Разработка урока по математике на тему " Число и цифра 0"
методическая разработка по математике (1 класс) на тему

Халиуллина Наиля Минасхатовна

Яңа ФГОС стандартына туры китереп эшләнгән дәрес эшкәртмәсе укытучылар өчен уңайлы кулланма булыр дип саныйм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл razrabotka_uroka_chislo_i_tsifra_0.docx29.42 КБ

Предварительный просмотр:

           Класс 1

            Математика        

            Тема: 0 саны, 0 цифрасы

            Дәрес тибы: Яңа белемнәр ачу дәресе

             Максат: 1. 0 саны һәм аның үзлекләре турында белемнәр формалаштыру;

                          2. 0 цифрасын дөрес язуны формалаштыру;

                          3. 8 эчендә тиз һәм дөрес исәпләү ысулларын формалаштыру.

      Көтелгән нәтиҗәләр:

-0 санының  юклыкны белдерүен ачыклый белү;

-0 санын чагыштыра белү;

-0 цифрасын дәрес яза белү;

     Предметара:

      Шәхескә юнәлдерелгән:

 -Укуга, мәктәпкә, математиканы үзләштерүгә уңай караш формалаштыру;

- кеше тормышында математиканың әһәмияте турында күзаллау формалаштыру;

      Регулятив (көйләгеч):

 -укытучы һәм иптәшләре ярдәмендә үзенең эшчәнлегенә бәя бирә белү;

 -укытучы ярдәмендә дәрескә максат куя белү;

 -план буенча эшли белә;

      Коммуникатив:                          

 -телдән математик терминнар белән сөйләшә  белү;

 -башкаларның фикерен тыңлый, килешә белү;

 -үз фикерен әйтә белү;

      Познават. (Танып -белү)

- дәреслектә, дәфтәрдә ориентлаша белү;

- сан, санлы аңлатмалар төшенчәсен чагыштыра, төркемли белү.

    Оештыру формалары: фронталь, индивидуаль.

             Дәрес барышы:

1.Мотивация.

   Максат: -укучыларны дәрескә кереп китү өчен шартлар тудыру;

                -дәрес эчтәлеген билгеләү;

                - дәрескә кирәкле белемнәрне актуальләштерү.

У. - Дәрескә булган теләкне укыгыз әле.( Күтәренке кәеф белән эшкә тотын!)

     Ничек аңлыйсыз? Ни өчен эшне әйбәт кәеф белән башларга кирәк? Әгәр кәефең әйбәт булмаса нишләргә киңәш итәсез? (үзгәртергә)

 Һәр дәрес нәрсәгә өйрәтә? ( укырга, белем алырга)

Нәрсә соң ул уку? (Белмәгәнне белү, белер өчен үзеңә юллар табу)

Математикадан моңа кадәр нәрсә өйрәндек? (Саннар,ифрлар)

 Бүген дә саннар өйрәнүне дәвам итәрбез. Җилкәдәш иптәшеңне тап һәм бишне бир. Елмай да кабатла "Мин сиңа яхшы кәеф телим"

  2. Актуальләштерү һәм кыенлыкларны билгеләү.

   Максат: 1. 1-10 кадәр тәртип санын кабатлау;

                 2.Дәрес темасын һәм максатын ачу;

а) ( слайд 2).Саннарны дәвам ит. Бергәләп санау.

б) Веерлар белән эш.( телдән диктант)

     - 4 саныннан соң нинди сан килә? ( 5 )

     - 3 һәм 5 саннары арасында нинди сан бар? (4)

     - 6 дан зуррак сан нинди? (7)

     - 3 тән кечкенә сан? )2)

     - Нинди саннар 1 дән зур?

     - 3 һәм 4 саннарының суммасы ничәгә тигез?

     - 5 һәм 2 саннарының аермасын күрсәт.

в) Карточкалар белән эш.

        4

     

     1      

    3

     

        7

 

* *  *

       *  * *

 

 * *

* *

* *  *

 3. Уку мәсьәләсен кую.

    Максат: кыен урынны дөрес билгеләүләренә ирешү.

У. Нәрсәләр эшләдек? ( белгәнне кабатладык)

    Яңа белемнәр алуга әзерме сез?

        7 – 7 = ?

Сезгә нәрсә эшләргә кирәк? ( алырга)

Нинди яңалык бар? (Икесе дә бер үк сан)

Парларда биремне үтәп карагыз әле.

Нинди җавап килеп чыкты? Веерларда күрсәтегез.

Җавабыгызны дәлилли аласызмы?

  4. Кыенлыкның урынын, сәбәбен ачу.

    Максат: кыенлыкның урынын, сәбәбен ачу;

                   Эшне планлаштыру.

_Нинди бирем үтәдек? (7-7)

Башкалардан нәрсәсе белән аерыла? (санны үз-үзеннән алырга кирәк)

Веерда ни өчен күрсәтә алмыйсыз? ( Чөнки юк)

Урыны кайда булыр соң?

5. Кыенлыктан чыгу юлы.

   Максат: дәрес темасын һәм максатын ачу

                 План төзү

У. Алдыгызга нинди максат куярсыз?

      План :        

         1.График модель

         2. Цифр

         3.Сан составын билгеләү        

   6. План буенча эшләү.

Максат: 0 санының урынын билгеләү, дөрес язу.

-Буш пакетта нәрсә бар?

-Алмагачта ничә груша үсә?

-Бернәрсә дә юк дигәнне аңлату өчен нинди сан кулланырга кирәк?

