Математик Сабантуй
план-конспект урока по математике (3 класс) на тему

Магсумова Ильсеяр Ильгизовна

Математикадан 3 сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matematik_sabantuy.doc76.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:           МАТЕМАТИК САБАНТУЙ.

Максат: 1) алган белемнәрен ныгыту;
                 2)
 исәпләү күнекмәләрен, саннарны тапкырлау     күнекмәләрен үстерү өстендә эшне дәвам итү;
                 3) геометрик фигуралар белән эшләүне
камилләштерү;
                 4) зирәклек, җитезлек, активлык сыйфатлары тәрбияләү;

Җиһазлау: магнитофон тасмасында « Сабантуй» жыры, рәсемнәр, карточкалар.

Материал: карточкалар, дәреслек «Математика 3 класс»
                               

                               Дәрес барышы:
                         I. Оештыру өлеше.
Класста музыка яңгырый. Магнитофон тасмасында
«Сабантуй» җыры башкарыла.
   - Балалар, хәзер сез нинди жыр тыңладыгыз?
  -
 Сабантуй турында.
   - Ә Сабантуй нинди бәйрәм соң ул?
   - Сабантуй ул- яз көне кыр эшләре беткәннән соң элек- электән үткәрелеп килә торган, халкыбызның милли бәйрәме.
Бездә дә бүген зур бәйрәм-Сабантуй. Күңелләребез шат,
йөзләребездә елмаю.
                            Шатлыклар күңелебездә
                            Ал кояш күгебездә,
                            Дуслар килгәннәр кунакка
                            Сабантуй бүген бездә!

- Сабантуй булгач ул уеннарсыз, ярышларсыз гына булмый. Без дә бүген көчләрне сынап карарбыз.

II. Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.
Бәйрәмебезнең кайсы көнне үткәнен белү өчен дәфтәрләргә бүгенге числоны һәм класс эше дип язабыз. Чөнки бәйрәмебез класста уза. Барыбыз да дөрес итеп утырдык, матур итеп язабыз.
                       

                         1.  Иң уртага утыртканнар,
                             Иң озын бер колганы,
                             Колганың да бик тиз генә
                             Менеп булмый торганы.
                             Колга тора мәйданда
                             Мисал чишеп, баскыч ясап
                             Менәрбез без айга да.
- -Хәзер ике укучыны колгага менәргә чакырабыз. Кайсыгыз алданрак   менеп җитә, шул иң җитезе була.

                                           7х8

                               3х8        5х4

        81:9                        27:9

      5х9        8х4

2. Хәзер балаларның иң яраткан уены  “Әйбер кисү” уенын уйныйбыз. Җепкә эленгән бүләкләр гади генә түгел. Алар бик серле. Аларны кисеп алу өчен, кызыклы сорауларга җавап бирергә кирәк.

1) Бер йомырка 10 минут пешә,ике йомырка ничә минут пешә? (10 мин.)
2) Алсу әнисе белән мәктәпкә барганда 2 сум акча табалар. Әгәр Алсу мәктәпкә үзе генә барган булса, ничә сум акча тапкан булыр иде? (2 сум)
3) Бер кеше такси белән Мәскәүгә бара. Аның каршысына 7 йөк машинасы һәм 5
 җиңел машина очрый. Мәскәүгә барысы ничә машина бара? (1 такси)

 Арифметик табышмаклар.
1) Ун карлыгач тезелгән
   Телефон чыбыгына.
   Тагын өчәү өстәлде,
   Көткәндәй шуны гына.
   Бераз сайрап утыргач,
   Очып китте бишәве.
   Саныйм әле, чыбыкта
   Калды икән ничәве? (8)
2) Аяклары унике,
   Бар да чаба уйнаклап.
   Болар ничә тай булыр,
   Яле тизрәк уйлап тап? (3)
3) Без, без, без идек
   Без жиде абзый идек.
   Икебез китте урманга,
   Без ничәү калдык инде?
(5)

3.  Бер читтәрәк балалар
    Күп чүлмәкләр тапканнар.
    Чүлмәктәге катыктан
    Акча эзлиләр алар.

