Индивидуальный план работы на межаттестационный период 2024-2029 гг. по повышению профессионального уровня учителя начальных классов Гараевой Г.М.
учебно-методический материал

Индивидуальный план работы на межаттестационный период 2024-2029 гг. по повышению профессионального уровня учителя начальных классов Гараевой Г.М.

Скачать:


Предварительный просмотр:

2024 – 2029нчы елларга башлангыч сыйныф укытучысы

Гәрәева Гөлия Мәүлет кызының

аттестацияара һөнәри белем дәрәҗәсен үстерү

индивидуаль планы

Мәктәп: Түбән Әлки урта гомуми белем мәктәбе.

Башлангыч сыйныф укытучысы: Гәрәева Гөлия Мәүлет кызы.

Белем: югары, ТГГПИ, 2008 ел.

Методик тема:” Укучыларда, мәгълүмат эзләүгә өйрәтү чарасы буларак, мәгълүмати-аналитик компетенцияләр формалаштыру”.

Максат: “Башлангыч сыйныфларда укыту-тәрбия эшендә системалы-эшчәнлекле юнәлеш нигезендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү”.

Төп бурычлар:

1. Барлык фәннәрне өйрәнүгә кызыксыну уяту.

2. Укытуның сыйфатын яхшырту максатыннан, информацион технологияләр куллануның, мөстәкыйльлек һәм иҗадилык күнекмәләре бирүнең дәрәҗәсен үстерү.

3.Укучыларның сөйләм телен, активлыгын үстерү максатыннан ата-аналар белән эшчәнлекне җәелдерү.

4.Сәләтле һәм дәресләрне авыр үзләштерүче укучылар белән эшне аерым план буенча алып бару.

5.Укыту процессының нәтиҗәсен күтәрү йөзеннән укучыларның белемнәрен бәяләү критерийларын булдыру.

Үзбелем күтәрү темасы: “Иҗади мөмкинлекләрне үстерү, һөнәри осталыкны арттыру һәм шулар нигезендә укыту-тәрбия эшен хәзерге көн таләпләренә җавап бирерлек камил шәхес тәрбияләү”.

Кереш

Безнең вакыт – үзгәрешләр вакыты ул. Җәмгыятькә профессиональ әзерлеге югары булган, эшлекле, иҗади фикер йөртә белүче кешеләр кирәк.

Яңа стандартларның төп максаты – шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү. Хәзер башлангыч сыйныф укытучысы укучыны укырга, язарга, санарга гына өйрәтеп калырга түгел, ә универсаль уку күнекмәләре формалаштырырга, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булырга да тиеш. ФГОС кертү традицион программаларда кертелгән артык информациядән котылырга, репродуктив укыту алымыннан эзләнүле укыту алымына күчәргә, укучының үзбәясен күтәрергә ярдәм итә.

Заманча стандартлар мәктәп баласына заманча таләпләр дә куя. Компьютерлар бәләкәчләрнең якын дустына әвереләчәк. Алар инде иншалар, диктантлар белән бергә смс-хәбәрләр, электрон хатлар да яза белергә тиеш. Дүртенче сыйныф укучысы компьютерда, рус теленнән тыш, чит телдә дә текстлар җыярга өйрәнергә тиеш була. Кыскасы, без яраткан акбур белән бетергеч янында флэшка, видеокамера һәм диктофонның да урын алуы көтелә.

Яңа стандартлар балаларга көнозыны мәктәптә булырга мөмкинлек бирә. Дәрестән тыш эшләр хәзер укыту процессының бер өлеше булып санала. Бу инде экскурсия, түгәрәкләр, конференция, олимпиада, тикшеренү эшләре — барысы да официаль рәвештә мәктәптә оештырыла дигәнне аңлата.

Яңа стандартлар куйган таләпләрне санап чыгу мөмкин дә түгел.

Стандартка туры килгән программа белән эшләү нәтиҗәсендә башлангыч сыйныф укучысында түбәндәге шәхси сыйфатлар тәрбияләнергә тиеш:

- үз халкын, туган ягын һәм туган илен яратучы;

-гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге кыйммәтләрне хөрмәт итә, аларны кабул итүче;

-тирә-якны актив рәвештә танып белергә омтылучы;

-белем алу өчен кирәкле һәм файдалы булган эш формаларын үзләштерүче;

-гаилә һәм җәмгыять алдындагы бурычларын аңлый, үзенең кылган гамәлләре өчен җавап бирергә сәләтле булуын күрсәтүче;

-тирә-яктагыларга игътибарлы һәм ихтирамлы, аларны тыңлый һәм аларга үз фикерен яки мөнәсәбәтен белдерә алучы;

-үзенең һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәвенә булышлык итүче.

