Тәрбия эшендәге кыенлыклар
статья по теме

Гинаятуллина Тагзима Шайхелисламовна

Балаларның, үсмерләрнең һәмяшьләрнең үз-үзләрен  тотышларындагы тупаслыклар,ке­шеләр белән аралашуындагы кимчелекләр һәммәбезне борчый. Бу нилектәншулай? Тәрбиянең кайсы урынында нинди ялгышлар җибәрдек? Моны ничек төзәтергә? 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyenlyklar_doklad.docx30.47 КБ

Предварительный просмотр:


ТӘРБИЯ ЭШЕНДӘГЕ КЫЕНЛЫКЛАР


Билгеле булганча, хәзер шәхеснең белемлелеге белән тәрбиялелеге арасында бәйләнеш өзелде диярлек. Без яшьләргә белем бирү белән мавыктык, ә аларда әхлаклылык тәрбия ләүне йомшартыбрак җибәрдек. Мәгълүм ки, кешене яман эшләрдән белемлелек түгел, бәлки әхлак дәрәҗәсе, аның әдәплелеге, намуслылыгы саклый. Ә бүген мәктәптән тыш чараларда әхлакый гадәтләр тәрбияләүгә бөтенләе белән диярлек игътибар кимеде .Әйе, бу уңайдан шу ны да өстәргә кирәктер: соңгы елларда җәм гыятебездә кешеләрнең матди хәле,  яшәү шартларының җитди үзгәрүе дә балалар, яшьләр арасында тотрыксызлык, киеренкелекнең тууына, һичшиксез, сәбәп булды.

Балаларның, үсмерләрнең һәм яшьләрнең үз-үзләрен  тотышларындагы тупаслыклар, ке шеләр белән аралашуындагы кимчелекләр һәммәбезне борчый. Бу нилектән шулай? Тәрбиянең кайсы урынында нинди ялгышлар җибәрдек? Моны ничек төзәтергә? Без әлеге һәм башка шундый борчулы сорауларга җавап лар эзлибез, тәрбия бирү юлларын  яхшыртыр га тырышабыз.

Ни генә әйтсәң дә, бала холкына иң элек гаи ләдә нигез салына. Бала күп вакытын өйдә — әти-әниләре янында үткәрә, аларның үзара мөнәсәбәтләрен күреп үсә, гадәтләрен, сөйлә гән сүзләренә хәтле күңеленә сеңдереп бара. Алар кебек булырга, аларның гамәлләрен ка батларга ярата. Малайлар әтиләре булып кы ланса, кызлар күбрәк әни кеше булып уйный лар. Гаилә тормышы,  көзгедәге кебек, аларның уеннарында чагыла.

Бала яхшылыкка, мөстәкыйльлеккә кеч кенәдән үк өйрәнергә тиеш. Ләкин моңа ата-аналар һәм укылучыларның үгет-нәсихәтл әрен истә калдыру юлы белән генә өйрәнеп булмый. Беренче чиратта балага бу сыйфатларны көн дәлек тормыш сеңдерергә тиеш.

Балалар үсеп җиткәнче, вакытларының күп өлешен ата-аналар яныңда уздырган бер чор да агарга урамда ничек тәртипле булырга, та бигатьне ничек сакларга, өлкәннәргә, көчсез ләргә ничек ярдәм итәргә кирәген өйрәтергә зур мөмкинлекләр була.

Балалар тормышыннан беркайчан да аерыл маска, аны кызыксынып һәм игътибар белән күзәтеп торырга кирәк. Кечкенәләр шуңа мох таҗ. Үз балаларының ни  белән кызыксынула рын, мавыгуларын белгән укытучылар аларның ничек яшәгәнен күреп торалар. Моңа гаиләдәге  ышаныч һәм дуслык атмосферасы да,  яшьтән  өйрәтелгән режим  һәм  тәртипкә гадәтләнү дә ярдәм итә.

Тирә-юньдәгеләргә игътибар һәм күзәтүчәнлек буш кызыксыну гына булмаска тиеш. Бала гаиләдә үзе турында һәрвакыт кайгыртуларын, туганнарының бер-берсе турында кайгыртуларын күреп үсә. Мондый үрнәк бик зур тәэсир көченә ия.  Ләкин, шулай  булса да, үрнәк күрсәтү генә җитеп бетми. Бала үзе дә башкалар өчен берәр нәрсә эшләсен.

