Авторская программа "Система работы с родителями"
материал (4 класс) на тему

Фаррахова Райса Шайнуровна

Духовно-нравственное развитие личности, лучшие образцы культуры татарского народа дает возможность творческому развтию...

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sistema_raboty_s_roditelyami.docx23.04 КБ
Файл 1_nche_syynyf.docx20.62 КБ
Файл 2_nche_syynyf.docx19.86 КБ
Файл 3_nche_syynyf.docx21.41 КБ
Файл 4_nche_syynyf.docx20.81 КБ
Файл obobshchenie.docx20.27 КБ

Предварительный просмотр:

Башлангыч сыйныф укучыларының гаиләләре белән эшләү программасы.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Һәр кеше тәрбияне иң беренче гаиләдә ала. Гаилә- ул әти,әни, балалар.Ул-әби һәм бабай, алар оныкларын карап үстерергә булышучылар, шулай ук тәрбиячеләр.

        Гаилә-кечкенә бер дәүләт, тормышыбыз нигезе. Гаилә нык, тату икән, димәк, җәмгыять тә нык һәм көчле дигән сүз. Әти-әни гаиләнең тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. “Оясында ни күрсә, очканда шул булыр”- ди халык мәкале. Бала һәрвакыт үз тирәсендәге кешеләргә охшарга тырыша. Әти-әнисе, әби-бабасы, гаиләдәге башка кешеләр үзара тыныч, ягымлы сөйләшсәләр, кайгыртучан, ихтирамлы булсалар, эш, тәртип яратсалар, бала бу сыйфатларны җиңел үздәштерә. Чыннан да, сабыйда индивидуаль үзенчәлекләр, әхлакый сыйфатлар гаиләдә формалаша, шунда үз-үзен ничек тотарга кирәклегенә, игелекле, шәфкатьле булырга өйрәнә.

        “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә- тәрбияле баладыр. Ата-ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбия булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия иң кирәкле эш булачактыр”(Риза Фәхретдин).

        Гаилә тәрбиясенең әһәмияте елдан-ел арта бара. Дәкин һәр гаилә дә баласында күркәм сыйфатлар тәрбияли алмый., яки теләми, яки тәрбияли белми. Гаилә заман бергә зур үзгәрешләр кичерә. Ата-ананың бала тәрбияләргә вакыты аз, алар икесе дә эштә. Бала белән аралашу аз, аңлашылмачылык күп. Елдан-ел таркалучы гаиләләр күбәя, тулы булмаган гаиләдә яшәүчеләр арта. Меңәрләгән балалар гаиләдән читтә тәрбияләнә, ата-анасы була торып. Һәр ел йөзәрләгән баланы бала тудыру йортында ук калдыралар, тере ятимнәр арта.

        Гаиләнең үз эчендә лә бик кискен педагогик проблемалар барлыкка килә.Кайбер ата-аналар тотнаксыз, гаиләне ныгыту, бер-береңне хөрмәт итү турында кайгыртмый. Андый гаиләләрдә хатын-кызларга, аналарга, яисә ата-бабаларга карата ихтирам юк. Өлкәннәр балаларга карата дөрес мөнәсәббәттә тормыйлар: я артык битәрлиләр, я бик иркә итеп үстерәләр.

        Бүгене көндә җәмгыятьтә күзәтелә торган наркомания, эчүчелек, әхлак дәрәҗәсенең түбән булуы, демографик кризис кебек тискәре күренешләр дә гаиләгә игътибар җитмәүдән ул.

        Хәзерге чорда гаиләдә балага дөрес тәрбия бирү иң мөһим бурычлардан санала, гаиләдә бала тәрбияләү эшен нык яхшырту таләп ителә. “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”- дип ассызыклый Р.Фәхретдин дә. Укытучылар һәм ата-аналар арасындагы элемтәне яңача оештыру, камилләштерү кирәк. Иң беренче чиратта барлык ата-аналарга педагогик- психологик белем бирүне җанландырырга. Гаиләнең уңай йогынтысын педагогик яктан баетырга, максатчан итәргә, көчәйтергә. Тәрбия эше уңышлы һәм нәтиҗәле булсын өчен, гаилә, мәктәп алып барган тәрбияви чараларны бер-берсенә теләктәшле итәргә. Балага бердәм тәрбияви караш булдырырга кирәк. Моңа укытучы, әти-әни һәм җәмәгатьчелек бер-берсе белән бер үк тәрбияви сәясәт үткәргәндә генә ирешеп була. Бу тәрбия эшенең гаять мөһим бер принцибы. Ата-аналар белән эшләү программасын шуңа нигезләп төзедем.

