Отчёт ШМО начальных классов Соснинской ООШ за 2013-14 учебный год
материал по теме

Насруллина Гульсия Рашидовна

Отчёт ШМО учителей начальных класов на 2013-14 учебный год

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otchht_shmo_13-14.docx23.58 КБ

Предварительный просмотр:

                                     МБ эшенә анализ                    2013-2014 нче  уку елы

Сосна төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары берләшмәсе уку елы башында төзелгән план нигезендә укучыларга яңа технологияләр кулланып ныклы белем һәм күнекмәләр бирү,укыту методларын һәм чараларын камилләштерү, укытучыларның үз белемнәрен  күтәрү өстендә эшләве, иҗат лабораторияләрен баету, тулыландыру  юнәлешлрендә эшләде. Бүген җәмгыятьтә барган үзгәрешләр тормышыбызның барлык өлкәләрендә дә яңа технологияләр куллануны таләп итә. Безнең төп максат-уйлый белергә сәләтле, һәр эшкә җаваплы караучы, куйган максатына ирешүче,  алган белемен тиешле дәрәҗәдә куллана белүче  шәхес тәрбияләү. Берләшмә утырышларында “Яңа уку елына бурычлар.2013-2014 нче  уку елының эш планын раслау ”, “ Предметара бәйләнешләр  нигезендә кече яшьтәге балаларга  экологик белем бирү ”, “ Башлангыч классларда укуның торышы”, “Методик берләшмә эшенә анализ” темаларына чыгышлар һәм фикерләр тыңланды.

Һәр укытучы билгеле бер методик тема өстендә эшли.        Методик берләшмә педагогик кадрларның өзлексез белем алуына, булган белемнәрне хәзерге заман таләпләренә яраклаштыруга зур игътибар бирә. Үз белемебезне күтәрү өстендә даими эшлибез, квалификация күтәрү курсларында булып торабыз һәм педагогика-психология яңалыклары, алдынгы укытучыларның эш алымнары, укыту программаларындагы үзгәрешләре белән мәктәп укытучыларының методик берләшмәләрендә чыгыш ясыйбыз. Педагогик совет һәм методик берләшмә утырышларында чыгышлар ясау өчен Интернет-челтәрдән һәм яңа методик әдәбияттан файдаланабыз.

Укытучылар үзләренә кирәкле эш кәгазьләрен, мәгълүматларны Интернеттан алуны да уңышлы файдаланалар. Башка мәктәпләрдәге хезмәттәшләре белән фикер алышалар, эш тәҗрибәсе белән уртаклашалар.  Укытучылар һәммәсе дә үзләренең компьютерда эшләү күнекмәләрен даими үстерәләр, камилләштерәләр.

Методик берләшмәгә кергән һәр укытучы үзенең эшен даими җыеп, портфолиога туплап бара. Портфолио методикасы укытучының эшчәнлегенә тулы анализ ясарга мөмкинлек бирә, аттестация вакытында казанышларның тәртибен, даимилеген күзалларга ярдәм итә.

Утырышлар арасында укытучылар мәктәп һэм район күләмендә үткәрелгэн  методик чараларда катнаштылар,ачык дәресләр карадылар.

Апрель аенда мәктәптә  башлангыч класслар атналыгы үткәрелде. Атналык вакытында Ситдикова Э.И. “  Тырышкан табар, ташка кадак кагар” табышмак кичәсе, Насруллина Г.Р.. “Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньясында” класстан тыш чарасын, Ганиева Ф. “Урман- зур байлык” ,  Галипова Г.Т. “Мин кешеләр арасында” исемле  ачык чараларын  күрсәттеләр.

10 апрельдә ФДБС на күчү шартларында  «Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика” фәнен укыту  темасына башлангыч класс укытучыларының район семинары үткәрелде.  Укытучылар Насрулина Г.Р.  2 класста татар теленнән  “Предметның билгесен белдерә торган сүзләр”, Ганиева Ф.Г.  3 класста  математикадан “Күбурынлы саннарны 10 га, 100 гә бүлү” ,Хафизова Л.Г. 4 класста ОРКСЭ фәненнән “Дини мәдәнияттә сәнгать” темаларына ачык дәресләр , Галипова Г.Т. 4  класста “Мин кешеләр арасында”  темасына ачык тәрбия сәгате үткәрделәр.

Әти-әниләр белән берлектә ”Әлифба” бәйрәме  (Ситдикова Э.И), әтиләр кичәсе (Галипова Г.Т.)  үткәрелде.  Балаларның активлыгын күрү алар өчен олы куаныч, зур бәйрәм булды.

