Математика - фәннәр патшасы.
план-конспект урока (математика, 2 класс) на тему

Математикада пространстволы күзаллаусыз мөмкин түгел...

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема

Почмак. Туры, кысынкы һәм җәенке почмаклар.

Максат

1)”почмак”, “почмакның яклары”, почмакның түбәсе”,  “туры”, “кысынкы”, “җәенке” почмак төшенчәләре белән таныштыру;

2) почмакларны төзергә һәм чагыштырыга өйрәтү, пространстволы күзаллау формалаштыру;

3)анализлау һәм гомумиләштерү күнекмәләре булдыру, логик фикерләү сәләтен үстерү;

4)  игътибарлылыкларын арттыру, күмәк, парларда һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен ныгыту.

Планлаштырылган нәтиҗә

1)”почмак”, “почмакның яклары”, почмакның түбәсе”,  “туры”, “кысынкы”, “җәенке” почмак төшенчәләрен истә калдыру.

2) почмакларны төзи  һәм аларны чагыштыра белү.

3)20 эчендә куша һәм ала белү.

4)текстлы мәсьәләләрне анализный һәм чишү белү.

Ресурслар

Дәреслек Г.В. Дорофеев, Т.Н. Миракова  “Математика”,1кисәк.

“Математика в вопросах и заданиях”,Захарова О.А.,Юдина Е.П.

Г.В. Дорофеев, Т.Н. Миракова  “Математика”,методические рекомендации.

Предметара бәйләнеш

Татар теле, технология.

Эш төре

Фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә.

Төп төшенчәләр

”почмак”, “почмакның яклары”, почмакның түбәсе”,  “туры”, “кысынкы”, “җәенке” почмак.

Дәрес технологиясе

Дәрес этаплары

Укучы эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Укыту һәм үстерү технологиясе

Һәр этапның диагностик биремнәре.

I этап. Оештыру өлеше.

Максат:

Укучыларны уку хезмәтенә хәзерләү.

Балаларның игътибарларын туплау.

Дөрес утыру кагыйдәләрен искә төшерү.

Дәрескә кирәкле әсбапларны әзерләү.

Укучыларны эшкә әзерләү.

I этап. Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар!

Хәерле иртә, балалар!

- Хәерле иртә!

Саф һавалы, төрле төстә  

Бу көзге иртә.

Хәерле иртә, балалар!

- Хәерле иртә!

Тәрәзә аша кояш елмая. Ул безнең бүлмәбезгә дә кергән: безгә күңел күтәренкелеге һәм уңышлар тели. Һәрберебезнең күңеле шат, кәефе яхшы.  Димәк, математика дәресен башлап җибәрик.

1 слайдДөрес итеп утыручы кыз һәм малай.

I этап. Оештыру өлеше.

Шәхси универсаль уку гамәлләре. Безнең тырышып эшләвебез нәсәдән тора?

Актуальләштерү.

Максат:

Телдән исәпләү күнекмәләре булдыру.

Яңа тема өйрәнүгә хәзерләнү.

Уенда катнашалар, кызыклы сорауларга җавап бирәләр.

Проблема чишкәндә үз фикерләрен дәлилли белү. Дәреснең темасын ачыклыйлар.

Укучыларның игътибарын туплау  һәм телдән исәпләүне ныгыту  максатыннан фронталь  уен оештыру.

Проблемалы сорауларны чишкәндә һәм дәреснең темасын ачыклаганда тиешле юнәлеш бирү.

Укучылар,  математика дәресенең девизын искә төшереп алыйк әле.” Безнең эштә төп максат: уйлау, эзләү һәм чишү!  Димәк, минем сорауларыма уйлап җавап бирергә кирәк.

- Атнада ничә ял көне?

- Ничә предмет бер пар була?

- Татарстан флагында ничә төс?

- Өчпочмакның ничә почмагы бар?

- Быел нинди ел булды? Квадратта ничә почмак?

Молодцы, рәхмәт сезгә. Тактабызны Тылсымчы ябып куйган, ничек ачыйк икән? (Биремнәрне үтәү, геометрик фигураларны ике төркемгә аерабыз) Нинди кагыйдә буенча аердыгыз? (Бер төркемдә почмаклар бар, ә икенчесендә юк)

Димәк, без бүген почмаклар турында сөйләшәчәкбез.

