Урок математики "Симметрия"
методическая разработка по математике (3 класс) по теме

Кабиева Гульфия Гелемхановна

Урок разработан для учащихся 3 класса, обучающихся по образовательной программе "Школа 2000".  На уроке используются: групповая форма работы учащихся, технология проблемно-диалогического обучения и информационные технологии.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon симметрия Кабиева.doc127 КБ

Предварительный просмотр:

Укучыларга патриотик тәрбия бирү

Салахова Лилия Гаязтиновна,

I квалификацион категорияле тарих укытучысы

Чистай районы Каргалы гимназиясе

     

    Элек –электән кешене тарихка җәлеп итүнең иң актив һәм иҗади формаларыннан берсе булып туган якны өйрәнү торган.

     Җәмгыятьнең рухи үсешенең бүгенге көн этабында Ватаныбыз тарихы, аның героик үткән юлына кызыксыну артуы күзәтелә. Бу – закончалык та , шул ук вакытта ул шәхеснең һәрьяклап формалашуының бер чагылышы да булып тора.        

        Шулай ук халкыбыз, аның мәдәнияте, мәгарифе тарихын, әдәбият, тел үзенчәлекләрен, туган якны җентекләп өйрәнгәндә генә Россия тарихын, дөнья тарихын , мәдәниятен, мәгарифен тирәнтен үзләштерергә мөмкин.

     Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Безнең бай тарихыбыз, мәдәниятебез, мәгарифебез, батыр, эшчән халкыбыз бар. Авыллар тарихы – халкыбыз тарихының аерылгысыз бер өлеше, мөһим өлеше ул. Аларны өйрәнү, үзең яшәгән төбәк белән горурлану хисләре тәрбияләү – һәрберебезнең бурычы.

            Рухи кыйммәтләребез үз төсен югалта, онытыла барган бу чорда туган якны өйрәнү шул максатка ирешү юлы булып тора һәм мөстәкыйль , ирекле, намуслы, үз Ватанының лаеклы улы яки кызы булырлык шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.

     Туган якны өйрәнү укучыларның туган төбәге турындагы белемнәрен арттыру, аңа мәхәббәт тәрбияләү чыганагы да булып тора. Ул шулай ук туган авыл белән Ватаныбыз арасындагы бәйләнешне ачып бирә, авыл тарихының Ватан тарихының бер өлеше икәнлеген күрсәтә.

     Туган якны өйрәнү укучыларга җирле халык белән күптөрле бәйләнешләр урнаштырырга ярдәм итә, җәмгыятькә файдалы хезмәткә стимул булып тора, этәргеч  бирә. Җирле материалда авылдашларның мөһим тарихи вакыйгаларда катнашуы ачыклана, дәүләт үсешендә төбәкнең икътисади, мәдәни, социаль  әһәмияте күрсәтелә.

   Бүгенге көндә безнең алда торган мөһим бурычларның  тагын берсе – тормышка әзер булган, үз Ватанына   чын   күңелдән  бирелгән Кеше, Гражданин һәм Патриот тәрбияләү.

            Шул максаттан чыгып, мәктәптә тәрбия системасы укучыларда милли тарихыбызга, туган телебез һәм әдәбиятыбызга, мәдәниятебезгә мәхәббәт тойгысы, үз халкың белән горурлану хисләре, аның тарихын, уңай гореф – гадәтләрен, традицияләрен өйрәнү белән кызыксындыру шикелле сыйфатлар булдыруны күз алдында тотарга тиеш.

            Шуларны исәпкә алып, бу юнәлештә тәрбия эшендә төрле чаралар үткәрелергә мөмкин: туган якны өйрәнүгә багышланган тәрбия сәгатьләре, сыйныфтан тыш чаралар һәм башкалар. Темалары да төрлечә, кечкенәдән зурга, ягъни үсә баруга таба булырга мөмкин. Мәсәлән: иң гади нәрсәдән – үз нәсел шәҗәрәңне өйрәтүдән башларга кирәктер. Темасы да: “Буыннар чылбыры-шәҗәрә “ дип,   яки башкача   атала ала. Шуннан соң гаилә, ата-ана, аларга мөнәсәбәт, гаилә традицияләре, дуслар, гаиләдә әти-әни, әби – бабайның үз урыннары турында “Ата – ана- алтын канат”, “Әби-бабай – гаиләдә тәрбия чыганагы” кебек тәрбия сәгатьләре үткәрелергә мөмкин. Алга таба үзең  укыган  мәктәбең, аның тарихы , белем алу, белем бирүче укытучылар, аларга мөнәсәбәтләр турында сөйләшергә була. Мондый тәрбия дәресләре “Мәктәбем, белем учагым”, “Әти - әнием укыган мәктәп” дип алынырга мөмкин.

     “Минем кече Ватаным” дип алып, баланың туган авылы, “Туган якның бик күңелле бер төбәге” темасында – район, ә “Минем республикам – Татарстан” дәресендә республикабыз турында белемнәр  биреп булыр иде.

     “Халкыбыз традицияләре” дәресендә - борынгыдан килгән һөнәрләребез турында сөйләшү балага белем бирү генә түгел, ә һөнәр сайлауда да ярдәм булып торыр иде.

    Бердәм халкыбыз ил өчен барган аяусыз көрәшләргә барганда да, Ватаныбызга булган чын ярату, патриотизм хисләреннән, Ватан өчен көрәшнең изге, хак булуына, төрле халыклар арасында үзара ярдәмләшү, милләтләр дуслыгы, татулыкка ышанудан көч – куәт алган бит. Болар барысы да яшь буында патриотизм һәм гражданлык хисләре уята, тәрбия процессының эчтәлеген баета, Татарстанның яшь гражданнарын тәрбияләүгә булышлык итә.

    Шуңа күрә “Авылымда тарих эзләре” , “Азатлык көрәшләрендә - авылдашларым”, “Утка кергән, ил язмышын саклап”  темалары астында якташларыбызның, авылдашларыбызның Ватанны яклап төрле сугышларда катнашулары хакында сөйләшергә була.

   Шулай ук, “Авылымда табигатьтән файдалану мәсьәләләре” ,  “Авылым чишмәләре” һ.б. тәрбия сәгатьләрендә экологик тәрбия буенча да эш алып барыла. Бу да туган якны өйрәнүнең аерылгысыз бер өлеше.

       Безнең халкыбыз борын – борыннан аһәңле, мавыктыргыч сюжетлы, моңлы авыз иҗаты әсәрләренә бай. Һәр авылның үз язучылары, җырчылары, музыкант, рәссамнары булган. Алар әсәрләрендә билгеле бер чорлар чагылыш тапкан. Болар барысы да тарих өчен, әдәбиятыбыз өчен кадерле мирас булып тора.

    Әле бит безнең туган авыл, ил язмышын иңгә алып, күңелне җылытып торырлык игелекле гамәлләр кылучы, авылыбызны данлы иткән мәшһүр авылдашларыбыз бар. Өлкән буынның булдыклылык үрнәге буыннан – буынга күчеп, алар аны мирас итеп алган. Буыннар алмашынса да, данлы кешеләребез һаман туа торган. Шуңа күрә, баланы алар белән таныштырмау – тәрбия процессында зур югалту булыр иде. Мондый сыйныф сәгатен “ Синең горурлыгың, авылым” яки “Авылым тарихы фонында – шәхес” дип атап булыр иде.

      Шулай итеп, бүгенге авыр, катлаулы чорда әхлаклы шәхес – Ватанга мәхәббәт хисе белән сугарылган, аның тарихы, мәдәнияте казанышлары белән кызыксынучы, милли символларга, изге урыннарга хөрмәт белән караучы, җәмгыятькә һәм халыкка хезмәт итәргә әзер булган, әдәпле һәм итагатьле шәхес тәрбиялим дисәң, эшне, беренчедән, балага кечкенәдән үк туган төбәге, халкы тарихын өйрәтүдән башларга кирәктер, минемчә.

Үзен, үз халкын хөрмәт итмәгән кеше башкаларга да шуны ук күрсәтер.

      Икенчедән, әлбәттә, баланың күңеленә кешелеклелек, мәрхәмәтлелек орлыкларын салуга тәрбия нигезенә халкыбыз тәрбиясе тәҗрибәсе нигезләрен алу зур ярдәм булып торачак. Чөнки халыкның үткәнен, аның бетмәс – төкәнмәс күңел хәзинәләрен өйрәнгәндә генә, Ватаныбызны ярату хисләре тәрбияләп була.

    Шулай ук, өченчедән, тәрбия процессына ата – аналарны тарту да бу максатка ирешү юлларын якынайтачак.

   Тәрбиянең нигезе гаиләдә, әти - әни, әби – бабай катнашында салына, ул шулай дәвам итәргә дә тиеш.

   Менә шуларны исәпкә алсак кына, без максатыбызга ирешә алырбыз һәм шулай ук мәктәптә тәрбия процессы да мәгънәле һәм нәтиҗәле булыр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема урока: "СОГЛАСНЫЙ ГЛУХОЙ МЯГКИЙ ЗВУК [ч’]. БУКВЫ Ч, ч" 3.Тип урока: «Урок открытия нового знания» • 4. Форма организации урока: групповая • 5.Предмет - литературное чтение (обучение грамоте) • 6.Класс: 1 • 7.Автор

·Аннотация урока2.Тема урока: " СОГЛАСНЫЙ ГЛУХОЙ МЯГКИЙ ЗВУК [ч’].БУКВЫ Ч, ч"3.Тип урока: «Урок открытия нового знания»4. Форма организации урока: групповая5.Предмет - литературное чтение (обуче...

Урок окружающего мира по теме "Если хочешь быть здоров" МБОУ лицея №32 г.Орла Тип урока: обобщение изученного материала. Форма урока: урок - путешествие Программа: УМК "Перспективная начальная школа" Учебник: Окружающий мир 2-й класс, часть 2. Авторы:

Урок окружающего мира  по теме "Если хочешь быть здоров"Тишина Ирина Викторовна, учитель начальных классовМБОУ лицея №32 г.ОрлаТип урока: обобщение изученного материала.Форма урока:...

Урок окружающего мира по теме "Если хочешь быть здоров" МБОУ лицея №32 г.Орла Тип урока: обобщение изученного материала. Форма урока: урок - путешествие Программа: УМК "Перспективная начальная школа" Учебник: Окружающий мир 2-й класс, часть 2. Авторы:

Урок окружающего мира  по теме "Если хочешь быть здоров"Тишина Ирина Викторовна, учитель начальных классовМБОУ лицея №32 г.ОрлаТип урока: обобщение изученного материала.Форма урока:...

Разработка урока по математике « Математический теремок» Тема урока: «ЗНАКИ «ПЛЮС» (+), «МИНУС» (–), «РАВНО» (=)» Разработка урока по математике « Математический теремок» Тема урока: «ЗНАКИ «ПЛЮС» (+), «МИНУС» (–), «РАВНО» (=)»

Цели урока: познакомить учащихся со знаками «+», «–», «=»; учить детей понимать значение данных знаков, читать равенства; работать над развитием внимания, логического мышления учащихся; при...

Конспект урока «Число и цифра 8» Тип урока: урок объяснения нового материала (урок формирования первоначальных предметных навыков и УУД, овладения новыми предметными умениями) – «Введение понятия числа и цифры 8»

Конспект урока «Число и цифра 8» Тип урока: урок объяснения нового материала (урок формирования первоначальных предметных навыков и УУД, овладения новыми предметными умениями) – «Введение п...

Урок по Основам религиозных культур и светской этики 4 класс. Модуль: Основы светской этики.Тема урока: Урок ».Добро и зло " Зачетная работа. Урок скорректирован под свой класс из многих конспектов других учителей.

Технологическая карта урока Предмет _ Основы светской этики ________________________ Класс _____4____________________ Базовый учебник ___«Основы светской этики» А. Я.Данелюк____________________...

Урок «Окружающий мир» в 4 классе. Тип урока: урок-исследование. Тема урока: «Органы чувств».

Данный урок является первым в теме»Органы чувств». Учащиеся исследуют при помощи каких органов чувств они познают окружающий мир.. - методы обучения: объяснительно-иллюстративный, частично-поиск...