Уку эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдә гаилә һәм мәктәп
статья по теме

Гарипова Гульсина Зулфаровна

  Әти-әниләр балаларын бар кешедән дә күбрәк беләләр, шуңа күрә нинди генә проблемалар килеп чыкмасын, алар балаларына тизрәк ярдәмгә килә алалар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon doklad_dlya_roditeley.doc37 КБ

Предварительный просмотр:

Уку  эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдә гаилә һәм мәктәп.

  Балага белем һәм тәрбия бирү – иң кыен, иң четерекле эш. Бер генә ата да, бер генә ана да бала тәрбиясен читләтеп үтә алмый. Һәркайсыбыз бу гаять җаваплы эшнең ачысын- төчесен татырга мәҗбүр. Кайбер әти-әниләргә ул авыр бирелә, чөнки алар баланы ничек тәрбияләргә кирәклекне белмиләр һәм балаларын элек үзләрен ничек тәрбияләсәләр, шулай тәрбияләргә кирәк дип саныйлар.

   Әгәр дә без берәр һөнәр иясе буласыбыз килә икән, укыйбыз, өйрәнәбез. Шуннан соң гына специалистлар булып китәбез. Ә менә яхшы әти-әниләр булу өчен дә безгә укеырга, өйрәнергә кирәк.

  Иң беренче чиратта балаларыбызның һәркайсы үзенчәлекле шәхес икәнлекләрен онытмаска кирәк. Бары ата-ана гына баласын тулысынча бик яхшы белә, чөнки ул баласы тууга аны тәрбияләү белән мәшгуль.

  Ата-аналар өчен иң авыр период – баласы мәктәпкә йөри башлагач була. Кайбер ата-аналар баланы мәктәпкә әзерләүгә, укытуга, аны тәрбияләүгә җиңел карыйлар, алай гына да түгел, мәктәп эше, укытучы эше дип саныйлар. Уку процессында балаларына әти-әниләр генә дөрес юнәлеш бирә алганны исләреннән чыгаралар. Әгәр дә ата-ана баласы һәм мәктәп белән берлектә укуга карата җаваплы караса гына бала укуда зур нәтиҗәләргә ирешә ала. Бала ата-анада аның укуына карата битараф түгеллеген күрсә, аның уңышлары белән кызыксынуын тойса, ул аларны тагы да шатландыру өчен күбрәк белергә һәм эшләргә тырыша.

  Шулай итеп, мәктәптә балага укырга ярдәм итү өчен нәрсәләр белергә кирәк соң?

  Иң беренче чиратта баланың ашау-эчүе, әйбәт укуы, уены, йокысы, гомумән, сәламәтлеген кайгыртырга онытмаска кирәк. Кинәт булган үзгәрештән бала каушап калмасын. Үзен иркен сизсен, уку эшенә акрынлап күнексен.

  Баланың өйдәге тормышын дөрес оештырмый торып, аның мәктәптә яхшы укуына исәп тотып булмый. Моңа мәктәп белән семья бердәм булганда гына ирешелә. Мәктәпкә баланы белем нигезләренә өйрәтү генә түгел, ата-аналарны укучыга булышырга өйрәтү бурычы да йөкләнә. Чөнки бала дәрестән тыш вакытын өйдә, ата-ана янында уздыра. Әгәр дә ата- ана мәктәпкә әзерләү чорында баланы тирә-юньдәге күренешләрне күзәтергә, күзәткәннәре турында фикер йөртергә, укырга-исәпләргә өйрәтсә, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләсә, мәктәпкә кергәч инде болар гына җитми, барлык классларда да аңа яхшы укырга ярдәм итәргә кирәк.

  Башлангыч мәктәп укучысы бу ярдәмгә бигрәк тә мохтаҗ. Чөнки нәкъ менә укуның беренче елларында киләчәктә алачак белемнәргә нигез салына, бала күнекмәләрнең иң әһәмиятлеләренә дә, мөстәкыйльлеккә дә башлангыч класста өйрәнә.