- Хәзер “Чүлмәктәге катыктан акча эзләү” уены. Кем иң алдан таба. Һәрберегезгә берәр чүлмәк бирелә. Чүлмәк эчендә мисаллар. Кем беренче булып мисалларны дөрес итеп исәпләп бетерә, шул беренче булып акчаны тапкан була. Төрле чүлмәктә төрле мисаллар.Мисалларны дәфтәрләргә эшлибез.
         92- 4              47+8                34-6
         50-16             70-12               60-23
         
6х5               6х8                  6х4
         42:7              
54:9               36:6
         15+16            17+14             18+13

Катыктан акча эзләп арыдык. Инде ял итеп алыйк.
                           
Физкультминутка
4.
Алдагы уеныбыз “Аркан тартыш”. Бу уенда без мәсьәлә чишәрбез. Әгәр мәсьәләне дөрес чишсәк безнең классыбыз җиңгән була.

Аркан тартыш уенында 5 малай, алардан 2 тапкыр артык
кыз катнашкан. Бу уенда барысы ничә бала катнашкан?

5. Сабантуй күрке- “Ат чабышы” диләр. Менә безнең Сабантуйда да атлар чабыштырыр вакыт җитте. Менә сезгә атлар. Атланасызда ярышка чыгасыз. Ләкин атлар гади генә түгел. Сезгә күчтәнәчләр белән килгәннәр.Һәр атта мисал язылган. Шул мисалларны кем беренче булып эшли, шул ат чабышының җиңүчесе була.

6.Әйдәгез әле, ат чабышыннан соң бераз гына ял итеп, санап алыйк. Менә бу рәсемдә барысы ничә өчпочмак һәм квадрат бар?

             18 өчпочмак 3 квадрат

7. Каршылыклар аша барыбыз бергә йөгерергә чыгабыз. Кем иң җитезе икәнен беләбез. Менә сезгә сикәлтәле юл. Кайсыгыз иң беренче һәм дөрес итеп эшләп бетерер икән. Бер, ике, өч. Башладык. 

      6х9=54   54-24=30    30:5=6   6х8=48   48-12=36   36:9=4     4х7=28

8. Капчык белән төгәл бәреп,
   Җиңүче булып була.
   Ә
 бит уйлап җавап биреп
   Беренче булып була.
   Күзең белән кара да,

    Күңелең белән уйла син,
   Ашыгып уйлап, фикереңне

    Ялгыш әйтеп куйма син.

Ярышларның иң авырына килеп җиттек. Ул тест чишү.

1. 8 гә бүленә торган санны тап:
   1)21      2)48      3)36
2. “Тәрәзәчек” урынына тигезлек дөрес булырлык итеп нинди сан куярга      кирәк:
72:     =9
     1)9      2)7         3)8
3. Кайсы аңлатма 8 гә тигез?
    1) 42:6       2)36:4         3)32:4
4.Тапкырчыгышы
54 кә тигез булган саннар парын тап.
    1)7 һәм 4    2)8 һәм 7      3)9 һәм 6
5. 7 булсын өчен, 63не ничәгә бүләргә кирәк?
    1)8              2)7             3)9
6. Чагыштырырга: 36:4*81:9
    1)<              2)>            3)=

III. Дәрескә йомгак ясау.
Бүгенге дәрес сезгә ошадымы?
Сабантуй батырларсыз, бәйрәм бүләксез булмый. Шуның өчен ярышларда иң актив катнашкан укучыларга билгеләр куябыз.
                           

                           Укучылар сүзе.
                   
Математика- кызыклы фән,
                   Ярата тапкырларны.
                   Яратмый ул наданнарны,
                   Белмәсәң тапкырлауны.
                   Математика төгәл фән,
                   Киләчәкнең- тоткасы,
                   Шуңа күрә һәр укучы
                   Бик нык өйрәнсен аны.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Нестандартный урок по математике "Математический Сабантуй"

Максат:1. Тапкырлау һәм бүлү таблицасыбуенча алган белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.                2. «Бәя,сан, кыйммәт»не та...

Математик Сабантуй

Дүртенче класста математика фәненнән йомгаклау дәресендә куллану өчен презентация....

Сабантуй.

Балалар бакчасында бәйрәм үткәрү очен план-конспект....

“Малый Сабантуй”

Спортивный праздник...

Мәктәптә Сабантуй

Бәйрәм программасы...

Школьный Сабантуй «ВСЕ НА САБАНТУЙ»

Внеклассное мероприятие школьный сабантуй "Все на сабантуй"...