Доклад(ИКТ)
материал по теме

Доклад .На тему: "Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда ИКТ ның роле"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ispolzovanie_ikt.docx26.46 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Әлки төп гомуми белем мәктәбе

Район күләмендә үткәрелгән семинарда укылган доклад

“Дәрес һәм дәрестән тыш эшләрдә  информацион – коммуникатив технологияләр куллануның роле.”

Төзеде:I категорияле

 башлангыч сыйныф укытучысы

 Сибгатуллина Алсу Мансур кызы

 2011-2012 нче уку

XXI гасыр- фән гасыры, икътисадның һәр тармагында югары инновация һәм технологияләр белән эшләү гасыры. Укучылар хезмәткә, тормышка әзерләү, аларга сыйфатлы белем бирү- дәүләтнең мәгариф учреждениеләре алына куйган мөһим бурыч.

Мәктәп - искиткеч дөнья. Анда һәрбер кеше укый, үсә, тәрбия ала. Һәр мәктәпнең үз йөзе. Ул  балаларның елмаюлы йөзе, шатлыгы, кызыклы тормышы белән үзенә тарта торган аерым бер серле дөнья.   Укытучыларның һөнәри осталыгын арттыру, аларны яңа педагогик технологияләр белән эшләргә өйрәтү, шуның нигезендә укучыларга белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрү Россия мәгариф системасын модернизацияләүнең мөһим бер шарты булып тора.

    Хәзер безнең илдә дөнья мәгариф тирәлегенә керүгә юнәлтелгән яңа мәгариф системасы урнаша бара. Бу эш педагогик фәнгә һәм укыту-тәрбия процессына сизелерлек үзгәрешләр кертә.Ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  -белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгьлүмат белән эш итү сәләте үстерелә, белем бирү программалары индивидуальләштерелә, фән һәм икътисад үсеше проблемалары иҗади хәл ителә;

  -мәгьлүмат туплауның гадәти ысуллары-телдән һәм язма сөйләм, телефон һәм радио элемтәсе компьютер чаралары белән алмаштырыла, телекоммуникация чаралары бөтен дөньяда киң тарала;

  -укытучының укучылар белән шәхси юнәлешле аралашу-педагогик процессның мөһим состав өлеше булып тора;

  -шәхесне рухи яктан тәрбияләүгә, кешенең әхлакый йөзен формалаштыруга зур әһәмият бирелә;

  -белем бирү факторларын: мәктәп, гаилә бердәмлеген алга таба үстерә;

  -иҗтимагый белем дәрәҗәсендәге педагогик технологияләрне булдыруда фәннең әһәмияте арта бара.

  Педагогик-психологик планда белем бирү технологияләренең төп камилләшү технологияләре түбәндәгеләргә күчү белән характерлы:

  - үзләштерелгән белемнең акыл үсешенә ярдәм итүе;

  - уртача укуга исәпләнгән программаларны дифференцияләшкән һәм индивидуальләштерелгән укыту программалары итеп үзгәртеп кору.

    Бүгенге мәгариф системасында вариативлык принцибы киң җәелә бара. Педагогик процессны теләсә кайсы модель (авторлык программалары) буенча да сайлап алу  мөмкинлеген тудыра. Мәгарифнең алга таба үсеше нәкъ менә шушы юнәлештә алып барыла: аның эчтәлегенең төрле вариантлары төзелә; мәгариф структураларының нәтиҗәлеклелеген арттыруда хәзерге заман дидактикасының мөмкинлекләре файдаланыла; яңа идея  һәм технологияләр фәнни һәм гамәли нигезләнә.

  Мондый шартларда укытучыга хәзерге заманның күптөрле инновацион технологияләренә, идеяләргә юнәлеш тотарга кирәк. Бүген педагогик яктан грамоталы белгеч булу өчен яңа педагогик  технологияләрен белү һәм аларны нәтиҗәле файдалану сорала.

   Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү. Шуңа күрә республика мәгариф хезмәткәрләренең алдында  “Гомуми урта һәм профессиональ белем учреждениеләрендә инновацион эшчәнлекнең торышы һәм үсеше” дигән зур проблеманы чишү бурычы тора.    

   Дөньяны танып-белүдә рухи көчкә, кешенең рухи тормышына нигезләнгән яңа фәлсәфә барлыкка килә.

   Укыту процессын планлаштырганда һәм оештырганда боларның барысы да  безнең алга яңа, тагын да катлаулырак бурычлар куя.  Яңа шартларда укыту өчен укытучы - югары дәрәҗәдә үсешкә ирешкән, иң кирәкле шәхес.

    Белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү укыту процессының яңа, тагын да нәтиҗәлерәк технологиясен эзләүне таләп итә. Технология инновацион процессларда тулысынча яңартыла. Ул исә укыту процессы субъектларын-укытучының да, укучының да тирәнтен әзерлекле булуын таләп итә. Бу хәзерге заман дәресен оештыру өчен зарури. Шуны да истә тотарга кирәк: укытуның традицион системасында булган иң яхшы алым, методларны куллана, үстерә барып эшләгәндә генә,  инновацион технология яхшы нәтиҗәгә ирешүгә ярдәм итә ала.

   Хәзерге заман дәресе проблемалы ситуацияләрдән, мәгьлүмати технологияләрдән башка үстерешле була алмый.

       Һәркемгә белем алуга мөмкинлек арттыруга һәм белемнең сыйфатын күтәрүгә реаль ярдәм итүче чараларның иң үтемлесеннән берсе - информацион-коммуникатив технологияләрне файдалануны киңәйтү.

     Хәзер компьютер технологияләре кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә нык үтеп керде. Бер генә белгечлекне дә, профессияләрне дә аңардан башка күз алдына китереп булмый.

Компьютер, күрсәтмәлекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә.

Укыту процессы укытучы белән укучының мәгълүмат алмашуы ул. Ләкин фән – техника үскән чорда информация бик күп һәм ул көннән – көн зур тизлек белән арта, шуңа күрә гомуми урта белем бирү мәктәпләренең  төп бурычы укучыларны кирәкле мәгълүматны эзләп табарга өйрәтүдән гыйбарәт. Хәзерге чорда укытуның яңа моделенә күчү көнүзәк прблемага әйләнде. Ул түбәндәгеләргә нигезләнә:

  1. укыту технологиясенең үзәгендә укучы тора;
  2.  уку эшчәнлегенең  нигезен педагог һәм укучының хезмәттәшлеге тәшкил итә;
  3. белем алуда балалар үзләре актив катнаша;
  4.  укыту процессы укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә юнәлдерелә.

Мәгарифне информацияләү дигәндә белем бирүнең иске моделеннән яңача укытуга күчү күздә тотыла. Әлеге бурычны тормышка ашыру өчен уку йортлары компьютерлар һәм электрон информацияне кабул итү һәм тапшыру каналлары, заманча электрон ресурслар ( дәреслек, компакт – дисклар), квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителергә тиеш.    

  2009 нчы елдан безнең мәктәп укытучылар коллективы “Информацион технологияләрне куллану аша укыту-тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү” дигән методик тема өстендә эшли башлады. Бу эш 2012 нче елда да дәвам итә. Аның беренче этабы тәмамланды. Бу  программаны тормышка ашыру барышында:

   -материаль техник база ныгытылды;

   - белем күтәрү өстендә эш алып барылды.

Компьютер һәм аның мөмкинлекләрен өйрәнү эше эзлекле алып барыла.   “Глобаль Интернет челтәре”, ”Компьютер мөмкинлекләре”, “Электрон  программалардан файдалану”,  “Интернетны үз белемеңне күтәрү өчен файдалану” “Компьютерның кешегә тәэсире, үз-үзеңне саклау”, “Презентация ясау”, “Буклет ясау” темаларына  ачык дәресләр, сыйныф сәгатьләре, семинарлар үткәрелде.