Тактаны ачабыз, анда бирелгән биремнәрне үтәргә кирәк.

Регулятив  универсаль уку гамәлләре.

Геометрик фигураларны нәрсәдән чыгып төркемләдек?

Яңа тема өстендә эш.

Максат:

”Почмак”, “почмакның яклары”, почмакның түбәсе” төшенчәләрен искә төшерү.

“туры”, “кысынкы”, “җәенке” почмак төшенчәләре белән таныштыру;

 почмакларны төзергә һәм чагыштырыга өйрәтү,

пространстволы күзаллау формалаштыру;

Дәреснең планын бергәләп төзү.

Фикер алышуда катнашу.

Җавапларны дәлилли белү.

Почмак турында белгәннәрне искә төшерү.

Проблемалы сорауларга җавап табу һәм аларны дәлилли белү.

.

Почмакларны төзү һәм чагыштыру

Пространствода туры почмакларны табу һәм күрсәтү.

Дәреснең планын төзү өчен күрсәтмә бирү.

Фронталь эшне оештыру, почмак турында белгәннәрне искә төшерергә ярдәм итү.

Укучыларны проблемалы сорауларга җавап бирергә этәрү.

.

Почмакларны төзергә һәм чагыштырыга юнәлеш һәм күрсәтмә бирү

Пространствода туры почмакларны табарга  һәм күрсәтергә ярдәм итү.

Әйдәгез, вакытыбызны бер дә әрәм итмичә эшкә тотынсак, дәресебезнең  планы килеп чыга:

  1. Мин беләм. Почмаклар турында без нәрсәләр беләбез?
  2. Мин белергә телим. Нинди почмаклар була?
  3. Моны белү миңа ни өчен кирәк?

     Мин беләм. Почмаклар турында без нәрсәләр беләбез?

Укучылар, искә төшерик әле. Нәрсә ул почмак? (Укучыларның җаваплары)

6 слайд –“Бер ноктадан һәм шул ноктадан башланучы ике нурдан торучы фигура почмак дип атала.” (Бергәләп кабатлыйбыз.)

Укучылар, почмак ясаучы нокта һәм нурларның ничек аталуын да әйтә алмассыз микән? Беренче төркем нокта турында. Ә икенче төркем нурларның ничек аталуын искә төшерергә тырышсын. (төркемнәрдә эш)

7 слайд – Почмак төзүче нурлар почмакның яклары дип атала.

 Нурлар башланып киткән нокта почмакның түбәсе дип атала.

(Кагыйдәләрне бергәләп кабатлыйбыз).

 

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА

Мин белергә телим. Нинди почмаклар була?

Укучылар, сезнең алдыгызда кәгазь битләре ята. Бөкләп карыйк әле, нәрсә моделе килеп чыгар икән?

 6  слайд -   туры почмак моделе. Бу кисешүче нурлар турында ни әйтерсез, укучылар? (Фикерләр тыңлана, ике нур да туры сызылган, авыш түгел, шулай булгач, алар арасындагы почмак та туры почмак була, дигән нәтиҗәне чыгартам)  Аның якларын һәм почмагын күрсәтегез әле. Әйе, дөрес. Хәзер уң як һәм сул як күршегез белән чагыштырып карагыз әле. Нәрсә дип әйтә аласыз? (Туры) Сезнең өстәлләрегездә сызым өчпочмагы ята, аның белән дә чагыштырып карагыз әле, нәрсә әйтерсез?(туры).  

Укучылар, хәзер мин сезгә почмаклар бирәм, чагыштырыгыз әле, барысы да туры почмак микән? (укучыларның җаваплары)  

1нче төркемгә сүз бирик әле. (Безнең почмаклар арасында туры почмактан кечерәк почмаклар да бар.) Әйе, шул бу почмаклар туры почмакка караганда кысылганнар. Менә шуңа күрә дә аларга икенче исем биргәннәр. Уйлап карагыз әле, нинди исем икән ул? (Кысынкы) .