-шәхес буларак, укучы белемен үстерергә әзер, укуга һәм тирә-якны танып белүгә сәләтле, гражданлык позициясен күрсәтердәй шәхси сыйфатларга ия;

- үз иле һәм халкы өчен горурлык хисләренә ия булган укучы;

-төрле халыкларга, аларның тарихына һәм мәдәниятенә карата хөрмәт һәм ихтирам хисләренә ия;

-бик тиз үзгәрүчән тирәлеккә яраклаша белүгә сәләтле;

-тыныч һәм сәламәт яшәү рәвешенә йөз тотып, укучыда иҗади эш белән кызыксына, матди һәм рухи кыйммәтләргә сакчыл карый белүче.

Стандарт укыту процессында милли һәм региональ компонентларны киңәйтергә мөмкинлекләр күп. Региональ компонентны өйрәнү атнасына бер-ике дәрес бирү белән генә чикләнмичә, мәктәптән тыш эшләрдә дә алып барыла, башка предметларны укытканда да региональ үзенчәлекләр истә тотыла. Бала туган телен, әдәбиятын, тарихын белергә тиеш. Стандартларның максаты – үз иленең чын гражданинын тәрбияләү. Ә үз тамырларын белмәгән балада гражданлык хисләре туарга мөмкин түгел.

Балалар – илебез киләчәге. Безнең төп бурыч – укучылар, ата-аналар, җәмгыять мәнфәгатьләрен, тәлапләрен искә алып төзелгән белем бирү структурасының сыйфатлы булуын тәэмин итү. Мәктәпләребездә югары культуралы, зыялы, белемен даими күтәрүче педагогик кадрлар белән тәэмин ителгән, заман таләпләренә туры килгән, инновацион юнәлешкә корылган укыту системасы булганда, районыбыз оешмалары җитәкчеләре белән берлектә, без мәгариф системасы алдына куелган бу бурычларны уңышлы үтәрбез дип уйлыйбыз.

Заман таләбе булган информацион технологияләрне дәресләрдә һәм класстан тыш эшләрдә еш кулланам. Башлангыч сыйныф атналыкларында, түгәрәк утырышларында һәм башка чараларда Power Point программасы ярдәмендә ясалган презентацияләр, визиткалар, Exсel,Word ярдәмендә эшләнгән тестлар, кроссвордлар кулланам. МКТ технологиясен куллану укучыларда яңа белемнәр үзләштерүгә, коммуникатив, культура-ара компетенцияләрне формалаштырырга ярдәм итә.

Белем һәм тәрбия бирү процессының сәламәтлекне саклау принципларына нигезләнеп төзелергә тиешлеге бәхәссез.

Укытучы буларак мин дәресләрдә сәламәтлекне саклау өчен шартлар тудырырга, сәламәт яшәү рәвеше буенча тиешле белем һәм күнекмәләрне формалаштырырга тиеш. Шуңа күрә, дәресләрдә СанПиН таләпләрен үтәргә, уңай эмоциональ кәеф, уңыш ситуациясе тудырырга тырышам.

Уку хезмәтен төгәл оештыру, активлык төрләрен (интеллектуаль – эмоциональ– хәрәкәтле) алыштырып тору класста уңай уку атмосферасы тудыра. Күзләргә, гәүдә өчен үткәрелгән ял минутлары балалардагы укуга булган омтылышны көчәйтә һәм сәламәтлеккә дә файда китерә.

Заманча педагогик технологияләрне системалы рәвештә куллану укучыларның уңышлы укуына, конкурсларда, ярышларда теләп, нәтиҗәле катнашуына, авырып дәрес калдыручыларның саны кимүенә, дәрестән тыш чараларда катнашучыларның артуына китерә.

Педагогик осталыкны камилләштерү өстендә эшләү системасы.

  1. Педагогик-психологик осталыкны үстерү.

Бала тәрбияләүдә психологияне белү һичшиксез кирәк. Психологик үсеш процессының шәхес формалашуга йогынтысын белми торып, дөрес тәрбияләп булмый. Моның өчен бала психологиясе үзенчәлекләрен аларның яшеннән чыгып билгели белергә кирәк.Шуңа күрә яшь үзенчәлекләрен искә алырга кирәк. Тәрбия яшендә билгеле бер яшьтәгеләр белән нәрсәгә ирешергә икәнен белү өчен, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу билгеле бер яшьтәге укучылар төркеменең ирекле, интеллектуаль һәм эмоциональ үсеш сферасын уйлап өйрәнүгә юнәлдерелә.

Шуңа күрә һәр педагог педагогик-психология нигезләрен ныклап өйрәнергә тиеш. Мин дә үз белемемне күтәрү максатыннан түбәндәге әдәбиятны укып өйрәнәм.

