Рабочие программы 3 класс
рабочая программа (3 класс) по теме

Сулейманова Венера Ривгатовна

Программы составлены на основе Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования.УМК «Школа России»

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon рабочие программы421.57 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                            Аңлатма язуы.

Бу программаны төзү өчен түбәндәге документлар кулланылды.

         Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим  ителгән «Башлангыч гомуми белем бирү программалары. Татар һәм рус телләре .” программасына нигезләнеп төзелде.Программа Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән.Казан. “Мәгариф” нәшрияте. 2010

           Базисный учебный план общеобразовательных учреждений Российской Федерации, утвержденный приказом Минобразования РФ № 1312 от 09. 03. 2004;  Базисного  учебного плана МБОУ «Биклянская СОШ» на 2014-15 учебный год

          Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен төзелгән һәм Татарстан  Республикасы Мәгариф  һәм фән министрлыгы  рөхсәте белән басылган«Уку китабы» Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек. II – кисәктә.  /  М. Х.Хәсәнова, Р.М. Миңнуллин, И.Х. Мияссарова – Казан: “Мәгариф” нәшрияте, 2009 .

       Уку фәненнән эш программасы атнага 2сәг.  исәбеннән 68 сәгатькә төзелде.

Уку фәнен укытуның максатлары һәм бурычлары:

- баланы матур әдәбият әсәрләре дөньясына алып керү һәм сүз сәнгатенең образлылыгын аңларга өйрәтү;

- төрле жанрдагы әдәби әсәрләр белән таныштыру;

- яңа китаплар белән танышуга, элеккеләрен кабат укуга теләк тәрбияләү, китап укудан ләззәт, хозурлык табарга өйрәтү;

- әсәрне уку – аның “серенә” төшенү икәнлеген аңлату , авторның позициясен , язылганга мөнәсәбәтен ачарга өйрәтү, автор белән аралашу өчен уку;

- әсәрдәге сүзне укучының игътибар үзәгенә кую, аны образлар тудыру алымы,  авторның фикерен , уйларын, хисләрен белдерүче чара, автор ачкан могҗиза буларак кабул итәргә өйрәтү;

- укучыларның әсәрне эмоциональ- эстетик кабул итүенә ирешү; хисләр сферасын әхлакый, рухи матурлык тойгылары белән баету;

- әдәби әсәрләрне укыганда балаларның акылын, ихтыярын , хисләрен һәм рухи ихтияҗларын үстерү.

2нче сыйныфны тәмамлаган укучыларның үзләштергән белем һәм күнекмәләре:

Узган 2012-2013 нче уку елын уку фәненнән 2нче сыйныф укучылары 100% өлгереш белән тәмамладылар.Планлаштырылган барлык темалар да үтелеп бетте. Укучылар программа нигезендә өйрәнелергә тиешле белем һәм күнекмәләрне бик яхшы үзләштерделәр.Һәм түбәндәге күнекмәләргә ия булдылар.

- кычкырып уку тизлеге 40-50 сүз;

- укылган текстның эчтәлеген аңлау һәм темасын билгеләү;

- әсәрнең мәгънәле кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерен билгеләү, үз сүзләрең белән әйтү;

- укылганга  кыска һәм рәсемле план төзү;

- укылганның эчтәлеген тулысынча, кыскача, сайлап һәм иҗади сөйләү, сөйләгәндә тасвирлама, фикер йөртү элементларын , цитаталар кертү;

- хикәянең башламын, мөмкин булган дәвамын һәм ахырын уйлап чыгару;

- текстта автор һәм катнашучыларның сүзләрен , табигать һәм көнкүреш тасвирламаларын аерып күрсәтү;

- мөстәкыйль рәвештә яки укытучы ярдәмендә әсәрнең төп геройларына бик гади характеристика бирү;

- укытучы һәм сыйныфташлар укыган әсәрнең, сабакташ җавабының эчтәлеген аңлап һәм тулы үзләштерү;

- һәртөрле башкарылган эшнең, биремнең үтәлешен бәяләү.