Декабрь аенда 4 нче сыйныф укучылары математика, татар теле, рус теле һәм  әйләнә-тирәдән мониторинг эшләделәр:

Өлгереш

Укыту сыйфаты

Рус теле

100

100

Татар теле

100

100

Математика

100

54,5

Әйләнә-тирә

100

100

Балалар төрле конкурсларны  көтеп алалар, теләп катнашалар.

  1. Республика күләмендә үткәрелгән  "Конституция России глазами детей” рәсем конкурсында  Ситдикова Камилә   һәм Аскаров Ислам катнашып  сертификатка ия булдылар.
  2. "Надо жить честно" антикоррупциягә каршы көрәшкә багышланган рәсем конкурсында   Галлямов Райнур һәи Шамилова Исламия катнашып сертификатка ия булдылар
  3. Математикадан район күләмендә үткәрелгән олимпиадада  4 сыйныф укучысы Аскаров Фәнүс 2 нче урынны яулады.
  4.  "Земля моя Татарстан" экологик конкурсында  Ситдикова Камилә, Хафизова Диләрәләр катнашып сертификат алдылар.
  5. Республика күләмендә үткәрелгән “Мне мама жизнь подарила” викторинасында Файзрахманова Алия, Шамилова Исламия, Хабибрахманова Алия, Хайруллин Булат, Гаязлв Салават, Ганиев Рәсүл катнашып сертификат алдылар.
  6. “Марш Парков” конкурсында катнашып Галлямов Самат Диплом белән бүләкләнде.
  7. 2 нче сыйныф укучысы Фәйзрахманова Алия “Гаилә һәм мәктәп” журналы үткәргән математик бәйгедә катнашты.
  8.  Республика күләмендә үткәрелгән  "Вперед в прошлое"  иҗади конкурсында  Хабибуллин Наил 3 нче урын алып диплом белән бүләкләнде , Ситдикова Камилә һәм Хафизова Диләрәләр сертификат алдылар

  1. Татарстан  Республикасы  Мәгариф  һәм фән  министрлыгы

тарафыннан  "Әлифба бәйрәме кысаларында Әлифба авторларының

якты истәлегенә үткәрелгән шигырь бәйгесендә 1 нче сыйныф укучысы  Шәйхетдинова Айзилә үз номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнде.

  1.  Россия күләмендә тарих фәненнән үткәрелгән   "Ремесла народов России"  конкурсында    Ситдикова Камилә  катнашып 1 нче урын алды һәм диплом белән бүләкләнде.

 11. Район күләмендә үткәрелгән   «Большое литературное путешествие"

-Листая страницы Гайдара конкурсында  Ситдикова Камилә катнашты һәм 3 нче урыннны алды.  

12.  Россия күләмендә 1-2 класслар өчен рус теленнән үткәрелгән дистанцион олимпиадада  Нуриева Әдилә  диплом белән,  математика фәненнән үткәрелгән олимпиадада Нуриева Әдилә Диплом белән,  әйләнә-тирәдән Шәйхетдинова Айзилә сертификат белән,   «Азбука животного мира» марафонында Галлямов Райнур диплом белән бүләкләнделәр.

13.  Россия күләмендә математикадан үткәрелгән  ” Царица  наук” олимпиадасында  Галләмов Самат сертификат белән,   рус теленнән үткәрелгән “Великий могучий” олимпиадасында Хабибрахманова Алия, Фәйзрахманова Алия, Ибраһимова Камилә, Шамилова Исламияләр сертификат белән,  татар теленнән үткәрелгән “Белем йомгагы” олимпиадасында Шамилова Исламия, Таҗетдинова Ранияләр сертификат белән   бүләкләнделәр.

14. Россия күләмендә  математикадан үткәрелгән дистанцион олимпиадада  2 нче сыйныф укучысы Ибраһимова Камилә Россия күләмендә 1 нче урыннны, ә Фәйзрахманова Алия Россия күләмендә 2 нче урынны яуладылар һәм диплом белән бүләкләнделәр.  Әйләнә-тирәдән үткәрелгән дистанцион олимпиадада Фәйзрахманова Алия республика күләмендә 2 нче урынны алып диплом белән бүләкләнде . Рус теленнән үткәрелгән дистанцион олимпиадада Ибрагимова Камилә  сертификат , литературное чтениедән Ибрагимова Камилә сертификат белән,  «Исторический марафон. Человек и космос» викторинасында Ибрагимова Камилә сертификат белән бүләкләнделәр.  

15. Район күләмендә үткәрелгән нәфис сүз остасы конкурсында 3 нче сыйныф укучысы Ганиев Рәсүл 2 нче урын алды.

Укытучы Ситдикова Э.И.

1. Победитель районного тура (3 место) профессионального конкурса

«Учитель года 2014»

2. Участник зонального тура профессионального конкурса «Учитель года

2014»

3. публикация на страницах журнала «Мәгариф” Литературно-

музыкальный вечер к юбилею Ш.Галиева «Шигъри теле һаман былбыл

булып сайрый” №10, 2013.

4. Благодарственное письмо КНИТУ за подготовку победителя .2013 год.

5. Диплом «Учитель цифрового века» за активное применение в работе

современных информационных технологий представленных в рамках

проекта. 2013-2014 уч год.

6. Участвую на данный момент в конкурсе «Авыл укытучысы 2014»

7. Благодарность за активное участие в работе социальной сети

работников образования nsportal.ru – 2014

Укытучы Насруллина Г.Р.

  1. Диплом учителю  за подготовку призёра во Всероссийской олимпиаде по предмету математика
  2. Благодарность учителю  за организацию и проведеие Всероссийской олимпиады ( естественнонаучный цикл)
  3. Благодарность учителю  за организацию и проведеие Всероссийской олимпиады (гуманитарный цикл)
  4. Благодарность учителю  за организацию и проведеие Всероссийской олимпиады (физико-математический цикл)
  5. Благодарность учителю  за организацию и проведеие Всероссийской викторины “Человек и космос”
  6. Благодарственное письмо за подготовку участников Всероссийской олимпиады по русскому языку “Великий, могучий...”
  7. Благодарственное письмо за подготовку участников Всероссийской олимпиады по математике  “Царица наук”
  8. Благодарственное письмо за подготовку участников Всероссийской олимпиады по татарскому языку “Белем йомгагы”
  9. Почётное свидетельсьво о публикации  в электронном журнале педагогических материалов “Эдукон”
  10.   Свидетельство о публикации на сайте инфоурок.

Замана хикмәтләреннән артта калмау теләге укытучының һәрвакыт хәрәкәттә, үсештә булуын таләп итә. Шуңа күрә  МБ  коллективы да һәрдаим яңалыкка омтыла.

Карар: МБ эшенең планы утәлгән дип санарга.

Белем сыйфаты динамикасын саклау максатыннан, укытучыларга төрле эш төрләре һәм яңа технологияләрдән файдалануны, укучыларда фәнгә карата кызыксыну хисләре уятуны мөһим бурыч итеп алырга;

МБ утырышларында, теоретик семинарларда бәхәсле һәм катлаулы мәсьәләләр буенча  фикер алышу һәм практик күнекмә алуны, һәр укытучының һөнәри осталыгын, дәрәҗәсен һәм методик осталыгын күтәрү өстендә эшне системалы оештырырга; 

Укучыларның фәнни оешмасы эшен планлаштырганда сәләтле укучыларны барлау һәм укытучыларның дәрестә, дәрестән тыш алар белән эшен югары дәрәҗәдә һәм нәтиҗәле оештыруына игътибар итәргә;

Район һәм республика күләмендә оештырылачак бәйгеләрдә, интеллектуаль, тәрбияви һәм төрле чараларда актив катнашырга, нәтиҗәлелеген үстерү өстендә максатчан эш алып барырга;

Укыту һәм тәрбия эшендә халык педагогикасы алымнарыннан файдалануны дәвам итәргә. Дәресләрдә динамик паузалар, физкульминутлар үткәрүне һәрдаим оештырырга. 

21.06.2014.                      МБ җитәкчесе Насруллина Г.Р


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Творческий отчёт МО начальных классов за 2012-2013 учебный год.

Можно использовать для Мо предметников....

Рабочая программа по образовательной системе "Школа 2100" 3 класс учителя начальных классов Маловой И.В. 2013/2014 учебный год

В данном материале дана рабочая программа, которая содержит программы по предметам: русский язык, литературное чтение, математика, окружающий мир, музыка, технология, физическая культура, а такде рабо...

Рабочая программа по технологии для 2 класса система «Начальная школа 21 века» учителя начальных классов Осокиной Елены Николаевны 2013-2014уч.год

Рабочая программапо технологиидля 2 класса  система «Начальная школа 21 века»учителя начальных классовОсокиной Елены Николаевны2013-2014уч.год...

О реализации ФГОС начального общего образования в 2011-12 учебном году и мероприятия по реализации федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования в 2012-2013 учебном году

Одним из важнейших преобразований в системе начального образования является введение федеральных государственных образовательных стандартов нового поколения (ФГОС), продиктованное необходимостью подго...

Отчёт ШМО начальных классов ГБОУ СОШ №2 с.Обшаровка за 2018-2019 учебный год

В состав ШМО учителей начальных классов входит  семь учителей.  Четыре учителя имеют высшую квалификационную категорию, один учитель – первую квалификационную категорию и два учителя н...

Годовой отчёт учителей начальных классов за 2015-2016 учебный год.

Отчёт школьного методическго объединения учитедей начальных классов о  проделанной работе....