Программаныү максаты.

1.Мәктәптә һәм өйдә балаларның индивидуаль сәләтен үстерүдә уңайлы шартлар тудыруда мәктәп һәм гаилә арасында тыгыз элемтә булдыру.

2.Ата-аналарны тәрбия эшенә җәлеп итү. Шәхес тәрбияләүдә гаиләнең ролен үз югарылыгына кую.

3.Эшне ата-аналарның үзләрен баласы өчен уңай шәхси үрнәк булырлык итеп оештыру.

Программаның бурычлары.

1.Һәр гаиләнең тормыш, көнкүреш шартларын өйрәнү.

2.Ата-аналарга педагогик, психологик белем бирү.

3. Баланы кечкенәдән үк тәрбияли башларга кирәклегенә ата- аналарны инандыру.

4.Мәшһүр татар галиме, әдип, педагог, фәлсәфәче Р.Фәхретдин хезмәтләре, халык педагогикасы аша әхлак, белем, мәгърифәтнең зарурлыгын ассызыклау.

5.Милли бәйрәмнәргә, гореф-гадәтләргә ихтирам уяту.

6.Баланың әлегә гаилә әгъзасы, ә киләчәктә җәмгыятебезнең тулы канлы гражданины булачагына ата- аналарның игътибарын юнәлдерү.



Предварительный просмотр:

1 нче сыйныф ечен программа

Булекпэр

Темалар

Эш формасы

Җаваплы

I. Бала шәхесен формалаш

ты ру. "Агачны баштан бөк, баланы яшьтән бөк"

1."Исәнмесез! Әйдә таныш булыйк! Бу без!"

Гаилә бәйрәме

Укытучы, ата-аналар, балалар.

2." 7 яшьлек балаларның психологик, физиологик узенчэлекларе"

җыелыш

психолог

З.'Безнең автопортрет"

анкета

Укытучы, ата-аналар, балалар.

4.Бала хокукпары турында Конвенция һәм Гаилә кодексы белэн танышу

җыелыш

тарих укытучысы

б.Һәммә кеше җирдэ элек бала булган"

фикер алышу

ата-аналар, укытучы

II.

Сәламәтлек- зур байлык

1."Балаларда культура-гигиена кунекмәләре тэрбиялэу. Кендэлек режим"

әңгәмә

фельдшер

2."Баланы физик чыныктыруда уеннар"

әңгәмә

физкультура

укытучысы

3."Яшәүнең асылын аңлыйк, начар гадэтлэрдэн качыйк"

Ачык тэрбия сэгате

Укытучы, ата-аналар, балалар.

4."Баланың сәламәтлеген яшьтән саклыйк! Кузләр. Скалиоз".

әңгәмә, сәламәтлек сайты

фельдшер

5,"Хәрәкәттә- бәрәкәт"

Кече Сабантуй

физкультура

III. Милли рухлы шәхес тэәрбияләү

1."Гуманлы шәхес тәрбияләүдә халык педагогикасы"

җыелыш

укытучы, ата-аналар.

2."Суз ейрәтә, урнәк үз артыннан ияртэ"

тугәрәк өстал

укытуч ы. ата-аналар

3."Әбиемнең күңел сандыгы"

ачык дәрес

укытучы

4."Исәннәрнең кадерен бел.Улгэн нэрнец каберен бел"

шэһэр музеена

шефлар, укытучы

экскурсия

5.Татар халкының милли бәйрәмнәре. Нәүруз. Карга боткасы

карга боткасы пе шеру, уеннар уй нау

ата-аналар коми укыту- теты, укытучы

1.Кече яшьтәге мәктәп баласына акыл тәрбиясе бирудэ гаилэнен роле"

җыелыш

укытучы

2."Мин баламда укуга омтылыш, кызыксынуны ничек тэрбиялим"

тугәрәк өстәл

ата-аналар,укы

тучы

3."Иң күп укучы гаилә"

анкета

китапханәче

1 ."Гаиләдә уңай психологик хәләт булдыру"

әңгәмә

психолог

2"Ата-ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас..."

