Сабантуй.
методическая разработка по физкультуре по теме

Балалар бакчасында бәйрәм үткәрү очен план-конспект.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sabantuy.docx18.73 КБ

Предварительный просмотр:

Куңелле Сабан туйлары!

Сабантуй буласы мәйданчык бәйрәмчә бизәлә.Озын колгага чигүле сөлгеләр, төрле төстәге шарлар эленә.Уеннар оештыру өчен тиешле җиһазлар әзерләп куела.

Бәйрәмнең максаты:

     1)Балаларны милли бәйрәм,татар халык бәйрәме-Сабантуй белән таныштыруны дәвам итү.

     2)Халык уеннары ярдәмендә балаларның яшь узенчәлекләренә ярашлы рәвештә хәрәкәт активлыкларын үстерү.

     3)Балаларда дусларча мөнәсәбәт,үз дигәнеңдә нык торучанлык, оешканлык, мөстәкыйльлек тәрбияләү.

     (Тыныч көй яңгырый)

Алып баручы: Сабан туе, Сабан туе!

                            Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,

                            Гөрләп килә Сабан туе!

                            Гөрләп килә Сабан туе!

                            Сабан туе, Сабан туе –  

                            Уеннар туе бит ул,

                            Тәм-томнар сые бит ул,

                            Җиңүләр туе бит ул.

  1. Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, бакчабыз хезмәткәрләре, хәерле көн! Без бүген татар халкының олы бәйрәме – Сабантуена җыелдык. Сабантуй – ул хезмәт, дуслык бәйрәме. Аны бөтен халык – олысы да, кечесе дэ көтеп ала. Аңа алдан ук әзерләнәләр: бүләкләр җыялар, мәйдан сайлыйлар, өйләрне җыештыралар, тәмле-тәмле ризыклар пешерәләр. Бу бәйрәм һәр ел саен язгы чәчүләр тәмамлангач уздырыла. Шушы күңелле бәйрәм уңаеннан сезгә, балалар, бәхетле балачак, ныклы сәламәтлек телим.

(Зурлар төркеме балалары шигырьләр сөйлиләр)

  1. Бүген бездә Сабантуй –

Эшләреңнең барын куй!

Тизрәк йөгер мәйданга

Бәйрәм башлана анда!

  1. Сабан туе – хезмәт туе,

Шатлык һәм бәхет туе,

Уйнап-биеп, җырлап-көлеп

Бәйрәм итик көн буе.

  1. Шау гөр килә киң болыннар,

Кырлар һәм су буйлары,

Котлы булсын, гөрләп торсын

Ямьле сабан туйлары!

  1. Җилферди чиккән сөлгеләр,

Бүләкләр күбебезгә

Көрәшик тә, узышыйк та –

Сабантуй бүген бездә.

Алып баручы: -Ә хәзер нәни дусларыбызны тыңлап китик.

( 2 нче кечкенәләр төркеме балалары шигырьләр сөйлиләр)

  1. Урам тулы җыр йөри:

Көндезен, кичен, иртән.

Ник бу Сабантуйлары

Көн сен түгел икән.

  1. Без җырлыйбыз Сабантуйда

Иң матур җырлар сайлап

Безнең җырга зәңгәр күктән

Кошлар кушыла сайрап.

  1. Тыпыр-тыпыр тыпырдашып

Бергә басаек әле

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп

Күңел ачаек әле.

Алып баручы: -    Менә, балалар, безнең нәни дусларыбыз уйнап-көлеп, җырлап-биеп күңел ачаек әле диләр. Чөнки алар беләләр, безнең бакчабызга бик күп сәләтле балалар йөри, хәзер сүзне аларга бирәбез.

            Сезнең игътибарга балалар концерты тәкъдим итәм.

                  Җырсыз-биюсез бер бәйрәм дә

                  Узмый, шуны белегез.

                  Балаларыбыз бик булган,

                  Концерт карап китегез.

(Балалар үзләре теләгән номерлар белән чыгыш ясыйлар)

Алып баручы: - Балалар, Сабантуй – ул төрле ярышлар, уеннар бәйрәме дә.Әйдәгез шул турыда шигырьләр сөйләп китик.

8) Сабантуйга әзерләнәм,

     Һәркөн иртән йөгерәм,

     Көч артсын дип гер кутәрәм,

     Бар эшкә дә өлгерәм.

9)   Сабан туенда гына

      Була гаҗәп ярышлар:

      Ат чабышы,чүлмәк ватыш

      Җыр ярышы, аркан тартыш,

      Иң кызыгы, иң кызыгы-көрәш барышы.

10)  Сабан туенда уеннар

       Төрле була,күп була

       Уеннарсыз Сабантуе

      Булмаган да күк була.

11)  Кемнәр өлгер,кемнәр җитез,

         Минем янга килегез.

Әйдә карыйк ярышып,

Капчык киеп чабышып.

12)   Чүлмәк ватам,чүлмәк ватам,

Ватып булырмы икән?

Бүләккә бер чиккән яулык

Алып булырмы икән?

13)   Менә сиңа сулы чиләк

Көянтә эл иңеңә.

Йөгер тизрәк, иң алдан кил,

Егыла гына курмә.

14)   Кашык кабып йөгерәм дип

Мактанырга ашыкма

Ә син менә йөгереп кара

Кукәй салып кашыкка.

Алып баручы: - Ә хәзер Сабантуй уеннарын башлар вакыт җитте.

Уеннар:

1.Капчык киеп йөгерү.

2.“Чүлмәк вату”.

3.Кашык белән су ташу.

4.Күкәйне кашыкка салып авызга кабып йөгерү.

5.Аркан тарту.

6.Бауга эленгән әйберләрне  кисү уены.

  Соңыннан уеннарда, ярышларда катнашкан балаларны бүләкләү.

        Ф.И. Садртдинова – Актаныш районы Актаныш

                                                               гомуми үсеш бирүче “Алтынчәч” балалар

                                                               бакчасы физкультура инструкторы.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Нестандартный урок по математике "Математический Сабантуй"

Максат:1. Тапкырлау һәм бүлү таблицасыбуенча алган белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.                2. «Бәя,сан, кыйммәт»не та...

Математик Сабантуй

Дүртенче класста математика фәненнән йомгаклау дәресендә куллану өчен презентация....

Математик Сабантуй

Математикадан 3 сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе....

“Малый Сабантуй”

Спортивный праздник...

Мәктәптә Сабантуй

Бәйрәм программасы...

Школьный Сабантуй «ВСЕ НА САБАНТУЙ»

Внеклассное мероприятие школьный сабантуй "Все на сабантуй"...