  Баланың яхшы укуында көндәлек режимның әһәмияте бик зур. Укуның беренче көннәреннән үк бала билгеле бер режим белән яшәргә өйрәнсен. Бу исә аның эшкә һәм укуга сәләтен арттыра, өлгерешенә, физик үсешенә уңай йогынты ясый.

  Көндәлек режимга күнеккән баланы, физзарядка яса, дәресеңне кара, уйнарга чык, ашарга ктыр, йокларга вакыт дип исенә төшереп боерып торасы калмый. Ул һәр эшне үз вакытында башкарырга гадәтләнә.

  Бу исә ата-ананың да, укытучының да эшен җиңеләйтә. Кем генә белми: бала тугач та, аны билгеле бер вакытта ашатырга, коендырырга, йоклатырга өйрәтсәң, анага нинди җиңел була! Чөнки бала организмы шуңа күнегә, аның ашыйсы һәм йоклыйсы шул вакытта гына килә. Ә режимга күнекмәгән бала ананы борчый, үзе дә борчыла. Үсә төшкәч, мондый балалар теләсә кайда кагылып-сугылып йөриләр.

  Режим төзү эшнең башы гына. Аны баланың төгәл үтәвенә ирешү- иң кыены. Баланың мәктәптәге режимны үтәвен тәэмин итү укытучылар өстенә төшсә, өйдәге режимны төгәл үтәве тулысы белән ата-ана, семья кешеләре өстенә төшә. Ләкин бернәрсә ачык: мәктәп бу эштә гаиләгә, ә гаилә мәктәпкә булышса һәр ике яктан да укучыга бердәм таләпләр куелса, һичшиксез, нәтиҗә яхшы булачак.

  Мәктәптә яхшы уку өчен баланың дәресләрен вакытында әзерләвенә ирешү бик мөһим.Ләкин бала мәктәптән кайту белән үк дәрес әзерләргә утырырга тиеш түгел. Ул иң элек ашый-эчә, аннары уйнарга чыга, тик уйнап кергәч кенә дәрес әзерләргә утыра.

  Гомуми урта белем мәктәбе уставында өй эшен укучы II сыйныфта – 1,5 сәг., III – IV сыйныфта - 2 сәг., V – VI сыйныфта – 2,5 сәг., VII сыйныфта –3 сәг.,  VIII – X сыйныфларда – 4 сәг. эчендә үтәп бетерерлек итеп бирү каралган. Нормаль укучы балага дәрес әзерләүгә шушы вакыт җитә, артык утыруның кирәге юк. Һәр 45-50 мин. Саен тәнәфес ясап, ял итеп алу, мәктәптәге кебек үк, өйдә дә мәҗбүри.

  Башлангыч сыйныф укучыларына үзлекләреннән дәрес әзерләү авыр бирелә. Шуңа күрә дәрес хәзерләүдә ата-ананың балага ярдәме бик кирәк. Бу- балага барлык биремне дә эшләп бирү дигән сүз түгел.

  Шуңа күрә ата-анага кайбер файдалы булган киңәшләрне истә тоту яхшы булыр иде.

