Математика, 4 класс. Катлаулы мәсьәләләр чишү.
план-конспект урока по математике (4 класс) на тему

Хисматуллина Зульфия Илгизовна

Открытый урок по математике для 4 класса.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematika_4_klass._katlauly_msllr_chishu.docx39.9 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Катлаулы мәсьәләләр чишү.

Тип: практик дәрес

Бурычлар:

  • Катлаулы мәсьәләләр чишү күнекмәләрен булдыру.
  • Исәпләү күнекмәсен ныгыту.

Планлаштырган нәтиҗәләр

Предметлы

  • Катлаулы мәсьәләләр чишү күнекмәләрен ныгыту.
  • Мәсьәләләр чишкәндә формулаларны куллана белү күнекмәсен ныгыту.
  •  

Метапредметлы

  • Логик фикеләү,уйлау сәләтен,мөстәкыйльлекне үстерү.
  • Парларда  эшләү.
  • Мәсьәләләрне чишә белү күнекмәсен тормыш белән бәйләү.

                           Шәхси

  • Математика фәненә кысыксыну уяту.
  • Җаваплылык хисен тоеп эшләү.

Предметара бәйләнеш : тирә-юнь дәресе

Ресурслар

Укытучы өчен:

  • Эш программасы
  • Презентация

Укучы өчен:

  • Дәреслек ,эш дәфтәре
  • Индивидуаль карточкалар
  • Кызылтүш , песнәк рәсемнәре

Дәрес барышы

Укытучы эшчәнлеге

                               Укучы эшчәнлеге

1.Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру.

1)-Елмаеп карагыз дөньяга ,

Рәхәт бит яшәве,шулаймы,

Елмаеп яшәсәң көн саен,

Укырга,уйларга бик җайлы.

- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

2)Күңелле мәсьәләләр чишү.Разминка.

1)Яр карлыгачы секундка 12 тапкыр канат кага , бу ябалакка караганда 3 тапкыр күбрәк. Ябалак секундка ничә тапкыр канат кага?(4 тапкыр/сек)

2)Кедр чикләвеге белән 70 төрле җәнлек, 130 төрле кош туклана. Кедр чикләвеге белән тукланучы кошлар күпмегә күбрәк?  (60 ка күбрәк)

3)Ябалак йомыркасының массасы 20г, кызылтүшнеке 4 тапкыр кечерәк. Кызылтүш йомыркасының массасы күпме. ( 5 г.)

4)Песнәкләр (синица -ремез) ояларын бик җылы итеп ясыйлар.  XIX гасырда бу ояларны кайчакта балаларга аяк киеме буларак кулланганнар.Шундый 16 ояны ничә бала кия ала? ( 8 бала)

5)Песнәк оясы төбенең яклары 20 см булган квадрат формасында. Оя төбенең периметрын, мәйданын табыгыз. ( Р = 80 см, S = 400 см² )

6)Сонгы 200 елда Җирдә 34 төрдәге кош, җәнлек һәм елан үтерелә.Еланнарның 6 төре, җәнлекләрнең 15 төре юкка чыга. Кошларның ничә төре юк ителә?  ( 34 – 6 – 15 = 13 )

-Өй эшен тикшерү.

     1.Укучылар белән бергә уку.                                                                                                        

  1. .Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.

1) Тактада укучылар ясаган  рәсемнәр. 1 нче рәсемдә 7 кызылтүш, 6 песнәк. Рәсем буенча кушу ,алуга карата берничә мәсьәлә төзергә кирәк.

-Бу мәсьәләләрне нинди формулага таянып төзедегез.

2) 2 нче  рәсемдә 4 кызылтүш ,8 песнәк

-Бу рәсем буенча нинди мәсьәләләр төзер идегез.

Мондый мәсьәләләрне нинди формулага таянып төзедегез.

-Без нинди мәсьәләләр чиштек?

  1. Гади    мәсьәләләрне нинди группаларга булеп була?               (слайд 2)

-Мәсьәләләрдә нәрсәләр турында сүз барды?

-Нинди кошлар?

-Безнең якларда нинди кошлар кышлыйлар?

Без аларга ничек ярдәм итә алабыз?

