проектная деятельность
проект по математике на тему

Мухаметшина Эльмира Гусмановна

проектная работа по татарскому языку

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл проект 81.56 КБ
Microsoft Office document icon математика59.5 КБ

Предварительный просмотр:

 «Казан (Идел буе) Федераль университеты» федераль дәүләт автономияле югары һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе

Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификциясен  күтәрү һәм яңадан  әзерләү  үзәге

 «Федераль белем бирүнең дәүләт стандартлары таләпләре югарылыгында   укучыларның уку-эзләнү эшчәнлеген проектлаштыру» программасы буенча тыңлаучыларның проект эше

Проектны эшләде:

Арча районы  “Кәче төп гомумбелем мәктәбе”

муниципаль белем бирү учреждениесе

башлангыч сыйныфлар укытучысы

Мөхәмәтшина Эльмира Госман кызы;

Фәнни җитәкче:

ПМЦПК и ППРО КФУ

мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү бүлегенең

өлкән мөгаллиме

 Җамалетдинова   Зальфира  Исхаковна 

Проект яклауга кертелә:

«21»  ноября 2014 г.

Казан, 2014

Дәрескә аннотация

     Проектта 3 сыйныфта татар теленнән “Җөмлә. Әйтү максаты һәм интонациясе буенча җөмлә төрләре” темасына дәреснең технологик картасы бирелгән. Технологик карта  “Перспективалы башлангыч мәктәп” УМК буенча федераль дәүләт белем бирү стандартлары  таләпләре нигезендә төзелгән. Технологик карта төзегәндә  «Казан (Идел буе) Федераль университеты» федераль дәүләт автономияле югары һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен  күтәрү һәм яңадан  әзерләү  үзәге тәкъдим иткән структура кулланылды. Дәрес эчтәлеге ФГОС таләпләрен искә алып төзелде. Проектта “Җөмлә” темасы буенча белемнәрне кабатлаганда,  әйтү максаты һәм интонациясе буенча җөмлә төрләрен аерырга һәм җөмлә ахырында тыныш билгеләре куярга өйрәткәндә  укучылар эшчәнлегенең төрләре, интерактив тактада эш алымнары, информацион –коммуникатив технологияләр кулланылышы бирелгән. Кушымтада тарату материалы, контроль-бәяләү материалы үрнәге куелган. Проект башлангыч сыйныф укытучыларына файдалы.

   

Проектның актуальлеге

Дәрес башлангыч  белем бирүнең федераль дәүләт белем стандартларында куелган таләпләрне истә тотып планлаштырылды.  “Бүгенге көндә белем бирүнең стратегик бурычы – аның эчтәлеген, алымнарын яңарту һәм шуның нигезендә нәтиҗәләрнең яңа сыйфатына ирешү” [№1, 13 бит]  , ягъни белем алу белән бергә, универсаль уку гамәлләре дә формалаштыру тора. Татар теле дәресләре “белем бирүгә, җәмгыятькә һәм мәдәнияткә мөнәсәбәтле максатны тормышка ашыра: укучыларда уңышлы аралашу сәләте булдыру – әйтмә һәм язма сөйләмне үстерү, кара-каршы сөйләшү осталыгы, монолог төзү һәм шулай ук гомуми культура күрсәткече булган грамоталы язу күнекмәләре булдыру; укучыларны тел фәненең төп тәгълиматлары белән таныштыру һәм шулар нигезендә аларның тамга-символик һәм логик фикерләвен үстерү”.  Бу максатка түбәндәге гамәли бурычларны уңышлы хәл иткәндә ирешеп була: “балаларның сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен һәм иҗади хыялын үстерү, ана телендә аралашу максатына, бурычларына, шартларына туры килгән тел чаралары сайлый белергә, уй-фикерләрен төгәл белдерергә һәм әңгәмәдәше әйткәнне тәңгәл аңларга күнектерү” [№1, 14 бит]. Шушы макчат һәм бурычларны тормышка ашыру барышында башлангыч сыйныф укытучылары “Перспективалы башлангыч мәктәп” УМК белән укытканда методик материал җитеп бетмәү сәбәпле, кыенлыкларга очрыйлар. Югарыда язылганнардан чыгып, әлеге проект актуаль дип санала. “Җөмлә. Әйтү максаты һәм интонациясе буенча җөмлә төрләре” темасын үзләштергәндә 3 сыйныф укучылары да аерым кыенлыкларга дучар булалар. Төгәлрәк әйтсәк, алар әйтү максаты һәм интонациясе буенча җөмлә төрләрен бутыйлар. Язганда тыныш билгеләрен дөрес куймылар, бигрәк тә өндәү җөмләләр белән боерык җөмләләрне бутыйлар. Дәрес “фәннилек һәм дәвамчанлык, теориянең практика белән бәйләнеше, аңлылык һәм активлык, укучыларга аерым якын килү, күрсәтмәлелек, системалылык, аралашу, ситуатив-тематик, дифференциацияләү һәм психологик принципларга таянып эшләүне күз алдында тота”[2, 3 - 4 битләр].    Укыту процессы эшчәнлекле укытуга (системно-деятельностный подход) нигезләнгән, ягъни “эшчәнлек аша укыту”га.  Дәрес укытучы –укучы, укучы –укучы үзара бәйләнешендә бара. Бу бәйләнеш, үз чиратында,  татар телен өйрәнүгә кызыксыну, үз мөмкинлекләреңне күрсәтергә омтылу, уку процессында актив катнашучы булу, үз фикереңне курыкмыйча әйтергә өйрәтә.