- Дәрес темасы нинди?  (Слайд 3) Нәрсәгә ошаган? Слайд (4)

         Экранда ачыла.

Нәрсә эшләрбез?

А)0 санының урынын билгеләү ( слайд 5)

 Б)Цифрны язу

Дәреслек белән эшләү. Ничек язылганын аңлатып карагыз. (Слайд 6)

  Алгоритм төзү

Дәфтәргә язу

 В) Составын билгеләү

Ягы 0 булган берәр геометрик фигура беләсезме?

0 санының  составы булырга мөмкинме?Ни өчен? ( предметның булмаганын белдерә)

Г) Нуль нинди саннардан кечкенә була? Нинди саннардан зур?

 д) Нуль белән булган мисалларны чишү кагыйдәсен табу.

У. Математикада саннарны хәрефләр белән билгелиләр. Мисал өчен а  -ул теләсә нинди сан булса, а+0 , а-0 санлы аңлаталары нәрсәне аңлата?

  Нәтиҗә ясала.

7.Белемнәрне беренчел ныгыту

№2 , 82 бит

Ял итү

8. Мөстәкыйль эш.

Карточкалар белән индивидуаль  эш

Эталон буенча тикшерү.

9. Рефлексия

-Дәрес темасын искә төшерик әле?

-Нинди максат куйган  идегез?

-Максатка ирештек дип уйлыйсызмы?

- Дәрес темасын ничек аңладыгыз, үзебезгә бәя бирик әле.

Нинди кыенлыклар калды дип саныйсыз?

     Дәрескә  анализ

 Дәресне  үткәргән вакытта балалар 1дән алып 7 гә кадәрге саннарны беләләр. Шулай ук 7 эчендә куша, ала беләләр. Яңа булып 0 саны, 0 цифрасы тора.

  Дәресне балаларның барысы да катнашырлык итеп оештырдым.  Кызыклы сорауларга балалар  теләп җавап бирделәр.

  Зур проблемалы сорау “ Юкны нинди тамга белән тамгалау” дигән сорау булды.

  Дәрестә үзконтролҗ, үзбәя эшләде. Алгоритм , эталон буенча эш алып барылды.

     Расписание  для 1 класса      Сентябрь - октябрь

                      Пн

            Чт

  • Лит. Чтение          8.30-9.05
  • Матем                   9.15-9.50

 Динамик пауза      9.50-10.10

  • Әйләнә – тирә д. 10.10-10.45

1.Лит. Чтение

2. Тат теле

    Динамик пауза

3.Әйләнә – тирә д.

            Вт

             Пт

  • Тат тел                                      
  • Матем

Динамик пауза

  • Русс.яз

1.Әдәби уку

2.Матем

   Динамик пауза

3.Русс.яз

Внеурочная деят. Русс.яз

        Ср.

1.Әдәби уку

2. Матем

Динамик пауза

              3. .Русс.яз

                                                                                                 

                           

           Расписание  для 1 класса    за  ноябрь  - декабрь

                 

                     Пн

            Чт

    1.Лит. чтение              8.30-9.10

2.Матем                      9.20-10.05

 Динамик пауза              40 мин

    3.Әйләнә – тирә д.     10.40- 11.20

  4. ИЗО (Искусство)     11.30-12.10

1.Лит. Чтение

2. Тат теле

         Динамик пауза

3.Әйләнә – тирә д.

4.Ф-ра

           Вт

                   Пт

    1. Технология             8.30-9.10                          

2.Матем                      9.20-10.05

 Динамик пауза       40 мин

    3.Русс. яз                    10.40-11.20

   4. Тат тел                     11.30-12.10  

   5. Ф-ра                         12.20-13.00

1.Әдәби уку

2.Матем

         Динамик пауза

3.Русс.яз

4.Ф-ра

Внеурочная деят. Русс.яз

           Ср.

    1. Җыр

    2.Матем

Динамик пауза

                 3. Русс.яз

4. Әдәби уку

                                 

   4          

     

   1      

    3

     

    7

 

* *  *

       *  * *

 

 * *

* *

* *  *

             а + 0 = а

  а – 0 = а  

              – 0 = а

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока по математике на тему "Число и цифра 6"

Конспект урока  для 1 класса по УМК "Перспективная начальная школа "составлен с использованием сингапурских структур обучения...

Конспект урока по математике по теме "Число девять.Цифра 9".

Урок изучения нового по теме "число  и цифра9". 1класс по программе "Школа 2100"....

Открытый урок по математике на тему : "Число и цифра 5 "

Открытый урок на тему "Число и цифра 5".Класс делится на 3 команды....

Урок по математике на тему "Число и цифра 9"

урок по математике с использованием ИКТ, соблюдением возрастных и психологических особенностей детей...

Проект урока по математике по теме "Число 7. Цифра 7." 1 класс. УМК "Школа России".

Тип урока: объяснение нового материала. Даются обучающие, развивающие и воспитывающие задачи урока, ожидаемые результаты, исходный уровень знаний и умений обучающихся для изучения данной темы, э...

Разработка урока по математике 1 класс "Число и цифра 4"

Разработка урока по математике 1 класс "Число и цифра 4"...

Технологическая карта урока по математике по теме «Число 8. Цифра 8».Урок открытия новых знаний

Класс:    1УМК: Образовательная система Школа 2100; Учебник «Моя математика»ДемидоваУчебный предмет: математика            Тема ур...