конспект урока по математике для 3 класса. Урок-путешествие.
план-конспект урока математики (3 класс) по теме

Хайруллина Гульсиня Асадулловна

Дәрес төре:  Экологик сәяхәт.

 

Тема:  Укучыларның уку-белем алу күнекмәләрен формалаштыру. 

 

Максат:Укучыларның телдән йөгерек исәпләү, мәсьәләләр чишү күнекмәләрен үстерү;

Укучыларның  күреп, ишетеп истә калдыру, анализлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау кебек акыл күнекмәләрен формалаштыру;

Укучыларга экологик тәрбия бирү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon ekologik.zip14.07 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес төре:  Экологик сәяхәт.

Тема:  Укучыларның уку-белем алу күнекмәләрен формалаштыру.  

Максат: Укучыларның телдән йөгерек исәпләү, мәсьәләләр чишү күнекмәләрен үстерү;

Укучыларның  күреп, ишетеп истә калдыру, анализлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау кебек акыл күнекмәләрен формалаштыру;

Укучыларга экологик тәрбия бирү.

      Җиһазлау: Сәяхәт партасы (альбом битләрендә эшләнгән рәсемнәр) акыл          күнекмәләрен формалаштыру өчен карточкалар, тестлар, йомшак уенчык-аю, туп, дәреслек 3 сыйныф.

Дәрес барышы.

I - Актуальләштерү.

Дәрес планы белән таныштыру.

План.

  1. “Исәпләүләр” сукмагы.
  2. “Фикерләү” аланы.
  3. “Сәламәтлек” аланы.
  4. “Урман мәктәбе.”
  5. “Нәтиҗәләр юлы”.

   Укучылар бүгенге дәрес планына игътибар иткәнсездер, ул гадәти түгел, ә серле.Бүген без экологик сәяхәткә чыгабыз, ягъни туган як табигатен, аның байлыкларын күзәтергә, зарын тыңларга, кирәк булса ярдәм итәргә, яңа белемнәр үзләштерергә, нәтиҗәләр ясарга. Туган авылыбызның манаралы мәчетеннән фатиха алып, каз-үрдәкләре белән саубуллашып юлга кузгалыйк, дуслар!

       Сәяхәтебез“Исәпләүләр”сукмагыннан башлана.Сәяхәт вакытында табигатьне күзәтергә дә онытмыйк, укучылар.

     Телдән исәпләү.

  1. Санамыш: 1,2,3,4,5,6,7.............10.

Байлар кия төлке тун,

Төлке тунның бәясе 162 сум.

-Санамышта нинди саннар турында әйтелде?

-Бу саннар нинди цифрлар ярдәмендә языла?

2. Туп атып укучыларның тапкырлау таблицасы буенча белемнәрен тикшерү.

3.Әйтү эзлеклелегендә нәтиҗә чыгару:

7∙7-9∙2+5:5∙1=          (17)

80:5:2+2∙2-4∙4-4=     (0)

4. Ничәшәр яшь?  (Уенчык аю баласы сөйли.)

Моннан 5 ел элек миңа 5 яшь тулган.Әни миннән 5 мәртәбә өлкән булган.Безгә хәзер ничәшәр яшь була инде?

Я,  белдеңме,  әйдә,  тизрәк  уйла  инде!     ( 10 яшь, 30 яшь)

5. 1 минут язып исәпләү.

Әңгәмә: Санамышта искә алынган төлке кыйммәтле мехлы җәнлек. Көрән аю-“Кызыл китапка” ка кертелгән җәнлек.

II  Төп өлеш.

“Фикерләү” аланына килеп җиттек.

  1. Пространствода ориентлашу күнегүе: График диктант: 1 шакмак уңга, 1 шакмак өскә, 1 шакмак уңга, 1 шакмак өскә, 1 шакмак уңга, 2 шакмак аска....
  2. Логик фикер йөртүнең математик аспектын үстерү.

а) саннар рәтен  дәвам ит:

6, 9, 12, 15.........

9, 1, 7, 1, 5, 1, .......

  1. а) чагыштыру:

  12 һәм 21 саннарын;

  тапкырлау һәм кушу гамәлен.

б) артык сүзне алып ташла:

   плюс, тапкырлау, алу, кушылучы, бүлү.

   түгәрәк, өчпочмак, өй, квадрат.

5. Хәтер үстерү кәнекмәләре.

а)  Ишетеп истә калдыру (слуховая память)

Әйтелгән 10 предметны тәртибе белән санап чык: аю, чәшке, торна, кәлтә елан, бакыр елан, камка, төнбоек, карагай, ак чыршы.