Проктның максаты: 3 сыйныфта татар теленнән «Җөмлә. Әйтү максаты һәм интонациясе буенча җөмлә төрләре» темасына дәреснең технологик картасын төзү һәм кулану.

Проектның бурычлары:

  • татар теле дәресләренә технологик карта төзегәндә ФГОС таләпләрендә эшлекле якын килү принцибын кулланырга өйрәнү; (изучить требования ФГОС к разработке технологической карты урока тат.яз. на основе принципа системно-деятельностного подхода);
  •  3 сыйныфта татар теленнән «Перспективалы башлангыч мәктәп» УМК караган  «Җөмлә. Әйтү максаты һәм интонациясе буенча җөмлә төрләре» дәресенең технологик картасы эчтәлеген һәм структурасын ачыклау (определить структуру и содержание технологической карты урока тат.яз. по теме «Җөмлә. Әйтү максаты һәм интонациясе буенча җөмлә төрләре» в рамках УМК «Перспективная начальная школа»;)
  •  «Җөмлә. Әйтү максаты һәм интонациясе буенча җөмлә төрләре» темасы буенча дәрескә дидактик материал әзерләү (разработать систему дидактического обеспечения урока по теме «Җөмлә. Әйтү максаты һәм интонациясе буенча җөмлә төрләре»  включающая в себя презентацию, раздаточный материал);
  •  «Җөмлә. Әйтү максаты һәм интонациясе буенча җөмлә төрләре»  темасына УУГ бәяләү өчен контроль-бәяләү материалын эшләү (разработать контрольно-измерительный материал для оценки планируемых результатов обучения по теме ) ;

- Гомуми белем бирү мәктәбе шартларында дәрес үткәрү һәм аның эффекттлылыгын бәяләү (провести урок в условиях общеобразовательной школы и оценить его эффективность для формирования представлений обучающихся о видах предлоңений по интонации и цели высказывания, развитие УУД.)

Татар теленнән “Җөмлә. Әйтү максаты һәм интонациясе буенча җөмлә төрләре” темасына дәреснең

технологик картасы

Максат. Җөмлә турында белемнәрне кабатлау һәм тирәнәйтү.

Бурычлар:

               дидактик:

  • җөмлә турында белемнәрне тирәнәйтү,  әйтү максаты һәм интонация буенча җөмлә төрләрен өйрәтү өчен җирлек тудыру;

          үстереш:

  • логик фикер йөртүне, җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәләрен, грамоталы язу, дөрес интонация белән уку күнекмәсен, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп эшләү, нәтиҗә ясау, бәяли белү күнекмәләрен камилләштерү; логик һәм иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү юнәлешендә эшне дәвам итү;

          тәрбияви:

  • туган телгә мәхәббәт, үзара дустанә мөнәсәбәт, мөстәкыйльлек, дикъкатьлелек, туган як табигатен ярату, күзәтүчәнлек тәрбияләү өчен шартлар тудыру;

          сәламәтлекне саклау:

  • эшчәнлекнең төрле төрләрен һәм актив ял итүне, ИКТ кулланып, сыйныфта комфортлы һәм ышанычлы атмосфера тудырып укучыларның сәламәтлекләрен саклау.

Дәрес тибы. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр. 

Предмет  нәтиҗәләре:  сүзтезмә һәм җөмләне аеру, җөмләнең әйтү максаты  һәм интонациясе буенча төрләрен аеру, җөмлә ахырында тыныш билгесен кую, дөрес куллану.

          Танып белү: танып-белү максатын кую,  логик фикерләү, төп билгеләрне аерып бирү, синтез-анализ, чагыштыру алымнарын

          файдалану, модельләштерү.  

          Шәхси: үзбилгеләмә (самоопределение) -  үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалу, үз фикереңне әйтә белү.

          Регулятив: белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү, планлаштыру, үз эшләрен бәяли белү.

Коммуникатив: информация табуда һәм туплауда инициативалы бердәмлек, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикерне әйтә белү.

         

          Төп төшенчәләр: Җөмлә, әйтү максаты буенча җөмлә төрләре, хикәя җөмлә, сорау җөмлә, өндәү (боеру) җөмлә, тойгылы җөмлә, сөйләм, интонация, хәбәр итүне белдерү, хис белән хәбәр итүне белдерү, белергә теләп әйтелү.

          Методлар: өлешчә эзләнүле, аңлатмалы-иллюстратив, сингапурча укыту алымнары (эй ар гард, сималтинус релли тэйбл)

          Предметара бәйләнеш:  әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья

          Укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру формалары: фронталь, парларда, индивидуаль, төркемнәрдә.

          Контроль: укытучы контроле, үзара , үзконтроль.

          Чыганаклар : Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова. Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек. 2 кисәктә. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013;

                              Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова. Татар теле  Мөстәкыйль эш дәфтәре. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013;

                              Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова. Татар теле  Методик кулланма  Татар теле татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныфында эшләүче укытучылар өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән.  Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013;

                              Мультимедиа проекторы, интерактив такта, компьютер, презентация, кагыйдәләр өчен сүзләр язылган 3 конверт, индивидуаль биремле карточкалар, тест сораулары.

        

Дәрес этаплары

Ресурс

Материалның эчтәлеге

Уку эшчәнлеген оештыру формалары

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ – шәхескә  кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ – регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУН – танып –белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ –коммуникатив  универсаль уку гамәлләре

 

1 этап. Оештыру -мотивлаштыру  Укытучы өчен максат: психологик уңай халәт барлыкка китерү, төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау, белем алырга әзерлек алып бару

Укучыларның белемнәрен тигезләү.

Энергизатор.