Р.Фәхретдин уку лары

укытучы, ата-ана лар

3,"Хазерге чорда яшь буынны тәрбияләү узенчэлеклэре

җыелыш,

укытучы, психол

4."Яхшылык беркайчан да артык булмас"

кошларга күмәк җимлеклэр, сыер чык оялары ясау

этиләр, балалар

1.Халык педагогикасының төп чарасы- хезмәттә тэрбиялэу

тугәрәк өстәл

укытучы,ата-ана

2,Җылы җил бозны эретә, жайлы сүз җанны эретә"

китаплар күргәз мәсе, видиофильм

китапханәче

З."Әти-эниләр белән бергәләп..."

интеллектуаль ярыш

әти-әниләр,

комитет



Предварительный просмотр:

2 нче сыйныф ечен программа

Булеклэр

Темалар

Эш формасы

Жаваплы

1. Чыбык чакта

бөгелмә-

гән, таяк булгач бөгелмәс!

1. "8 яшьлек балаларның анатомо - физиологик, психологик узенчәлекпәре,  

аларның характеры"

диагностика,

җыелыш

укытучы

2. "Гаиләдә бала үзен ничек тота?" |

анкета

укытучы

3. Гаилә  климаты. Мактап бала бозыламы?"

диспут

психолог

II. Сәламат тәндә - сәламәт акыл

1. "Ничек тукпанабыз. Азыкка биоөстәмәләр. Симеру".

лекция

фельдшер

2. "Баланың буш вакыты".

әңгәмә

укытучы

3."3аман әфәте-наркомания"

видеофильм

укытучы

4."Бала тормышында уен"

әңгәмә

укытучы

5."Грипп, ОРВИ, ОРЗ парны билгелэре, аларны кисәтү

әңгәмә

фельдшер

6. "Әти-әниләр белән бергәләп..."

интеллектуаль

ярыш

укытучы

III. Милли

рухлы

шәхес

1. "Ана педагогикасының асылы"

җыелыш

укытучы

2. Милли бәйрәм "Сөмбелә"

"Уңыш бэйрэме"

укытучы,ата-аналар комитеты

3." Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк" (3-буын бабаларның насел агачын төзң)

шәҗәрәләр төзу

ата-аналар

4." Театр яктылыкка, нурга илтә"

театрга бару

укытучы,ата-аналар, балалар

IV. Акыл тәрбиясе

1. "Өй эшен хәзерләгәндә баланың уку эшчәнлеген оештыру"

җыелыш

укытучы

2. Рольле уеннар. "Бала мәктәптән кайтты"," Безнең өйдә иртә белән".

түгәрәк өстәл артында сөйләшү

ата- аналар, укытучы

3. Баланың акыл сәләтенең үсеше

анкета

психолог

4. Баланын эчке дөньясының бер чагылышы

дәфтәрләр, ясаган рэсемнэр кургэзмэсе

психолог, рәсем укытучысы

5." Өй эшен хәзерләү, ял- бала режимында"

гимназия сайты

укытучы

V. Әхлак тәрбиясе

1." Ир әдәпләре", "Хатын әдәпләре"," Ана әдәпләре", "Ата әдәпләре"

Р.Фәхретдин

укулары

укытучы, ата-аналар

2 " Олыласаң олыны- олыларлар үзеәне"

җыелыш

укытучы

3." Җылы җил бозны эретә, җайлы сүз җанны эретә"

ситуатив уеннар

ата-аналар, психолог, укытучы

VI. Ата- ана үрнәге

1." Һөнәрләр күп алар, мавыктыргыч, күңелле..

экскурсия

шефлар

2." Ата хакы- тәңре хакы"

конференция

әтиләр

3." Гаиләдә баланын физик бурычлары

фикер алышу

ата-аналар



Предварительный просмотр:

3 нче сыйныф ечен программа

Булек

ләр

Темалар

Эш формасы

Җаваплы

1. Бала шәхесен форма

лашты ру

1. 3 нче сыйныф укучыларының физиологик, психологик узенчәлекләре, аларныц характеры.