  1. Укучылар мәсьәләләр төзиләр.

  1. Җимлеккә  7 кызылтүш,6 песнәк килгән . Җимлеккә ничә кош килгән?
  2. Җимлеккә  7 кызылтүш,1 гә кимрәк песнәк килгән . Җимлеккә ничә песнәк килгән?
  3. Җимлеккә  6 песнәк,1 гә кубрәк кызылтүш  килгән . Җимлеккә ничә кызылтүш килгән?
  4. Җимлеккә  7 кызылтүш,6 песнәк килгән . Песнәкләр кызылтүшләргә караганда ничәгә азрак?
  5. Җимлеккә  7 кызылтүш,6 песнәк килгән .Кызылтүшләр  песнәкләргә  караганда ничәгә күбрүк?
  6. Җимлеккә  7 кызылтүш,алар  песнәкләргә караганда1 гә кубрәк  . Песнәкләр   ничә?
  7. Җимлеккә  6 песнәк килгән . Песнәкләр кызылтүшләргә караганда 1гә азрак.Кызылтүшләр ничә?
  8. Җимлеккә  13 кызылтүш һәм песнәк килгән . Песнәкләр6 булса, кызылтүшләр ничә ?

-Кушу формуласы. а=b +с,с=а-b ,b=a-c

  1. Җимлеккә  8 кызылтүш,4 песнәк килгән . Песнәкләр кызылтүшләргә караганда ничә тапкыр азрак ?
  2. Җимлеккә  8 кызылтүш,4 песнәк килгән .  Кызылтүшләр песнәкләргә караганда ничә тапкыр күбрәк?
  3. Җимлеккә  8 кызылтүш, песнәкләр 2 тапкыр кимрәк килде  . Песнәкләр  ничә?
  4. Җимлеккә  4 песнәк килгән , ә  кызылтүшләр песнәкләргә караганда 2 тапкыр  күбрәк. Кызылтүшләр ничә?
  5. Җимлеккә  8 кызылтүш, килгән .  Кызылтүшләр песнәкләргә караганда 2  тапкыр күбрәк.Песнәкләр ничә?

-а=b*c  c=а:b   b=а:с Тапкырлау формуласы.

-Гади мәсьәләләр.

-Кушуга , тапкырлауга карата мәсьәләләр , аерманы чагыштыруга, өлешне чагыштыруга мәсьәләләр.

-Кошлар.

-Кышлаучы кошлар.

-Песнәк,чыпчык, күгәрчен,үрмәләч,ала карга,чукыр, тукран,чәүкә, саескан.

  1. Уку мәсьәләсен кую.

4)-Экранда нәрсәләр язылган.(слайд 1)

S=v*t A=W*t   C=a*n  S=a*b  а=b *c  S=a*b    а=с+b

-Бу формулалар ярдәмендә нинди зурлыкларны табарга була.

-Бу формулалар безгә нәрсәләр чишкәндә кирәк.

-Димэк, без буген дәрестә нишлибез?

-Нинди мәсьәләләр чишәрбез икән?

-Ни өчен без барлык өйрәнгән формулаланы искә төшердек .

-Формулалар.

-Формулалар турында сөйлиләр.

-Мәсьәләләр.

-Мәсьәләләр чишәбез.

 - Катлаулы  мәсьәләләр.

-Катлаулы мәсьәләләрне чишкәндә аларның берничәсе кирәк булырга мөмкин.

 3. Танып-белү эшчәнлеге.  Уку мәсьәләсен чишү.

-Катлаулы мәсьәлә гади мәсьәләдән  нәрсәсе белән аерыла? Ни өчен без гади мәсьәләләрнең чишелешен искә төшердек?

5)Дәреслектәге мәсьәләне чишү.

 Автомобиль ярышында 3 команда катнаша.1 нче команда да 24 автомобиль,бу  икенче командага караганда 3 автомобильгә күбрәк.3 нче команда да ничә автомобиль булыр,әгәрдә ярышта барлыгы 80 автомобиль катнашса.

  6)Ял минуты.

Баш миендә кан әйләнешен яхшырту эчен.