1-слайдта еламаеп торучы кояш чыга.

Конвертларда сүзләр язылган карточкалар

Интерактив такта

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.  

Кул тотышып дуслар, басыйк әле –

Нинди матур булды түгәрәк.

Әйтерсең лә ләйсән яңгыр кебек,

Тамчы тама җиргә сибәләп.

Укучылар кул кысканда сөйлим:

Өләшәм күңел җылысын

Көндезен, кич һәм иртә.

Бүлә булсаң, бүлеп була,

Юмартлыкка ни җитә!

Юк минем алтыным, көмешем,

Юк миндә миллиооннар –

Күңелем байлыгы – хисләрем

Мә, алыгыз, оланнар! –

Алып, сез дә өләшегез.

Җылынсын өшегәннәр.

Бер шатлыкны ике итә

Җылылык өләшкәннәр.

Мин биргән җылылык сезгә дәрес буена җитәрлек көч бирсен. Без бергә –бергә дәресебезне уңышлы гына уздырырбыз, дип уйлыйм.

Шушы күтәренке кәефтә барыбызга да хәерле көн теләп,  дәресебезне башлап җибәрик!

-Дәресебезнең башында дәрестә утыру, эшләү кагыйдәләрен ныгытыйк. Ул кагыйдәләрне мин бөек галимебез

Р. Фәхреддиннең “Нәсыйхәт” китабыннан алдым. Һәр төркемдә конвертлар бар, ә аларда сүзләр язылган карточкалар . Сез шул сүзләрдән кагыйдәләр төзергә тиеш буласыз.

-Кагыйдәләрне барыбыз бергә укыйк әле.

-Сез нәрсәләр укыдыгыз?

-Бу кагыйдәләрне җөмләләр дип әйтеп буламы? Җөмлә булсын өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш? 1-2 сыйныфта алган белемнәргә таянып, җавап бирик әле.

       

Укучылар кыенсынып торса, җөмлә схемасы чыга һәм алар әйткәннәр экранда чыга бара.

                                                 .  

                                                        

  • Җөмлә тур. белемнәрегезне бер-берегезгә кабатлагыз.

Уен “Импульс”

Төркемнәрдә эш

Исеме иң кыска укучы укый, иң күп хәрефлесе интарактив тактада сүзләрне куя бара

Фронталь

Әңгәмә

Парларда

Укучылар кулга –кул тотынышып түгәрәккә баса.Укытучы бер укучының кулын кысып аңа үзеннән “көч” (импульс) тапшыра.Укучы үз чиратында янәшә торган иптәшенең кулын кысып хәрәкәтне кабатлый.

Укытучыга үз “көче” укучылар санынча тапкырланып кире кайткач, уен тәмамлана.

Укучылар урыннарына утыралар.

Карточкаларда язылган сүзләрдән, кагыйдәләр (җөмләләр) төзиләр.

Һәр төркемнән бер укучы укый, икенчесе интерактив тактада сүзләрне куя бара.

  1. Үз урыныңда авышмыйча, дөрес итеп утыр.
  2. Дәрескә күңел сал.
  3. Сораган сүзне аңлап, ачык тавыш белән җавап бир.
  4. Укытучының һәр сүзен мәхәббәт белән үтә.

-Кагыйдәләр.

Көтелгән җаваплар:

  1. Җөмләнең беренче сүзе баш хәрефтән башлап языла.
  2. Җөмлә тәмамланган уйны белдерә.
  3. Җөмлә ахырында нокта, өндәү сорау билгеләре куела.
  4. Җөмләдә сүзләр бер-берсенә бәйләнгән.
  5. Җөмләнең исе һәм хәбәре бар.

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

ШУУГ: үзмаксат кую.

ТБУУГ: үз сөйләмеңне төзү, билге-символлар

РУУГ: планлаштыру.

КУУГ: башкаларны тыңлый, аңлый белү;

-үз фикереңне әйтә белү.

2 этап. Уку мәсьәләсен кую. Укытучы өчен максат:яңа белемнәрне кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү.

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү

Презентация

ЭЙ АР ГАЙД

  1. Матур язу күнегүе.

-Дәресебезне матур язу күнегүе белән башлыйбыз.

-Ә нәрсә язасын белер өчен миңа сораулар бирегез. Мин сезгә җавап биреп барам.

- Алдагы хәреф: борын авазын белдерүче авазларның берсе, алфавитта иң алда торганы

-Әле генә әйткән хәреф алдында нинди хәреф тора?

-Шушы өч хәрефне тоташтарып язабыз.

-Нинди сүз язасын белер өчен, мин әйткән табышмакның сыйфатын табыгыз:

Җир астында җиз казык,

Без аны алдык казып.

-Һәм тагын бер сүз:

Ручка, дәфтәр – уку-язу әсбаплары,

Ә урындык, шкаф - ...

-Дәфтәрләрне ачтык, матур итеп числоны һәм “сыйныф эше” дип язабыз. Ә тема язар өчен 1 юл  урын калдырабыз.

2. Проблема кую.

-Матур язуның тартык аваз хәрефләре тезмәсен  укып карагыз әле.

-Сузыклар өстәсәң, нинди сүз чыгар?

-Димәк, дәресебезнең темасы нинди икән?

Ә без җөмлә турында нәрсәләрне инде беләбез соң?

Почмагына исемегезне язып куегыз. Карточкада билгеләмәләр язылган. Әгәр дә сез дөрес дип саныйсыз икән билгеләмәне, + тамгасы куегыз, юк икән- минус тамгасы куегыз сул як баганага

(Вакыт бирелә)

Тактадагы җөмләләрне укыгыз әле.

