4 не берурынлы саннарга кушу
план-конспект урока по математике (1 класс) по теме

Низамутдинова Гузалия Рифхатовна

Математика дәресе 4 не берурынлы саннарга кушу алымы белән таныштыра.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема

4 санын берурынлы саннарга кушу

 Теманың максаты

1.4 санын берурынлы саннарга кушу очраклары белән таныштыру

2.Исәпләү күнекмәләрен үстерү.Фикерләү сәләтен үстерү

Уңга,сулга төшенчәләрен ныгыту

Икеурынлы саннар турында белемнәрне кабатлау.

3.Уку культурасы булдыру. Универсиада турында белемнәр булдыру. Үз өстеңдә эшләү максатын укучыларга кертүХалык авыз иҗаты  белән кызыксыну тәрбияләү.

 Көтелгән нәтиҗә

4 санын берурынлы саннарга куша белү

20 эчендә саннар белән эшләргә өйрәнүне дәвам итү.

Төп төшенчәләр

Төшенчәләр: берурынлы саннар

икеурынлы саннар

               

               

Предметара бәйләнеш

Математика, геометрия ,әйләнә-тирә дөнья,әдәбият,физкультура

Ресурслар:

-төп

ярдәмчел

Дәреслек   «Математика».1класс.Чекин

Методик материаллар, Смарт интерактив тактасында презентация, мөстәкыйль эш дәфтәре« Математика»1 класс индивидуалькарточкалар

Оештыру

Эш төре:фронталь,индивидуаль,иҗади

Дәрес алып бару технологиясе

Һәрбер этапның өйрәтү һәм үстереш бирү биремнәре

Этапларның тикшерү биремнәре

I этап.  Оештыру моменты.

Максат-укучыларны активлаштыру

I этап.  Оештыру моменты.

.

Балалар ,сез барыгыз да  әкиятләр яратасыз. Бүгенге әкият иленә сәяхәткә дә барганыгыз бардыр инде. Ә бүгенге әкият героебыз-киресенчә үзе безнең янга килергә җыена. Кем икән ул әкият герое? Тыңлап карагыз әле:

Ул камырдан ясалган,

Мич башында кибелгән.

Йөгереп идәнгә төшкән,

Ай үсәсен,көн үскән,

Ел үсәсен ,ай үскән дә

Сәяхәткә чыгып киткән.

Дуслары белән бергә

Усал патшаны җиңгән.

Кем таныды инде бу геройны. Әйе,бу Камырбатыр! Камырбатыр ни өчен безне янга килергә тели икән  моны без математика дәресебездә  белербез. Башладыкмы укучылар?

Башладык!

I этап.   Оештыру моменты.

-

Коммуникатив УУГ

Шәһси якын килү УУГ

II этап.  Белгәннәрне кабатлау 

.Максат: Икеурынлы саннар турында белемнәрне кабатлау  .Саннар составын ныгыту

II этап. Белгәннәрне кабатлау 

1)-Саннарны кими бару тәртибендә куй

11  10  9  8  7   6  5  4  3  2  1

-. саннар составын ныгыту

слайд

5       5        5        5        5

3-      1-    2 -    4-        0-

 Саннарны алып хәрефләр янына кую:

2-к   4-а    3-з    1-а      5-н

Иң беренче кайчан буласын билгеләп алыйк.Моның өчен мәсьәләне тыңлыйбыз:

Бер имәндә тиеннең

Яшерен биш гөмбәсе бар.

Ул тагын берне куйды

Ничә гөмбәсе булды ?    (6 )

  1. Слайд
  2. 5   4   3   2   17   1     (17)

  1. II этап. Белгәннәрне кабатлау

 Алынган  

белемнәрнең үзләштерү дәрәҗәсен белү 

1)бирем дөрес эшләнгән очракта Универсиада дигән сүз килеп чыга.

2)Бирем дөрес эшләнгән очракта Казан сүзе килеп чыга

 3.Универсиада җәй көне 6 июльдә башлана һәм кайчанга кадәр дәвам итә икәнен белер өчен артык санны табабыз

 4.Универсиада 17 июльгә кадәр дәвам итәчәк икән.

III этап. Тема өстендә эш.

