Для родителей
материал (2 класс) по теме

Бурганова Римма Нурмухаметовна

Предварительный просмотр:

Сәламәтлек буенча әти-әниләргә берничә киңәш


1. Балагызны  карыныгызда чакта ук яратыгыз һәм саклагыз.
2.  Еш авыруны гадәти һәм котылгысыз нәрсә дип кабул итмәгез.
3.  Үзлегегездән дәвалану белән мавыкмагыз.
4.  Нәтиҗәләр белән түгел, ә аны тудырган сәбәпләргә каршы көрәшегез.
5.  Балалар күз алдында тәмәке тартмагыз,спиртлы эчемлекләр эчмәгез.
6.  Бүлмәләрне ешрак җилләтегез.
7.  Баланы салкынча һавага ияләштерегез. Салкын һава тәэсирендә кан тамырларының эшчәнлеге яхшыра. Алар салкынга җиңелрәк күнегәләр.
8.  Бергәләп зарядка ясагыз.
9. Ашагач, туалеттан соң кулларны юарга, киемне алыштырырга өйрәтегез.
10. 3, 7, 13 яшьләрдә балаларның стресс чорлары була. Бу вакытта алар ешрак авырыйлар. Әгәр сез аларны аңлап, психологик ярдәм күрсәтсәгез, ике як өчен дә җиңелрәк булыр.

Игътибарга алыгыз:
Көнбатыш стандарты буенча балаларның елга дүрт тапкыр авыруы гадәти булып санала. Бездә еш авыручы балалар 30%. Көнбатыш илләрендә ул 0,3 – 0,5 кына тәшкил итә.

Иртәнге аш турында

   Хөрмәтле әти-әниләр!  Балаларыгыз иртәнге ашны ашыйлармы һәм дөрес тукланалармы?

   Беребезгә дә сер түгел, кайбер балалар иртәнге ашка 1 чынаяк чәй генә эчәләр. Без балаларыбызны иртән, кичен тиешенчә тукланырга күнектерергә тиеш.

  Яшь буынның сәламәт булып үсүендә, дөрес туклану зур роль уйный.  Туклану –сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул. Яшь үзгәрүгә карамастан, укучының көндәлек режимында туклану тәртибе үзгәрергә тиеш түгел. Бала көнгә 4 -5 тапкыр 3-4 сәгать аралыгында ашарга тиеш. Организмны кирәкле азык-төлек белән тәэмин итү өчен туклану төрле булырга тиеш.

  Иртәнге аш-организмны тукландыру өчен көннең иң төп өлеше.Әгәр дә иртәнге аштан сез тиешле калория һәм тукландыргыч матдәләр алмыйсыз икән, сез ярты көн йоклап йөрисез дигән сүз. Иртәнге ашта укучы көнлек тиешле калориянең яртысын алырга тиеш. Юкка гына бит: “Иртәнге ашны үзең аша, төшке ашны иптәшең белән бүлеш, ә кичкесен дошманыңа бир дип” әйтмиләр.

1. Чынлыкта исә иртәнге аш бөртеклеләрдән  – (энергия бирүчеләр), җиләк-җимешләрдән – (витаминнар), сөт продуктларыннан (аксым һәм файдалы матдәләр) торырга тиеш.

2. Ботка – балалар өчен иң кулай ризык: тәмле дә, файдалы да, җиңел дә, туклыклы да. Тик ашыйбызмы соң без аны? Бик сирәк.

3. Сөттә пешкән дөге боткасы балалар өчен иң файдалы ризык булып санала. Шулай ук сөттә пешкән геркулес, манный ярмасы да организм өчен иң кулай ризык булып санала.

4. Сөт продуктлары кеше организмын тулы кыйммәтле аксым, кальций, фосфор, калий, А, Д ,В2 витаминнары белән баеталар. Алар шулай ук файдалы микроорганизмнарга да бай.

   Сөт продуктлары организмның үсүе, сөякләрнең һәм тешләрнең ныгуы өчен бик кирәк. Алар тән тиресенең, тырнакларның һәм чәчнең чисталыгын тәэмин итәләр, эчәклек эшәнлеген җайга салалар, башка төр азык-төлекнең үзләштерелүенә уңай йогынты ясыйлар. Сөт продуктлары җитәрлек булмаган очракта кеше организмында кальций җитешми башлый. Ә бу исә балаларның – рахит, үсмерләрнең  һәм өлкәннәрнең остеопороз белән авыруына китерә, сөякләрең ныклыгын какшата.

Сөттә 200 төрле файдалы матдә бар. Аны чибәрлек эликсиры дип атаулары да юкка түгел.