Төркемнәрдә эш: бу җөмләләрне чагыштырырга, охшаш һәм аермалы якларын табарга.

Яз җитә. Яз җитә? Яз җитә!

Нәтиҗә. ( проблема куела) Димәк, бу җөмләләр тыныш билгеләре белән аерыла.

Ә ни өчен аларга төрле тыныш билгесе куелды микән? -  менә бу сорауга без сезнең белән дәрес дәвамында җавап табарга тырышырбыз. 

Теманы язып куегыз инде буш юлга.

Ачам  ИД да.

Җ ө м л ә .

Әңгәмә

Фронталь

Индивидуаль

Төркемнәрдә

Сораулар бирәләр.

(Көтелгән җаваплар:

-хәрефме - сүзме?

-тартык аваз хәрефеме, сузыкмы?

-яңгыраумы – саңгыраумы?

-парлымы –парсызмы?

-алар күп бит

-Һ хәрефе?

-Җ хәрефе?)

-М хәрефе

 -Җ хәрефе

-Л хәрефе.

Җмл  җмл  җмл  җмл  җмл

-Җиз.

-Йорт җиһазлары.

Матур язу.

җмл  җмл  җмл  җмл

җиз   җиз   җиз

җиһан җиһан җиһан

Алдан язып бетергәннәр шул сүзләр белән җөмлә төзеп язалар.

-Җөмлә.

Карточкаларда тамгалар куялар

Төркемнәрдә эшлиләр. Охшаш һәм аермалы якларын әйтәләр.

Охшаш.      Өчесе дә җөмлә.

Баш хәреф белән башлана.

Ия һәм хәбәре бер үк. 

Аремалы

Төрле тыныш билгесе куелган.

ТББУУГ: логик фикерләү, төп билгеләрне аерып бирү

КУУГ: башкаларны тыңлый, аңлый белү;

-үз фикереңне әйтә белү.

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.

ТББУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую.

РУУГ: прогнозлау (алдан фаразлау)

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау.

3 этап. Танып-белү эшчәнлеге.

Уку мәсьәләсен чишү. 

Укытучы өчен максат:

Җөмлә турында белемнәрне искү төшерү.

Укучылар өчен максат:

Җөмләгә билгеләмә чыгару. Үз фикерләрен дәллилләү.

Интерактив такта

презентация

-Яз кызы үзе урында бер матур гына бр язма күрсәтә сезгә, укып карагыз әле шуны.

  • Текстны уку авыр булдымы?
  • Анда нәрсәләр җитми?
  • Ә ничек куярбыз аларны?
  • Нинди тыныш билгеләре бар икән монда?

-Нинди тыныш билгесен куярга кирәклеген ничек беләбез? Алгоритмын төзик әле.

  • Төркемнәргә эш: 1 төркем нокта куеласы җөмләләрне таба, 2 төркем сорау куеласы, 3 төркем – өндәү куеласы. Ни өчен шундый тыныш билгесе куелганны бер-берегезгә аңлатасыз.
  • Нәтиҗә ясыйк. Димәк, нокта куелган җөмләләрне ничек укыйбыз?
  • Ә тыныч кына нәрсә турында да булса хәбәр итсәк, нинди интонация белән әйтәбез?  
  • Нәтиҗәне бер-берегезгә әйтегез.

  1. Сорау куеласы җөмләләрне укып чыгу.

Нәтиҗә ясау:

-Нинди итонация белән укыдың?

  • Нәтиҗә ясыйк. Димәк, сорау куелган җөмләләрне ничек укыйбыз?

- Ә сорау интонациясе белән әйтелгән җөмләләр ахырында нинди тыныш билгесе куярбыз?

- Нәтиҗәне бер-берегезгә әйтегез.

  1. Өндәү куеласы җөмләләрне укып чыгу.

Нәтиҗә ясау:

-Нинди итонация белән укыдың?

  • Нәтиҗә ясыйк. Димәк, өндәү куелган җөмләләрне ничек укыйбыз?

- Ә сорау интонациясе белән әйтелгән җөмләләр ахырында нинди тыныш билгесе куярбыз?

- Нәтиҗәне бер-берегезгә әйтегез.

  • Кем текстны матур итеп тулысынча укып күрсәтәм ди?
  • Нәтиҗәне тагын бер кат әйтик әле: тыныш билгеләре ни өчен куела икән?

С л а й д т а      ч ы г а

-Нәтиҗәнең дөреслеген тикшерик. Дәреслек авторлары ни дигән? Укыйк әле.

Нәтиҗәне бер-берегезгә кабатлагыз.

-Үзегез теләгән өч төрле җөмләне дәфтәрләргә язып куегыз.

Әңгәмә

Парларда

Парларда

Парларда

Язманы укыйлар

Көтелгән җаваплар:

-Тыныш билгеләре.

-Ничек укыганга карап

-Ничек әйткәнгә карап.

Тыныш билгесен сайлау алгоритмы.

  1. Җөмләне укы.
  2. Төрен билгелә.
  3. Тыныш билгсене сайла.

Төркемнәрдә эшлиләр.

Нәтиҗәне бер-берсенә кабатлыйлар

1 укучы сорау куеласы җөмләләрне укып чыга

  • Сорау интон.

Җаваплар:

  • Шатлыклы, күтәренке тавыш белән.
  • Сөенеп укыйбыз.

-Текстны дөрес интонация

белән укыр өчен.

41 бит -1 укучы укый.

Дәфтәрләргә 3 җөмлә язалар

ТББУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

Физкультминутка

6, 11, 12 слайдлар.