 Методик укуларда “Мәгариф”, “Информатика и образование”, “Информатика в школе” дигән журналлардагы мәгарифне информацияләү темасына чыгып килгән материаллар белән танышып барабыз.

Буа информацион – методик компьютер үзәгенең районда мәгарифне информацияләү юнәлешендәге  нәтиҗәле эшчәнлегенең ярдәмен һәрдаим тоеп торабыз.

Дәресләрдә мөмкин булган кадәр   Интернет – технологияләр кулланып белем бирү – көнүзәк мәсьәләгә әйләнеп бара. Бүгенге көндә  кабинет  Интернет челтәренә тоташкан. Мәктәпнең үз сайты булдырылды. Спутник антеннасы куелган.

Информацион һәм коммуникатив технологияләрнең тиз үсеше укыту – тәрбия бирү өлкәсенә дә зур йогынты ясый. Мәгарифне информацияләү, белем бирүнең сыйфатын һәм укучыларның гомуми культурасын үстерүгә юнәлтелгән информацион технологияләрне файдаланып, укыту методларын һәм формаларын үзгәртүгә нигезләнә.

Уку материалының аеруча катлаулы өлешләрен аңлатканда, белемнәрне тикшергәндә дә компьютердан уңышлы файдаланырга мөмкин.Хәзер теләсә кайсы педагог информацияне эшкәртүнең барлык мөмкинлекләрен үзләштерергә, шул исәптән мультимедиа технологияләрендәге информация белән дә эшли белергә тиеш.

Педагогик эшчәнлек, күп очракта, информационе үзгәртүгә нигезләнә, шуңа күрә информацион – коммуникатив технологияләрнең гамәли кушымталары күптөрле.

Компьютер – яңа технологияләр дөньясына керергә теләгән теләсә кайсы белгеч өчен ярдәмче.

Компьютерда эшли белү, аның мөмкинлекләрен аңлау укытучы алдына яңа проблемалар куя. Уку материалының аеруча катлаулы өлешләрен аңлатканда, белемнәрне тикшергәндә дә компьютердан уңышлы файдаланырга мөмкин.Хәзер теләсә кайсы педагог информацияне эшкәртүнең барлык мөмкинлекләрен үзләштерергә, шул исәптән мультимедиа технологияләрендәге информация белән дә эшли белергә тиеш.Педагогик эшчәнлек, күп очракта, информационе үзгәртүгә нигезләнә, шуңа күрә информацион – коммуникатив технологияләрнең гамәли кушымталары күптөрле.

Мәсәлән, укыту – методик комплектлар төзү, күрсәтмә әсбаплар, укытуның яңа формаларын эзләү (әйтик, гомуми белем бирү фәннәрен информатика белән интеграцияләү), документлар тутыру һ. б. Мондый эшләр вакытында укытучының хезмәт җитештерүчәнлеге, иҗади активлыгы арта. Компьютер техникасыннан файдалану педагогларның, белгеч буларак, дәрәҗәсен дә күтәрә. Һәр укытучы информацион культураның нигезен тәшкил итә торган күнекмәләрне үзләштерергә, теләсә нинди эшне башкарганда компьютердан нәтиҗәле файдаланырга тиеш.

