Открытый урок по математике
методическая разработка по математике (3 класс) на тему

Этот урок разработан для 3 класса. Это математический турнир на повторение пройденных тем и закрепление устного счета и решение задач

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dares_matem_3_klass.docx25.94 КБ

Предварительный просмотр:

Тема : Үтелгәннәрне кабатлау. “Математик бәйге”.

Максат : 1) Үтелгән темалар буенча алган белемнәрен  

                  гомумиләштерү;

                2) Телдән исәпли белү, мәсьәлә чишә белү  

                күнекмәләрен , логик фикерләү сәләтен , хәтерен ,  

                мөстәкыйльлекләрен үстерү ;

                3)Әкият геройлары аша туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

 Җиһазлау :компьютер, экран , презентация(әкият геройлары сурәтләнгән рәсемнәр ), карточкалар , тестлар.

                                                    Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

     Укытучы : Укучылар,безнең бүген математика дәресе гадәти  генә булмаячак. Ә нинди буласын белү өчен сезгә түбәндәге биремне эшләргә кирәк булачак.( Мисаллар язган карточкалар өләшәм).

Мисалларны исәпләргә һәм җавапларны кими бару тәртибендә язып,сүзне укырга.

Г

5 х 9 =

Ә

8 х 7 =

Б

9 х 9 =

Е

4 х 9 =

Й

6 х 8 =

БӘЙГЕ    

      - Әйе , укучылар , бүген бездә  дәрес  - бәйге. Мәйданда һәркем үзенең көчен сынаячак.Һәр бәйгедә җиңгән өчен сезгә жетоннар бирелә барачак ,ә дәрес ахырында  без классыбызның Бөек математигын, иң зирәк , тапкыр ,игътибарлы ,актив укучыларны билгеләрбез.

   Бүгенге  безнең бәйгебездә әкият геройлары да катнашачак.Сез аларны  нинди әкияттән икәнлекләрен танырсыз дип беләм. Алар турында без сезнең белән әле уку дәресләрендә дә сөйләшәчәкбез. Ә ни өчен  алар бүген  биредә  икән? Игъ тибар белән тыңлагыз әле.

   Борын – борын заманнарда  калын ,карлы урманнарда яшәгәннәр ди урман җәнлекләре. Алар һәрберсе бер көйгә яшәп ятканнар .Һәрберсенең аерым куышы булган.

Көннәрдән бер көнне аларга бертөрле генә яшәү туйдыра.Һәм уйлашканнар да урман җәнлекләре матур бер аланга киңәшмәгә җыйналганнар.Алар  урманда “Җәнлекләр мәктәбе” ачарга  уйлаганнар.Башта үзара  төрле бәйгеләр үткәреп карарга булганнар.Ләкин күпме генә тырышсалар да , җәнлекләр бер генә бәйгене дә башкарып чыга алмаганнар.Инде нишләргә дип аптырап торганда , Куян мондый тәкъдим керткән. Мин якында гына урнашкан УртаПошалым мәктәбенә барып кайтыйм әле ,бәлки безгә балалар ярдәм итәрләр , - дигән. Җәнлекләр моңа риза булганнар.Ләкин  Куян инде юлга кузгалам дигәндә генә, җәнлекләрнең дә үз күзләре белән бу мәктәпне, укучыларны күреп кайтасылары килгән.Һәм алар Куянга ялына башлаганнар:

    - Куянкай ,зинһар безне дә алып бар ,- дигәннәр.Куян инде нишләсен, аларның сүзләрен тыңлаган һәм җәнлекләрне  дә үзе белән ияртеп килгән.  Менә алар инде килеп тә җиткәннәр.

 -Укучылар!  Димәк алар безгә ни өчен килгәннәр икән?  ( Ярдәм сорап) Ә ни өчен аларны Куян ияртеп алып килде икән соң? (Чөнки быел Куян елы ,бу елга ул хуҗа) Без аларга булышырбызмы?

- Әйе.                                                                                                          

     Без ярышта зирәкләр,

Тормышта без кирәкләр.

Без тиз фикер йөртәбез,

Дусларга без терәкләр.

Әйдәгез,Бәйгене башлыйбыз.

  - Беренче бәйге.

1) “ Зирәкләр ” бәйгесе.

Арифметик диктант. Мин сезгә биремне әйтәм, сез мисал итеп язасыз һәм исәплисез.

1.15 санын 29 га арттырырга. (15+29=44)

      2.24 санын  6 тапкыр кимет.(24 :6=4)

     3.86 саны  34 тән ничәгә артык? (86-34=52)

     4. 4 саны 80 саныннан ничә тапкырга кечерәк? (80 :4=20)

     5.14 санын 6 тапкыр арттырырга.( 14х6=84)

     6.75 санын 18 гә киметергә.( 75-18=57)

(Эшләрнең дөреслеген слайд ярдәмендә тикшерәбез.Җиңүчеләргә жетоннар бирелә).

2)Алдагы бәйге ” Ашыгыч ярдәм ” дип атала. Без һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.

Сез гамәл тәртипләрен искә төшереп ,мисалларны чишәргә тиеш буласыз.

Мисаллар.

75 : 25=  3                               48 - 3 х 7 =27

96:24= 4                                5 х 16 + 19 =  99                                

88 : 11=   8                              (16 - 10) х 5 =30

78:13=6                                  72:8х4=36                                      

( Эшләрне бер – берегезгә бирегез һәм тикшереп барыгыз, слайдтан тикшерелә.)

3)- Чираттагы   бәйге “Игътибарлы бул!”  Сезгә тестлар бирелә. Тиешле җавапны дөрес итеп тамгалагыз.