Берничә киңәш :

1. Алманы сөттә пешереп, иләк аша үткәрергә, суынгач биткә сөртергә. 20 минуттан битне җылы су белән юарга. Бит тиресе яшәреп китәр.

2. Күз кабаклары шешенгәндә: сөткә манылган мамык кисәген 10 минутка күзләргә куеп тор.Ирен кырыйлары ярылса, иреннәр яргаланса да сөт эчәргә, сыр ашарга кирәк. Караңгыда начар күрсәгез дә, сөт, сыр ашау ярдәмгә килер.

Хөрмәтле әти- әниләр!

   Баланың шәхес булып  формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән.Ата-ана -төп тәрбияче. Тәрбия  кылу өчен үзеңә тәрбияле булырга кирәк.

1.Балагызның  үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез.Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.

2. Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез.Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешегә тормыш бирәчәк һәм бу –табигать законы.

3. Аның проблемаларына югарыдан карамагыз, аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки баланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була.

4. Бала - тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк.Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.

5. Балагыз нинди булуына карамастан, аны яратыгыз -  талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да.Аның  белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала – иң зур шатлык.

6. Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз, ул сезнең елмаюыгызны күрсен  һәм йомшак тавышыгызны ишетсен, иртәдән үк баланы юк-бар өчен шелтәләмәгез.

7. Балагызны ашыктырмагыз. Вакытны  дөрес бүлү - сезнең эшегез.

8. Баланы мәктәпкә иртәнге ашны ашатмыйча озатмагыз. Аны алда авыр хезмәт –уку хезмәте көткәнен онытмагыз.

9.Баланы  мәктәпкә озатканда аңа уңышлар теләгез, ягымлы сүзләр әйтегез.

10.Баланы  мәктәптән тыныч каршы алыгыз.Әгәр  ул ни өчендер ярсыган һәм  сезнең белән борчуларын бүлешергә тели икән, аны игътибар белән тыңлагыз.

11.Баланың  борчылганын күрсәгез, әгәр дә ул борчылуын сезнең белән уртаклашырга теләмәсә, бу вакытта сорашмавыгыз хәерлерәк. Бала башта тынычлансын, аннан соң үзе үк барысын да сөйләр.

12.Мәктәптән кайткач та баланы  дәрес әзерләргә утыртмагыз, ул бераз   ял итеп алсын.

13.Дәрес  әзерләгәндә балага мөстәкыйль шөгыльләнергә мөмкинлек бирегез.Әгәр сезнең ярдәм кирәк булса да, сабыр булыгыз.Аңа борчылмаска кушыгыз, уңышларын күрегез, мактап  алыгыз.

14.Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә  әче икмәк  әзерләмәгез.Чөнки  ни чәчсәң, шуны урырсың.



Предварительный просмотр:

Әти-әниләр өчен анкета

1. Баланың фамилиясе, исеме_____________________________________

2. Әтисенең фамилиясе, исеме____________________________________

                                  эш урыны_____________________________________

                           эш вазыйфасы_____________________________________

3. Әнисенең фамилиясе, исеме_____________________________________

                                   эш урыны_____________________________________

                            эш вазыйфасы_____________________________________

4. Бала балалар бакчасына йөрдеме_________________________________

                               ничә яшьтән_________________________________

                            теләп йөрдеме_________________________________

5. Гаиләдә мактауның һәм җәзалауның нинди формалары кулланыла?

                                         мактау___________________________________

                                       җәзалау__________________________________

6. Өйдә аның даими эш вазыйфалары бармы, нинди?__________________

________________________________________________________________

7. Өйдә берүзе шөгыльләнеп утыра аламы?___________________________

8. Дуслары бармы?_____________Өегезгә киләләрме?__________________

9. Иптәшләре белән ничек аралаша башлый (сайлаган җавап астына сызыгыз):

а) үзе инициатива күрсәтә;

б) берәрсенең сүз башлаганын көтә;

в) аралашудан читләшә.

10. Өлкәннәр белән ничек аралаша башлый?__________________________

11. Башка балалар балагыз белән теләп  аралашамы?______________

12. Нинди уеннарны өстен күрә (астына сызыгыз):

а) хәрәкәтле, тыныч;

б) өстәл уеннары;

в) аерым, группалы.

13. Балагызның мәктәпкә барасы киләме?____________________________

14. Мәктәп белән бәйләнешле процесска өйрәтүләрен сорыймы?________

15. Тагын нәрсә хәбәр итә аласыз:__________________________________



Предварительный просмотр:

Әти-әниләр өчен тест

1. Бу уку елында балагызга ничә яңа уку предметы өстәлде?

а) 4

б) 3

в) 2

2. Балагыз укый торган класста эшләүче барлык укытучыларны беләсезме?