Максат: 4 санын берурынлы саннарга кушу очраклары белән таныштыру

III эап Тема өстендә эш

1.Камырбатырга нинди ярышларга әзерләнергә кирәклеген Юни өйрәтәчәк. Кем соң ул Юни? (җавапларны тыңлау)

(Слайд)   Җиңел атлетика (сикерү ярышлары)

4+6    4+5    4+7     4+3

 Бу мисаллар турында нәрсә әйтә аласыз? бүген нинди тема икән инде безнең? (Теманы әйтү)

Мисалларны чишеп чыккач Камырбатыр сикереп чыга Сез

2.4 кә кушу мисалларын йөзә-йөзә дәвам итәбез. Кайсы мисалларны чишмәдек судан шуларын гына тотып алабыз

4+4           4+9 (дәреслек белән эш    24 бит №2)

.

  1. Волейбол ярышлары

4 кә кушу мисалларын таблицага төзү

48 бит №7

(дәфтәрдә эш)

3. Көрәштә Камырбатырга тиңнәр юк. Юни белән көрәшкәндә аларның менә шундый исәп килеп чыккан : 4    0  Бу саннар белән нинди мисал төзәргә мөмкин?4+0   Дөрес. Аны да дәфтәргә язып куябыз. Кушылучыларның  урыннарын   алыштырып мисал төзегез. Дәфтәргә язып куябыз          

Физминутка(тактаны сүндереп торабыз)

-баскетбол

-йөгерү

-самбо

III этап. Тема өстендә эш

 

1.Проблемалаы сорауга җавап табу

Төп теманы формалаштыру

Шәһси якын килеп эшләү

Регулятив УУГ

Белем алу УУГ.

Нәтиҗә ясау: Икенче кушылучы үскән саен сумма да үсә

Регулятив УУГ

Коммуникатив   УУГ.

 

IV этап.. Үткәннәрне ныгыту

Максат-беренче кушылучысы 4 булган мисалларны чишә белүне ныгыту

IV этап. Үткәннәрне ныгыту

1/.-“Чирәм хоккее”

Кем ничә гол кертә:

(карточкаларда эш)

-җавапларын гына язабыз

4+1

4+2

4+3

4+4

4+5    

Үзара тикшерү

  1. Шахмат ярышы.
  2. Камырбатыр үзен шахмат ярышында да сынап карамакчы була. Шахмат ул акыл спорты. Бергәләп акылыбызны,зирәклегебезне сыныйк әле. (зирәклеккә биремнәр)
  3. -өч казның ничә башы бар?
  4. -бер тавык-тавык. ике тавык нәрсә?
  5. 7 яшьлек Марат ничәнче класста укый?
  6.  ике песи ,бер каз. Ничә аяк?

Сез барыгыз да бик зирәк икән. Молодцы. Камырбатыр да зирәклеген сезнең белән бергә сынады.

   Универсиадагы тагын бер ярыш төре җелән танышып китәрбез.Ул – кечкенә көймәләрдә йөзү. Безнең йөзү маршруты белән танышу җае бар. Күрсәтәбезме Камырбатырга юлны. Моның өчен график диктант язып алырбыз.

-1шакмак уңга

-ике шакмак аска

-ике шакмак уңга

-ике шакмак өскә

-бер шакмак уңга

-биш шакмак аска

-бер шакмак сулга

-ике шакмак өскә

-өч шакмак сулга

-3 шакмак өскә

   

IV этап. Үткәннәрне ныгыту

Беренче кушылучы 4 булган мисалларны чишүне ныгыту

Коммуникатив УУГ.

Регулятив УУГ

Логик фикерләүне үстерү өстендә эш

 Регулятив УУГ

Белем алу УУГ.

Коммуникатив УУДГ.

Пространствода ориентлашу,геометрик материалны ныгыту

V. Йомгаклау.Рефлексия

Максат-дәрестә эшләнгән эшкә йомгак ясау

V. Йомгаклау. Рефлексия

Сезгә таныш сан килеп чыкты. Безнең дәрес темабыз белән ничек бәйле булды инде бу сан?(теманы әйттерү)

Камырбатыр бүгеннән чынлап торып ярышларга әзерләнә башлый инде. Үсеп җиткәч сез дә төрле ярышларда катнашып җиңүләр яулый алачаксыз. Моның өчен нишләргә кирәк инде? (спорт белән шөгельләнергә...)