1. 2 тәүлектә ничә сәгать?

      А)12 сәг.

      Б)24сәг.

      В)48 сәг.

2.23 һәм 4 саннарының тапкырчыгышы ничә?

      А)92

      Б)82

      В)72

3. 5 кә бүлгәндә калдыкта ничә кала алмый?

       А)4

       Б)3

       В)6

4. 1 сәгатьнең яртысы ничә минут?

      А)60 минут

      Б)30 минут

      В)15 минут

5.Сентябрь – елның ничәнче ае?

      А)1 нче ае

      Б)9нчы ае

      В) 10 нчы ае

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА.

 

4)Алдагы  бәйге  “ Тапкырлар бәйгесе”. 

Бакчага утырту өчен  90 алмагач әзерләделәр. Әгәр  5 рәткә 16 шар алмагач утыртылган булса,тагын ничә алмагач утыртасы калган?

5)” Артык сан бәйгесе ”.  

10 , 20 , 30 , 39, 40 ,50,60                     Группалап эшләү

5 ,10 ,15 ,20 ,22,25,30

  3 , 5,  7,   9 ,11,12,13

4,  6,  8, 10, 11,12,14

8,16,24,32,40,48,50

-Укучылар ,сез бу геройны таныдыгызмы? Ул кайсы әкияттән? Әкиятне  кем язган? Кем ул Г. Тукай? Әйе , ул безнең бөек  шагыйребез .

Без аның 125 еллык юбилеен билгеләп үтәбез.Без инде Г.Тукайга багышлап үткәрелгән сәнгать фестивалендә , рәсем конкурсларында катнаштык,сәнгатьле уку ярышларына әзерләнәбез.

Слайдтан тикшерү,аңлатып күрсәтү.

Физкультминутка

Куян күзне ачуы

Төпкә менеп басуы

1,2,3 –утыра,

1,2.3 –ул тора

Я ботакка тотынып

Ала таган атынып.

Алан тулы төп тә төп

Сикергәли дөп тә дөп

Кинәт читкә тартыла

Һәм урынына утыра.

6)Алдагы  бәйгебез “Мәйдан бәйгесе”. 

Бирем.

        Шигъри башваткычлар.

Безнең гаилә

Без мактана алабыз :

Барысы 5 малай без ,

Барыбыз да бертуган ,

Барыбыз да ир туган .

Безнең һәркайсыбызның

Сеңлесе дә бар әле .

Дәү әнине онытып

Торам икән , кара әле

Әти белән әнине

Кушсак , ничәү булабыз ?

Ник аптырап торасыз?

Ягез , тизрәк уйлагыз.(9 кеше)

    Ничә сәгать кызынганбыз?

Без , без, без идек,

Без 12 кыз идек

Атна буе һәркөн без

Берәр сәгать кызындык

Ничә сәгать кояшта

Кызынганбыз һәммәбез?

Уйлыйк әле , әйдәгез. (7 сәгать)

 

      Ничә шар?

6 шар да, алты шар.+

Барысы да алтын шар,

6 җирдә алтышар.

Ничә була алтын шар?(48 шар)

    Ничә тай?

Икетәй , микетәй .

Чабып килә 2 тай .

Әнә тагын 50 тай.

Иллесе дә җилле тай .

Шуларга куш 40 тай.

Ничәү булды ? Белмәсәң,

Монда торма чыгып тай. (92 тай)

 

 - Ә хәзер жетоннарны саныйбыз һәм җиңүчеләрне билгелибез.

1) Бөек математик

2)Иң зирәк укучы

 3)Иң тапкыр укучы
4)Иң игътибарлы укучы

5)Иң актив укучы медальләрен тапшыру.

- Дәрес – бәйге тәмам,чыгарга була.

 

Урта Пошалым төп мәктәбе.

МАТЕМАТИК

БӘЙГЕ

(Район күләмендә башлангыч класс укытучылары алдында математикадан күрсәтелгән ачык дәрес)

3 класс.

Февраль,2011 ел

 Укытучы  : Юсупова Ф.Р.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок по математике в 1 классе "Сравнение выражений" по учебнику Л.Г. Петерсон "Математика. 1 класс"

Открытый урок по математике в 1 классе "Сравнение выражений" по учебнику Л.Г. Петерсон "Математика. 1 класс". Фрагмент урока был дан на районном семинаре г. Химки Московской обл. "Новейшие ИКТ в начал...

Методическая разработка по математике. Открытый урок по математике 2 класс. Урок-беседа "Что значит - быть гражданином"

(II четверть по УМК «Планета Знаний») Тип урока: повторение и закрепление ранее изученного. Дидактическая задача: создать условия для формирования универсальных учебных действий (УУД) в усло...

Конспект открытого урока по математике во 2 «Б» классе УМК «Начальная школа 21 века Тема Полёт к звёздам. (интегрированный урок по математике и художественному труду) Учитель Гущина Т.И 2012-2013

Конспект  открытого   урока  по математике  во 2 «Б» классе УМК  «Начальная школа 21 века  Тема Полёт  к звёздам.  (интегрированный урок по математике и ху...

открытый урок по математике "Путешествие на мыс математики"

Урок проведен для закрепления таблицы умножения и деления на 2...

Открытый урок по математике по теме " Таблица умножения и деления с числом 9." ФГОС в 3 "б" классе 29.11.2017 года . Уровень муниципальный . Показан опыт работы на уроке математики учащегося с ОВЗ.

Урок изучения нового материала проведён по  теме "Таблица умножения и деления  с числом 9" ФГОС  на муниципальном уровне по программе "Школа России"....