Урок математики по теме: Цифра 2, число 2
план-конспект урока по математике (1 класс) на тему

урок математики на татарском языке

Скачать:


Предварительный просмотр:

1нче сыйныфта математика дәресе конспекты

(Дәреслек авторлары М.И.Моро, С.И.Волкова, С.В.Степанова.)

Төзеделәр: Казан шәһәре Совет районы

                                         Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиянең  

югары квалификацион категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

Курбанова Лидия Николаевна

                     

Дәреснең темасы: 2 саны һәм цифры

Дәреснең максаты: 2 санын һәм цифрын танырга, укырга, язарга өйрәтү; телдән мәсьәлә чишү күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен үстерү, игьтибарлы булырга, эчеңдәге  серләреңне сакларга өйрәтү.

Җиһазлау:интерактив такта,дәреслекләр.

                                                 

Дәрес барышы.

1. Оештыру.

2. Актуальләштерү.

Без бүген сезнең белән Абдулла Алишның  “Сертотмас үрдәк”  әкиятендәге үрдәк белән сәяхәткә чыгарбыз.

Сәяхәт барышында без алдагы дәресләрдә өйрәнгәннәрне искә төшерербез, яңа белем һәм күнекмәләр алырбыз. Дәрес дәвамында һәр дөрес эшләгән бирем өчен  сез түгәрәкләр ала барырсыз.

Ә хәзер тактага карап әйтегез әле, беренче бирем нинди булыр икән? (Телдән исәпләү биремнәрен үрдәк тәкьдим итә.)

          1. Хуҗаның ишегалдындагы хайваннарын санап чыгу. (Экранда әкияттән өзек күрсәтелә. Дөрес җавапларга түгәрәкләр бирелә.)

          2. ”Кем зирәк?” уены. Укучыларга логик фикерләүгә мәсьәлә тәкьдим ителә.

1, 2, 3 нче сарайларда сыер, үгез, бозау яшиләр. 1 нче һәм 2 нче сарайда сыер яшәми, ә үгез 2 нче сарайда яшәми. Нәрсә кайсы сарайда яши? (Түгәрәкләр бирелә.)

          3. 7+1        9-4        6+3

              8-2         6+3        4+3

3. Яңа тема буенча эш.

Уку мәсьәләсен кую.

Тактадагы рәсемгә карагыз. Үрдәккә юлында башта нинди хайван очрый? (Керпе.) Урманда хәзер барысы ничә хайван булды? (2) Әйе, барысы 2 хайван булды. Беренчесе нинди хайван иде? (Үрдәк.) Икенчесе нәрсә? (Керпе.) Бик дөрес - 2 хайван. Менә без бүген шушы 2 саны турында өйрәнербез. Башта бер әкият тыңлагыз. (Экранда рәсемнәр күрсәтелә.)

-Борын заманда,әле саннар бер рәткә тезелмәгәндә, 2 санын башка саннар үз араларына кертергә теләмәгәннәр. ”Ялкаулар” иленә куганнар. Шуннан  2 санының кәефе кырылган, бик нык үпкәләгән. Ул башын аска игән дә, бик матур бер үрдәккә әверелгән дә куйган. Башкалар моны күреп шаккатканнар. Ә үрдәк йөреп тә күрсәткән, очып та күрсәткән, йөзеп тә күрсәткән. Аннары очкан да киткән. Барлык саннар да 2 санын бик озак көткәннәр, борчылганнар. Аның үз араларыны кире әйләнеп кайтуын үтенгәннәр. Шундый тәкьдимне генә көткән 2 саны тиз генә җиргә төшкән. 1 саны белән 3 саны 2 санын үзләренең урталарына алганнар. Шул көннән башлап 2 саны  математика патшалыгында яшәп калган.

4. Физминутка.

   Әкрен генә басабыз,

   Әзрәк уйнап алабыз.

   Тиз генә чүгеп алабыз,

   Аннан туктап калабыз.

   Уңга таба бөгелик,

   Сулга таба бөгелик.

   Салмак кына әйләник,

   Җайлап кына утырыйк.

5. Уку мәсьәләсен чишү.

Дәреслек буенча (24 нче бит) эш. Рәсем буенча бер, ике сүзләрен кулланып хикәя төзеп сөйләү. (Укытучы балаларны тыңлый, түгәрәкләр тарата.)

Укытучы белән эш:

- Балалар, хикәяләрегез дөрес  булды. Булдырдыгыз. Ә хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм, уйлап карагыз әле:

   Ике туган бергә утыралар,

   Бер-берсен күрмиләр. (Күзләр.)