җыелыш

психолог, фельдшер

2." Баланың гаиләдә танып- белү эшчәнлеген, активлыгын үстерү"

тугәрәк өстәл

укытучы, ата-аналар

3. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, баланы мактау, җаза бирү

педагогик

тренинг

укытучы, ата-аналар

4. "Көнлек режим ничек үтәлә?"

гимназия сайты

укытучы, ата-аналар, бала

II.

Сәламәт

тәндә

сәламәт

акыл

1." Наркомания һәм токсикоманияне кисәтүдә әти- әнинең роле"

җыелыш

укытучы, фельдшер

2." Ягез әле этиләр, ягез әле малайлар!"

кичә

укытучы, ата-аналар комитеты

3." Татарлар чиста, кунакчыл, мәгьрифәтле халык". Чисталык- сәламәтлек нигезе

лекция

фельдшер

4.Экраннардагы терраризмның балалар психикасына тәэсире

әңгәмә

психолог, фельдшер

5." Тәмәке белән бергә тартучы да яна"

әңгәмә

фельдшер

Ш.Халыкч ан милли рух

1." Апга бару өчен үткәннәргә багу кирәк ( 7 буын бабаларның нәсел агачын төзү)

шәҗәрәләр төзу

ата-аналар

2." Өлгерләр, җилдәй ж;итезлэр..."

Кече Сабантуй

ата-аналар, балалар, физкультура укытучысы

3." Акбүз атым, әй Акбүз атым..."

ипподромга

экскурсия

шефлар, ата-аналар комитеты

4."Татар гаиләсендә әти кеекккекешенен роле"

диспут

ата-аналар,укытучы

IV. Акыл тәрбия

се

1." Дәрес материалын авыр үзләштерүче балалар белән гаиләдә эш"

әңгәмә

укытучы, психолог

2." Мәктәп билгеләре"

педагогик

тренинг

укытучы

3."Ничек дәрескә әзерләнәбез?"

түгәрәк өстәл

укытучы, ата-аналар

4." Акыл тәрбиясендэ һәм белем бирудә халык кулланган чаралар"

җыелыш

укытучы, китапханәче

У.Әхлак

Тәрбия

се

1." Үткәннәрне белмәгәннең киләчәге юк"( Әби-бабайлар белән)

кичә

укытучы, ата-аналар комитеты

2. " Ата-аналар һәм балаларның үзара мөнәсәбәте"

тест

психолог

3." Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырылган гаилә тәрбиясе

җыелыш

укытучы

4." Тәрбиялелек дәрәҗәсен ачыклау"

анкета

психолог

5.Баланың үз-у\үзен тотышында тайпылышлар

Индив.эш

Укытучы,ата-аналар

6." Тәрбияле ана"," Тәрбияле хатын"," Тәрбияле бала"

Р.Фәхретдин

укулары

укытучы, ата-аналар

VI. Ата-

ана

урнәге

1." Гаилә бәйрәмнәре"-тарихка

тугәрәк өстәл

укытучы, ата-аналар

2." Эш кешене мәрхәмәтле һәм намуслы итә"

очрашу

балалар, ата-аналар, укытучы

3." Гаиләдә ялны оештыру"

әңгәмә

укытучы



Предварительный просмотр:

4 нче сыйныф ечен программа

Бүлекләр

Темалар

Эш формасы

Җаваплы

1. Бала шәхесен форма

ла штыру

1. 4 нче сыйныф укучыларының физиологик-психологик узенчәлекпәре, аларның характеры

җыелыш

укытучы,

психолог

2." Баланы чынлал ярату ничек була?"

тугәрәк өстәл

укытучы,ата- аналар

3. " Гаилә ныклыгы турында халык педагогикасы"

җыелыш

укытучы,

китапханэче

4." Гаиләдә бәхетле бала - бәхетле бала

фикер алышу

укытучы, ата- аналар

II.