- яттан 10 нан да ким булмаган шигырь ;

- 2 – 3 зур күләмле әсәрнең исемен, темасын һәм сюжетларын;

- 6 – 7 халык әкиятенең эчтәлеген, 10 нан артык мәкаль һәм әйтем, 2 – 3 тапкыр тәгъбир, һәм аларны урынлы куллану.

3нче сыйныфны  тәмамлаганда укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

Уку күнекмәләре.

     Дөрес, аңлап, тиешле дәрәҗәдә йөгерек һәм сәнгатъле уку. Интонацияне (тизлек, логик басым, пауза, тон) текст эчтәлегенә

бәйле рәвештә сайлау. Уку тизлеге беренче ярты елда – 1 минутка 60 сүз, уку елы ахырында – 75 сүз.

     Уку тизлеген сүзне тулы һәм төгәл күрергә, тиз аңларга өйрәтү исәбенә үстерү. Эчтән уку алымына зур күләмле һәм

 күптөрле текстларны укытып өйрәтү. Сәнгатъле уку осталыгын камилләштерү. Авазларны ачык һәм дөрес әйтүгә ирешү.

Укыганда орфоэпия нормаларын үтәү, уку тизлеген эчтәлеккә бәйле рәвештә сайлау, аны арттыра һәм киметә белү, сөйләм

 Максатына карап, тавышны көчәйтеп һәм пышылдап уку. Әдәби әсәрләрне рольләргә бүлеп укырга һәм сәхнәләштерергә

өйрәтү.Сәнгатъле укуга хәзерләнә белү: эчтәлекне аңлау, сурәтләнгән күренешне ачык итеп күз алдына китерү, фраза һәм шигырь

юлларының яңгырашын ишетү, ритмын отып алу, башкару максатын аңлау.

Текст өстендә эшләү.

        Әсәрне тыңлаганда һәм укыганда төп фикерне тотып ала белү, хикәяләүнең логикасын, тексттагы мәгънәви һәм интонацион бәйләнешне аңлау. Вакыйгаларның эзлеклелеген, узара бәйләнешен билгеләү. Сүзле картина элементлары кертеп, укылган текстның эчтәлеген тулысынча, сайлап һәм кыскача сөйләү, җавапның дөреслеген тексттан өзекләр укып раслау. Текстны мөстәкыйль рәвештә мәгънәле кисәкләргә бүлү һәм аларда чагылдырылган төп фикерне таба алу. Укытучы ярдәмендә план төзү, эчтәлеген сөйләү. Кешеләрне, табигатьне һәм вакыйгаларны сүрәтләү өчен автор кулланган сүзләрне табу. Әсәр геройларының эш кылынышларына, уй – хисләренә һәм алар нигезендә яткан сәбәпләргә укытучы ярдәмендә бәя бирә белү. Әдәби әсәрнең тел чараларына игътибарлы булу, андагы сурәтләү чараларын аңлау. Шигъри сүзгә игътибарлы, сизгер булу, текстан эпитет, чагыштыру, метафораларны табу, чагыштыруга вариантлар сайлау, метофораны читләтеп әйтү чарасы итеп аңлый һәм бәяли белү.

       Мәктәп, сыйныф тормышын күзәтүләр нәтиҗәсендә хикәяләр төзү. Үз сөйләмеңне планлаштыра белү, соңыннан тикшерү һәм, сөйләм максатын исәпкә алып, төзәтмәләр кертү. әкият һәм хикәяләр сюңетына үз вариантларыңны уйлап табу, әсәр геройларының урыннарын алмаштыру,  аларны гадәти булмаган хәлләргә кую. Сюңет үсешен алдан билгели алу, исеме һәм башламы буенча китапның темасын, якынча эчтәлеген билгеләү.