   - Бик дөрес.

   - Әйтегез әле, 2 саны тагын кайларда очрый? (Парта артында 2 укучы утыра, 2 кул, 2 аяк...) 2 саны кайвакытта бер-берсеннән аерылгысыз булып йөри, аны икенче төрле пар (пара) дип йөртәләр. Тормышта парлы әйберләр тагын кайда очрый? Дәреслекнең 24 нче биттәге рәсемне күзәтү. (Җаваплар тыңлана, түгәрәкләр таратыла.)

 - Әйдәгез, 2 саны белән танышыйк. (Тактада 2 саны күрсәтелә.) 2 санының башы шакмакның өске өлешенең уртасыннан әз генә аска төшеп башлана. Башта түгәрәкләп өскә менәбез, уң почмакның ике стенасына кагылып астагы якның уртасына төшәбез. Ручканы алмый гына уңга таба дулкынлы сызык сызыбыз. (Башта язылыш тәртибен кабатлыйлар, аннары берничә мәртәбә һавада язып карыйлар.)

2 цифрын дәфтәрләрдә язу. (Укытучы күзәтеп чыга, ялгышларны әйтә, иң дөрес язылган  2 цифрын түгәрәкләп күрсәтәләр.)

- Онытмагыз, әйберләрне санаганда без “бер, ике...” дип, ә тәртип буенча “беренче, икенче...” дип саныйбыз. Димәк, әкияттә беренче булып керпе очрый. Ә икенче булып нинди хайван очрый?  Өченче булып нинди хайван очрый? Дүртенче булып? (Дөрес җавапларга түгәрәкләр бирелә.)

6.Физминутка.

Матур итеп басыгыз.

  1. кулларны алга сузабыз, 2- кулларны күтәрәбез, 3- кулларны як-якка сузабыз, 4- кулларны әкрен генә аска төшерәбез.

   1, 2, 3- бездә дуслык, бездә көч. (Берничә тапкыр кабатлана.)

           Дәреслек буенча эшне дәвам итү.

   Биремнәр эшләү:

   - Ничә иде?

   - Нәрсә үзгәрде?

   - Ничә булды?

   - Муенсаны кайсы кисәкне куеп дәвам итәргә?Ике ысулны тап.

   7.Дәрескә нәтиҗә ясау.

   - Санаганда нинди санны 1 саныннан соң атыйлар?

   - Санаганда,2 саны нинди саннан соң килә?

   - 2 ле цифры ярдәмендә ничә предметны күрсәтә алабыз?

   - 2 саны ничек ясала?

 8.Рефлексия.

- Без бүген дәрестә нәрсәләр өйрәндек? Сезгә нәрсәләр кызыклы тоелды?

Әкияттәге үрдәк тагын нинди хайваннар белән очраша? Үрдәк ни өчен харап була? Димәк, нинди булырга кирәк?

- Дәрес барышында күпме түгәрәк җыйгансыз икән, санап карагыз әле. (Укучылар түгәрәкләрен  саныйлар һәм укытучы укучыларның эшенә нәтиҗә ясый.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок математики по теме:Вычитание однозначного числа из двузначного без перехода через разряд.

Конспект урока по математике по теме: "Вычитание однозначного числа из двузначного без перехода через разряд". Все этапы урока связываются логическими заданиями с  использованием  геометриче...

Методическая разработка урока математики на тему: "Знакомство с числом и цифрой 1"

В материале представлена методическая разработка урока математики в первом классе по теме: "Знакомство с числом и цифрой 1"...

Технологическая карта урока математики по теме "Один, много. Число и цифра 1" по УМК Школа России

Урок изучения нового материала, где дети научаться в игровой форме различать понятия много и один. Научаться писать цифру 1. Будут работать над понятиями число и цифра....

Методическая разработка урока математики по теме: «Длиннее, короче - ЧИСЛА ОТ 1 ДО 10. ЧИСЛО 0. НУМЕРАЦИЯ» (1 класс, УМК "Школа России").

Конспект урока математики по теме: «Длиннее, короче - ЧИСЛА ОТ 1 ДО 10. ЧИСЛО 0. НУМЕРАЦИЯ» ( 1 класс, УМК "Школа России")....

Технологическая карта урока математики на тему "Деление многозначного числа на трёхзначное число"

На уроке дети  повторяют различные вычислительные математические способы, для подготовки дальнейшей работы на уроке;- учатся делить многозначное число на трёхзначное, выявляется и...