 Урындыкта утырабыз,1-2-башны артка җибәрәбез ,3-4 алга кире кайтабыз.4-6 тапкыр кабатлана. Күнегү салмак эшләнә.

Кулның һәм иң өсләрнең арыганлыгын бетерү өчен.

Басабыз,уң кулны алга сузабыз ,сул кулны өскә.Аннан киресенчә. Күнегү 3-4 тапкыр кабатлана.Башны аска иеп кул чукларын селкетәбез.

Күзләр өчен күнегүләр.

Күзләрне кысабыз(3 кә кадәр санап),ачабыз да еракка карыйбыз.(5 кә кадәр санап).

  1. Эш дәфтәрендә эшләү (50 нче бит).
  2. 8 бертөрле кружка өчен 450 сум га күбрәк түләгәннәр,5 шундый кружкага караганда.1 кружканың бәясе күпме булыр? Шундый 6 кружка ничә сум тора?

  -Катлаулы мәсьәләдә берничә сорау куеп була.

--Катлаулы мәсьәләдә берничә гамәл белән чишелә.

-Катлаулы мәсьәлә гади мәсьәләләрдән төзелә.

5)Мәсьәләгә анализ ясап,кыскача шартны тезеп, күмәк рәвештә башкарыла.Кыскача шарт схема рәвешендә тезелә.

24-3=21(автомобиль)

80-(24+21)=35(автомобиль)

Хәрәкәтләр ясыйлар.

Эш парларда башкарыла.

8-5=3

450:3=150(сум)

150*6=900(сум)

  1. Блиц турнир.

а)Маратның а маркасы бар, ә Ирекне с маркага азрак. Аларның бергә күпме маркасы бар?

б)n слива сатып алдылар. Көндезге ашта а слива ,ә кичке ашта к слива ашадылар.Ничә слива калды?

в)д кызыл һәм к зәңгәр шар бар иде.Аларны тигез итеп 3 кешегә бүлделәр. Һәр кешегә ничә шар тиде?

г)Айрат а балык ,ә Нияз 4 тапкыр күбрәк балык тотты.Айрат Ниязга караганда ничә балык азрак тоткан?

Укучылар аерым битләрдә эшне мөстәкыйль эшлиләр. Экрандагы җаваплар белән үзләренең эшләрен чагыштыралар.

4.Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Өй эше :№25(69 нчы бит)

Рефлексия

-Куйган сорауга җавап бирә алабызмы?

- Куйган максатка ирештекме?

- Кайсы эш сезгә ошады?

-Бүгенге дәрестәге эшегезне ничек бәяләр идегез?

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Предмет: математика Класс 1 Тема «Сложение» Программа традиционная «Гармония»

Разъяснить смысл сложения и познакомить младших школьников с той  терминологией, которая употребляется в математике при сложении (выражение, сумма, слагаемые, значение суммы, равенство) на ...

Предмет: математика Класс: 1б Учебник: УМК «Планета знаний» Тема урока: Больше на … Меньше на …

Предмет математика, класс 1, учебник "Планета знаний", тип урока - изучение и первичное закрепление новых знаний, оборудование: проектор, компьютер, карточки для самооценивания, карточки для теста, ка...

Конспект урока по математике "Класс единиц и класс тысяч", УМК "ПНШ" (3 класс)

Цели деятельности учителя: введение понятия «класс»; ознакомление с классом единиц и классом тысяч.Планируемые результатыПредметные:Знать: класс единиц и класс тысяч, разряды каждого класс...

Технологическая карта урока математики. Класс миллионы.Класс миллиарды. 4 класс. УМК "Школа России"

Тема: "Класс миллионы. Класс миллиарды"Тип урока: урок «открытия» новых знаний;Цель урока: ознакомление с образованием и записью чисел, состоящих из единиц III и IV классовЗадачи...

Конспект урока по математике Класс: 2 Математика (для обучающихся с интеллектуальными нарушениями) (в 2 частях), Алышева Т.В.

Конспект урока по математикеКласс: 2   Математика (для обучающихся с интеллектуальными нарушениями) (в 2 частях), Алышева Т.В.Тема: Компоненты вычитания. Вычитание вида: 16-2.Цели: ознакомле...