Сәламәтл ек - зур байлык

1. Баланы физик чыныктыруда халык уеннары

бәйрэәмнәрдә

укытучы, ата-

аналар

комитеты,

физкультура

укытучысы

2." Әти-әни, мин - спорт яратучы гаилә"

спорт ярышы

физкультура

укытучысы

3." Физик һәм гигиеник тэрбия бирүдә гаилә"

әңгәмә

фельдшер

4." Начар гадәтләрдән азат балачак"

әңгәмә

психолог

5." Җэйге, кышкы гарипләнүдән сакпауда ата-ана"

әңгәмә

фельдшер

6." Безнең уңышларыбыз"

әңгәмә

физкультура

укытучысы

III. Милли

рухны

ныгыту

1." Намусны сакпау һәм горурлык - кыз бала яшьтән белергә тиешле сыйфатлар

җыелыш

укытучы

2. " Гаиләм -туган оям"

альбом төзү

ата-аналар

комитеты

3." Туган ягым - гөлләр иле"

экскурсия

шефлар

4." Халык педагогикасы - рухи тазалык нигезе"

җыелыш

укытучы

IV. Акыл тәрбиясе

1." 1001 сорауга җавап"

семинар

укытучылар

2." Баланың насади кызыксынуын һәм сәләтен үстерүдә гаиләнең роле"

түгәрәк өстәл

укытучы, ата- аналар

3." Кулга кул тотышып..."

анкета

укытучы,

психолог

4." Акыл хезмәте, физик хезмәт... режим"

гимназия сайты

укытучы,ата- аналар

V. Әхлак тәрбиясе

1." Бу дөньяда өч нәрсә эзләп табылмас: берсе ата, берсе ана, берсе карендаш"

җыелыш

укытучы

2." Син балаңны беләсеңме?"

тест

укытучы

3." Эгоист менә шулай үсә"

тугәрәк өстәл

укытучы,

психолог

4. Нәсыйхәт." Балалар өчен"," Кыз балалар өчен генә"," Олуглар вә бөеклэр өчен"

Р.Фәхретдин

укулары

укытучы,ата- аналар

VI. Ата-

ана

урнэге

1." Тормыштан канәгатьлән

ү - үз хезмәтең белән яшәү"

җыелыш

укытучы

2." Без булдырабыз"

күргәзмә

ата-аналар

комитеты

3." Гаилә бәйрәмнәре һәм гаиләдә  ялны оештыру"

тугәрәк өстәл

укытучы, ата- аналар

4." Яшьлегемә урап кайтып..."(җыр-моңга сәләтле гаиләләр)

кичә

ата-аналар

комитеты



Предварительный просмотр:

Беренче сыйныфта укытучы алдында укучылар һәм ата-аналар коллективын бергә туплау, оештыру бурычы тора. Шул максаттан, уку елы башланганчы, ата-аналар, балалар белән танышу, гаилә шартларын күзәтү кирәк. Ел барышында ата-аналар белэн балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнү, укытучы белән ата-аналар арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр тудыру зарури. Моның өчен гаилә шартларын өйрәнү, анкеталар тутыру, индивидуаль әңгәмәләр, һәртөрле тестлар уздырыла. Балалар төрле гаиләләрдән килүен исәпкә алып, чисталык, гигиенага, режимга игътибар юнәлтелә. Балаларны берләштеүу максатыннан экскурсиялэр, хәрәкәтле уеннар, интеллектуаль ярышлар уткәрелә.

Икенче сыйныфта ата-аналарның игътибарын балаларның  акыл үсешен үстерүгә, әхлак нигезлэрен тирәнрәк үзләштерүгә, аңлы тәртип һәм коллектив туплауга юнәлтергә. Эшне формалары: тәжрибә уртаклашу, фикер алышу, диспут, әңгәмә, анкета алу, видиофильмнар буенча фикер алышу, кичәләр.

Өченче һәм дүртенче сыйныфларда ата-аналар белән ирешелгән уңышларны ныгыту, милли тәрбиягә аеруча игътибар биру, балаларда укуда, хезмәтт, ял вакытларында, мөстәкыйльлек һәм оешканлык тәрбияләү. Белем нигезләрен теләп, кирәксенеп үзләштерү өстендә эшләү кирәк. Моңа ачык дәресләр, төрле тестлар, викториналар, кичәләр,ситуатив, рольле уеннар, эсккурсиялэр, һәртөрле ярышлар, ата-аналар белән балаларның уртак хезмәтләре ярдәм итә.

Балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә галим, педагог Р.Фәхретдин иҗатына, халык педагогикасына таянам, вакытлы матбугатта күп материаллар табам.


Кулланылган эдэбият.

Р.М.Капралова “Работа классного руководителя с родителями”. Москва, “Просвещение”, 1980.