Балага үз яныгызда, дус-ишләре арасында юмарт булырга рөхсәт итегез. Аңа нәрсәсен дә булса корбан итәргә мөмкинлек бирегез. Беркатлы ачык авыз үстерәбез дип курыкмагыз.

Кайбер гаиләләрдә балалар белән уртак тел таба алмаудан зарланалар. Югыйсә балалар белән булган конфликтларның күбесе ата-ана-ларның балаларга карата үз мөнәсәбәтләрен үзгәртеп өлгерә алмаулары аркасында килеп чыга. Бала үскән саен, аның дәгъвалары арта, ул мөстәкыйльлеккә омтыла. Ата-аналар еш кына бала үсешендәге бу табигый омтылышны баланың ата-ана йогынтысыннан чыгарга ты рышуы дип карыйлар. Менә шулай бәхәсләр башлана.

Һәр балага да эшнең зуррагын башкарырга омтылу хас. Ә ата-аналар, кагыйдә буларак, баланы йомышка йөгерүче итеп файдаланалар. Вакыты җиткәч, һәм мөмкин кадәр иртәрәк, ба лага эшләрне тулаем куша башларга кирәк. Мәсәлән, бүлмә җыештырырга, иртәнге аш әзерләргә, кечкенә энесен яки сеңелесен мәк тәпкә барырга әзерләргә һ.б.

Әгәр балагыз өй эшләрендә сезгә ярдәм итмәсә, моның берничә сәбәбе булырга мөм кин. Ул сез кушкан эшне эшли белми яки эшкә өйрәтелмәгән. Моның сәбәбе гаиләдә татулык, бердәмлек булмаудан да килүе мөмкин: димәк, һәркем үз эченә бикләнеп яши. Әгәр балагыз яхшы укый, әмма сезгә тупас сүзләр әйтә икән, димәк, сез мөнәсәбәтләрегездә ялгыш юлга кергәнсез. Моның сәбәбен табарга кирәк, югыйсә бу иртәме-соңмы аның укуына да тәэ сир итәчәк.

Баланың көндәлек мәшәкатьләре белән дә таныш булыгыз. Күпчелек ата-аналар бер үк хатаны ясыйлар. Ярдәм итү урынына, бер-бер артлы таләп куялар: «Дәрес әзерләргә утыр!», «Кайчан рәтләп укый башлыйсың инде?» Ә җавап—шул гадәттәге акланулар: «Өлгерермен әле», «Хәзер утырам» яисә «Бүген өйгә эш бир мәделәр».

Баласының яхшы укуын теләгән ата-ана укы ту программасын да белергә тиеш. Һич югында башлангыч мәктәп программасын. Әгәр бала башлангыч мәктәптә яхшы укыса, аңарда, һич шиксез, системалы эшләү күнекмәләре дә, акыл көчен сарыф итүгә гадәтләнү дә, укучылар ара сында үз дәрәҗәсен төшермәскә тырышу телә ге дә барлыкка килә.

Кайбер ата-аналар баланың укудагы уңыш лары һәм аны тәрбияләү турында мәктәп, укы тучылар кайгыртырга тиеш дип уйлыйлар. Бу ялгыш караш.

Әгәр балагызның яхшырак укый башлавын телисез икән, аңа ярдәм итә алырлык барлык кешедән — алдынгы укучылардан, иптәшлә реннән , туганнарыгыздан файдаланырга кирәк. Баланы бер генә нәрсәдән—кирәкмәгәнгә акыл өйрәтүдән, файдасыз битәрләүдән саклагыз.

Баланың укуын саф һавада йөрү, физик күнегүләр, хезмәт белән чиратлаштырырга онытмагыз. Сәламәтлек турында кайгырту бер ничә мөһим моментны эченә ала. Бу — ашау, йокы режимы, хәрәкәтләнү, саф һавада йөрү.

Бала белән үзара аралашу вакытында аңар да үз дәрәҗәсен тою хисен үстерегез. Үзен бернигә яраксыз дип уйлаган кеше бернәрсәгә дә сәләтле булмый. Үзен югары бәяли торган кеше гадәттә зур энергия белән эшли, мөмкин лекләрен тулысынча файдаланырга тырыша. Андый кеше авырлыклар алдында баш июне үзен түбәнсетү дип карый. Үз дәрәҗәңне тою хисе шәхеснең сәләте үсүен, кәефен, үз-үзен бәяләвен күрсәтүче үзенчәлекле үлчәү булып тора.

Әгәр гаиләдә баланы яратсалар, хөрмәт итсәләр һәм, кирәгеннән артык мактамыйча, аның тәртибенә лаеклы бәя бирсәләр, ул үз көченә ышанган кеше булып үсә.

Кайбер гаиләләрдә аналар, гаилә татулыгын саклыйбыз дип, балалары турындагы, аларның мәктәптәге тәртибе турындагы хәбәрләрне ата дан яшерәләр. Чөнки әти кеше кирәгеннән ар тык кызып китә, эшнең нидә икәнен тикшереп-нитеп тормыйча, балага җәза бирә.

Хатын-кыз, ана сизгер була. Ул, кагыйдә бу ларак, үз баласын аңлый һәм кайчан таләп итәргә, ә кайчан иркәләү, үгетләү һәм ышаныч күрсәтү юлы белән максатка ирешергә икәнен белә. Әтиләрдә исә еш кына мондый сизгерлек булмый. Шунлыктан алар яшүсмер психология сен аеруча тырышып өйрәнергә — китаплар укырга, укытучылар белән сөйләшергә тиешләр. Хатын-кыз табигатенә салынганны ирләр ки таплар уку, күзәтү, уйланулар ярдәмендә өйрә нергә тиеш.

Бала-чаганы эшкә өйрәтү күп вакытны ала, түземлек тә җитеп бетми, киребеткән бала бул са, аны җайларга, көйләргә кирәк. Ләкин бар лык ата-аналар да тәрбия эшендә үзенең нин ди урын алып торуы турында җитди уйланамы икән соң?

Уйланучылар бар, әлбәттә, халык педагоги касына таянып хәтта махсус әдәбият укып өйрәнүчеләр дә бар. Шул ук вакытта, үз өстенә төшкән җаваплы бурычны аңламыйча, гаиләдә тавыш чыгарып (бигрәк тә эчкече ирләр), үзара мөнәсәбәтләрдә тупаслык күрсәтүчеләр, бала ларын тәрбияләүгә игътибар итмәүчеләр дә юк түгел.

Өендә дә, эшендә дә намуслы, гадел, ты рыш, кешеләргә игътибарлы ата-аналарның балаларында да шундый ук сыйфатлар форма лаша бара.

Ата-аналар белән тәрбия мәсьәләләре ту рында сөйләшкәндә еш кына: «Вакытыбыз юк шул. Балаларыбызны рәтләп күрмибез дә», — дигән сүзләр ишетәсең. Әйе, баласы йоклаган да, эшкә китеп, ул йоклагач кайтучы әтиләр дә бар.

Дөрес, хәзер вакыт җитмәүдән барыбыз да зарланабыз. Ләкин аз гына буш вакытында да бала белән бергә ял итү, нәрсәдер эшләү, аңар га игътибарлы һәм таләпчән булу, укуына һәм үз-үзен тотуына контроль ясау тәрбия эшендә яхшы нәтиҗәләргә генә китерәчәк.

         Баласының кимчелекләре турында бик сак лык белән генә сөйли башласаң да, кайберәү ләр:

— Гел әйтеп торам, гел тукып торам. Шул да тәэсир итмәгәч, нишлим соң? —дип зарланыр га тотыналар.

Кызганыч, кайбер ата-аналар балаларына шулай «гел тукып» кына торалар шул. Әле аны сын да күп очракта боеру формасында. Сөйләшү-аңлашу җылы әңгәмә рәвешендә барса, әлбәттә, бала үз ялгышын тизрәк аңлар, «сүз биреп» котылу ягын карамас. Югыйсә кайбер балалар гаепләрен бик тиз таныйлар, төзәлергә вәгъдәләр бирәләр, әмма шунда ук «оныталар» да. Моның сәбәпләрен ата-аналар иң элек үз ләреннән эзләп карасыннар иде. Әйткән сүз ләрендә торалармы, алдашкан очраклары бул мадымы? Биргән сүзнең һичшиксез үтәлергә тиешлеген үз үрнәкләрендә балага күрсәтә ал ганнармы? Бу сөйләшү үтемле булырмы, тагын нинди юллар белән аңлатырга мөмкин?

Сүз көче белән баланың активлыгын уятып, аның хисләрен, эшчәнлеген тәрбияләүгә зур әһәмият биреп, А.С.Макаренко болай дигән: «Мин ышанам: балаларга яхшылап әйтелгән эшлекле сүзнең гаять зур әһәмияте бар, оеш тыру эшендәге ялгышларыбызның әлегә күп булуы, бәлки, балалар белән еш кына кешеләрчә сөйләшә белмәвебездән килә торгандыр. Шу лай әйтә белергә кирәк ки, —дигән ул, — сез нең сүзегездә алар ихтыяр көчегезне, сез нең культурагызны, сезнең шәхесегезне той сыннар...»

Баладан «сүз алганда» исә ул биргән вәгъ дәнең чын күңелдән әйтелгән булуына игъти бар итәргә кирәк. Мәсәлән, «мин тәртип боз мам», «мин ялган сөйләмәм» түгел, ә «мин һәрва кыт дөресен генә сөйләячәкмен» һ.б. Үз-үзеңә боерык формасында әйтелгән әнә шундый җөмләне үз-үзеңне ышандыру формуласы дип тә йөртәләр. Атаклы академик Павлов, үз-үзең не ышандыруның гаять зур әһәмиятен күрсә теп, аннан файдаланырга киңәш иткән. Үз-үзеңә ышаныч булмау ялкаулар өчен аклану ча расына әйләнергә мөмкин. Кечкенә генә уңыш-сызлыктан соң, миннән булмый дип, һәртөрле эшләрдән котылырга тырышулар шуннан килә. Үз көчеңә кирәгеннән артык ышану да зарарлы күренеш. Андый укучылар, гадәттә, «анысын булдырам», «монысын булдырам» дип әллә ни кадәр эшкә алыналар, әмма берсен дә кирә генчә башкара алмыйлар.

Үзтәрбия кешедә хезмәттә, укуда, җәмәгать эшләрендә — кыскасы, адым саен ихтыяр ак тивлыгын таләп итә. Ә ихтыяр булдыруда иң төп нәрсә — билгеләнгән эшне кичектермичә, үз вакытында җиренә җиткереп үтәү. Димәк, үз-тәрбиягә ныклы контроль булдыру өчен үз-үзеңә отчет ясап, көндәлек эшкә бәя биреп, яңа бурычлар билгеләргә кирәк. Кыскасы, кеше үз-үзен тәрбияләү белән гомере буена шөгыльлә нергә, аны һаман үстерә һәм камилләштерә ба рырга тиеш. Әмма бу мөһим эшнең нигезе иң элек гаиләдә салына, һәм ата-аналар моны һәр вакыт исләрендә тотсыннар, балаларын кече яшьтән үк үз-үзләрен тәрбияләргә өйрәтсеннәр иде.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на тему "Баланы ирек рухында тәрбияләү"

Рухи байлык - ирекнең нигезе. Чын кеше моделе....

Доклад:УКУЧЫЛАРДА БЕРДӘМЛЕК ХИСЕ ТӘРБИЯЛӘҮ.

Башлангыч сыйныфта укучылар  коллетивын  туплау, аралашырга өйрәтү, психоогик үзенчәлекләрне ачыклау....

Еллык тәрбия эше планы. 2 нче класс.

Башлангыч классларда класс җитәкче булып эшләүчеләргә ярдәмгә....

Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Толерант-латин теленнән кергән. Ул- түземлелек,сабырлык,кеше нинди генә милләттән булуына карамастан,аның фикеренә,гореф-гадәтенә уңай карау  дигәнне аңлата. -Кешене  барлык физик һәм дини ...

Тәрбия эшендәге кыенлыклар

Балаларның, үсмерләрнең һәмяшьләрнең үз-үзләрен  тотышларындагы тупаслыклар,ке­шеләр белән аралашуындагы кимчелекләр һәммәбезне борчый. Бу нилектәншулай? Тәрбиянең кайсы урынында нинди ялгышлар җ...

Укыту- тәрбия процессында укучыларда рухи- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү (әти-әниләр жыелышында чыгыш эшкәртмәсе).

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ата-ананың абруе - балаларга hәм яшүсмерләргә дәрес тәрбия бирүдә көчле чараларның берсе. Тәҗрибәле ата-аналар бала...

әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе Тема. Бәбкә үстерү кыенлыклары. Р.Вәлиев “Эт кояшы”. К. Насыйри “Каз итен, коймакка төреп, каймакка манып ашау”

Перспектив башлангыч сыйныф укыту методик комплекты белән эшләүчеләр өчен әдәби уку дәресенә эшкәртмә....