  1. Балада укуга, эшләгән эшенә карата җаваплылык хисе тәрбияләүгә төп игътибарны юнәлтү. Эшне боеру тонында түгел, ә үтенү формасындарак кушу. Башта эш син көткәнчә яхшы чыкмас, Моның өчен әрләмәскә, киресенчә мактарга кирәк, чөнки бала әле өйрәнә генә .
  2. Башлаган эшен ахырына кадәр җиткерү өчен җаваплылык хисен тудыру. Кайбер укучылар башлаган эшләрен ахырына кадәр җиткермиләр. Мәсәлән, дәрес хәзерләргә утыргач, бала дәресен ташлап нәрсә беләндер шөгыльләнә башлый. Бу очракта нишләргә соң? Беркайчан да баланы мәҗбүриләмәскә кирәк, куркытырга һәм ачуланырга да ярамый. Киресенчә, аны аңларга тырышырга  һәм аңа һәрвакыт ярдәм итәргә әзер икәнлегегезне белдерергә кирәк. Башлаган эшне ахырына кадәр җиткерүне көндәлек тормыштагы мисалларда да күрсәтергә мөмкин.
  3. Игътибар белән балагызның хисләрен, фикерләрен тыңларга тырышыгыз. Кайбер ата-аналар балаларын  бик кечкенәгә санап аларның фикерләрен тыңлауга вакытларын юкка әрәм итәм дип уйлыйлар. Бала үзе белән килеп чыккан проблемалары турында сезнең белән киңәшсен. Беркайчан да аны гаепләмәгез, киресенчә тыныч юл белән генә дөрес юнәлеш бирергә тырышыгыз.
  4. Беркайчан да балагызны куркытмагыз. “Дәрес хәзерләп бетермәсәң, урамга чыкмыйсың”, яки “Дәрес хәзерләсәң жевачка сатып алырмын” дип юмаламагыз. Бу исә баланы әйбер өчен генә дәрес хәзерләүгә яисә эшләргә этәрә. Баланың дәрес хәзерлисе килмәвенең бүтән сәбәпләре бардыр. Шуны ачыкларга кирәк, бәлки ул авырыйдыр, я булмаса дәрес материалын аңламагандыр һ. б. Әгәр дә балагызга вакытында ярдәм итмәсәгез, берни дә янаулар аңа ярдәм итмәс.
  5. Начар билге алган өчен баланы ачуланмагыз. Күп вакыт мәктәптә куелган билге баланың белеменә туры да килмәскә мөмкин. Мәсәлән, бала дәресен хәзерләп килмәгән өчен “2” ле ала. Аның гаебеме икән соң бу? Уйлабрак карыйк әле. Без гаепле, чөнки баланы контрольдән ычкындырмадык микән, аңа дәрес хәзерләүдә ярдәм иттек микән? Я булмаса, укучы дәрескә китап-дәфтәрләрен онытып калдырган. Кем гаепле? Укучы гынамы? Без гаепле, без балада укуга карата җаваплылык, системалылык сыйфатларын тәрбияләмәгәнбез.
  6. Уку балага шатлык китерерлек итеп, укуга карата кызыксыну уятырлык юлларын табыгыз. Балагызның киңәшчесе булып әңгәмәләр оештырыгыз. Гади мәсьәләләр яки башка биремнәр биреп үзенә чишеп карарга кушыгыз, түзем булыгыз, аз гына уңышын да мактарга тырышыгыз. Шулай берникадәр  эшләгез һәм бала үзенә үзе ышана башлар һәм үзен алай ук сәләтсез балага санамас, укуга карата кызыксынуы тагы да артыр.

  Әти-әниләр балаларын бар кешедән дә күбрәк беләләр, шуңа күрә нинди генә проблемалар килеп чыкмасын, алар балаларына тизрәк ярдәмгә килә алалар. 

Теләче районы аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелүче Кече Кибәхуҗа урта мәктәбе

“Уку эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдә гаилә һәм мәктәп” темасына әти-әниләр өчен чыгыш

Төзеде: Башлангыч сыйныф укытучысы Гарипова Гөлсинә Зөлфәровна


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләм-минем терәгем!

Гаилә көненә багышланган класс сәгате....

"Гаиләм җылысын тоеп, мәктәпкә килдем"

Бу эшкәртмә 1класс өчен. Әти -әниләр һәм балалар катнашында беренче дәрес....

“Сүрелмәсен гаилә учагыбыз” темасына гаилә бәйрәме

Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күнелебездән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы ...

"Гаилә-татулыгы белән көчле" - гаилә бәйрәме

Бәйрәм башлангыч класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән уздырыла. Кичә балаларның музыкаль чыгышы белән башлана.Аннары гаиләләр арасында бәйгеләр белән дәвам итә....

"Тату гаилә-бәхетле гаилә"(гаилә бәйрәме сценариясе)

Сценарий гаилә бәйрәменә багышланган. Максат: 1.Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече...