.Бер сәгать узгач, Илдарның башына уй килгән.Аларның аралары ничә км икән?

1.- Машиналар нинди юнәлештә хәрәкәт иткәннәр?

2.- Димәк,бүген нинди хәрәкәткә мәсьәләләр чишәрбез?

3.- Капма каршы хәрәкәттә ничә юлчы (машина) катнаша.

4.- Капма-каршы хәрәкәт иткән ике машинаның тизлеген искә төшерик әле.

5.- Капма-каршы хәрәкәт вакытында бер сәгатьтә үтелгән юлларга игътибар итик .

6.- Машиналарның аралары нишли?

7.- Димәк,нинди тизлек дип атый алабыз?

8.- Уку мәсьәләсен куйыйк әле.

     Димәк,без бүген нәрсә эшләрбез?

3.Уку мәсьәләсен  чишү.

9.- Ераклашу тизлеген ничек табабыз?

10.- Мәсьәләне төркемнәрдә чишегез.

(Ысул чыгару)Димәк,капма-каршы хәрәкәттә ераклашу тизлегенә карата мәсьәләләрне ничек  чишәбез.

Уз бәя.

Ныгыту.

Дәреслектәге  мәсьәләне чишү.

№230

-мәсьәләне укыйлар

-төркемләрдә тикшерәләр,чишәләр

-дөреслеген тикшерәләр

Үз бәя.

Үз тикшерү.

№229

(70+60)=130 км/сәг

520:130=4(сәг)

Рефлекция .

-Нәрсә эшләргә тиеш идек?

-Нәрсә эшләдек?

-Ничек эшләдек?

Ераклашу тизлеге табу ысулын өйрәндек.

Өй эше.

1)228 мәсьәләсен чишәргә.

2)Ераклашу тизлегенә ике эшле мәсьәлә төзеп килегез,класста эшләрбез.

3)№227 башка ысул белән чишеп карагыз.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ПЛАН УРОКА МАТЕМАТИКИ.

УРОК ПОСВЕЩЁН М. В. ЛОМОНОСОВУ....

ТЕХНОЛОГИЧЕСКАЯ КАРТА ПЛАНА УРОКА МАТЕМАТИКИ В 1 КЛАССЕ

Познакомить учащихся с числом ноль, научить писать цифру 0.Формировать УУД учащихся: формирование математического мышления – число 0 как количественный признак пустого множества,Развить умение распозн...

План урока математики в 4 классе

скорость сближения и скорость удаления...

План урока математики во 2 классе по теме: "Таблица умножения и деления на 7."( " Школа 2100) (учебник Петерсон)

Урок математики во втором классе. На уроке используется материал, который составлен для интерактивной доски. Задания в нетбуках помогает закрепить таблицу умножения....

План урока математики с применением игры. Урок-сказка по теме " Свойства сложения. Закрепление изученного". (2 класс)

На этом уроке учащиеся обобщать и систематизируют полученные знания по теме: " Свойства сложения. Закрепление изученного ".Повторят переместительное и сочетательное свойства сложен...

План урока математики на тему "Числа от 0 до 10"

На уроке применялись структуры сингапурских методик.Ставились следующие педагогические задачи: повторить состав чисел от 2 до 10; закрепить умения записывать числа арабскими и римскими цифрами, с...