№п/п

Куллану өчен материал

Билгеләнгән вакыты

үтәлеше

1

Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. “Тәрбия дәресләре”

Уку елы дәвамында

2

В.А.Крутецкий “Основы педагогической психологии”

Уку елы дәвамында

3

А.В.Петровский. “Психология турында популяр әңгәмәләр”

Уку елы дәвамында

4

Ә.Н.Хуҗиәхмәтов, Җ.Г.Нигъмәтов. “Тәрбия теориясе һәм методикасы”

Уку елы дәвамында

5

Ш.А.Амонашвили. “Максатың булса, юлы табылыр”

Уку елы дәвамында

6

Селевко “Современные образовательные технологии»

Уку елы дәвамында

II.Фәнни – методик яктан үз белемеңне күтәрү.

Укытучы укыту-тәрбия эшендә баланы нинди баскычлардан алып барырга, нәрсәгә өйрәтергә, балалар коллективын ничек оештырырга, аларны нинди чаралар белән өйрәтергә һәм тәрбияләргә кирәген яхшы белергә тиеш. Моңа ирешү өчен педагог фәнни-методик әдәбият белән таныш булырга тиеш. Шуларны истә тотып мин дә әдәбият белән танышам, өйрәнәм һәм алган белемнәремне практикада кулланам.

Укучыларның материалны үзләштерү сәләтен истә тотып, билгеле бер эш алымын сайлыйм. Фикерләү, истә калдыру, материалны үзләштерү, игътибарлы булу үзенчәлекләрен өйрәнү, балаларга дәрестә дифференциаль индивидуаль ярдәм итү ысулларын, аларның һәрберсенең танып-белү үзенчәлекләрен өйрәнү максатыннан уку елы дәвамында “Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп”, “Начальная школа” журналларын, ”Мәгърифәт” , “Тәрбия” , “Ачык дәрес”, “Көмеш кыңгырау”, “Сабантуй” газеталарындагы материалларны үз тәҗрибәмдә киң файдаланам.

№п/п

Куллану өчен материал

Билгеләнгән вакыты

үтәлеше

1

М.И.Мәхмүтов “Мәктәптә проблемалы укытуны оештыру”

Уку елы дәвамында

2

“Начальная школа”, “Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп” журналлары

Уку елы дәвамында

3

“Ачык дәрес”, ”Мәгърифәт” һәм “Тәрбия” газеталарындагы материаллар

Уку елы дәвамында

4

Дәрестә куллану өчен мультимедийный дәреслек кулланмалар

Уку елы дәвамында

5

Дәрескә презентацияләр, дәрес эшкәртмәләре төзү

Уку елы дәвамында

6

Дәрестә куллану өчен математикадан тестлар төзү

Уку елы дәвамында

7

Башлангыч сыйныфлар өчен эш программалары төзү

Уку елы башында

III. Дәрес бирү методикасын камилләштерү.

Башлангыч сыйныф укучыларын укытуда яңа методик алымнар кулланып эшләү укучыларда белемнәрне арттыруда зур этәргеч ясый. Шуңа күрә дәрестә яңадан-яңа алымнар кулланырга кирәк. Ә моның өчен алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнү бик зур файда итә. “Начальная школ”, “Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп” журналларын, “Ачык дәрес”, “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” һәм “Тәрбия” газеталарындагы материалларны даими укып бару бик нык ярдәм итә.

Шулай ук дәресләр вакытында интернет челтәреннән, ЦОР, сообществолар, Кирилл-Мефодийдагы әзер материалларны файдалану да бик уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен яңа мөмкинлекләр бирә.

IV.Уку-укыту процессының материаль базасын-иҗади

лабораториясен булдыру.

1.Кабинетны җиһазлау өстендә эшләү:

а) дәреслекләр, методик кулланмалар;

б) методик әдәбият;

в) көндәлек матбугат булдыру.

2. Укучылар белән индивидуаль эшләр өчен дидактик материаллар, карточкалар, тестлар булдыру;

3. Тематик папкалар, галимнәр, күренекле шәхесләребез турында мәгълүматлар, альбомнар булдыру;

4. Һәр классның таблицаларын даими куллану, тәртиптә тоту.

5. Дәрескә презентацияләр, дәрес эшкәртмәләре төзү;

6. Дәрестә куллану өчен мультимедийный дәреслек кулланмалар булдыру.

V.Үзеңнең педагогик тәҗрибәңне гомумиләштерү һәм тарату.