а) барысын да беләм

б) яртысын беләм

в) кайберләрен генә беләм

3. Балагызның дәфтәрләрен ничек карыйсыз7

а) һәрчак

б) чиреккә 1-2 тапкыр

в) карамыйм

4. Балагыз бер яисә берничә предмет буенча авырлык кичерсә һәм аңа үзегез ярдәм итә алмасагыз, нәрсә эшлисез?

а) укытучыларына мөрәҗәгать итәм

б) завучка барам

в) предметны яхшырак укысын дип баланы мәҗбүр итәм

5. Балагызның кызыксынуларын беләсезме?

а) әйе, беләм

б) өлешчә

в) беләм дип уйлыйм, ләкин төгәл түгел

6. Балагыз буш вакытын кайда һәм кем белән уздыруын беләсезме7

а) әйе

б) кайчакта

в) беләм дип уйлыйм, ләкин төгәл түгел

а, б, в җавапларын санагыз.

а җавабы өстенлек итсә: балагызның сезнең ярдәмгә мохтаҗ икәнлеген беләсез һәм ярдәм итәсез.

б җавабы өстенлек итсә: балагызның сезнең ярдәмгә мохтаҗ икәнлеген беләсез, ләкин вакытында ярдәм итә алмыйсыз.

в җавабы өстенлек итсә: балагызга ярдәм итегез..



Предварительный просмотр:

Хөрмәтле әти-әниләр! Класстан тыш чараларны уңышлы оештыру өчен безгә сезнең балагызның нәрсәләр белән кызыксынуы, мәктәпкә карашын белергә кирәк. Игътибар белән әлеге анкетаны укып чыгуыгызны һәм җавап бирүегезне сорыйбыз. Алдан ук рәхмәтебезне белдерәбез.

Баланың исем, фамилиясе_______________________________________________________

1. Гаилә составы_______________________________________________________________

2. Бала кайда тәрбияләнде (өйдә, балалар бакчасында)? Әгәр өйдә булса, ул кем белән калды?_______________________________________________________________________

3. Баланың яраткан шөгыле______________________________________________________

4. Балагыз нинди уеннар һәм кем белән уйнарга ярата?

а) өйдә_______________                                                        б) урамда____________________

5. Балагыз нәрсә белән кызыксына________________________________________________

6. Гаиләгездә балагыз күбрәк кемгә тартыла, кем белән күбрәк аралаша? _______________

7. Балагыз сез әйткән таләпләрне, эшләрне, вакытында үтиме, әллә аңа берничә тапкыр әйткәч кенә үтиме? Һәм аларны ничек башкара?____________________________________

8. Балагызның мәктәпкә карашы ничек:              а) уңай       б) тискәре      в) нейтраль

9. Уку процессында балагызның мәктәпкә карашы үзгәрдеме? Кайчан?_______________

10. Бигрәк тә кайсы предметлар белән кызыксына?__________________________

11. Кайсы предметлардан өй эшләрен бик тиз башкара?______________________________

12. Кайсы предметлардан өй эшләрен бик акрын эшли?______________________________

13. Балагызда сезгә нәрсәләр ошамый?____________________________________________

14. Өй эшләрен тикшерәсезме? Һәрвакыт, кайчакта, кирәк дип тапмыйм.

15. Балагыз мәктәпкә ничек бара: а) теләп, б) бернинди мөнәсәбәт белдермичә.

16. Укуга карата балагызның нинди жалобалары бар?________________________________

17. Ничек уйлыйсыз, боларны ничек төзәтеп була?__________________________________

18. Сезнең нинди тәкъдимнәрегез, киңәшләрегез, теләкләрегез бар?___________________

Анкетаны тутыру вакыты _______________________________________________________

Тутыручы: Ф.И.О., белеме_______________________________________________________


Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест для родителей "Какие вы родители"

Ответив на 10 вопросов теста, родители смогут самостоятельно сделать вывод о том, как они справляются с обязанностями воспитателя в семье....

Родительское собрание"Родители первоклассников-первоклассные родители!"

Родительское собрание «Родители первоклассников – первоклассные родители»!Сценарий собрания составлен...

Рабочая программа по работе с родителями "Успешное взаимодействие с родителями классного коллектива"

Программа представлена для учителей начальных классов. Срок реализации - 4 года. В приложении представлены разработки родительских собраний....

Тест для родителей. Какие вы родители?

В данном тесте представлены вопросы для родителей...

Собрание для родителей 1 класс"Советы родителям"

В помощь родителям первоклассников....

Тренинговые формы работы с родителями как фактор гармонизации отношений учитель- родитель и ребенок-родитель

В данной статье проводится  анализ проведения родительских собраний с применением тренинговой технологии для гармонизации детско- родительских отношений  и учитель- родитель. Расскрыты особе...