конспект урока по математике для 3 класса по теме "ТРЕХЗНАЧНЫЕ ЧИСЛА "
план-конспект урока по математике (3 класс) по теме

Хайруллина Гульсиня Асадулловна

 

Тема: Өчурынлы саннар. (Уен-дәрес)

Максаты: Өчурынлы саннарны укый белү, сан алдыннан, артыннан килгән санны әйтә белү, укучыларның уку-белем алу күнекмәләрен формалаштыру.

Укучыларның телдән йөгерек исәпләү,   мәсьәләләр чишү күнекмәләрен үстерү, укучыларның нәтиҗә ясау кебек акыл күнекмәләрен формалаштыру;

Укучыларга экологик, хезмәт тәрбиясе бирү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon trehznachnye_chisla.doc32.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Өчурынлы саннар.

Максаты: Өчурынлы саннарны укый белү, сан алдыннан, артыннан килгән санны әйтә белү, укучыларның уку-белем алу күнекмәләрен формалаштыру.

Укучыларның телдән йөгерек исәпләү,   мәсьәләләр чишү күнекмәләрен үстерү, укучыларның нәтиҗә ясау кебек акыл күнекмәләрен формалаштыру;

Укучыларга экологик, хезмәт тәрбиясе бирү.

Күргәзмә әсбаплар: таблицалар, рәсемнәр, курчак, магнитофон, карточкалар, мозаика.

-  Тәрәзәгә күз төшерик әле, балалар. Табигатьтә нинди үзгәрешләр күрәсез? Бүген ничәсе әле? Нинди фасылга аяк бастык?

-    Март ае!

-    Март аенда нинди бәйрәмнәр бар?

- Әйе, 8 – Март. Безнең иң якын кешеләребезнең әниләребезнең, әбиләребезнең бәйрәмнәре.

-     Бүген без сезнең белән чәчәкләр үстерербез.

-     Чәчәк үстерү өчен нинди эш кораллары кирәк?

4 ∙5 = 20 (укыйбыз)

Менә эш коралларыбыз булды. ( тактага көрәк, тырма рәсемнәре эленә )

 -    Эшләгәндә нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк?

Тасма белән эш. (1 минутта кем күбрәк мисал эшли?)

Җирне казый башлыйбыз.

Берурынлы, икеурынлы, өчурынлы саннарны искә төшерү. (таблица белән эш)

Өчурынлы саннарны уку, разрядларны әйтү.

-    Саннан соң килгән санны, алдыннан килгән санны ничек табабыз?

100 саныннан башлап, берәрне өсти бар:

100, 101, 102,...

 -    Карточка белән эш. Төшеп калган саннарны әйтү.

  1. 196, 197, 198,...,..., 201, 202,203;
  2. 903, 902, 901, ..., ..., 898,897, 896.

-   Чү, балалар игътибар итегез әле. Уйчан гына бер кызчык утыра. Ул укый алмый икән. Әйдәгез булышабыз. ( Тактага язып барыла.)

5 ∙ 5=             У

6 ∙ 3=             ң

7 ∙5=              ы

4 ∙8=              ш

5 ∙ 3=              л

16 : 16=          а

3 ∙ 7 + 1=        р

3 ∙8 – 1=         с

3 ∙3 -2=           е

3∙4-1=             з

15:3=              г

8:4=               ә

                       !

Менә җир казылып та бетте.(Тактага казылган җир рәсеме эленә.)

-   Әйдәгез ял итеп алыйк.  Ял иткәндә шигырьләр сөйләп алыйк.  “Әни” Ф. Яруллин шигырен Ләйсән сөйли.

 -     Хәзер җирне тырмалыйбыз, түтәлләр ясыйбыз. Дәфтәргә число языла. №3 эшләнә. (тактага түтәлләр ясалган рәсем эленә)

-   Түтәлләргә орлыклар чәчәбез.

319+1                       940-1                     509+1                    800-1

760-1                       439+1                     690-1                     299+1

№4 эшләнә.

Сулар сибәбез.

Мәсьәлә : Әлфинә 5 чиләк су сипте, ә Алинә 3 тапкыр артыграк су сипте. Алинә ничә чиләк су сипкән?

