4 класс Тема: Нульгә тәмамланган саннарга язмача тапкырлау.
план-конспект урока по математике (4 класс) по теме

Нуриева Гульзифа Робертовна

Дәрес планы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matem_drese.doc45 КБ
Office presentation icon prezentatsiya_matem.ppt157.5 КБ

Предварительный просмотр:

                          Актаныш муниципаль районы

          Богады гомуми урта белем бирү мәктәбе

                 4 класс

Тема: Нульгә тәмамланган саннарга язмача тапкырлау.

                                                                                     

                                                                              Укытучы: Нуриева Г.Р.

                                                              2011 ел

    Тема.Нульгә тәмамланган саннарга язмача тапкырлау.

Максат. Нульгә тәмамланган саннарга язмача тапкырлау алымы  белән таныштыру, логик фикерләүне үстерү, мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Җиһазлау. Интерактив такта, дәреслек 9 бит.

 

                                                              Дәрес барышы

I.Оештыру-мотивлаштыру этабы.

1. Өй эшен тикшерү. №40 (Җаваплар экранда күренә бара: 65200,17003,92613,369529,6700,7208)

2. Телдән исәпләү:

     1) 8419 һәм 7000 саннарының суммасын исәплә.

     2) 490 санын 1000 тапкыр зурайт.

     3) Иң зур бишурынлы санны яз.

     4) 1252 санының дүрттән бер өлешен табарга.

     5)  2500 санының биштән өч өлешен табарга.

     6) 4 т ... кг = 4750 кг

          4395м = ...км ... м

         385 тәүл.= ... ел ... тәүл.

(Укучылар җавапны экраннан чагыштыралар: 15419, 490000,99999,313,1500,4т 750 кг,4км 395м, 1 ел 20 тәүл.).

 

II.Уку мәсьәләсен  кую һәм чишү.

-Түбәндәге мисалларны ничек чишәргә кирәклеген аңлатыгыз:

154* 200=

208*30=

(икенче  тапкырлаучыларны 2*100 һәм 3*10 дип таркатабыз)

-Әйе, икенче тапкырлаучыны шул рәвешле таркатып тапкырлыйбыз:

154*200=154*(2*100)=154*2*100=30800

208*30=208*(3*10)=208*3*10=6240

-Әлеге мисалларны баганалап чишәргә була.Сез ничек итеп язарга тәкъдим итәсез?

(Укучылар түбәндәгечә язарга тәкъдим итәргә мөмкин:    154

                                                                                                х

                                                                                                   200

-Санны нульгә тапкырлаганда нинди сан килеп чыга?( Нуль).

-Нульгә тапкырлап тормас өчен түбәндәгечә язу уңайлырак:

                                                                                                   154

                                                                                                х

                                                                                                       200

-Үзебез чыгарган нәтиҗәне дәреслекнең 9 битендәге аңлатма белән чагыштырабыз.

III.Физкультминутка.

а) Дәреслектән №41 не баганалап язып исәпләү( (Укучылар чиратлап чыгып интерактив тактада эшлиләр).

б) Мәсьәләләр чишү.

№42 30 умарта- 36 шар кг бал

         20 умарта- 42 шәр кг бал

         Барлык бал-?

(36*30+42*20=)

№43 (Экранда таблица барлыкка килә)

1 тартмада

Тартмалар саны

Барлыгы

Карандашлар

12

40

?

960 данә

Фломастерлар

?

10

?

-Таблицаның беренченче юлына карагыз.Бирелгәннәрдән нәрсә табып була?(Барлыгы ничә карандаш булган. 12*40=480 данә карандаш).

-Ә хәзер икенче баганага карагыз.(Карандаш һәм фломастерның икесе бергә барлыгы 960, шулардан карандашларның 480 икәнен белә торып, фломастерныларның барысы ничә икәнен табып була. 960-480=480 данә фломастер)

-Икенче юлдагы бирелгәннәр буенча мәсьәләнең соравына җавап бирә алабызмы?(Әйе. 480:10=48 данә фломастер).

№45 Тигезләмәләр чишү.(Эшне укучылар чиратлап тактада башкаралар).

№46 Кайсы зуррак һәм ничә тапкырга:

1)10 һәм 40 саннарының суммасы яки тапкырчыгышымы;

2) 25 һәм 5 саннарының өлеше яки аларның аермасымы?(Укучылар урыннарда башкаралар һәм тактадан тикшерәләр.

 

IV.Рефлекция.

-Нәрсә белдек?

-Ничек белдек? Үзбәя.

Өй эше.1)Нульгә тәмамланган саннарга тапкырлауны ныгытырга.

             2) №47

             3) 9 биттәге сызымны сыз.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Математика дәресе Тема: Нульгә тәмамланган саннарга язмача тапкырлау.

Слайд 2

65200,17003,92613,369529,6700,7208 № 40

Слайд 3

Телдән исәпләү 1) 8419 һәм 7000 саннарының суммасын исәплә. 15419 2) 490 санын 1000 тапкыр зурайт. 490000 3) Иң зур бишурынлы санны яз . 99999 4) 1252 санының дүрттән бер өлешен табарга. 313

Слайд 4

5) 2500 санының биштән өч өлешен табарга 1500 6) 4 т ... кг = 4750 кг 4т 750 кг 4395м = ...км ... м 4км 395м 385 тәүл.= ... ел ... тәүл 1 ел 20 тәүл.

Слайд 5

Түбәндәге мисалларны ничек чишәргә кирәклеген аңлатыгыз : 154* 200= 208*30= 154*200=154*(2*100)=154*2*100=30800 208*30=208*(3*10)=208*3*10=6240

Слайд 6

154 154 х х 200 200

Слайд 7

№ 42 30 умарта- 36 шар кг бал 20 умарта- 42 шәр кг Барлык бал-? ( 36*30+42*20 =)

Слайд 8

№ 43 1 тартмада Тартмалар саны Барлыгы Карандашлар 12 40 ? 960 данә Фломастерлар ? 10 ?

Слайд 9

(25-5):(25:5)=4 № 46 Кайсы зуррак һәм ничә тапкырга: 1)10 һәм 40 саннарының суммасы яки тапкырчыгышымы; 40*10:(40+10)=8 2) 25 һәм 5 саннарының өлеше- яки аларның аермасымы?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок математики в 4 классе "Нульгә тәмамланган саннарны тапкырлау"

Сәяхәт дәрес, Казан турында күзаллауны киңәйтү, тестлар белән эш....

Урок математики3 классТема: «Арифметические действия над числами»

Цель:закрепить внетабличноеумножение и деление. Отработать умение анализировать и решать задачи. Развивать внимание, наблюдательность, логическое мышление....

2 санын берурынлы саннарга кушу(1 класс)

В начальных классах дети очень любят игры. Поэтому на уроках я часто употребляю занимательные игры. Для этого нам созданы все условия: в классах имеются проектор, смарт-доска, ноутбук, в интернете мож...

Тапкырлау һәм аның үзлекләре. 0 гә һәм 1 гә тапкырлау. 4 класс математика дәресе

1гә һәм  0гә  тапкырлау күнекмәләрен ныгыту,исәпләү күнекмәләрен , логик фикерләүләрен  үстерү...

Презентация на тему "Нульгә тәмамланган саннарга тапкырлау"

Презентация урока по математике на тему: "Нульгә тәмамланган саннарга тапкырлау"...

Открытый урок на тему: "Нульгә тәмамланган саннарга тапкырлау"

Разработка урока по математике автор М.И. Моро на тему:  "Нульгә тәмамланган саннарга тапкырлау"4 класс...