2 нче төркемгә сүз бирик әле.(Безнең почмаклар арасында туры почмактан зуррак почмаклар да бар)  Әйе шул, бу почмаклар туры почмакларга караганда җәенкерәк. Мнә шуңа күрә аларга икенче исем биргәннәр. Уйлап карагыз әле нинди исем икән ул? (Җәенке)

Дәфтәрләрдә эш. Укучылар, әйдәгез дәфтәрләрне ачабыз һәм туры почмак сызабыз, аның янына берегез кысынкы почмак сызсын. Партадаш дустыгыз җәенке почмак сызсын. Ә хәзер дәфтәрләрегезне алмаштырыгыз, тикшерегез һәм билге куегыз. (парларда эш куелган билгеләрне анализлау. )

    Моны белү миңа ни өчен кирәк?

Укучылар , ә безнең сыйныф бүлмәсендә нинди туры почмаклар күрәсез, табып күрсәтә алмассыз микән?(тәрәзә, такта, өстәл, китап, шкаф һ.б) тагын кайларда туры почмак очратканыгыз бар? (укучыларның җаваплары)  Ә безгә почмакларны белү кирәкме?

Безгә почмкларны белү өстәл, урындык, тәрәзә, такта ясасак та кирәк. Өй салсак та, нинди генә төзелештә катнашсак та кирәк икән, шулай бит.

Регулятив  универсаль уку гамәлләре.

Өчпочмаклар ничек төзелә?

Танып-белү универсаль уку гамәлләре.

Нинди өчпочмаклар була?

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре.Почмаклар турында белү ни өчен кирәк?

Ныгыту.

 Максат:

1)”почмак”, “почмакның яклары”, почмакның түбәсе”,  “туры”, “кысынкы”, “җәенке” почмакларны аера белү.

Төрле почмаклар арасыннан өйрәнгән почмакларны аеру.

Төрле почмаклар арасыннан өйрәнгән почмакларны аерып алырга ярдәм итү, күрсәтмәләр бирү.

Тест биремен үтәү. Бергәләп тикшерү дөрес җаваплар янына + тамгасы куеп баралар һәм соңыннан саныйлар.

8 слайд – тест биремнәренең җаваплары.

Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә эш. (26 нчы битәге биремнәрне үтәү, алмашып тикшерү)

Дәресне йомгаклау.

Рефлексия.

Максат:

дәрестә башкарган  эшләргә нәтиҗә ясау.

Мин      белдем,

истә калдырдым,

өйрәндем,

яңалык ачтым.

Дәресне йомгаклау.  Рефлексия.

Без дәрестә нәрсәләр белдек ?

Нәрсәләр исегездә калды?

Нәрсәләр эшләргә өйрәндегез?        

Үзегез өчен ниндидер яңалык ачтыгызмы?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок математики в 4 классе по учебнику Т.Е. Демидовой, С.А. Козловой, А.П.Тонких “Моя математика» Тема урока Не только математика… Решение задач.

Цель урока: мотивировать детей к работе с разными источниками информации; формирование у детей интеллектуальных общеучебных умений.Машина времени готова к новому полету. А отправляемся мы снова в Росс...

конспект урока по математике 2 класс. рабочая программа ппо математике 1 класс . презентации по математике и грамматике для будущих первоклассников

1. Конспект открытого урока математике, данного во 2 классе по программе "Школа России" на тему :"Приёмы деления, основанные на связи между компонентами  и результатом умножения."2. Презентация к...

Урок математики, "Учебник математики. Роль математики в жизни людей и общества".

Цель:выявить роль математики в жизни людей; познакомить с учебником и правилами работы по нему....

Программно-методическое сопровождение по математике (УМК «Перспектива»): «Дидактические карточки для индивидуального опроса по математике для 3-ого класса по учебнику Г.В. Дорофеева, Т.Н. Мираковой, Т.Б. Бука «Математика»»

Данное программно-методическое сопровождение по математике для 3-его класса поможет педагогам в проверке знаний учащихся. Удобство данного материала заключается в том, что весь материал разбит на инди...

Китаплар патшасы Сүзлек!

Внеклассное мероприятие...