“Кызыл китап”ка кертелгән хайван һәм үсемлекләр - әңгәмә.

6. Аналитик мәсьәлә чишү.

Ике дусның исемнәре Камил белән Шамил, фамилияләре Мусин һәм Шакиров. Камил Шакировтан 1 яшькә зур. Һәр малайның исем фамилиясен әйт. (Камил Мусин, Шамил Шакиров)

III - “Сәламәтлек” күленә җиттек.

Ял итеп алабыз.” Зәңгәр күл” җыры җырлана, хәрәкәтләр ясала.( Г. Насрый сүзләре, С. Сәйдәшев көе.)

IV -  “Урман мәктәбе” аланы.

1. Мәсьәләләр чишү күнекмәләрен үстерү.(дәреслек)

Саескан 27 ел, карлыгач, аңа караганда 3 тапкыр кимрәк, карга карлыгачка караганда 40 елга озаграк яши.

 Мәсьәләгә сорау куй һәм мәсьәләне чиш. (анализлап чишү)

2. Хаталы мәсьәләне чишү. (Алдан тактага языла.)

Агачлыкта 12 карт имән үсә иде. Яшь натуралистлар аларга караганда 3 тапкыр артыграк яшь имән үсентеләре утырттылар. Көз көне укучылар ничә килограмм имән чикләвеге җыярлар?

( Сорауны үзгәртеп мәсьәләне чишү.)

Әңгәмә: яшь натуралистлар- кемнәр алар?

V- “ Белемнәрне сынау” калкулыгы.

Тестлар белән эшләү.

Тест №1

I - Мәҗбүри өлеш.

  1. Хаталарны төзәт.

57:3=19

66:22=33

75:25=5

  1. Таблицаны тутыр.

Саннар

5

11

15

20

5 кә арттыр

5 тапкыр арттыр

 3.Дөрес җавапны сайла.

                       43

36+7∙3-15=    42

                       44

II - Өстәмә эш.

Тигезлек дөрес булырлык итеп гамәлләр куй.

0   3 = 3            3   3= 0             3   0= 0

 3   3= 1            1   3=3

(Тестлар һәр укучыга индивидуаль эшләнә.)

VI - Нәтиҗәләр юлы.

Дәресне йөмгаклау:

Табигатьне саклау, яклау, баету- һәркемнең изге бурычы.

Искәрмә: “Фикерләү” аланы этабында кулланылган рәсемнәр зурайтып аерым битләргә ясала.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект урока по математике "Закрепление пройденного. Урок-путешествие по калмыцкой степи"

Открытый урок по закреплению сложения и вычитания в столбик, умению решать задачи на нахождение неизвестного вычитаемого, слагаемого, уменьшаемого....

Урок путешествия математика 2 класс

Разработка открытого урока по математике....

Конспект урока по математике по теме «Урок- путешествие в космос. Закрепление знаний таблицы сложения с переходом через десяток».1 класс.

Цель урока:  Закрепление знаний таблицы сложения с переходом через десяток.Задачи:Образовательные: Закрепить знания таблицы сложения с переходом через десяток.Закрепить знания однозначных и двузн...

Интегрированный урок-путешествие. Математика 3 класс

Урок-путешествие. Математика 3 класс...

Методическая разработка по математике 2 класс. Урок-путешествие. Закрепление по теме: Приёмы устного счёта в пределах 100

Методическая разработка по математике 2 класс.  Урок-путешествие. Закрепление по теме:  Приёмы устного счёта в пределах 100...

Интегрированный урок по математике и природоведению. Урок – путешествие на тему «Решение задач. Животные леса».

Интегрированный урок по математике и природоведению. Урок – путешествие на тему «Решение задач. Животные леса»....


 

Комментарии

Хайруллина Гульсиня Асадулловна

Дәрес планы белән таныштыру. План. 1. “Исәпләүләр” сукмагы. 2. “Фикерләү” аланы. 3. “Сәламәтлек” аланы. 4. “Урман мәктәбе.” 5. “Нәтиҗәләр юлы”. Укучылар бүгенге дәрес планына игътибар иткәнсездер, ул гадәти түгел, ә серле.Бүген без экологик сәяхәткә чыгабыз, ягъни туган як табигатен, аның байлыкларын күзәтергә, зарын тыңларга, кирәк булса ярдәм итәргә, яңа белемнәр үзләштерергә, нәтиҗәләр ясарга. Туган авылыбызның манаралы мәчетеннән фатиха алып, каз-үрдәкләре белән саубуллашып юлга кузгалыйк, дуслар!