№п/п

Тема

Үтәлеше

МО, ШМО, педсовет утырышларында чыгышлар

5

1

Үткән уку елының эш нәтиҗәләре буенча МО утырышында

уку елы ахырында

2

Үткән уку елының эш нәтиҗәләре буенча ШМО утырышында

уку елы ахырында

3

Уку-укыту процессының материаль базасын-иҗади лабораторияне тулыландыру буенча, педсовет утырышында

уку елы ахырында

4

Ачык дәресләр күрсәтү

Һәр елны

5

Ачык класстан тыш чаралар күрсәтү

Уку елы барышында

6

Традицион булмаган дәресләр үткәрү

Уку елы дәвамында

7

Башка фән укытучыларның дәресләренә кереп тәҗрибәне арттыру һәм фикерләр алышу

Уку елы дәвамында

Дәрестә һәм дәрестән тыш укучылар белән эш

1

Яхшы укучы балаларны олимпиадаларда катнашуга әзерләү

Уку елы дәвамында

2

Районда үткәрелгән конкурсларда актив катнашу

Уку елы дәвамында

3

Дистационный конкурсларда катнашу

Уку елы дәвамында

Ата-аналар белән эш

1

Ата-аналар белән тыгыз бәйләнештә тору

Уку елы дәвамында

2

Баланың белемен,аңлау дәрәҗәсен ата-аналарга даими җиткереп тору

Уку елы дәвамында

3

Ата-аналар катнашында төрле чаралар оештыру,кызыклы грамматика, математик кичәләр, КВН-нар һ.б. чаралар

Уку елы дәвамында

4

Ата-аналарны дәресләргә чакыру, алар алдында төрле темаларга чыгышлар ясау

Уку елы дәвамында

VI.Квалификацияне күтәрү курслары һәм профессиональ әзерлекне үстерү

№п/п

Курсның темасы

Елы

1

«Совершенствование предметной и методической компетентностей учителей начальных классов в условиях реализации ФГОС » в объёме 72 ч.

ФГАОУ ВО «Казанский (Приволжский) федеральный университет»

10.06 - 22.06.2019 г.

2

«Достижение метапредметных результатов как условие профессиональной успешности учителя в условиях реализации обновлённого ФГОС НОО (дистанционная) (в том числе 16 часов по особенностям организации работы с детьми с ОВЗ».

Приволжский межрегиональный центр повышения квалификации и профессиональной переподготовки работников образования института психологии и образования Казанского (Приволжского) Федерального Университета. 72 часа. Удостоверение КФУ03036/2022, выдано 24.10. 2022 г.

3

«Совершенствование качества чтения, математического и естественнонаучного образования в начальной школе в контексте международных сопоставительных исследований».

Центр непрерывного повышения профессионального мастерства педагогических работников Республики Татарстан ИПиО ФГАОУ ВО КФУ, 24 часа.

Удостоверение ЦНППМПР07163/2022, выдано 25.11.2022 г.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Индивидуальный план работы на межаттестационный период по повышению профессионального уровня учителя начальных классов, сурдопедагога

Индивидуальный план работы  на межаттестационный период по повышению профессионального уровня учителя начальных классов, сурдопедагога...

Индивидуальный план работы на межаттестационный период по повышению профессионального уровня учителя начальных классов Корминой Ольги Викторовны.

Личный перспективный план по самообразованию Автор: Кормина Ольга Викторовна., учитель начальных классов ,педагог – психолог, сурдопедагог. Тема: «Применение информационно-коммуникационных технологий ...

Индивидуальный план работы на межаттестационный период 2014 – 2019 гг. по повышению профессионального уровня учителя начальных классов

Индивидуальный план работы на межаттестационный период 2014 – 2019 гг. по повышению профессионального уровня  учителя начальных классов...

Индивидуальный план работы на межаттестационный период 2020 – 2025 гг. по повышению профессионального уровня учителя начальных классов Сиразовой Ильсии Дамировны

Индивидуальный план работы на межаттестационный период 2020 – 2025 гг. по повышению профессионального уровня  учителя начальных классовСиразовой Ильсии Дамировны...

Индивидуальный план работы на межаттестационный период по повышению профессионального уровня учителя начальных классов

Материал содержит сведения об учителе, программа профессионального развития в межаттестационный период, план самообразования....

Индивидуальный план работы на межаттестационный период 2013 – 2018 гг. по повышению профессионального уровня учителя начальных классов Бахтиновой Марины Владимировны

Содержание данного плана:  1.     Пояснительная записка 2.     Программа профессионального развития педагога в межаттестационный период:ü  Р...

Индивидуальный план работы на межаттестационный период 2013 – 2018 гг. по повышению профессионального уровня учителя начальных классов Бахтиновой Марины Владимировны

Содержание данного плана:  1.     Пояснительная записка 2.     Программа профессионального развития педагога в межаттестационный период:ü  Р...