Бүгенге дәресебез сезгә ошадымы?Әйдәгез Камырбатырга үзебезнең портретларны бүләк итик. Дәрестә кем үзен ничек хис итте шуңа туры килгән смайликны үз исеме янына куйсын

РегулятивУУГ.

Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты.
  2. . Кереш өлеш.

Балалар ,сез барыгыз да  әкиятләр яратасыз. Әкият иленә сәяхәткә дә барганыгыз бардыр инде. Ә бүгенге әкият героебыз-киресенчә үзе безнең янга килергә җыена. Кем икән ул әкият герое? Тыңлап карагыз әле:

Ул камырдан ясалган,

Мич башында кибелгән.

Йөгереп идәнгә төшкән,

Ай үсәсен,көн үскән,

Ел үсәсен ,ай үскән дә

Сәяхәткә чыгып киткән.

Дуслары белән бергә

Усал патшаны җиңгән.

Кем таныды инде бу геройны. Әйе,бу Камырбатыр! Камырбатыр ни өчен безне янга килергә тели икән  моны без математика дәресебездә белербез. Башладыкмы дәресебезне  укучылар?

Башладык!

-телдән исәпләү

Слайд -Саннарны кими бару тәртибендә куй

11  10  9  8  7   6  5  4  3  2  1

У    н   и   в    е  р  с  и  а  д  а  (Саннарны әйләндереп сүзне укырга тырышу.)

-Ә бу нинди сүз соң? Кем бу сүз белән таныш?(балаларның универсиада турында белемнәрен барлау)

-Ә универсиаданың кайсы шәһәрдә була икәнен алдагы биремне үтәгәч белерсез.

-саннар составын ныгыту

слайд

5       5        5        5        5

3-      1-    2 -    4-        0-

 Саннарны алып хәрефләр янына кую:

2-к   4-а    3-з    1-а      5-н

Әйе,Универсиада Казанда булачак.Казан шәһәрен барыгыз да беләсез инде.Ул безнең туган республикабызның башкаласы. Казан шәһәре бик матур,зур  шәһәр.

Ә Камырбатырның шушы Универсиадага Казанга бик киләсе килә икән.ә Камырбатыр Универсиадага килә алачакмы соң? (Әйе)Ни өчен?Нинди кешеләр катнаша ала соң Универсиадада? (көчлеләр,кыюлар,җитезләр(Ә Камырбатыр шундыймы? Әйе ул да көчле,кыю һәм батыр егет.  Булышабызмы аңа ярышка әзерләнергә.  

Бар дөнья шау-гөр килә,

Универсиада була дип.

Мондый кызык ярышлардан

Бер мин генә калмыйм бит!

Иң беренче кайчан буласын билгеләп алыйк.Моның өчен мәсьәләне тыңлыйбыз:

Бер имәндә тиеннең

Яшерен биш гөмбәсе бар.

Ул тагын берне куйды

Ничә гөмбәсе булды ?    (6 )

  1. Универсиада җәй көне 6 июльдә башлана һәм кайчанга кадәр дәвам итә икәнен белер өчен артык санны табабыз
  2. Слайд
  3. 5   4   3   2   17   1     (17)
  4. Универсиада 17 июльгә кадәр дәвам итәчәк икән. Ни өчен 17 артык сан?

3.Төп өлеш

Камырбатырга нинди ярышларга әзерләнергә кирәклеген Юни өйрәтәчәк. Кем соң ул Юни? (җавапларны тыңлау)

  1. (Слайд)   Җиңел атлетика (сикерү ярышлары)

4+6    4+5    4+7     4+8

 Бу мисаллар турында нәрсә әйтә аласыз? Бүген нинди тема икән инде безнең? (Теманы әйтү)

Мисалларны чишеп чыккач Камырбатыр сикереп чыга Сезгә рәхмәт әйтә.

2 .(слайд ) Йөзү ярышлары  (дәреслек белән эш) 24 бит №2

4 кә кушу мисалларын йөзә-йөзә дәвам итәбез. Кайсы мисалларны чишмәдек судан шуларын гына тотып алабыз

4+4          4+9

  1.  (слайд) Волейбол ярышлары 

4 кә кушу мисалларын таблицага төзү.

Нәтиҗә ясау: Икенче кушылучы үскән саен сумма да үсә.

5.(Слайд) Көрәш

        Көрәштә Камырбатырга тиңнәр юк. Юни белән көрәшкәндә аларның менә шундый исәп килеп чыккан : 4    0  Бу саннар белән нинди мисал төзәргә мөмкин?4+0   Дөрес. Аны да дәфтәргә язып куябыз. Кушылучыларның урыннарын алыштырып мисал төзегез. Дәфтәргә язып куябыз.

5.Физминутка –    (тактаны сүндереп торабыз)  Универсиадага без

бергәләп әзерләнәбез.

Спорт белән шөгельләнәбез

Боксчылар без.

1-2-3

1-2-3

безнең кулда көч.

Баскетбол да таныш безгә

тупны оста атабыз.

Йөгерүдә бездән оста

Бер кем  юк онытмагыз.

Менә шундый җитез без

Белемле дә булыйк без.

 6. Ныгыту

-“Чирәм хоккее”(Слайд)

Кем ничә гол кертә:

(карточкаларда эш)

-җавапларын гына язабыз

4+1

4+2

4+3

4+4

4+5     Тикшерү: үзара тикшерү

  1. Слайд Шахмат ярышы.

Камырбатыр үзен шахмат ярышында да сынап карамакчы була. Шахмат ул акыл спорты. Бергәләп акылыбызны,зирәклегебезне сыныйк әле. (зирәклеккә биремнәр)

  1. -өч казның ничә башы бар?
  2. -бер тавык-тавык. ике тавык нәрсә?
  3. 7 яшьлек Марат ничәнче класста укый?
  4.  ике мәче ,бер каз. Ничә аяк?

Сез барыгыз да бик зирәк икән. Молодцы. Камырбатыр да зирәклеген сезнең белән бергә сынады.

   - график диктант

Универсиадагы тагын бер ярыш төре белән танышып китәрбез.Ул – кечкенә көймәләрдә йөзү. Безнең йөзү маршруты белән танышу җае бар. Күрсәтәбезме Камырбатырга юлны. Моның өчен график диктант язып алырбыз.

-1шакмак уңга

-ике шакмак аска

-ике шакмак уңга

-ике шакмак өскә

-бер шакмак уңга

-биш шакмак аска

-бер шакмак сулга

-ике шакмак өскә

-өч шакмак сулга

-3 шакмак өскә

7.Йомгаклау

Сезгә таныш сан килеп чыкты. Безнең дәрес темабыз белән ничек бәйле булды инде бу сан?(теманы әйттерү)

Камырбатыр бүгеннән чынлап торып ярышларга әзерләнә башлый инде. Үсеп җиткәч сез дә төрле ярышларда катнашып җиңүләр яулый алачаксыз. Моның өчен нишләргә кирәк инде? (спорт белән шөгельләнергә...)

Рефлексия 

Бүгенге дәресебез сезгә ошадымы?Әйдәгез Камырбатырга үзебезнең портретларны бүләк итик. Дәрестә кем үзен ничек хис итте шуңа туры килгән смайликны үз исеме янына куйсын


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 санын берурынлы саннарга кушу(1 класс)

В начальных классах дети очень любят игры. Поэтому на уроках я часто употребляю занимательные игры. Для этого нам созданы все условия: в классах имеются проектор, смарт-доска, ноутбук, в интернете мож...

1 санына берурынлы саннарны кушу

-         Кушуның беренче кушылучысы 1 булган очракларын карау;-         1+       ...

4 санына берурынлы саннарны кушу

"Перспектив башлангыч мәктәп" өчен 1класста математикадан ачык дәрес. Тема: " 4 санына берурынлы саннарны кушу"...

Математика 1 класс разработка урока.Тема "2 санын берурынлы санга кушу"

План-конспект урока по математике для 1 класса по ФГОС....

Технологическая карта к уроку математики.1 класс.Тема "2санын берурынлы санга кушу"

Технологическая карта к уроку математики для 1 класса по теме "2санын берурынлы санга кушу".Программа "Перспективная начальная школа"...

Презентация для смарт доски по математике 1 класс.Тема "2 санын берурынлы санга кушу"

Презентация для смарт доски по математике.1 класс.Тема "2санын берурынлы санга кушу"...