Открытый урок по математике
план-конспект урока по математике (1 класс) на тему

 Габдрахманова Айгуль Атласовна

Урок математики в 1 классе (татарская школа) 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_deres_konspekty.doc193.5 КБ

Предварительный просмотр:

Максат.

1. 10 эчендә кушу hәм алу кунекмәләре формалаштыру.

2. 1О эчендә саннар төзелешен белуне ныгыту.

З. Өйрәнгән тип мәсьәлә чишу күнекмәләрен үстерү.

4. Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, шәфкатьлелек тәрбияләү.

Материал.

Дәреслек; “Гуси – лебеди” рус халык әкияте;

Җиhазлау.

1. “Казлар – аккошлар” әкиятенә иллюстрацияләр: Маша, Ваня, Убырлы карчык өе, мич, елга, алмагач, йорт, казлар-аккошлар.

2. Уеннар өчен: поезд, вагоннар, пирог формасында мисаллар, мисаллар язылган карточкалар, мәсьәләләр язылган карточкалар, лабиринт язылган карточкалар, магнитлы такта.

ТСО. Магнитофон, телевизор. DVD - плеер, диск, кассеталар.

Дәрес тибы. Күнекмәләр формалаштыру.

Дарес барышы

I. Актуальләштеру.

Энергизатор «Хәлләрне белик»

 Бармак белән бармакка,

Аяк белән аякка,

Иңсәм белән иңсәмә

Бераз гына тисәнә.

Шап – шап бу куллар,

Тыпыр - тыпыр аяклар.

 

  1. Дәреснең темасы hәм максаты белән таныштыру.

- Бүген без 1О эчендә исәпли белүебезне күрсәтербез. Алган белемнәребезне кулланырга өйрәнербез.

- Безгә бүген хат килгән, аны кем язган икән?

2. 1О эчендә телдән исәпләү.

- Хатны кем язганын белү өчен мисаллар чишәргә кирәк. Мин 4 кызга мисал өләшәм, ә сез тәртип буенча тезелегез. Мисаллар артында хәрефләр бар. Шул хәрефләрдән төзелгән сүзне укып, хатны кем язганын белербез.

№1.

 

- Маша безгә рус халык әкияте «Казлар - аккошлар»дан килгән. Ул бездән ярдәм сорый. Математика дәресендә алган белемнәребез ярдәмендә аңа булышырбыз. Ә хәзер безгә әкият дөньясына барырга кирәк, аның өчен без серле поездга утырырбыз. Әйдәгез, хәзер тиешле вагонга утыру өчен билетлар алыйк, андагы мисалларны чишик.

№2

Җавабы 1 чыкса - № 1, 2 чыкса - № 2, 3 чыкса - № 3, 4 чыкса - № 4 нче вагоннарга утырырбыз.

3-2

4-3

5-4

6-5

5-3

1+1

4-2

7-5

6-3

2+1

5-2

7-4

8-4

10-6

2+2

3+1

3. Музыка яңгырый «3әңгәр вагон»

4.

- Мене әкият иленә килеп җиттек. Хәзер без аз гына әкият белән танышып китәрбез. (DVD дан мультфильмнан өзек карау) 

- Димәк, Маша энесе, әти - әнисе белән яшәгән. Көннәрдән бер көнне әниләре базарга киткән. Ләкин энеләрен күздән югалтмаска кушканнар. Маша уенга алданып энесен оныткан. Ә Убырлы карчыкнын, явыз казлар-аккошлары энекәшен урлап алып киткәннәр. Маша елый-елый казлар-аккошлар артыннан йөгергән. Әйдәгез, Убырлы карчыкның өенә тизрәк барып җитү өчен Машага лабиринтны чишәргә булышыйк. (Убырлының өе 10 нчы номерлы. Дuмәк ахыргы җавап 10  булырга тuеш.)

- Укучылар, молодцы. Машага Убырлы өенә барып җитәргә булыштыгыз.

Ләкин өй арты белән тора. Әйдәгез,  өйне Машага таба каратыйк. Аның өчен безгә уен ярдәмгә килер. Әйдәгез өчпочмаклардан өй төзик.

Төркемнәрдә эш. Һәp бала 5 өчпочмак ярдәмендә өй төзи. 

- Рәхмәт, укучылар. Менә өй дә борылды. Әйдегез, Машаның энесен алыйк та, казлар - аккошлар күргәнче, тизрәк качыйк.

- Маша белән энесе елга буена килеп җиткән. Аккошлар куып җитә башлады. (Магнитофон тасмасында «Убырлы карчык» җыры яңгырый)

- Маша елгадан ярдәм сорый. Менә шушы мәсьәләләрне тиз генә чишсәгез, Машага ярдәм итәрсез. (Телдән чишеп, җавапларны веер белән күрсәтәләр, аннары дәфтәргә язалар)

№3.