Мәсьәләгә тагын нинди сорау куеп була?

Менә үсентеләр дә күренә башлады. .(Үсентеләр үсеп чыккан рәсем эленә.)

Чәчәк төпләрен йомшартабыз. № 7.

Менә чәчәкләребез үсеп тә чыкты. Аларга су сибәбез.(тактага балалар ясаган чәчәк рәсемнәре эленә)

Без сезнең белән чәчәкләр үстерергә өйрәндек, ә хәзер һәркайсыгыз үзегез үстереп карагыз әле. (мозаика, чәчәкләр җыела)

Ә хәзер, балалар үзебез үстергән чәчәкләрне әниләребезгә бүләк итик. (Балалар әниләренә үзләре ясаган чәчәкләрне тапшыралар.)

Үзебез үстергән чәчәкләргә карата мәсьәлә төзик.

Бер түтәлдә 5 чәчәк атты, ә икенчесендә 15 кә артыграк. Ике түтәлдә ничә чәчәк аткан?

Йомгак ясау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект урока по русскому языку 4 класс " Имя прилагательное", конспект урока по математике 4 класс "Деление многозначного числа на однозначное"

Конспект урока по русскому языку ( 4 класс). Автор учебника - Рамзаева. Тема урока - " Имя прилагательное". Тип урока - открытие новых знаний.   Конспект урока по математике ( 4 класс). Автор -...

Конспект урока по математике 4 класс "Таблица умножения числа 8, деление на 8 равных частей"

Урок разработан по программе специальных (коррекционных) школ VIII вида...

Конспект урока по математике 3 класс. Умножение на число 100

Предмет: математикаКласс: 3-2Тема урока: Умножение на число 100Цели урока: учить выполнять умножение на число 100; повторить нумерацию многозначных чисел; совершенствовать вычислительные навыки; закре...

Конспект урока по математике, 3 класс. Тема. Прибавление числа к сумме.

Конспект урока для 3 класс по математике по программе "Перспектива". Тема. Прибавление числа к сумме....

Конспект урока по математике 2 класс. Тема: "Умножение числа 2. Умножение на 2"

Конспект урока по математике для 2 класса. Тема: "Умножение числа 2. Умножение на 2" с использованием интерактивной доски....


 

Комментарии

Хайруллина Гульсиня Асадулловна

Өчурынлы саннарны укый белү, сан алдыннан, артыннан килгән санны әйтә белү, укучыларның уку-белем алу күнекмәләрен формалаштыру. Укучыларның телдән йөгерек исәпләү, мәсьәләләр чишү күнекмәләрен үстерү, укучыларның нәтиҗә ясау кебек акыл күнекмәләрен формалаштыру; Укучыларга экологик, хезмәт тәрбиясе бирү.
Хайруллина Гульсиня Асадулловна

Менә чәчәкләребез үсеп тә чыкты. Аларга су сибәбез.(тактага балалар ясаган чәчәк рәсемнәре эленә) Без сезнең белән чәчәкләр үстерергә өйрәндек, ә хәзер һәркайсыгыз үзегез үстереп карагыз әле. (мозаика, чәчәкләр җыела) Ә хәзер, балалар үзебез үстергән чәчәкләрне әниләребезгә бүләк итик. (Балалар әниләренә үзләре ясаган чәчәкләрне тапшыралар.) Үзебез үстергән чәчәкләргә карата мәсьәлә төзик.
Хайруллина Гульсиня Асадулловна

Математикадан дәрес эшкәртмәсе.
Хайруллина Гульсиня Асадулловна

Тема: Өчурынлы саннар. Максаты: Өчурынлы саннарны укый белү, сан алдыннан, артыннан килгән санны әйтә белү, укучыларның уку-белем алу күнекмәләрен формалаштыру. Укучыларның телдән йөгерек исәпләү, мәсьәләләр чишү күнекмәләрен үстерү, укучыларның нәтиҗә ясау кебек акыл күнекмәләрен формалаштыру; Укучыларга экологик, хезмәт тәрбиясе бирү.