В.А.Крутецкий “Основы педагогической психологии”. Москва, “Просвещение”, 1972.

Л.Гордин, В.Коротов, Б.Лихачев “Методика педагогического воздействия”. Москва, “Просвещение”, 1967.

А.С. Макаренко “Балалар тәрбияләү турында лекциялэр”. Казан “ Татарстан китап нәшрияты” , 1960.

б.В.А.Сухомлинский “Чын кеше тәрбияләү”. Казан, “Татарстан китап нәшрияты” , 1975.

Ш.Ш.Җэлэлиев “Татар халык педагогикасы”. Казан, “ Мәгариф”нәшрияте, 1997.

В. В. Бойко «Если ты мать и жена». Москва, «Советская Россия», 1991.

В. А. Сухомлинский « Письма к сыну». Москва, « Просвещение», 1979.

К.Насыйри « Китап-эт-тәрбия”

Ю.В.С.Казыйханов “ Әхлак дәресләре”. Яр Чаллы, 2000.

11 .Р.Ш.Шаһиев “Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасы”. Казан, 2007. 12.Р.Фэхреддин “Гаилэ. Тәрбияле ана. Тәрбияле хатын”. Казан, 2006. И.Р.Фэхреддин “ Балаларга үгет- нәсыйхэт”. Казан, “Дом печати” нәшрияты,2001.

М.Журнал “Фән һәм мәктәп”. №09, 2009, №01,2010, №05-06,2010.

Методик кулланма “ Ачык дэрес”. Ноябрь, 2006. Гыйнвар, 2007. Апрель, 2007. Март, 2008.Апрель, 2008. Июнь, 2008.

Журнал “Мәгариф”. № 12, 2011.

Газета “Тәрбия”. №11, 1999. Яр Чаллы.

Журнал “ Совет мәктәбе”. №10, 1981.

Журнал “Мәгариф”.№7, 1994.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

АВТОРСКАЯ ПРОГРАММА работы спортивного клуба «ОЛИМП»

Программа работы клуба «ОЛИМП» ориентирована на ознакомление учащихся с содержанием олимпийского и паралимпийского движения, нацелена на приобщение учащихся к общечеловеческим ценностям, ознакомление ...

АВТОРСКАЯ ПРОГРАММА РАБОТЫ ШКОЛЬНОГО ОЗДОРОВИТЕЛЬНОГО ЛАГЕРЯ ДНЕВНОГО ПРЕБЫВАНИЯ - 2015

Июль 2015 - ссылка на страницу сайтаНачальник лагеря: Боровкова Елена Анатольевна. Организатор мероприятий: Дворецкая Свелана Валерьевна В последнее время общество осознало необходимост...

АВТОРСКАЯ ПРОГРАММА РАБОТЫ ШКОЛЬНОГО ОЗДОРОВИТЕЛЬНОГО ЛАГЕРЯ ДНЕВНОГО ПРЕБЫВАНИЯ - 2016

Июнь 2016 - ссылка на страницу сайтаНачальник лагеря: Боровкова Елена Анатольевна. Организатор мероприятий: Дворецкая Свелана Валерьевна Родной край – частица нашей огромной страны. Обр...

АВТОРСКАЯ ПРОГРАММА РАБОТЫ ШКОЛЬНОГО ОЗДОРОВИТЕЛЬНОГО ЛАГЕРЯ ДНЕВНОГО ПРЕБЫВАНИЯ - 2015

В последнее время общество осознало необходимость осуществления культурных целей образования, ориентированных на личность и ее саморазвитие в конкретных педагогических системах, в том числе в летних л...

АВТОРСКАЯ ПРОГРАММА РАБОТЫ ШКОЛЬНОГО ОЗДОРОВИТЕЛЬНОГО ЛАГЕРЯ ДНЕВНОГО ПРЕБЫВАНИЯ - 2016

Родной край – частица нашей огромной страны. Образ того места, где человек родился, вырос, он до конца жизни проносит в своём сердце, так как любовь к Родине – одно из самых прекрасных человечес...

Авторская разработка. Материал для родителей "Особенности младшего подросткового возраста"

В статье приведена инфомация для родителей учащихся 3-4 классов для выступления на родительском собрании или для проведения группового/индивидуального консультирования. Данный материал является практи...