Дәресләрне мультимедиа технологиясен кулланып үткәрәрегә тырышабыз. Башлангыч сыйныфларда татар теленнән, рус теленнән, математикадан кагыйдәләр буенча презентацияләр эшләнде, тестлар төзеп, компьютерга куелды. 1 нче сыйныфта азбука, технология дәреслекләре белән бергә дисклар кайтты. Шулай ук математикадан 1-4 сыйныфлар өчен, рус теленнән 3 сыйныфлар өчен өстәмә эшләр белән дисклар булдырылды. Әлеге материаллар дәрес үткәргәндә зур таяныч булып тора.    Сыйныфтан тыш чараларга, фәнни эзләнү эшләренә  презентацияләр төзеп, балаларның күңелләренә үтеп керердәй итеп оештырабыз. “Чиста су”, “Аналар көне”, Ягез әле әтиләр”, Ягез әле әниләр”,”Сөмбелә” бәйрәмнәре презентация кулланып күрсәтелде.  Шулай ук башлангыч сыйныфлар атналыгындатөрле төрдәге чараларны презентацияләр төзеп үткәрәбез. Мәсәлән “Башлангыч сыйныф йолдызы”викторинасы, математикадан КВН, әлеге тәрбияви чаралар бик уңышлыгына үтте.  Дәресләрдә төрле –төрдәге презентацияләр куллану, интерактив такта белән эшләү балаларга белем генә түгел, аларда дәрескә карата кызыксыну уята. Безнең технология дәреләрендә информатика дәфтәре белән эшләү өлеше дә бар.Бу өлештәукучылар компьютерда рәсем ясарга, сүзләр җыярга, гади программалар төзергә, мәсьәләләр чишәргә өйрәнәләр.

Укучылар белән берлектә гадирәк презентацияләр ясыйлар. Бу эшне эшләү бик уңышлы һәм кызыклы килеп чыга. Әгәр бу презентацияне дәрестә кулланабыз.

Укучылар белән буш вакытларда төрле кызыклы уеннар уйныйбыз. Информацион технологияләрне куллану баланың иҗади мөмкинлеген, укуга кызыксынуын һәм мөстәкыйльлеген үстерә, күзаллауларын киңәйтә, фикерләү сәләтен үстерә, кул чукларын камилләштерә,  пространствода ориентлашуны ныгыта.

Шулай ук контроль эшләр, төрле документлар компьютерда җыела һәм саклана. Математика, татар теле, рус теле һ.б. дәресләр  өчен карточкалар, тестлар, кроссвордлар ясап, дәресләрдә кулланыла. Шулай ук укытучылар edu/tatar/ru  сайтында үзләренең сообществоларын булдырдылар. Үзләренең дәрес эшкәртмәләрен, тәрбия чаралары эшкәртмәләрен, төрле төрдәге сценарий эшкәртмәләрен куеп башка укытучылар белән аралашалар . Мин шулай ук про школу сайтына теркәлеп башка регион укытучылары белән дә аралашам. Әлеге сайтта ка дәрес эшкәртмәләрен куйдым. Анда да сообществога кердем. Анда шулай ук төрле конкурслар игълан итеп була. Мин дә “Мин һәм минем укучыларым” дигән конкурс игълан иттем.

              Алга таба безнең бурыч информацион технологияләрне тагын да тирәнтенрәк өйрәнү һәм үз эшебездә куллану булып тора.

      Укучылар – безнең киләчәгебез. Аларны бүгенге базар мөнәсәбәтләре шартларында  конкурентлыкка сәләтле, олы максатларга ирешү юлында информацион технологияләрдән оста файдалана белүче иҗади шәхес итеп тәрбияләү – безнең бурычыбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад "Проектная деятельность в начальной школе"

Доклад о том, как я со своими учениками работаю над проектом "Океан"....

доклад на педагогическом совете «Использование интерактивной доски (Interwrite Board) на уроках в начальных классах»

Доклад на педагогическом совете «Использование интерактивной доски (Interwrite Board) на уроках в начальных классах». Варианты работы с интерактивной доской, плюсы и минусы. ...

конспекты уроков, доклады на темы самообразования

Открытые уроки по русскому языку и математике, доклады на темы самообразования ...

Доклад доклад на тему: «Формирование культуры семейных отношений».

                                           Семья - один из шедевров природы                                                                           (Дж. Сантаяна,  философ)Семья - основанная на брак...

Доклад "Урок работы над ошибками". Русский язык. Приложение к докладу.

Краткое описание в чём состоит подготовка учителя и учащихся  к уроку, где предстоит работа над ошибками. Из личного опыта и опыта коллег....

Доклад: "Использование ЭОР на уроках в начальной школе" + презентация к докладу

Актуальность использования ЭОР на уроках в начальной школе....