Күзләр өчен күнегүләр эшләү

4 этап. Белемнәрне ныгыту. Укытучы өчен максат:

Белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат:

Белемнәрне дәреслек һәм карточкалар кулланып камилләштерү.

Материалны ничек үзләштергәннәрен беренчел тикшерү

Дәреслек

Карточка  

СИМАЛТИНУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ

49 күнегү.

- күнегүгә карата биремнәрне укыгыз,

-шигырьне эчтән  укыгыз,

-кем дөрес тавыш белән укып күрсәтә, кем тагын да дөрес итеп укып күрсәтә алам дип уйлый?

-шигырьне рольләргә бүлеп укыйк әле.

Сорау куелагн  җөмләләрне Дилә укый, шомырт сүзләрен – Зилия, тургай сүзләрен – Зәмир син укырсың.

-Тагын бер төркем укысын әле. ...

Җөмлә ахырына тиешле тамгаларны куеп, җөмлә чикләрен дөрес билгеләп күчереп яз.

Без ял көне урманга киттек их, ямьле дә соң язгы урман нинди тавыш килә анда сыерчык үзенең моңлы җырын суза икән ничек матур җырлый икән ул

Шигырьне эчтән укыйлар.

Һәр төркемнән 1 укучы укый.- кемнең исеме иң күп хәрефләрдән –шул укый

Рольләргә бүлеп укыту

Укучылар җөмләләрне язалар, үзара тикшерәләр, бәялиләр

(№1 нче белән № 3 нче һәм №2 нче белән №4 нче дәфтәрләрен алышып бер-берсенең эшен карандаш белән тикшерә. Фикер алыша.)

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү.

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.

ТБУУГ:кирәкле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

КУУГ:партнер гамәлләре белән идарә итү;

ШУУГ:кыйммәти-әхлакый юнәлгәнлек формалаштыру.

5 этап. Уку мәсьәләсен чишүне дәвам итү. 

Укытучы өчен максат:

Әйтелү максаты буенча җөмлә төрләрен табу.

Укучылар өчен максат:

Интонациясе буенча җөмлә төрләрен ачыклау.

Экран

С Л  А Й Д

-Кабат Яз кызы язган хикәягә кайтыйк әле.

Тыныш билгесенә карап җөмләләрне төркемнәргә аерырга, исемнәр куярга.

-Җөмләләрне нинди төркемнәргә аерып укыдык әле?

- Ни өчен шундый төркемнәргә аердыгыз?

-Нокта куелган җөмләне башка исем белән атыйлар. Ул – хикәя җөмлә дип атала.

-Өндәү куелган җөмләләрне укыгыз әле. Алырның бурысы да бер үк төрле әйтелә микән? Бер үк максатны күздә тотып әйтәбезме? Ул җөмләләр арасында башкачарак әйтелгәннәре юкмы?

-Ничек, нинди тавыш белән укыла бу җөмлә?

-Менә мондый җөмләләрне боеру  (өндәү) җөмләләр диләр. Ул боера, безне нидер эшләргә өнди.

Нәтиҗә ясыйк инде: ничек әйтелгәнгә карап, җөмләләр нинди төркемнәргә бүленде?

-Нәтиҗәнең дөреслеген дәреслек белән тикшерик әле.

41 биттәге астагы кагыйдәне укыту.

-Алдагы дәресләрдә без һәр төркем җөмләләрне аерым өйрәнербез, белемнәрне ныгытырбыз.

Әңгәмә

Төркемнәрдә уйлыйлар:

Төркемнәрне исемлиләр.

.                ?                 !

-Без аларны төрлечә укыйбыз.

-Көчле итеп укыла.

-Тавыш белән, боерып укыла.

-Әйтү масатына карап җөмләләр хикәя җөмлә, өндәү җөмлә, сорау җөмлә һәм тойгылы җөмлә була.

41 биттәге астагы кагыйдәне укыйлар. (3 укучы)

ТББУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

6 этап. Модельләштерү. Нәтиҗә ясау. Укытучы өчен максат:

Белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру.

  1. Җөмлә турында барлык белемнәрне берләштереп, модельләштереп карагыз.
  2. Яз кызы сезгә схема тәкъдим итә.

–Модельнең шапкасы ничек атала?

–Җөмлә нәрсәне белдерә?

–Җөмлә нинди төркемнәргә бүленә?

–Җөмлә ахырында нинди тыныш билгеләре куела?

–Тыныш билгеләрен куюның алгоритмы ничек?

Үзләре модельләштерәләр.

– Җөмлә.

–Тәмамланган уйны белдерә

–Хикәя, сорау, боеру, тойгылы.

  • .  ?  !

Җөмлә

Тәмамланган уйны белдерә

Хикәя, сорау, өндәү, тойгылы

.   ?   !

Тыныш билгесен сайлау алгоритмы.

  1. Җөмләне укы.
  2. Төрен билгелә.
  3. Тыныш билгсене сайла.

Үзбәя.

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалу.

ТББУУГ: фикерләүдә логик фикер төзү.

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һзм дәрәҗәсен билгеләү.

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.

7 этап. Уку эшчәнлеген йомгаклау. Укытучы өчен максат:

Дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү.

Укучылар өчен максат:

Үз фикереңне дәлиләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллану.

Укытучы өчен максат:

Өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату.

Укучылар өчен максат:

Өй эшен дөрес башкару

Интерактив тактада

Карточка

ЭЙ АР ГАЙД

Текст язылган. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре куелмаган.

Рефлексия.

Дәрес башында бирелгән таблицаны кабат тутыру. “Уңышларыбыз”

-Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?

-Үзегез  өчен нинди яңалык ачтыгыз?