      Балалар белергә тиешле әдәби жанрлар: әкият һәм хикәя, шигырь һәм мәсәл, халык аваз иҗаты әсәрләре (табышмак, мәкаль, җыр, әйтем, бәет).

Уку һәм балалар китабы белән эшләү.

Дәреслекнең эчтәлек өлешеннән әсәрләрне исеме буенча табу, бер темага караган текстларны аеру.

Тәкъдим ителгән китаплар исемлеге белән эшләү. Китап авторы белән танышу, аның исем – фамилиясен, китаптагы портретын табу; берничә китабын чагыштырып, иҗатының темасын билгеләү; авторның үзе турындагы әсәрләрен ачыклау. Укылган китап буенча әңгәмәдә катнашу, сорауны ишетү, аңлау һәм темага бәйле рәвештә җавап бирү; үз фикереңне дәлилләү өчен әсәрдән өзекләр китерә белү.

         Авторы, исеме һәм аннотациясе буенча укылмаган китап турында кечкенә хикәя язу. Укылган китап турында, темасын, геройларын, вакыйгаларын чагылдырып һәм мөнәсәбәтеңне белдереп, 4-5 җөмләдән торган хикәя язу.

Яттан өйрәнү – ел дәвамында өйрәнелгән төрле авторларның 12 шигырь.

.

Программаның эчтәлеге:

  1. Туган җирем! Җәең үтсә,

     Сокланырлык көзең бар... (I – кисәк) – 8 сәг.

  1. Туган илем – алтын бишек – 8 сәг.
  2. Кешегә кадерле буласың килсә,

Үзең кадер күрсәт  – 7 сәг.

  1. Һөнәрленең кулы алтын – 6 сәг.
  2. Ап –аккарлар яуганда – 3 сәг.
  3. Ил язмышы – ир кулында,

            Ир язмышы – ил кулында. (II – кисәк)     - 3 сәг.  

  1.    Яктылык – кояш янында,

             Яхшылык – ана янында – 3 сәг.

  1. Ах, бу язлар, назлы язлар – 8 сәг.
  2. Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс -8 сәг.
  3. Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс -8 сәг.
  4. Татар халык әкиятләре -3 сәг.
  5. Дөнья халыклары әдәбияты -8 сәг.

- Халык аваз иҗаты.

 - Әкиятләр: “Батыр Әтәч”, “Зөһрә”, “Алдакчы белән күпер“.

 - Мәкаль, әйтемнәр.

Табышмаклар.

Әдәбият белеменнән мәгълүматлар.

Халык авыз иҗаты жанрлары: табышмак, мәкаль, хикәя.  

Чагыштыру, сынландыру.

Мәшһүр татар язучылары.

Ә.Еники, Г.Галиев,  Г.Ахунов, Р.Фәхретдинов,

Ә.Шәрипов, Н.Халитов, Ф.Хөсни, Н.Исәнбәт,

С.Шәмси, Г. Бәширов, А.Расих, Г.Хәсәнов,

Ф.Яруллин, Ш.Маннур,Р.Мингалим.

Әдәбият белеменнән мәгълүматлар.

Хикәя. Хикәянең темасы. Төп фикер. Язучы, автор. Язылганга авторның мөнәсәбәте.

Шигърият дәфтәре.

Г.Тукай, Х.Халиков, Р.Гәрәй, З.Ярмәки, М.Җәлил, Й.Шәрәпова, К. Тәхау, Н.Дәүли, Э.Мөэминова, Ф.Яруллин, Р.Бәшәр,

 Р.Миңнуллин, Ш.Маннур,Р.Әхмәтҗан, Ф.Сафин, Р.Вәлиева, Ә.Ерикәй, Р.Мингалим, Г.Латыйп, М.Гафури, Ә.Кари, С.Хәким,

Дәрдмәнд, Р.Харис, Җ. Дәрзаман. Әдәбият белеменнән мәгълүматлар. Эпитет.Рифма.

