Укытуда революция.
статья (1 класс) на тему

Загрутдинова Нурсиня Мавлютовна

Булачак 1 сыйныфларның әти-әниләре алдында чыгыш ясауөчен материал.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ukytuda_revolyutsiya.docx17.98 КБ

Предварительный просмотр:

                                    Укытуда революция.        

1.Талантлы һәм сәламәт балалар табар өчен нишләргә?

     Баланың баш мие ана карынында ук үсә башлый һәм бу үсеш 6 яшькә кадәр акрынаймый. Ми билгеле  бер үсеш стадияләрендә үсә. Баш миенең үсеше өчен кирәкле булган туклыклы матдәләр җитешмәү үсешне тоткарлый. Баш мие формалашкан вакытта баланың начар туклануы аның укуга сәләтен киметә.

     Авырлы вакытта тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр, наркотиклар куллану баланың баш мие үсешенә зур зыян китерә. Спиртлы эчемлекләр куллану хәтта баш миенең кечерәюенә китерә.

    Бала тугач та аның дөрес туклануы баш мие үсешенә, организмның бөтен күзәнәкләре үсешенә йогынты ясый. Уңышлы очракта, баш миенең үсеше бер-бер артлы бара. Бала башта күрергә, аннары гына сөйләшергә, башта шуышырга,аннары гына йөрергә өйрәнә. Әгәр бала шушы баскычларның берсен генә төшереп калдырса да, уку процессында проблемалар булырга мөмкин. Шуышыр өчен бала 2 аягын , 2  кулын куллана. Шуышу 300 миллион нерв күзәнәкләренең тоташу юлларын ныгыта, ә алар баш миенең 2 ярымшарын тоташтыра. Шуышу стадиясен төшереп калдырган балалар  ярымшарларның координация  эшчәнлеге белән авырлык кичерәләр.

2. Туганнан алып, 8 яшькә кадәр баланың интеллектын ничек үстерергә?

      Кешенең укуга сәләте үсешенең 50% беренче 4 елга туры килә. Үсешнең 30% 4 яшьтән алып 8 яшькә кадәр туры килә. Уку өчен кирәк булган төп структуралар яшәүнең беренче елларында ук формалаша. Бу чорда бала искиткеч зур күләмдә мәгълүмат үзләштерүгә сәләтле була. Британия психологы әйтүенчә, бала 1 нче ике елда телне фәннәр докторына караганда  да тизрәк үзләштерә.

      Кызлар белән малайларның ми төзелешендә дә аерма бар. Кызларның миләрендәге бер бүлек малайларныкына караганда калынрак. Бу кызларга алданрак укырга өйрәнергә ярдәм итә. Кызлар, кагыйдә буларак, алданрак сөйләшергә өйрәнәләр, телләрне дә тизрәк үзләштерәләр. Ә малайларның пространствода ориентлашу сәләте яхшырак үскән.

      Бала тугач та, беренче 3 елда төрле дәрәҗәдәге проблемаларны ачарга кирәк. Мәсәлән, ишетү,күрү,с өйләшү белән бәйле тайпылышлар.Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, үсештә артта калган балаларның 15-20 % бала чагында ук әти-әниләре тарафыннан сәламәтлегенә һәм үсешенә тиешле игътибар  бирелмәгән.

      Бала үсешенең башлангыч чорында ук физик күнегүләр белән теләгән хәтле шөгыльләнергә тиеш : куллары, аяклары  иректә, күпме тели, шул хәтле шуыша, хәрәкәтләнә. Хата ясарга мөмкинлек бирүне,үзенең шәхси тәҗрибәсен өйрәнүне күз алдында тотарга кирәк. Иң мөһиме – баланың гамәли тәҗрибәсенә таянып үсеше. Мондый үсеш чорында аның баш миендә күпсанлы яңа кушылмалар барлыкка килә. Баланың үсеш чорында өлкәннәр тарафыннан уңай хуплау да зур әһәмияткә ия.

      Баланы регуляр рәвештә тирбәтү дә баш миенең үсешенә уңай йогынты ясый. Җитлекмәгән баланы көнгә 4 тапкыр  15 әр минут тирбәтү, тәннәрен ышку, сыйпау да укуга сәләтне арттыра.

3. Физик эшчәнлек фикерләү сәләтенә ничек йогынты ясый?