-Җөмлә ахырында куелырга тиешле тыныш билгеләрен без ничек белә алабыз?

-Аны безгә ни өчен белергә кирәк? Тормышта нигә кирәк ул безгә?

 

Өй эше: өч дәрәҗәдә бирелә.

  1. 50 күнегү
  2. Карточкалар : тиешле тыныш билгеләрен куеп, җөмләләрне язарга.
  3. Хикәя, сорау, өндәү җөмләләрне кулланып, яз темасына хикәя язарга.

Укучылар урыннарда укып чыгалар, чиратлап чыгалар һәм рәттән тыныш билгеләрен куя баралар.

Таблицаның уң як баганасына фикерләр турысына “+” яки “-“ тамгаларын кыеп чыгалар, дәрес башындагы белемнәре белән чагыштыралар

ШУУГ: үз уңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү.

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

КУУГ: фикерне әйтә белү

Йомгаклау.

  • Әлеге технологик карта укыту процессын оптимальләштерергә ярдәм итә. Дәрестә  интерактив тактада эшләү, дидактик матеиаллар, җөмллә чикләрен билгеләү һәм тыныш билгеләре кую кебек эш төрләре, сингапур укыту системасы алымнары кулланып укучыларда ТБУУГ(үз сөйләмеңне төзү, логик фикерләү, төп билгеләрне аерып бирү), ТУУГ (кагыйдә, инструкцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу, прогнозлау (алдан фаразлау), үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү), КУУГ(фикерне әйтә белү күршең белән хезмәттәшлек итү, үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү, башкаларны тыңлый, аңлый белү); ШУУГ (үз уңышларың/ уңышсызлыкларың турында фикер йөртү, үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалу күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү) формалаштыру өчен җирлек тудыра. Өй эше укучыларга индивидуаль якын килеп 3 дәрәҗәдә бирелә.
  •  Проектны башлангыч сыйныф укытучыларына татар теленнән “Җөмлә. Әйтү максаты һәм интонациясе буенча җөмлә төрләре” темасын өйрәнгәндә кулланырга мөмкин; укытучыларның белемнәрен күтәрү курсларында мастер класслар уздыру өчен кулланырга  тәкъдим ителә.  

     

Кулланылган әдәбият: 

  1. Татар теле һәм әдәбяты. Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен,  1-11 ссыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән  Үрнәк программалар. Казан,  Татарстан китап нәшрияты,  2011
  2. Э л е к т р о н   Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә ана теле укыту: гомуми программа. 1-4 сыйныфлар. Төзүче-авторлары:  Ч. М. Харисова, И. Х. Мияссарова, Ф. Ш. Гарифуллина. Казан, 2011
  3. Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова. Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек. 2 кисәктә. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013
  4. Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова. Татар теле  Мөстәкыйль эш дәфтәре. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013
  5. Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова. Татар теле  Методик кулланма  Татар теле татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныфында эшләүче укытучылар өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән.  Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013

Кушымта

Уңышларыбыз

  Число

21.11.2014

№1, исеме

№2,

исеме

№3, исеме

№4,

исеме

Миңа бу дәрестә ошады...

Миңа бу дәрестә авыр булды...

Мин бу дәрестә аңладым...

Мин үземнән...

1.Канәгать

2.Канәгать түгел

3.Бик үк канәгать түгел

1.Канәгать

2.Канәгать түгел

3.Бик үк канәгать түгел

1.Канәгать

2.Канәгать түгел

3.Бик үк канәгать түгел

1.Канәгать

2.Канәгать түгел

3.Бик үк канәгать түгел

ЭЙ АР ГАЙД

Исемегез_____________

_____________________

Фамилиягез__________

_____________________

Сул багана

Уң багана

Әйе “+”,            Юк “-“

Кагыйдәләр

Әйе “+”,            Юк “-“

Җөмлә сүзләрдән тора

Җөмлә тәмамланган уйны белдерә

Җөмлә сүзне белдерә

Җөмләдә сүзләр ничек теләсәң, шулай урнаша

Әйтү максаты буенча җөмләләр 3 төрле була

Җөмләдә сүзләр бер-берсенә бәйләнгән

Интонациясе буенча җөмләләр 2 төрле була

Җөмлә   ахырында һәрвакыт  нокта куела

Җөмлә ахырында өтер куелырга мөмкин

Җөмлә ахырында , сорау куелырга мөмкин

Яз. – Бу җөмлә

Нинди күңелле! – Бу сорау җөмлә  

    Без ял көне урманга киттек их, ямьле дә соң язгы

    урман нинди тавыш килә анда сыерчык үзенең

   моңлы җырын суза икән ничек матур җырлый икән ул

    Без ял көне урманга киттек их, ямьле дә соң язгы

    урман нинди тавыш килә анда сыерчык үзенең

   моңлы җырын суза икән ничек матур җырлый икән ул

    Без ял көне урманга киттек их, ямьле дә соң язгы

    урман нинди тавыш килә анда сыерчык үзенең

   моңлы җырын суза икән ничек матур җырлый икән ул

    Без ял көне урманга киттек их, ямьле дә соң язгы

    урман нинди тавыш килә анда сыерчык үзенең

   моңлы җырын суза икән ничек матур җырлый икән ул

    Без ял көне урманга киттек их, ямьле дә соң язгы

    урман нинди тавыш килә анда сыерчык үзенең

   моңлы җырын суза икән ничек матур җырлый икән ул

    Без ял көне урманга киттек их, ямьле дә соң язгы

    урман нинди тавыш килә анда сыерчык үзенең

   моңлы җырын суза икән ничек матур җырлый икән ул

    Без ял көне урманга киттек их, ямьле дә соң язгы

    урман нинди тавыш килә анда сыерчык үзенең

   моңлы җырын суза икән ничек матур җырлый икән ул

    Без ял көне урманга киттек их, ямьле дә соң язгы

    урман нинди тавыш килә анда сыерчык үзенең

   моңлы җырын суза икән ничек матур җырлый икән ул

    Без ял көне урманга киттек их, ямьле дә соң язгы

    урман нинди тавыш килә анда сыерчык үзенең

   моңлы җырын суза икән ничек матур җырлый икән ул

    Без ял көне урманга киттек их, ямьле дә соң язгы

    урман нинди тавыш килә анда сыерчык үзенең

   моңлы җырын суза икән ничек матур җырлый икән ул



Предварительный просмотр:

           Кәче төп гомуми белем мәктәбе

             1 класс

         Математика

       Компьютерлаштырылган

       сәяхәт- уен  дәрес  планы.

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                               

               

                                  Укытучы: Мөхәмәтшина Э.Г

  Тема:   Ныгыту өчен күнегүләр.

Максат: Өйрәнелгәннәрне ныгыту, актуальләштерү.

                     1 дән 10 га кадәрге саннарны кушу һәм алу

                     күнекмәләрен ныгыту.

                     Мәсьәлә төзү һәм чишү, саннарны чагыштыру,

                    матур язу күнекмәләрен үстерү.

                    Математика фәненә , табигатькә мәхәббәт

                    һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Материал: М. И. Моро “Математика” 1 кисәк

Җиһазлау: Санау материаллары, карточкалар( груп-                                                          

паларга бүленеп),компьютер,мультипроектор.

                       

                  Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

Исәнләшү.

II.Телдән исәпләү.

Әкиятләр иленә сәяхәт.

Мультипроектордан күрсәтү.

  1. “Күршеңне тап” уены.
  2. “Белмәмешкә ярдәм ит “ уены.

6+3=10   8-3=5  0+3=3

7+2=9     9-2=6  1+0=10

Белмәмеш дөрес чишмәгән мисалларны төзәтү.

3.Мәсьәләләр чишү.

    N 2

00000

000

5+3=8

Җавап:8китап

  Физкультминут.

N 3

Карточкаларга язылган мәсьәләне чишү.

7-2=5

Җавап: 5чәчәк.

III.Гамәлләр эшләү.

Буратино 2группага бүлеп мисаллар алып килгән.

(Балалар мисалларны сайлап алалар.)

Физкультминут.

2.Саннарны чагыштыру.

4*5     0*10    6*7   8*10    3*2    1* 10

IV.Зирәклеккә мәсьәлә чишү.

V. Дәрескә йомгак.

- Кайсы әкият героеның эше авыр булды?

- Бигрәк тә сезгә кайсы эш ошады?

- Бу дәрестә сезнең ролегез нинди?

     

 

     

       

                  Кәче төп гомуми белем мәктәбе

                3класс

                 

                   

               Компьютерлаштырылган класстан тыш уку

                                    дәресе.

               

   

                                                   

                                                 Укытучы:Мөхәмәтшина Э.Г.

Тема:

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла   Тукай.                                                                                                                                    

Максат:1. Шагыйрьнең тормыш юлы турында                       кыскача мәгълүмат бирү.                                                                                                

Шигырьләрен уку. Җырларын тыңлау.

2. Бәйләнешле сөйләм телен, матур язу, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

             3. Туган телебезгә, шагыйрьнең иҗатына,                        

       туган илгә, туган җиргә, хезмәткә, табигатькә,      

         кошларга карата мәхәббәт тәрбияләү.

Әдәбият:Р.Г.Вәлитова , С.Г.Вагыйзов “Әлифба”                                                                                          

       К. 1994 ел 96-97 битләр  “Габдулла Тукай”            

       1-2-3 томнар  К. 1985 ел.

        Г.Тукай “Шүрәле”; “Су анасы”;”Сарык        белән кәҗә”. К. 1985 ел. “Мәгариф” 1996 ел.  

Җиһазлау:портрет, таблица “Тукай - балалар шагыйре”; плакатлар, китаплар, альбомнар; карточкалар,компьютер.

   

 Дәрес   планы.

1.Оештыру өлеше.

1.- Исәнмесез балалар!

   - Исәнмесез-саумысез!

       - Хәерле иртә балалар!

       - Имин үтсен көнегез!

       - Кәефләрегез ничек?

       - Кояшлы иртә кебек.

       - Мәктәпкә нигә килдек?

       - Тукай телен, анам телен өйрәнергә дип килдек.  

     2. Кизү укучынының отчеты.  

   

 

  II.Актуальләштерү.

  - Укучылар, кемнеңдер аяк тавышлары ишетелә.        

      Кем икән ул?

     (Кулына балта тоткан, Былтыр кыяфәтендә бер                                                

       малай кереп килә.)

 - Үләм, үләм арыдым, тәмам хәлем бетте.

 - Нәрсә булды Раиль?

 - Әнә, теге Шүрәле дигәннәре арттан калмый гына. Артымнан куа-куа монда кадәр килеп җитте.

 - Борчылма Раиль, без сиңа ярдәм итәрбез.

 (Шүрәле йөгереп керә)

       - Тотам , тотам , барыбер миннән котыла

          алмассың.

       -  Бәлки Шүрәленең кети-кети уйныйсы килә тор -

          гандыр.

       -  Кети-кети уйнаулар артта калды. Менә минем  

         биремнәремә  җавап бирә алмаса , үзем белән кара

         урманга алып китәм мин аны.

       - Балалар, әйдәгез Раилгә булышыйк әле, Раилебезне  

         Шурәлегә биреп җибәриик. Ярдәм итәбезме ?

        - Әйе .

        - Яле Шүрәле , нинди биремнәр ул?

                    (Шүрәле  биремнәрен үтәү)

  I .

   1) Бу юллар кайсы әкияттән алынган?  

    Бер заманны әйләнеп баккан идем артка таба.

    Ах харап эш ! - Су анасы да минем арттан чаба .

    Кычкырадыр : « Качма! Качма!

                               Тукта! Тукта, и карак!

          Ник аласың син аны, ул бит

                                          минем алтын тарак!»

                                                    («Су анасы»)

   2)Борын заман бер ир белән

                                             хатын торган

     

       Тормышлары шактый фәкыйрь булган,

       Асраганнар бер кәҗә берлә бер сарык -
      Болар булган берсеннән дә берсе арык.

                                            («Кәҗә белән сарык»)

   II . Икенче биремне үтәп карагыз. Туган тел  җырын  

   җырларга. (Бергәләп җырны җырлаү)

   - Я, Шүрәле биремнәренне үтәдек. Хәзер нәрсә

   әйтәсен инде .

   - Сез бик белемле балалар икән, бик ошадыгызмиңа.

    Сезнең яныгызда гына калырга рөхсәт итегез.

  - Рөхсәт итикме балалар ?

  - Әйе.

 III. Яңа дәрес материалы өстедә эш.

1. - Укучылар бу нинди конверт икән ?

     Ягез ачып карыйк әле.

    (Укытучы күрсәтмәдән укый)

    - Исәнмесез, хәерле кон

      Нәниләрем, берләрем

      Инде сезгә әйтәмен мин

      Бу дәреснен серләрен.

      Буген дәресебез дуслар

      Булыр Тукай хакында

      Шигырләрен өйрәнегез

      Көен тоңлагыз җырда.

      Ана телен һич онытмыйк

      Кирәк чакта сөйләгез,

      Тукаебыз гафу итмәс

      Җырларын да көйләгез.

      - Менә бит укучылар,  бик хикмәтле конверт булып чыкты

      бит әле бу. Кемнән икән бу?

     - Сыерчыктан . Укучылар, бу бит безнең тәрәзә төбендә  

    сайраучы кошыбыз. Күрәсез, бу дәрестә без сезнен белән

    соекле шагыйребез Габдулла Тукай турында сойләшәбез

   икән. Шурәле килүе дә очраклы хәл түгелдер шулай бит.

2. а) Яраткан шагыйребез Г. Тукай тормышын кыскача

 сөйләп  китү.

    б) китаплар күргәзмәсе оештыру.

    в) альбомнар карау.

    г) шигырьләрен уку.

    -  Нинди шигырьләрен беләсез?

 1) “Бала белән Күбәләк” шигырен уку.

 2) “Кызыклы шәкерт” шигырен яттан сөйләү.

Физкультминут

“Песи” уены формасында

3. Дәреслек белән эш.

1) “Туган авыл” шигырен уку

   а) укучынын яраткан сөйләве

   б) җырлау

   в) эчтән уку

   г) кычкырып уку

Карточкалар белән эш

1) Тиешле хәрефләрне кую

2) Шигырьне тикшерү

3) Эчтән уку

4) Кычкырып уку

Физкультминут “Яңгыр”.

5. Дәфтәрләрдә эш.

а) тикшерелгән сүзләрне күчереп язу, хәрефләр астына сызу.

б) телдән җөмләләр төзү

6. “Карлыгач” шигырен тынлау (магнитофон тасмасында).

7. “Бишек җырын” тынлау.(видеоязмада)

IV. Йомгаклау.

1. Дәрескә нәтиҗә ясау.

 - Нәрсә белдек ?

 - Нинди эш сезгә күбрәк ошады?

 - Тагын нәрсәләр эшләр идегез ?

               

               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Современные образовательные технологии: проектная деятельность. Проектный метод в школьном образовании

Эта статья включает в себя историю проектной деятельности, организацию проектной деятельности на практике. В приложении можно найти проект по информатике....

Проектная деятельность и проектные задачи в начальной школе.

Выступление на семинаре с опорой на презентацию....

Методические рекомендации по подведению итогов проектной деятельности и представлению итогов проектной деятельности ученическому и педагогическому сообществу

Метод проектов  создает условия для стимулирования интеллектуальной, поисковой и коммуникативной активности,  осознанной,  значимой деятельности учащихся и, как следствие,  у ребен...

Проектная деятельность в начальной школе в рамках реализации ФГОС. Общие рекомендации к урокам, содержащим проектную деятельность.

В настоящее время процесс обучения все больше связывают с деятельностным подходом к освоению детьми новых зданий. Одной из разновидностей такого подхода является проект­ная деятельность....

Проектная деятельность в начальной школе. Преемственность в проектной деятельности. Первый проект в пятом классе

В статье раскрывается суть метода проектов, обосновывается его применение в практике начальной школы и раскрывается преемственность в проектной деятельности на примере первого проекта в 5 классе....

«Организация проектно-исследовательской деятельности младших школьников»: Проектная деятельность учащихся

laquo;Организация  проектно-исследовательской деятельности младших школьников»: Проектная деятельность учащихся...

Выступление на ГМО по теме: "О проектной деятельности учащихся в рамках проектной деятельности по предмету Окружающий мир"

Цель проектной деятельности может быть достигнута: - через проживание детьми ситуации успеха не на словах, а на деле, через чувство собственной значимости, успешности, способности преодолевать различн...