Язучы – балаларга.

А.Алиш, Д.Аппакова, Р.Вәлиева, Җ.Дәрзаман, С.Әдһәмова, Н.Дәүли, Ф.Яруллин. Әдәбият белеменнән мәгълүматлар.

Герой – пресонаж, аның холкы, гамәлләре.

Дөнья халыклары әдәбияты.

А.Пушкин, Л.Толстой, Х.К.Андерсен әкиятләре, Д, Родари, бертуган Якоб һәм Вильгельм Гриммнар.

Әдәбият белеменнән мәгълүматлар. Әдәби әкият. Әкиятләрдә ирониянең кулланылышы

 

                                     

                                                   3 нче сыйныфта әдәби уку дәресләренең календарь-тематик планы.

Дәреснең темасы

Сәгать саны

Дата

Факт

Көтелгән нәтиҗәләр (белем, күнекмәләр)

Контроль төре

Туган җирем! Җәең үтсә,

Сокланырлык көзең бар... (I – кисәк) – 8 сәг.

1

Белем иле. Укытучым. Х.Халиков шигырьләре

1

 5.09

Тиз, аңлап дөрес уку.

Әсәрдән чагыштыруларны табарга өйрәнү.

Укытучым-ятларга

2

Көз турында шигырьләр.      Көз. Р.Гәрәй

Иртә. З.Ярмәки

Яңгыр. М.Җәлил

1

7.09

Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп сөйләү.

әйтемнәр белән таныштыру.

Яңгыр. М.Җәлил-ятларга

3

Бала болыт. Н.Дәүли

1

12.09

Тема белән кызыксынып, уйны ачык итеп әйтергә өйрәнү. “Әкият”, “Әдәби әкият” төшенчәләре белән таныштыру.

4

Көз. Й.Шәрәпова

Көз көнендә. К.Тәхау

1

14.09

«Мәкаль» төшенчәсенаңлату.

Укучыны уйлау алымнарына өйрәтү, уйны теләп әйтеп бирергә күнектерү.

5

Ипекәй. Ә.Еники

Икмәк. Н.Дәүли

Яшәү чыганагы. Э.Мөэминова

1

19.09

Әсәр белән мөстәкыйль эшләргә өйрәтү.

Сәнгатьле уку, эчтәлек сөйләргә өйрәнү.

6

Ятим тургай. Х.Халиков

Урман – колак, кыр – күз. Ф.Яруллин

Сандугачлы Ак инеш. Р. Бәшәр

1

21.09

Образлар Аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Чишмәләргә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Сандугачлы Ак инеш-  ятларга

7

Бүләк кемгә? Әкият.

1

26.09

Укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү.

8

Үтелгән бүлекне кабатлау.

Класстан тыш уку.

1

28.09

Бәйләнешле сөйләм үстерү; китап укуга кызыксыну тәрбияләү.

Класстан тыш уку.

Туган илем – алтын бишек – 8 сәг.

9

Туган ил кайдан башлана?

Г. Галиев

1

 3.10

Әсәрне уку, чагыштыруларны табу, төп уйны билгеләү.

10

Туган ягым. Ә.Гадел

Туймыйм сокланып яшәүдән.

Ф. Яруллин

1

5.10

Сәнгатьле уку, эчтәлек сөйләргә өйрәнү.

Туган илгә мәхәббәт тудыру.

11

Чал тарихка сәяхәт. Г.Ахунов

Идел суы ага торыр...Р.Фәхретдинов

1

10.10

Болгар дәүләте, төрки халыклар турында мәгълүмат бирү.

12

Татарстан байрагы. Ф.Яруллин

Кунакка килегез!Р.Миңнуллин

1

12.10

Татарстанның дәүләт билгеләре белән таныштыру. Сәнгатьле укырга өйрәнү.

Кунакка килегез!-ятларга

13

Туган телем.Э.Мөэминова

Яхшы бел! Ш.Маннур

1

17.10

Сәнгатьле уку, эчтәлек сөйләргә өйрәнү.

Туган телем-ятларга

14

Мең яшә,Казан! Р.Әхмәтҗанов

Казан Кремле. Н.Халитов

1

19.10

Эпитет төшенчәсебеләнтаныштыру.

15

Кол Шәриф мәчете. Ә.Шәрипов

1

24.10

Әсәрне уку, эчтәлег ебуенча фике р алышу.

16

Саклау кирәк.Ф.Сафин

Класстан тыш уку.

1

26.10

уку

техникасын

тикшерү Класстан тыш уку.

Кешегә кадерле буласың килсә,

Үзең кадер күрсәт  – 7 сәг.

17

Япь – яшь кенә ап-ак бөдрә каен... Р.Вәлиева

Яхшылык. Р.Миңнуллин

1

31.10

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү, узара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

18

Җүлә-кайгылы эт. Ф.Хөсни.

1

9.11

Әсәрнең  темасын ачыклау, хайваннарга карата сакчыл караш тәрбияләү.

19

Шыгырдавыклы башмаклар. Д.Аппакова

1

14.11

Сүзләрнең дөрес әйтелешенә, басымның дөрес куелышына тәэсирле итеп укуга өйрәтү.

20

Гөлҗимеш ник чәнечкеле булган? (Әдәби әкият) Н.Исәнбәт

1

16.11

Рольләргә бүлеп уку күнекмәләрен камилләштерү.

Әсәрне өлешләргә таркату, охшашларын җыю, гомумиләштерү.

21

Нәни дус. С.Шәмси

Дусларың гына булсын. Р.Мингалим

1

21.11

Әсәрне уку,эчтәлеге буенча фикер алышырга өйрәтү.

Дусларың гына булсын-ятларга

22

Коймадагы Кояш. (Әдәби әкият).Н.Каштанов

1

23.11

Әсәргә анализ алымын үзләштерү һәм ныгыту.

23

Үтелгән бүлекне кабатлау.

Класстан тыш уку.

1

28.11

Әсәрнең төп фикерен ачыклау, план төзү.

Класстан тыш уку.

Һөнәрленең кулы алтын – 6 сәг.

24

Күмәч пешерүчеләр җыры. Р.Фәйзуллин

1

30.11

Шигырь җөмләләрен кыскартыбрак, үз сүзебез белән әйтә белү,  анализ ясарга өйрөтү

25

Әтием һөнәре. Г. Бәширов

Көтүче. А.Расих

1

5.12

Әсәрнең тәрбияви ягын ачыклау.

26

Әти йорт төзи. Ә.Ерикәй

Маляр абый.Г.Латыйп

Әткәм эшен яратам. Ф.Сафин

1

7.12

Сүзләрнең дөрес әйтелешенә,басымнарның дөрес куелышына, шигырьләрне тәэсирле итеп укуга өйрәтү.

27

Минем әнием–тегүче. Ә.Кари

Гөлләр бакчасында. М.Гафури

1

12.12

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү, узара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

28

Әни ялга киткәч...А.Алиш

1

14.12

Әсәрнең кыскача эчтәлеген сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.

29

Бер хәзинә. Дәрдмәнд

Класстан тыш уку.

1

19.12

Әсәрне уку, эчтәлеге буенча фикер алышу.

Класстан тыш уку.

Ап –аккарлар яуганда – 3 сәг.

30

Кышкы урман. Г.Хәсәнов

Буран. Г.Тукай

1

21.12

Рифма төшенчәсе белән таныштыру.

31

Урман читендә. Ш.Биккол

1

26.12

Чагыштырулар, сүрәтләү чараларын табу.

уку

техникасын

тикшерү

32

Иң бәхетле көн. Ф.Яруллин

Яңа ел белән! Р.Гаташ

1

11/01

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

Ил язмышы – ир кулында,

Ир язмышы – ил кулында. (II – кисәк)     - 3 сәг.                      

                                                                                     3 чирек

1

Бусы – хәрби сер! Ш.Галиев.

Саклый белергә кирәк. Р.Бәшәр

Батыр булам. Й.Шәрәпова

1

16.01

План буенча эчтәлек сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.

Саклый белергә кирәк-ятларга

2

Муса. Ш.Маннур.

Татарлар елмаеп үлделәр. С.Хәким

1

18.01

“Әдәби герой”, Төп герой” төшенчәләре белән таныштыру.

3

Класстан тыш уку.

Батырлык турында шигырьләр уку.

1

23.01

Укучыны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү.

Класстан тыш уку.

Яктылык – кояш янында,

Яхшылык – ана янында – 3 сәг.

4

Әни. Ф.Яруллин

Яшел күзле әнкәем. Р.Мингалим

1

25.01

Әниләргә хөрмәт тәрбияләү. Тема белән кызыксынып, уйны ачык итеп әйтергә өйрәнү.

Әни-ятларга

5

Бәллү. Дәрдмәнд.

Елау да рәхәт булла икән. М.Мәхдиев

1

30.01

Бишек җырлары белән таныштыру.

6

Ул үксез бала шул! Ф.Әмирхан

Иң зур кеше. Р.Мингалим

1

1/02

Персонаң төшенчәсе белән таныштыру.

Образлар аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

Ах, бу язлар, назлы язлар – 8 сәг.

7

Ах, бу язлар, назлы язлар!..

 К. Тәхау

Яз. Г.Бәширов

1

6.02

Ашыкмыйча, матуритепсәнгатьлеитепсөйләү.

Табигатькә соклану, матурлыкны күрә белергә өйрәтү.

8

Апрель. Г.Хәсәнов

1

8.02

Әсәрнең төп уен билгеләү.

9

Таныш тургайлар. И.Туктар

1

13.02

Әсәрне уку, анализлау.

10

Алмагач читекләре. Н.Каштан

1

15.02

Сыйфатларны барлау, гомумиләштерү.

11

Гагарин токымыннан.

1

20.02

Образлар аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

12

Бәп-бәләкәй Апуш. Ф.Яруллин

Тукайга. Ш.Галиев.

1

22.02

Г.Тукай иҗаты белән таныштыру.

13

Сабыйга. Г.Тукай

Тукай аша. Ф.Яруллин

1

27.02

Әсәрне уку, анализлау.

Сабыйга-ятларга

14

Бүлекне кабатлау.

Класстан тыш уку.

1

29.02

Кабатлау, үтелгәннәрне ныгыту.

Класстан тыш уку.

Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс -8 сәг.

15

Ил яклар ир булыпүсегез. Р.Вәлиева

1

5.03

Рольләргә бүлеп уку күнекмәләрен камилләштерү.

Ил яклар ир булыпүсегез-ятларга

16

Чын сугыш. Г.Әпсәләмов.

1

7.03

Сюжет төшенчәсе белән таныштыру.

17

Зәңгәр иртә. Г.Әпсәләмов

1

12.03

уку

техникасын

тикшерү

18

Анна сүзләре. Р.Харис

Үзем турында җыр. А.Алиш.

1

14.03

Әсәрне уку, анализлау, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.

Үзем турында җыр-ятларга

19

Бәләкәй шул әле мин.Р.Низамиев.

1

19.03

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү, узара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

20

21

Юылмас хурлык. Ф.Яруллин

Юылмас хурлык. Дәвамы.

2

2/04

4.04

Әсәрне уку, анализлау.

22

Үтелгән бүлекне кабатлау.

Класстан тыш уку.

1

9.04

Үтелгәннәрне кабатлау. Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү, узара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Класстан тыш уку.