  • Күктә 5 казлар-аккошлар бар иде. Алар янына тагын 2 каз очып килде. Барысы ничә каз булды?
  • Ярда 6 бака бар иде. Аның 3се елгага сикерде. Ярда ничә бака калды?
  • Алсу кичә түтәлгә 5 чәчәк утырткан иде. Бүген ул тагын 3не утыртты. Түтәлдә ничә  чәчәк булды?
  • Җимлектә  4 чыпчык бар иде. Алар янына тагын 3 чыпчык очып кунды. Барысы ниче чыпчык булды?

- Укучылар, мәсьәләне чишеп сез Машаны казлар-аккошлардан саклап калдыгыз . Әйдегез, тизрәк качыйк, тагын казлар- аккошлар куып җитәләр бит. (Көй яңгырый) 

- Юлда алма агачы үсеп утыра. Ул: алмагачка «Яшерә алмассыңмы?" - дип үтенә. Әгәр алманы ашасаң, ярдәм итәрмен ди. Әйдәгез бергәләп чыгып алмаларны өзеп алыйк hәм мисалларын чишик. Шулай итеп без Машага ярдәм итәрбез.

  • Укучылар, бик арыдыгыз. Әйдәгез, бераз ял итеп алыйк.

Физкультминутка

- Укучылар, ял итеп, көч җыйдык. Әйдәгез, тизрәк юлга чыгыйк. Ләкин карагыз әле, тагын казлар-аккошлар очып киләләр бит. (Көй яңгырый)

- Машаның юлында мич тора. Бу мич гади түгел, серле. Шушы мичтә бик күп күмәчләр пешкән, артында биремнәр язылган. Тиешле гамәлләрне куеп мисалларны дәфтәргә язып эшләргә кирәк. Чиратлап чыгып күмәчләрне алыгыз hәм мисалларны дәфтәргә язып эшләгез. Машага шулай итеп ярдәм итәрсез.

(Һәр “күмәчкә” 3әр мисал язылган * тамга  урынына , тиешле гамәлне куеп эшләргә)

- Рәхмәт, укучылар, булдырдыгыз. Әйдәгез, тизрәк кузгалыйк. Өйгә кайтып җитәбез инде.  

- Молодцы, балалар. Машага өенә кайтып җитәргә булыштыгыз. Әйдәгез, инде Серле әкият дөньясыннан мәктәпкә кайтыйк. Уңайлы итеп утырыгыз. (Көй янгырый “Зәнгәр вагон”)

- Маша энесенә авыр вакытта булышты. Сез де кечкәнәләргә, әби – бабайларга, хайваннарга, кошларга  булыша аласыз. Сез әти-әниләрегез белән берлектә кошларга җимлекләр ясадыгыз. Бу да бик кирәкле эш.

- Укучылар, бу дәрес сезгә ошадымы? Кайсы иптәшегезне мактар идегез? Барыгыз да актив булдыгыз.

- Дәрес тәмам. Рәхмәт.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘЛМӘТ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ГАБДРАХМАН УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

1нче сыйныфта

МАТЕМАТИКАдан

“Казлар-аккошлар” әкиятенә нигезләнгән

әкият – дәрес

Укытучы

Габдрахманова

Айгөл Атлас кызы

Февраль, 2009 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок по математике в 1 классе "Сравнение выражений" по учебнику Л.Г. Петерсон "Математика. 1 класс"

Открытый урок по математике в 1 классе "Сравнение выражений" по учебнику Л.Г. Петерсон "Математика. 1 класс". Фрагмент урока был дан на районном семинаре г. Химки Московской обл. "Новейшие ИКТ в начал...

Методическая разработка по математике. Открытый урок по математике 2 класс. Урок-беседа "Что значит - быть гражданином"

(II четверть по УМК «Планета Знаний») Тип урока: повторение и закрепление ранее изученного. Дидактическая задача: создать условия для формирования универсальных учебных действий (УУД) в усло...

Конспект открытого урока по математике во 2 «Б» классе УМК «Начальная школа 21 века Тема Полёт к звёздам. (интегрированный урок по математике и художественному труду) Учитель Гущина Т.И 2012-2013

Конспект  открытого   урока  по математике  во 2 «Б» классе УМК  «Начальная школа 21 века  Тема Полёт  к звёздам.  (интегрированный урок по математике и ху...

открытый урок по математике "Путешествие на мыс математики"

Урок проведен для закрепления таблицы умножения и деления на 2...

Открытый урок по математике по теме " Таблица умножения и деления с числом 9." ФГОС в 3 "б" классе 29.11.2017 года . Уровень муниципальный . Показан опыт работы на уроке математики учащегося с ОВЗ.

Урок изучения нового материала проведён по  теме "Таблица умножения и деления  с числом 9" ФГОС  на муниципальном уровне по программе "Школа России"....