       Туганнан ук ясый башлаган физик хәрәкәтләр калган сәләтләрне үстерүгә ярдәм итә:

а) тоту, шуышу,йөрү,кулны алга сузу, предметларга кагылу, кул- аякларны хәрәкәтләндерү – “кул- күз” координациясен , язу эшчәнлегендә кирәк булган сәләтләр;

б) тыңлау, тирбәтү, шуу, мәтәлчек ату, бию – спорт белән бәйле сәләтләрне, уку һәм язу күнекмәләрен үстерү;

в) сыйпау, кочаклау, катнаш уеннар  уйнау – ярату,куркынычсызлык, аралашу күнекмәләрен, бердәмлек һәм ышанычны арттыру;

     Вайнон  дәүләт университеты профессоры Лайел Палмер бакчага йөрүче балалар белән җентекле тикшеренүләр үткәргән. Балалар һәр көнне спортзалда түбәндәге күнегүләрне башкарганнар: мәтәлчек ату, сикерү, йөгерү, сальто ясау һәм башкалар. Ә төркемдә исә күбрәк ишетү, сизү, күрү сәләтләрен җайлаштыра торган уеннар белән шөгыльләнәләр. Иң мөһиме – бу уеннарның акрын гына авырлаша баруы. Ел ахырында үткәрелгән тестларның нәтиҗәләре түбәндәгеләр: балаларның   икедән өч өлеше иң яхшы әзерлеклеләр исемлегенә кертелгән. Күнегүләрнең төп максаты – ми эшчәнлеген активлаштыру, белем үзләштерү сәләтен үстерү.

      Күпләребез белгәнчә, балаларга кулларын каты итеп кысу, вертолёт итеп әйләндерү бик ошый. Нәкъ менә шушы күнегүләр минең үсүенә китерә. Алар ешрак булган саен, әһәмияте дә зуррак. Гомуми нәтиҗә – күнекмәләрнең бермә-бер үсеше һәм үз-үзеңә ышаныч арту, игътибар көчәю, уку эшчәнлегенә ныклы хәзерлек.

       Мәктәпкә кергәч үк, ата-аналар балаларының беренчел язуларын күреп, канәгатьсезлек белдерәләр, борчыла башлыйлар.Ә дөрес, матур язуга хәзерлекне бик иртә башларга кирәк икәнен оныталар. Бу адымнар түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

а) бала шуыша башлауга ук зур шарлар белән уйнау;

ә) 9 айдан 2 яшькә кадәр – пластик чынаякларны төркемләү җыю;

б)12 айдан 18 айга чаклы – элмәккә төрле предметларны элү;

в) гади башваткычларны чишү;

г) эре төймәләр белән уйнау – 2 яшькә кадәр;

д) 2 яшьтән соң – катлаулырак башваткычлар чишү;

е) бер савыттан икенче савытка дөгене бушату, тутыру;

ж) су белән даими уйнау;

з) кул, бармак, ирен белән ясау;

и) бәләкәй шарлар белән уйнау;

й) 30 айдан башлап кәгазь салфеткаларны төрү;

к) 3 яшьтән башлап – зуррак мозаик башваткычлар;

л) 3 яшьтән башлап эрерәк язу дәфтәрендә ясау;

м) 3 яшьтән 5яшькә кадәр – аяк киемен чистарту;

н) 4 яшьтә – үз исемеңне күчереп язу;

Алда санап үтелгән киңәшләрне һәр ата-ана вакытында җиренә җиткереп үтәсә, баланың укуы белән бәйле проблемалар азрак булыр иде.

                           Заһретдинова Нурсинә Мәүлет кызы, Түбән Кама шәһәре


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Революция 1917 года и гражданская война в Астраханском крае." Краеведение.

События в феврале 1917 года в Астрахани. Образование новых органов власти. Установление советской власти в области....

Татар телен укытуда информацион технологияләр

Татар телен укытуда информацион технологияләр...

Кроссворд "Великая октябрьская революция"

Кроссворд "Великая октябрьская революция" поможет проверить знания учащихся 4 класса о важнейших событиях в России в начале ХХ века....

Педагогическое эссе на тему «Экономическая революция» или как стать чемпионом в сфере житейских экономических понятий».

       Время изменило многое. Страна пришла в движение. Бурно развивающийся на пороге третьего тысячелетия мир человеческих знаний то и дело бросает школьному образованию вы...

Презентация к уроку окружающего мира в 3 классе "Революция 1917г"

Презентация к уроку окружающего мира в 3 классе "Революция 1917г"...

Реферат к уроку окружающего мира в 3 классе "Февральская буржуазно-демократическая революция 1917 г"

Реферат к уроку окружающего мира в 3 классе "Февральская буржуазно-демократическая революция 1917г"...

Мастер-класс “Җир сүз кебек.Сүз күңел халәте кебек.» Башлангыч сыйныфларны укытуда «Сүзләр болыты»дип аталган белем бирү ресурсын куллану”

Осталык дәресе. “Җир сүз кебек.Сүз күңел халәте кебек.» Башлангыч сыйныфларны укытуда  «Сүзләр болыты»дип аталган  белем бирү ресурсын куллану&rdquo...