мастер класс
материал по математике (3 класс) по теме

Мастер- класс "О воспитании логического мышления"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon master-klass.doc51.5 КБ
Office presentation icon master-_klass.ppt666.5 КБ

Предварительный просмотр:

Учитель года- 2012

Мастер- класс

Тема: Совершенство учителя-       это интеграция любви

к делу и ученикам

Газизуллина Лейля Сабировна

 Исәнмесез, хөрмәтле коллегалар!  Мин, Газизуллина Ләйлә Сабировна, Бөрбаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Мин сүземне Л.Н.Толстойның сүзләре белән башлыйсым килә:

“Әгәр ул үз эшен генә ярата икән- ул яхшы укытучы. Әгәр укытучы укучысына әти- әни яратуы аша караса, ул барлык китапны да укыган, ләкин үз эшен һәм балаларны яратмаган укытучыдан яхшырак. Әгәр укытучы үзендә эшенә һәм балаларга булган мәхәббәтне берләштерә икән, ул чын укытучы”.

Башлангыч сыйныф укытучылары алар аерым бер төрле укытучылар. Аларны 2нче төрле балалар дөньясы белән өлкәннәр дөньясы арасындагы илче дип атарга мөмкин. Ул- балалар психологиясен белүче, аларны кеше булырга  өйрәтүче, белем бирүче. Безнең хезмәтебезнең нәтиҗәсе дә – кеше. Безгә, иң күп белүчегә, иң җаваплы кешегә, иң төп кешегә – гаилә, җәмгыять иң кадерле әйберсен, икенче төрле әйтсәк, үз баласының язмышын, ил гражданинын, баланың киләчәген тапшыра.

 Мин укытучының хезмәтен чишмәгә тиңләр идем. Әйе, без башлангыч белемне бирәбез, укучы аны сеңдерә, өйрәнә. Үскән саен  чишмәләр инеш суы белән кушылып, күбәйгән кебек, укучыларның да белемнәре арта, киңәя, үсә. Икенче су белән кушылган кебек, ул да шул мөхиткә ияреп, авырлыкларга бирешмичә ага да ага. Менә шуңа күрә башлнгыч  белем нык һәм тирән булырга тиеш. Башлангыч класска килеп керүгә укучының логик фикер йөртү сәләтен үстерергә кирәк. Хәзер мин сезгә  математика дәресендә логик фикер йөртү алымнарын  тәкъдим итәм. Бу алымны 7 төргә бүлеп, икенче төрле “ Җидегән чишмә”  дип атыйм.

1нче чишмә- игътибарлылык .                 “10 аерма тап” уены. 

2 нче чишмә- Хәтерне үстерү.

“Әйе һәм юк димәскә, ак һәм карага тимәскә” уены уйнау.

3 нче чишмә- Математик фикерләү.

Винни Пух белән Пятачоктан мәсьәлә.

Винни – Пух белән  Пятачок  Ябалакка туган көнгә баралар. Ябалак бик биек агач башында яшәгән. Пятачок бүләккә 5 бертөрле банка бал, ә Винни – Пух һава шары алган. Бу шар 1 тапкыр Винни – Пух белән 2 банка балны яки Пятачок белән 3 банка балны яисә 5 банка балны күтәрә ала.

        Дуслар имән янына киләләр, Винни – Пух болай ди:

-Шар безне һәм 1 банка бал белән күтәрә алмый, әйдә, ябалакка һава шары гына бүләк итәбез.

Пятачок ягымлы гына итеп сорап куя:

- Шар безне икебезне дә берьюлы күтәрә аламы соң?

Ә сез ничек җавап бирер идегез?

ҖАВАП: Винни – Пухның авырлыгы  5-2 =3 банка бал авырлыгыннан артык түгел.                                          

 Пятачок авырлыгы   5-3=2 банка бал авырлыгыннан  артык түгел.