Татарстан – спорт иле -3 сәг.

23

Татарстан – спорт иле. Й.Шәрәпова

Үрнәк алыйк. С.Әхмәтҗанова

1

11.04

Сәнгатьле уку күнекмәләре нкамилләштерү, узара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү. Спортка яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Татарстан – спорт иле-ятларга

24

Олимпияче аю. Җ.Дәрзаман

Хәрәкәттә - бәрәкәт. Х.Халиков

1

16.04

Әсәрнең төп уен билгеләү. Әсәрне уку, анализлау.

25

Сабантуй бүген бездә! Р.Миңнуллин.

1

18.04

Әсәрне уку, анализлау.

Татар халык әкиятләре -3 сәг.

26

Батыр Әтәч

1

23.04

Татар халык әкиятләренең төп асылына төшендерү. Әсәрнең төп уен билгеләү. Әсәрне уку, анализлау.

27

Зөһрә.

1

25.04

28

Алдакчы белән күпер.

1

30.04

Дөнья халыклары әдәбияты -8 сәг.

29

А.С.Пушкин Кышкы юл.

Г.Тукай Пушкинга

1

2.05

Пушкин иҗаты белән таныштыру.

30

Л.Н.Толстой Балачак.

1

7.05

Толстой иҗаты белән таныштыру.

31

Х.К.Андерсен Ромашка

1

9.05

Андерсен иҗаты белән таныштыру.

32

Я. Гримм, В.Гримм

Боткалы чүлмәк.

1

14.05

Бертуган Гриммнар иҗаты белән таныштыру.

33

Д. Родари

Чиполлоне принц Лимонның аягына баса.

1

16.05

Родари иҗаты белән таныштыру.

34

Алтын балта. Сүрия халкы әкияте.

1

21.05

Төрле милләт халкы әкиятләре белән таныштыру.

35

Тату туганнар. Корея халкы әкияте.

1

23.05

Корея халкы әкияте белән таныштыру. Татар халкы әкиятләре белән чагыштыру.

36

Ел буена үтелгәннәрне кабатлау.

1

28.05

Ел буена үтелгәннәрне кабатлау.

уку

техникасын

тикшерү

         3 нче сыйныф укучыларының укудан белем, осталык күнекмәләрен бәяләү

«5» (бик яхшы )

-  дөрес уку, укыганның эчтәлеген тулы һәм дөрес аңлау;

- сүзләп йөгерек уку, әдәби телнең әйтелеш нормаларын үтәү;

- I яртыеллыкта  уку тизлеге минутына 50 сүздән;

- II яртыеллыкта— минутына 60 сүздән дә ким түгел;

- сәнгатьле укуга мөстәкыйль рәвештә әзерләнү һәм интонация ярдәмендә әсәрнең мәгънәсен, аңа үз мөнәсәбәтен белдерә  алу;

- текстны тулы, кыскача һәм сайлап эчтәлеген сөйләп бирү, укыганның төп фикерен үз сүзләрең белән әйтеп бирү;

- әсәрнең геройларын, вакыйгаларын, табигатьне сурәтләүче сүзләрне һәм җөмләләрне мөстәкыйль рәвештә табу;

- шигырь текстын ялгышмыйча, сәнгатьле итеп сөйләү.

«4» (яхшы)

- укыганның төп эчтәлеген дөрес аңлау;

- сүзләп, сәнгатлелекнең төп чараларын файдаланып уку;

- 1 нче яртыеллыкта уку тизлеге — минутына 45 сүз;

 - 2 нче яртыеллыкта уку тизлеге минутына 55 сүз, укыганда  1-3  хата булырга мөмкин;

- укыганның төп фикерен мөстәкыйль рәвештә билгели алу, сөйләм хаталары булу, аларны укытучы ярдәменнән башка да төзәтә алу;

- эчтәлекне тулы, кыска, сайлап сөйләгәндә, исәпкә алынмаслык төгәлсезлекләр булу;

- ятлаган шигырьне сөйләгәндә, вакытында төзәтелгән 1-2 хата җибәрү.

