Математик КВН
план-конспект занятия по математике (4 класс) на тему

Нигматуллина Гузель Хабировна

Математика фәненә кызыксындыру чарасы буларак, 1-4класслар белән үткәрү өчен сыйныфтан тыш чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matematik_kvn_1-4kl.doc861 КБ

Предварительный просмотр:

                                                        Математик КВН.

Башлангыч сыйныфларда , кызыксындыру чарасы буларак, 1-4класслар белән бергәләп,шундый конкурс үткәрергә мөмкин

Ярыш болай башлана:

Алып баручы: Укучылар, атналыкның икенче көне бара. Математикадан зиһеннәрне сынап карыйк, көч сынашыйк. Сезнең күбегез математика белән кызыксына, күп белергә тырыша. Дөрес, кайберәүләр математиканы “коры фән” дип саный. Әмма аның үз матурлыгы, гүзәллеге бар.

Математика кешене уйларга, фикер йөртергә өйрәтә. Ул сезгә читен мәсьәләләрне хәл итәргә, башка фәннәрне үзләштерергә, тирә - юньдәге күренеш һәм вакыйгаларның асылына төшенергә ярдәм итәр.

Бу фән тормышта һәркемгә - эшчегә, механизаторга да, терлекчелектә эшләүчегә дә кирәк. Шуңа күрә, киләчәктә, үзегезгә белгечлек сайлаганда, аның ярдәме тиячәк.

Хәзер һәр команда берәр отаклы математикның сүзен әйтер.

Командалар математика фәне турында мондый канатлы сүзләр әйтәләр:

“Математика – фәннәр патшасы  ,ә арифметика – математика патшасы”

                                                      ( К.Гаусс)

“Дөньядагы барлык телләрнең иң яхшысы – гаять кыска тел , математика теле”.

                                                       ( Н.Лобачевский)

“Табигатьнең бөек китабы математик символлар белән язылган”.

                                                    (Г.Галилей)

“Химия – физиканың уң кулы, ә математика аның күзе.”.
                                                 (М.Ломоносов)

“Математикада матурлык гаять  зур әһәмияткә ия”.

                                               (Н.Чеботарев).

Алып баручы: Хәзер әйдәгез, бергәләп, каршыдагы сүзләрне укыйк. (А.Крыловның “Математиканы өйрәнегез! Математиканы белсәгез, барысын да белерсез” дигән сүзләре укыла)

Шуннан соң “Сез беләсезме?” ярышы үткәрелә. Сүз 4 класс укучыларына бирелә.

1 укучы: 0,005 секунд. Бер мәртәбә канап җилпеп алу өчен, бал корты шул кадәр вакыт сарыф итә. Димәк, 1 минутта 1200 тапкыр җилпенә.

2 укучы: 0,02 секунд. Укол ясап, 0,02 секунд вакыт үткәч кенә, тән авыртуны сизә башлый.

3 укучы: 0,01 секунд. Космик кораб айга очканда 0,01 секундта 1 км юл уза.

4 укучы: 1,25 секунд. Ай яктысы Җиргә килеп җиткәнче шул кадәр вакыт үтә.

5 укучы: 20 секунд эчендә радиокоментатор 100 сүз әйтеп өлгерә.

Һәр командага исем табарга кушыла. Алдан әзерләнгән биремнәр тапшырыла. Җаваплар 5 балл белән бәяләнә. Һәр сорауга җавап өчен 30 секунд вакыт бирелә. Жюри 3 кешедән                                                 тора.

Командаларга өйгә эш бирелә.

  1. Исем табарга.
  2. Концерт номерлары әзерләргә.
  3. Эмблема ясарга.

Описание: SAM_0422

                                                                   

                     Нур командасы                                                 Сан командасы.

1бирем.”Кем тапкыррак?”

1.Нәрсә авыррак 1кг мамыкмы яки 1кг тимерме?

2.Бүлмәдә ике шәм яна иде .Марат берсен сүндерде.

    Бүлмәдә ничә шәм калды?

3.3 шоферның 1 энесе булган.ә энеләренәң абыйлары булмаган.Шулай була аламы?

4.Илүсә белән Ирек бергә рәсем ясадылар.Илүсә 20 минут ясады,ә Ирек ничә минут ясар?

5.Бүлмәнең һәр почмагында берәр песи ,ә һәр песи каршында тагын 3 песи .Бүлмәдә барысы ничә песи?

6.Санлы сүләр ата.

7.Булат такта кисте:биш кисәк чыкты.Булат тактаны ничә җирдән кисте?

8.Алтын кайчан 6 була?

9.Алсуга 1яшь,ә Сылуга 12 ай .Кайсы олырак?

10.Динә белән Дилә авылда кунакта булдылар .

   Динә 1атна , Дилә 7 көн булган.Авылда кайсы күбрәк торган?

2 бирем.”Саннарны тап!”.Тиз санауга конкурс.

1

15

14

4

12

6

7

9

8

10

11

5

13

3

2

16

“Шырпылы мәсьәлә.”

IV- V=I                   VI – IV=XI        Бер таякны үзгәртеп мисалларны дөресләргә.

4 бирем. Ребуслар

+* 5 * 8                       + 6 * 2 *

5 * 3 *                     * 7 * 5

___________            _________

10 2 0 9                    12 0 0 8

5 бирем.

                 

6 бирем.

Сораулар:

“Сан” командасына. Кушуның урын алыштыру законын әйтергә.

“Нур” командасына. Нәрсә ул тигезләмә?

“Сан” га. Сан нәрсә ярдәмендә языла?

“Нур” га. Нәрсә ул нур

Алып баручы: Ә хәзер җырлап алабыз. “Сан” командасына сүз бирелә. (“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры башкарыла)

Алып баручы: Әйдәгез, кызыклы мәсьәләләр чишәбез. (Һәр командага берәр мәсьәлә тәкъдим ителә)

“Сан”. Утыра, ди, 4 мәче. Һәр мәченең койрыгында 1 мәче. Барысы ничә мәче булган?(Җавап: барысы 4 мәче булган. Алар өйнең 4 почмагында утыралар. Һәр мәче үзенең койрыгында утыра)

“Нур”. Ике күлмәкне бер айда 3 кешегә 20 шәр көн кидерергә кирәк. Ничек кидерергә? (Җавап: 2 шәр – 2 шәр кеше унар көн кия)Сан”. Берәүдән “Син ничә яшьтә?” дип сораганнар. Ул: “Әгәр дә мин яшемнең яртысына 5 санын кушсам, моннан 13 ел элек миңа ничә яшь булганлыгы килеп чыга”, - дигән. Ул хәзер ничә яшьтә була? (Җавап: 36 яшендә

7 бирем.

Алып баручы: Ә хәзер “Кем тизрәк?” ярышы үткәрәбез. Барлык командалар бергә эшли. Йолдызчыклар урынына цифрлар куегыз. Балалар каршына мондый таблица эленә:

+*5*8                          х63

  5*3*                           **

*0209                          **

                                  **

                                 ***

Барлык балалар өстәл тирәсендә мисалларны чишәләр. Команда капитаны җавапны жюрига тапшыра. Алданрак һәм дөрес чишкән командага күбрәк балл куела.

Командалар аерым – аерым өстәлләр артында түгәрәкләнеп утыралар. Алдан ук укучыларга ручка, дәфтәр алып килергә кушылган була.

8 бирем.

“Сан” Унике аккош куыша

            Берсен – берсе уза алмый.

                                             (12 ай)

“Нур” Бер ояда 6 дус,

            Алтысында 6 төс.

            Шушы дуслар барысы да,

            Башкаралар бер үк эш,

            Юк аларда энәләр,

            Ләкин бизәк чәчәләр.

                                     (Җавап: буяу каләмнәре)

Описание: SAM_0424

Капитаннар җавапны тактага язып күрсәтәләр. Тизрәк һәм дөрес эшләгән командага күбрәк балл языла.

9 бирем.

“Кем тизрәк” уены уздырыла. Барлык командалар бер үк вакытта исәплиләр. Капитаннар җавапларны жюрига тапшыралар.

Балалар каршына бирем язылган мондый таблица эленә:

15х6                                        60 - 14

   - 42                                           : 23

  : 12                                           х 15

 + 76                                          +70

  : 16                                            ?

   ?

“Кем тизрәк уйлый?”. Биремне барлык командалар да үти.

Яклар суммасы 12 см га тигез булган квадрат сызарга. Җавапны жюрига тапшырырга. (Җавап: һәр ягы 3 әр см)

Буе – 5 см, иңе – 3 см булган турыпочмаклыкның периметрын табарга. (Җавап: 16 см)

Алып баручы: Квадрат үзара тигез 9 шакмакка бүленгән. Һәр юлдагы һәм һәр баганадагы саннарның суммасы 15 кә тигез булырлык итеп, 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9 саннарын квадратның шакмакларына урнаштырыгыз. Җавапны жюрига тапшырыгыз.

Биремнәрне үтәгән араларда һәр команда концерт номерлары күрсәтә.

Дөрес җавап мондый була:

1

8

6

5

3

7

9

4

2

Конкурс ахырына якынлаша.

Жюри ярышның нәтиҗәләре белән таныштыра, җиңүче команда билгеләнә.

                                              Без җиңүчеләр!!!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Нестандартный урок математики в 4 классе на тему "Математика в углу"

Цель: познакомить детей с понятиями «луч», закрепить знания о“сторонах угла”, “вершине угла”, понятиях “острый угол”, “тупой угол”, “прямой угол”. Учить находить прямой угол среди других углов. Зак...

Урок математики в 4 классе по учебнику Т.Е. Демидовой, С.А. Козловой, А.П.Тонких “Моя математика» Тема урока Не только математика… Решение задач.

Цель урока: мотивировать детей к работе с разными источниками информации; формирование у детей интеллектуальных общеучебных умений.Машина времени готова к новому полету. А отправляемся мы снова в Росс...

конспект урока по математике 2 класс. рабочая программа ппо математике 1 класс . презентации по математике и грамматике для будущих первоклассников

1. Конспект открытого урока математике, данного во 2 классе по программе "Школа России" на тему :"Приёмы деления, основанные на связи между компонентами  и результатом умножения."2. Презентация к...

Урок математики, "Учебник математики. Роль математики в жизни людей и общества".

Цель:выявить роль математики в жизни людей; познакомить с учебником и правилами работы по нему....

Программно-методическое сопровождение по математике (УМК «Перспектива»): «Дидактические карточки для индивидуального опроса по математике для 3-ого класса по учебнику Г.В. Дорофеева, Т.Н. Мираковой, Т.Б. Бука «Математика»»

Данное программно-методическое сопровождение по математике для 3-его класса поможет педагогам в проверке знаний учащихся. Удобство данного материала заключается в том, что весь материал разбит на инди...