Винни – Пух һәм  Пятачок авырлыгы  3+2=5 банка балдан артык түгел.

   Димәк, шар  Винни – Пух белән Пятачокны күтәрә ала.

4 нче чишмә- оригометрия,  геометрия.

  1. 10 таякчыктан ясалган өйне 2 таякчыгын үзгәртеп, өйне икенче якка каратырга.
  2. 4 таякчыктан торган көрәк эчендәге чүпне,  тышта калдырырлык итеп таякчыкларны үзгәртергә.

Логик фикер йөртүне кечкенә мәктәп яшеннән тәрбияләмәсәк, алгебраик, геометорик фикер йөртүгә китерү бикчитен була.

5 нче чишмә- Зирәклекне үстерү.

7 урындыкны,  бер стенага 2 урындык туры килә торган итеп, 4 стенага урнаштырырга.

6 нчы чишмә- Предметлы логик мәсәләләр чишүне үстерү.

  1. 3 сулы стакан һәм 3 буш стаканны аралаштырып куярга кирәк. Бары тик 1 генә стаканны күчерергә ярый. ( 2 нче торган сулы стаканны, 5 нче торган буш стаканга бушатасы)
  2. Предметлар бирелә , шулардан мәсьәлә төзеп чишәргә.

7 нче чишмә- нәтиҗә.

Чишмәләр кушылып акканда гына ниндидер нәтиҗә  килеп чыга. Логик фикер йөртүне  игътибарлылыкны,  хәтерне, математик фикерләүне, зирәклекне үстерү ярдәмендә формалаштырып була.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: чишмәләр үзләре тирәсендә яшәгән кешеләрнең сусавын баса, аларны савыктыра, чистарта, аларга яшәү көче бирә. Шул чишмәләр кебек укытучының рухы, дәрте  сүнмәсен, ул үз эше белән халкыбызны савыктырсын, һәркем аны яратсын, хөрмәт итсен.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Үз эшен һәм үзенең укучыларын берләштергән ярату- укытучының үсеше

Слайд 2

“ Әгәр ул үз эшен генә ярата икән- ул яхшы укытучы. Әгәр укытучы укучысына әти- әни яратуы аша караса, ул барлык китапны да укыган, ләкин үз эшен һәм балаларны яратмаган укытучыдан яхшырак. Әгәр укытучы үзендә эшенә һәм балаларга булган мәхәббәтне берләштерә икән, ул чын укытучы” Л.Н.Толстой

Слайд 3

Логик фикер йөртүне кечкенәдән үк үстерү

Слайд 4

Җидегән чишмә 1 чишмә ИГ ЪТИБАРЛЫЛЫК

Слайд 5

Математик фикерләү Зирәклекне үстерү Предметлы (логик) мәсьәлә төзү Оригометрия, геометрия

Слайд 6

Эшегездә уңышлар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер-класс по технологии. Изготовление поделки "Весёлая обезьянка". Мастер-класс предназначен для детей начальных классов

Мастер-класс по созданию поделки из разных материалов "Весёлая обезьянка" в форме презентации...

Мастер-класс урока окружающего мира по теме "Про воздух". Мастер-класс урока окружающего мира по теме "Про воздух".

Одна из основных задач педагогов -  разработать и показать урок в рамках реализации нового образовательного стандарта.Тип урока – урок изучения и первичного закрепления новых знаний. Е...

Презентация мастер - класса "Стань мастером активного целеполагания"

Любая деятельностоь начитается с цели. Без четкого понимания цели невозможна любая деятельность....

Мастер класс "Формирование и развитие универсальных учебных действий младших школьников в учебной деятельности"Мастер

Мастер класс предназначен для учителей начальных классов. Цель мастер класса:продемонстрировать способы формирования универсальных учебных действий;научить определять и находить универсальные уче...


 

Комментарии

Ел укытучысында кулланылган материалны сезгә дә тәкъдим итәм