«З» (канәгатьләнерлек)

- укылганның эчтәлеген укытучы ярдәме белән  генә аңлау;

- 1 нче яртыеллыкта үзгәрешсез тавыш белән  сүзләп  уку (сирәк сүзләрне-иҗекләп уку элементлары катнаштырып),  уку тизлеге - 40 сүз;

- II нче ярыеллыкта сүзләп укыганда, сәнгатьлелек булмау, уку тизлеге-50 сүз, укыганда 4 тән алып  6 га кадәр хата булырга мөмкин;

- укыганның кыскача  эчтәлеген, төп фикерен укытучы сораулары ярдәмендә генә аңлау һәм билгели алу;

- шигырьне яттан сөйләгәндә, ясаган хаталарны укытучы ярдәмендә генә төзәтү.

«2» (начар)

- укылганның эчтәлеген начар аңлау;

- 1 нче яртыеллыкта иҗекләп, кайбер сүзләрне генә бөтен килеш уку, иҗекләрне, сүзләрне алмаштыру, төшереп калдыру, бозып әйтүгә күпсанлы хаталар, уку тизлеге минутына-30 сүз;

- II нче яртыеллыкта сүзләп укый алмау, 6 дан артык хата, уку тизлеге — минутына 45 сүз;

-эчтәлекне эзлекле сөйли алмау, укыганның эчтәлеген нык үзгәртеп күрсәтү, күпсанлы сөйләм хаталары җибәрү;

-текстның кыскача, сайлап эчтәлеген сөйли алмау, план төзи белмәү, укыганның эчтәлеген укытучы ярдәме белән дә билгели алмау;

- ятлаган шигырьнең тулы текстын сөйли алмау


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по физической культура в 4 классе VIII вида, рабочая программа по физической культуре в 4 классе VII вида

Главной  целью моей педагогической деятельности является сохранение и укрепление здоровья детей, воспитание у них потребности в здоровом образе жизни. При проведении уроков учитываю возрастные, п...

Рабочая программа класса по окружающему мирудля 2 УМК Школа России

Программа разработана на основе Федерального государ­ственного образовательного стандарта начального общего обра­зования, Концепции духовно-нравственного развития и воспи­тания личности гражданина Рос...

Рабочие программы для 3 класса по программе "Школа России"и рабочие программы по внеурочной деятельности.

Материал представлен в виде рабочих программ для 3 класса по программе "Школа России", тематическое планирование по предметам, а также рабочие программы и тематическое планирование по внеурочной деяте...

Рабочая учебная программа по музыке ОС "Школа 2100"Л.В. Школяр, В.О. Усачёва и др. Данная рабочая программа составлена на основе Примерной основной образовательной программы начального общего образования и предназначена для учеников 4 класса.

Программа составлена в соответствии с требованиями Федеального государственного образовательного стандарта начального общего образования, обеспечена УМК для 1- 4 классов, авторов Л.В.Школяр,В.О.Усачёв...

Рабочая программа по технологии для 1 класса разработана на основе авторской программы Е.А.Лутцевой, Т.П.Зуевой по технологии (Сборник рабочих программ. – М.: Просвещение, 2015)

Рабочая программа по технологии для 1 класса разработана на основе авторской программы Е.А.Лутцевой, Т.П.Зуевой по технологии (Сборник рабочих программ. – М.: Просвещение, 2015)  в соответствии с...

Рабочая программа !класс.Окружающий мир.УМК "Перспектива"

Рабочая программа.1 класс.УМК "Перспектива"...

Рабочие программы класс Школа России

В данном материале находятся рабочие программы, для 1 класса по УМК "Школа России". По математике, технологии, русскому языку (букварный и после букварные периоды), литературному чтению, окр...